5
Таңчулпан бәхетле иде. Ул йортына канатланып кайтты. Юешләнгән киемнәреннән салкын йөгереп, бөтен тәнен калтырану алса да, аларны салып куярга ашыкмады. Шушы киемнәр аңа әле генә булган өнсез аңлашу ләззәтен тулырак кичерергә ярдәм итә сыман тоелды. Шушы киемнәрдә ул үзен чиксез бәхетле итеп сизде.
Авыз эченнән ниндидер ләззәтле көй көйләп, чәй кайнатып эчте. Аннан соң әйтеп аңлатып булмастай күңел күтәренкелеге белән өен җыештырып, идәннәрен юып чыкты. Дөньясы яктырып калды. Сихри бер нур белән балкыган өй эченә, аның күңеленнән ургылган тылсымлы көй кушылып, бөтен тирә-якны илаһият дөньясына әйләндерде. Таңчулпан әйтерсең тулай торакның кечкенә бер бүлмәсендә түгел, ә әкияттәге хан сараенда яши иде.
Ярата аны Искәндәр. Тукталыш янында лычма булып җитәкләшеп басып торганда, карашлары очрашкач, аның күзләрендә балкыган очкыннар егетнең хисләренә шикләнер урын калдырмады. Авыз ачып артык сүз ычкындырмасалар да, бер-берсенә никадәр кадерле булуларын икесе дә сизде алар. Моны сизми-тоймый мөмкин түгел иде. Бу аларның мәхәббәттә аңлашуы иде. Шушы аңлашу Таңчулпанның күңеленә тиңсез бәхет, чиксез куаныч өстәде. Ул инде үзенең хисләрен үзеннән яшерергә тырышып маташмады, бу мөмкин дә булмас иде, ул шушы тиңсез мизгелләрнең рәхәтен бөтен тирәнлегендә татып калырга омтылды. Бәхеткә каршы, бүген ул ялгызы гына, ире, кызын ияртеп, авылга кайтып киткән иде. Моңа да ул шатланды гына, алар өйдә булса, аның күңел күтәренкелеге озакка бармас, гаилә мәшәкатьләренә күмелеп юкка чыгар иде, ә болай ул үз хисләренә, үз кичерешләренә тулысынча бирелә алды, берчә дәртле көй көйләде, берчә көтмәгәндә килгән ярсу белән тыпырдатып биеп җибәрде. Нәрсәгә генә тотынса да, ни генә эшләсә дә, шатлыгы күкрәгенә сыймады, кайчагында ул иңенә канатлар үскән сыман хис итте, кулларын җәеп, бер талпынса, очып китәр сыман тоелды. Тик кулларын җәяргә ашыкмады, ул болай да шат, монда да бәхетле, мондый әкият дөньясыннан очып китәсе килми иде.
Ничә көннәр буе туктаусыз сибәләгән яңгыр тәрәзә төбенә килеп сөю җырын җырлады. Тамчылар авазында төшендәге Искәндәрнең: «Бу мәхәббәт яңгыры...» – дигән сүзләре ишетелеп киткәндәй булды. Аның тавышы йөрәк түрендә ничә еллар буена йоклап яткан ялкынлы хисләрне уятты, ул хисләр, ләззәтле бер тылсым булып, бөтен тәнен ялмап алды, тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп кереп, аны чиксез рәхәтлек белән сулкылдарга мәҗбүр итте, кайчагында Таңчулпан бераз куркып та куйды, ул мондый рәхәтлеккә, мондый ләззәткә, мондый бәхеткә түзә алмас, йөрәге ярылып үләр яки акылыннан шашар сыман тоелды.
Таңчулпан тәрәзәне киереп ачып куйды. Яңгырның саф сулышы бөтен бүлмәгә таралды, яңгыр белән бергә өйгә Искәндәр үзе килеп кергән сыман булды, бар булмышыңны ялмап алып, чәчләреңнән, муеннарыңнан, иреннәреңнән иркәләгән бу саф дулкын Искәндәрнең сулышыдыр төсле тоелды. Моны уйлаудан күңелдәге ләззәт икеләтә көчәйде, башлары әйләнеп, буыннары йомшарып калды, ул, егылып китмәс өчен, тәрәзә яңагына тотынды. Шул рәвешле бераз хәл алгач, кулларын яңгырга сузды, шаян сибәләп уч төбен земберләткән тамчылар Искәндәрнең куллары сыман тоелды. Ул яңадан җитәкләшеп яңгырда басып торган чакларын хәтерләде, Искәндәрнең сөю тулы карашларын кабат күргәндәй булды, аның сулышы битләренә кабат килеп бәрелде. «Бу мәхәббәт яңгыры...– дип пышылдады ул, рәхәтлектән сулышы кабып. – Мәхәббәт яңгыры...»
Яңгырда чыланган куллары белән үзенең битләреннән, муеннарыннан иркәләде, тамчыларның салкынча сафлыгында ул Искәндәрнең кулларын тойгандай булды. Әйтерсең аның битләрен, муеннарын Искәндәрнең назлы учлары иркәли иде. Моны уйлаудан ул янә чайкалып китте, рәхәтлеккә чыдый алмыйча, күзләрен йомды, ә назлы куллар акрын гына күкрәгенә шуышты, иңнәренә, култык асларына кагылып, сихри ләззәт таратты. Чиксез упкынга очудан куркып, ул күзләрен ачты. Бөтен дөнья талгын гына бәвелә иде. Таңчулпан елмаеп куйды. Ул үзен кечкенә сабый итеп тойды, бишектәге чагын хәтерләгәндәй булды. Аңа шундый рәхәт иде. Бәлки, кеше гомере буена үзенең бишектәге чагын сагынып, иң якын кешесенең ихлас назларына сусап яшидер, бәлки, тормышның мәгънәсе дә әнә шул назларны эзләүдән торадыр. Талгын гына бәвел үче бишектә, сөю назларыннан тибрәлүче дөньяда нинди рәхәт бит әнә... Шундый рәхәт...
Шушы төше көне буе тынгы бирмәгән иде, кич җитүгә, бермә-бер диярлек булып өнендә кабатланды. Нәрсә бу? Гади бер очраклылык кынамы? Моңа кадәр үзенең сөйгән ярын башта төшендә күреп, аннан соң өнендә очратуны сурәтләгән борынгы дастаннар әкият булып, адәм ышанмаслык бер хәл булып тоела торган иде. Хәзер Таңчулпан алай уйламады. Мәхәббәтне гади акыл белән генә аңлатып буламыни?! Ул үзе үк бер сер, серләренә мәңге төшенеп бетә алмаслык бер тылсым ич.
Төшенең өндә кабатлануы да, бәлки, ниндидер бөек көчнең: «Үз мәхәббәтегездән качмагыз. Гөнаһ-фәлән дип курыкмагыз. Бу язмыш кушуы, бу күкләр әмере. Сезнең сөю изге бер гамәл ул», – дип әйтергә теләведер. Чынлап та, мәхәббәт нишләп гөнаһ булсын әле?! Төшләрне өн итә ала торган кодрәт бит ул! Хыялларны чынлык итә торган кодрәт...
Шулай уйлауга, бүлмәдә ниндидер аяк тавышлары ишетелде дә өй эче кинәт яктырып китте. Таңчулпан сискәнеп торып утырды. Карават янында елмаеп Искәндәр тора иде. Ул кулындагы дәфтәрен Таңчулпанга сузды да, тәрәзәдән чыгып, юк булды. Дәфтәрен биргәндә: «Алар сиңа багышланган»,– дигән сүзләре генә ишетелеп калды. Таңчулпан аның артыннан тәрәзәгә үрелде. Урамда беркем дә юк, бары тик яңгыр гына сибәли иде. Таңчулпан куркуыннан кычкырып җибәрде: «Искәндәр! Искәндәр, бәгърем...»
...Ул, тәрәзә янында дөнья бәвелүенә ләззәтләнеп йоклап киткән җиреннән, үз тавышына үзе сискәнеп уянды. Уянды да, аптыраудан күзләрен зур ачып, як-ягына караш йөгертте. Урын җәелмәгән иде. Йокларга дип ятулары да, кичә күргән төшен хәтерләүләре дә, уйланулары да бары тик төштә генә булган икән бит. Кичә тәрәзә янында чүгәләгән килеш йокыга талган ул. Димәк, Искәндәрнең килүе дә, шигырьләрен биреп, тәрәзәдән чы гып югалуы да төш кенә. Моны белүдән ничектер җиңел булып калды. Сөйгәнен югалтудан шундый курыккан иде бит ул. Ә барысы да төштә генә булган. Шулай да тәрәзәдән үрелеп аска карамыйча түзә алмады. Анда беркем дә юк иде. Шунда гына тынычланып, чәй куеп җибәрде. Ләкин шиге тулысынча басылмады. Бәлки, ул уянмыйча озак торгандыр да Искәндәрне «ашыгыч ярдәм» машинасы алып киткәндер. Бу уйларына үзе дә ышанып җитмәсә дә, күңелендәге борчу таралмады.
«Юк, бирешмәскә кирәк бу хисләргә, –дип кабатлады ул күңеленнән. – Бирешмәскә, көчле булырга кирәк. Югыйсә акылыңнан шашуың да бар...» Нинди хисләр турында әйтте, Искәндәр өчен борчылумы, әллә яшерен мәхәббәт хакындамы – монысын ул үзе дә ачык кына аңлап җиталмады бугай.
Эшенә килгәндә дә борчылулары таралмаган иде әле, Искәндәрләрнең бүлмәсе яныннан узганда, ул бераз колак салып торды, эчтә тавыш-фәлән ишетелмәгәч, ишекне тартып карады. Иртә иде әле, редакциянең башка хезмәткәрләре дә килеп җитмәгән иде, Искәндәр турында сүз дә булуы мөмкин түгел, гадәттә, ул бик соңлап йөрүчән. Шуңа күрә ишекнең бикле икәненә шиге юк иде. Тик ул аз гына тарту белән ачылып китте. Искәндәр өстәл башында нәрсәдер язып утыра иде. Моны күргәч, Таңчулпан дертләп куйды – чынлап та шулаймы бу, әллә күзенә генә күренәме?! – һәм нишләргә белми катып калды. Искәндәр әллә аның ишек ачуын чынлап та сизмәде, әллә сизмәгәнгә генә салышты, башын да күтәреп карамады, үз эшендә булды.
– Искәндәр… – дип эндәште хатын, әмма үз тавышы үзенә дә ишетелмәде һәм ул, уңайсыз хәлдә калуын уйлап, тиз генә ишекне ябып куйды.
Үзләренең бүлмәсенә җиткәндә, Алсу куып тотты.
– Хәерле иртә, – дип сәламләде ул. – Бүген иң беренче булып килим әле дигән идем. Өлгералмадым. Нишләп йөрисең болай таң тишегеннән?
– Ашыгыч эшләрем бар иде, – дигән булды Таңчулпан. – Тиз генә әзерләп бирергә кирәк.
– Икебезнең дә хәлләр бер чама икән...
Таңчулпан аның соңгы сүзләрен ишетмәде. Үз өстәле янына килү белән ул куркуыннан кычкырып җибәрде дә өстәл өстендә яткан дәфтәргә карап катып калды. Агарынып басып торган ахирәте янына йөгереп килеп җиткән Алсу нәрсә булганын аңламады.
– Нидән курыктың? – диде ул, аның иңеннән алып. – Тагын таракан күрдеңме әллә?!
Таңчулпан башын гына селкеде. Эшнең юк кына нәрсәдә икәнен белгәч, Алсу кычкырып көлеп җибәрде:
– Ул тараканнар безне йөрәк чирлегә әйләндереп бетерә инде...
Тик Таңчулпанда көлү кайгысы түгел иде. Бүген таң алдыннан күргән төшендә Искәндәр биргән дәфтәр аның өстәлендә ята иде.
Таңчулпан аны кулына алып кабат-кабат әйләндереп карады. Чынлап та шул дәфтәр иде бу.
Ничек... Ничек монда килеп эләккән?..
Фото: stihi.ru
(Дәвамы бар)