Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 июль 2022, 22:16

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (6)

Курка-курка янәш барабыз, ә аңа без бар ни дә, юк ни, уйлап та бирми, озын-озын атлавын белә. Шуннан соң эчләребезгә бераз җылы йөгерә.

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (6)
Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (6)

Дүртенче бүлек

 

Частька килү

 

Иртәнге аштан чыккач кече сержант Сивков миңа, Артамоновка һәм күрше взводтан Огурцовка үзебез хезмәт итәсе частька китәргә әзерләнергә төп-төгәл унбиш минут вакыт бирә. Без бәхет кошын тоткан кешеләрмени – авызларыбыз ерылып китә, чөнки, ниһаять, карантин дигән тәмугътан һәм аның Сивков исемле иблисеннән котылачакбыз. Интегүләребезнең бер чиге булыр икән. Без кемузардан каптеркага торып чабабыз. (Артыбыздан, әлбәттә, иптәшләребез кызыгып карап кала). «Бармалей» – Жильников парад формаларын, кышкы киемнәрне һәм шинельләрне рюкзакларыбызга салып бирә. Ниһаять, китәргә. Мин взводташларым Исхаков, Макеев, Хәкимов, Никулин, Әлмөхәмәтов, Габдулгадиев, Габдуллин, Хафизов белән саубуллашам. (Бары Котов белән генә бер-беребезгә кул бирешмибез). Ә монда тапкан дусларым – Салават Сабирҗанов белән Айрат Макаев бераз озата ук баралар. Алар белән юлларыбыз аерылып армияда бүтән күрешмәсәк, 1989 елның 1 октябрендә Уфа шәһәренең «Очрашу» кафесында күрешергә сүз куешабыз. Минем арттан, шулай ук, күрше взводтан университет буенча иптәшем Әнис Рамазанов та кул болгап кала.

Яңа командирыбыз – җирән чәчле, йөзенә карап 25 яшьләр үк бирерлек булган Витман фамилияле озын вә таза кырыс кече сержант һәрберебезне документларыбыз буенча тикшереп чыга да, «шәхси эш»ләребезне дипломатына салгач, үзенә иярергә куша. Иң алдан теплица кыяры кебек озын Огурцов, аның артыннан мин, ә иң азактан кечкенә һәм йомры Артамонов теркелди. Уку үзәге капкасыннан чыккач кече сержантыбыз борылып: «Ә хәзер гомик әрмәннәр кебек бер-берегез артыннан түгел, ә адәмчә барыгыз», – дип боера.

– Иптәш кече сержант, сезгә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегезче, – ди шулчак Огурцов.

– Сайра, солдат.

– Ә адәмчә ничек була соң?

Кече сержант аптыраудан сызгырып җибәрә һәм акылга җиңел түгелме дигәндәй Огурцовка текәлә: «Син гражданкада әти-әниең белән урамнан барганда да саф белән йөри идеңме?»

– Юк.

– Әле дә гражданкадагы кебек рәттән барыгыз.

Кызык. Сивков, туалетка икешәр кеше барганда да саф белән йөрергә куша иде. Ә бу киресен әйтә. Юк, монда ниндидер этлек бар. Хәзер йә агач арасыннан Сивков чыгып безгә карчыгадай ташланачак, йә шушы немец милләтле совет армиясенең кече командиры, кинәттән борылып, өчебезгә дә наряд игълан итәчәк.

Курка-курка янәш барабыз, ә аңа без бар ни дә, юк ни, уйлап та бирми, озын-озын атлавын белә. Шуннан соң эчләребезгә бераз җылы йөгерә.

Ике көн элек уку үзәгенә полктан бер лейтенант килгән иде. Алар частенә өч солдат кирәк икән. Иң башта фотографларга кул күтәрергә кушты. Бактың исә, Огурцов бу белгеч буенча полиграф училищесен тәмамлап, армияга кадәр ярты ел ательеда да эшләргә өлгергән икән. Лейтенант куен дәфтәренә аның фамилиясен язып алгач рәссамнарны сорады. Кул күтәрүчеләр шактый иде. Махсус белемлеләренә басарга кушты. Андыйлар берәү – Артамонов кына булып чыкты. Офицер кайда укуын сорагач: «Нефтьчеләр институтының архитектура факультетының бер курсын тәмамладым», – диде Сергей. Аның да фамилиясен язып алгач лейтенант: «Каравыл взводына бер кеше кирәк. Хезмәт авыр, әмма бүтән урыннардан аермалы буларак, тырышканда ялга кайтырга мөмкин», – диде. Кул күтәрдем. Чөнки миңа моннан да кулаерак урын юктыр. Сакта торганда, ичмасам, уйланырга, үз-үзем белән калырга вакыт табармын. Бәлки, кем белә, кеше күрмәгәндә языша да алырмын. Ә авырлыкларга килгәндә – алар мине куркытмый. Ял бирсәләр – монысы бигрәк тә шәп булыр иде. Ичмасам, әти-әниемне һәм Раушанияне күреп килермен.

Каравыл взводында хезмәт итәргә теләп кул күтәрүче мин генә идем. Офицер фамилиямне сорады да, блокнотына язып куйды.

Исемлеккә язылган өчебез дә әле бер полкка хезмәт итәргә китеп барабыз. Димәк, лейтенант сүзендә торган. Ә Огурцов белән бер җиргә эләгүем эчемне бераз тырмый да ул, тик анысына да артык һушым китеп бармый. Бер кешегә генә бирешеп тормам әле. (Аның урынына дустым Салават эләксә шәп булыр иде дә, тик берни эшләп булмый. Бу бит сиңа балалар бакчасы түгел, ә армия).

Юлыбыз урман эченнән чыгып Тимофеевка исемле алама гына поселок эченә килеп кергәч, кече сержантыбыз безгә сафка басарга, әмма аякларны югары күтәрмичә генә атларга кушты. Барабыз шулай Д Артаньян һәм өч мушкетер кебек. (Бары билләребездә шпагаларыбыз гына юк). Янәшәбездән ара-тирә тыз-быз Хәрби диңгез флоты офицерлары үтеп тора. Ә командирыбыз тегеләргә сәлам бирү түгел, хәтта күтәрелеп тә карамый. Нишли бу, хәзер офицерлар туктатып искәртү ясый бит. Гаҗәп, орышу түгел, хәтта аңа игътибар итүче дә булмады. Нәрсә, әллә ул нөҗем гыйлемен беләме һәм шуңа да әкияттәге кебек тегеләрнең күзләренә күренмиме?!

Поселок тәү күрүдән үк ошамаган иде. Әле дә карашым яхшы якка таба үзгәрмәде. Барак тибындагы иске генә йортлар, сирәгерәк булса да авылча агачтан салынган өйләр дә очрый, күптән ремонт күрмәгән ике-өч катлы биналар да хәтсез. Урамнары да туры түгел, ә исерек кеше ясаган шикелле кыек-мыек. Очраган кызларын да чибәр димәс идем.

Часть янына килеп җиткәч кече сержант безне нигәдер КППдан түгел, ә берничә тактасы суырылган койма тишегеннән алып кереп китте. Бар да монда безгә чит һәм ят. Шуңа да башларыбызны сузып тирә-якка каранабыз. Без барасы якта ике солдатны күреп калабыз. Алар берни булмагандай көпә-көндез полк уртасында сугышып, ә тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә – берсе икенчесен кыйнап ята иде. Иң кызыгы – ике метрдан чак кайтыш, чиртсәң каны чыгарга торган тазасы күзләрен мелт-мелт йомгалап тик тора, ә аның җилкәсенә дә җитмәгән яп-ябык үзбәкме, әллә таҗикмы шунда аны бәргәли генә. Юкса, бер сукса тегесе артына утырыр иде дә, юк, курка торгандыр, күрәсең. Чөнки, сугышыр өчен гәүдә генә түгел, ә йөрәк тә кирәк.

«Әһә», – дип уйладым шулчак күңелемнән, «хәзер кече сержантыбыз «көзге әтәчнең» канатларын йолкачак». Әмма Витман берни булмагандай, берни күрмәгәндәй яннарыннан үтеп китте. Ә кара солдат артыбыздан карап калды да, безне күргәч өзелгән «эшен» дәвам итте. Кече сержантыбызның бу башбаштаклыкка кысылмавы һәм җәзасын бирмәве безне бик нык гаҗәпләндерде. Нәрсә, әллә ул сукырмы? Күзе начар күргәч ник армияга алганнар соң? Алай дисәң, үзе юлдан туп-туры бара, агачларга да килеп бәрелми.

Безне бик нык гаҗәпләндергән икенче нәрсә – үзебез яшисе казарманың искелеге иде. Ишек төбендә язуы булмаса – билләһи дип әйтәм, зур ат абзары дип уйларсың. Үзе тигез җиргә дә салынмаган, ә тау битенә. Казармадан чыккач ротага тезелергә урын да юк, ичмасам, таш баскыч туп-туры аска төшеп китә. Ә бинаның икенче ягында өстенә менә җимереләм, менә җимереләм дип торучы тау.

Чак эленеп торган ишекне ачып Витман эчкә керде, аңа песи балалары кебек без дә иярәбез. Караңгыга күз ияләнгәч казарма эченең тәпәшлеген, тәрәзә рамнарының череклеген, пыялаларының коелырга торуын, стеналарының искелеген, идән-түшәмнәрнең дә таушалганлыгын, хәтта ишелеп төшмәсен өчен матчаларга терәү куелганлыгын да күреп калам. Кем уйлаган данлыклы Советлар Союзы яугирләренең егерменче гасырның сиксәненче еллар азакларында мондый шартларда яшәвен. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас. Хәтта бәдрәфкә дә 300 метр ераклыкка – тау астына йөгерергә кирәк. Ә кысталсаң-нитсәң?

Солдатлары да без фильмнарда күреп гадәтләнгәнчә бер ананың игезәк балалары төсле түгел, ә төрле-төрле. Берәүләре рәхәтләнеп иркенләп телевизор карап утыра йә көпә-көндез чишенеп-нитеп тормаенча караватларында изрәп йоклап ята, ә икенчеләре ут капкандай йөгерә-йөгерә тәртип урнаштырып йөри. Ротадашларымның киемнәре генә түгел, хәтта үз-үзләрен тотышлары да төрлечә. Ял иткәннәре чиста, йөзләрендә дә туклык һәм тынычлык, эшләгәннәре пычрак, ябык вә ни сәбәпледер борчулы. «Болары нарядтагылардыр», – дип уйлап куям шулчак, «Ә нигә соң пычракларны чисталары кыйный-кыйный эшләтә?»

Солдатлар берәм-берәм дә, икешәре-өчешәре дә килеп, тумышларыбыз белән каян икәнлекләребезне һәм милләтләребезне сорап китә. (Аларның күпчелеге Себердән, Урта Азия белән Казахстаннан да җитәрлек, ә Башкортстаннан без тәүгеләр икән). Офицерлар да берни булмагандай йөреп ята. (Ә без үзебез хезмәт итәсе частька килүебезне бүтәнчәрәк күз алдына китергән – ротаны тезәрләр, кыскача таныштырып китәрләр, котлап җылы сүзләр әйтерләр дип уйлаган идек). Кече сержант Витман да рюкзакларыбызны каптеркага кертеп бикләде дә, каядыр югалды. Торабыз шулай балтасы суга баткан кеше сыман пошаман гына. Монда нәрсәдер җитми кебек. Ә, әйе, монда кече сержант Сивков җитми. Юкса, ул бу кыргый ротада ә дигәнче тәртип урнаштырыр иде.

Бераздан Сергей Артамоновны ниндидер солдат штабка (ул анда писер булып хезмәт итәчәк), Олег Огурцовны нечкә һәм озын прапорщик КП дигән җиргә алып китте. Берүзем калдым. Торам шулай Печән базарындагы кечкенә Апуш шикелле моңаеп. Солдатлар артык игътибар да итмиләр. Ара-тирә кайберәүләре ымлап күрсәтеп нидер әйткәч кенә көлешеп алалар.

Бер мәлне як-якларына каранып алдылар да, йолкыш кыяфәтлеләре мине сырып алдылар. (Хәтта бераз шүрләп тә куйдым шулчак). Үзләре танышырга теләп керле вә ярылып беткән кулларын сузган булалар:

– Олег.

– Сергей.

– Костя.

– Игорь.

– Халмирзоев.

Хәтерләрен калдырмам бит инде, исемемне атап, пычрак булса да кулларын кыскандай итәм. Азактан сабынлап юармын әле.

«Төрмәгә эләктең, егеткәй», – диде берсе, икенчесе: «Төрмә, чын мәгънәсендә төрмә, хәтта аннан да начаррак», – дип зарланды. Бүтәннәре боларны хуплап баш селкеде, йә берничә сүз белән җөпләп куйды.

– Күпме хезмәт иттегез соң? – дип сорыйм кызыксынып.

– Без монда июньнән үк, әмма өйләребезгә исән кайтырбызмы-юкмы – бер Ходай белә.

Әмма ни өчен төрмә һәм нигә исән кайтырбызмы-юкмы икәнен сорарга өлгермәдем, үзбәкме – таҗикмы кыяфәтле бәләкәй генә солдат килеп бер сәбәпсезгә боларны кыйнарга кереште. Ә яңа танышларым каршылык та күрсәтмиләр, каккан казыктай тик торалар. Ник куркалар, алар бит бишәү, ә тегесе берүзе, җитмәсә, гәүдәгә дә чепек кенә.

Азиат Олегны, Сергейны, Костяны, Игорьне һәм Халмирзоевны кыйнап туйгач миңа сәер генә карап куйды, әмма килеп ябешергә базнат итмәде. Чөнки, шүрләде булса кирәк. Хәрби хезмәткә алынганчы, утны, суны һәм җиз торбаларны кичкән дусларым Фәрит белән Алик Әмирҗановлар армияда йомшаклык күрсәтергә ярамаганлыгын, усал булырга кирәклеген, юкса эшләр харап икәнлеген бик күп тапкырлар талкыган һәм бу алтын кагыйдәне җиде төн уртасында уятып сорасалар да яттан сөйләп бирерлек дәрәҗәгә җиткергәннәр иде. Ә теге бахыркайлар тәүге көнне үк йомшаклык күрсәткәннәрдер һәм шуңа да җилкәләренә менеп атланганнардыр. Ә мин һич кенә дә бер битенә сукканга икенчесен куеп торучы Толстойчы түгел. Табигатем белән эчкерсез һәм нечкә күңелле булуыма карамастан, үз гомеремдә моңа тиклем ныклап сугышырга туры килмәсә дә, кеше үз-үзен яклый алырга тиеш дип исәплим. Һәм, кирәк икән, яклаячакмын да.

«Давыл» тынгач, форсаттан файдаланып, ниндидер солдаттан үзем хезмәт итәсе каравыл взводы турында сорыйм. «Аларның бер өлеше казармага һәрчак йокларга гына кайта, ә икенчеләре төннәрен дә сакта, йә каравыл бинасында үткәрә», – диде ул, итагатьле генә итеп. Шулай булгач үземнекеләрне көтәргә кала. Алар кыерсытырга бирмәсләр әле. Ни дисәң дә, үз взводташларым бит.

Шуны уйлавым гына була, казармага казан төбе кебек кара тәнле, озын буйлы, киң җилкәле өлкән сержант килеп керә, ул тирә-якны күздән кичергәч мине күреп кала һәм ымлап үзе янына чакыра.

Уку үзәгендә өйрәнгән гадәт буенча йөгереп барам һәм: «Иптәш өлкән сержант, рядовой Вафин сезнең боерыгыгыз буенча килде», – дим. Ул мине җентекләп баштан-аяк карап чыга.

– Кайсы республикадан килдең, якташ?

– Башкортстаннан.

– Милләтең?

– Татар.

 Моны ишеткәч өлкән сержант борынын җыерып, йөзен чытып кына калмады, ә лачкылдатып идәнгә дә төкерде. Ул башта мине үз милләттәшедер дип уйлагандыр, күрәсең.

– Мин кабанмы? – дип сорады өлкән сержант әтәчләнеп.

– Түгел.

Һәм шул ук мизгелдә йодрыгының катысын үземдә татыйм. Моны гына көткәндәй, безне биш-алты кара солдат уратып та ала. (Азактан гына белдем, өлкән сержант та, иптәшләре дә үзбәкләр булган икән).

Карантинда безгә карата Сивковның гына түгел, ә бүтән кече командирларның да физик көч кулланганы булмады, шуңа да монысы минем өчен көтелмәгән хәл иде. Солдатлар сукса ни эшләргә беләм, ә сержантлар белән шундый ук очракта ни кылырга кирәклеген хәтта игезәк дусларым да өйрәтмәгәннәр иде. Шуңа да билгесезлектән ни эшләргә белмичә югалып калдым. Өлкән сержант, әлбәттә, закон боза, ә аңа җавап кайтарсам, кече командирны түгел, мине гаепләячәкләр һәм төрмәгә ябачаклар. (Әнә бит, ул сукканда янәшәбездән бер өлкән лейтенант үтеп китте, мине яклап сүз дә әйтмәде).

– Мин кабанмы?

– Түгел, иптәш өлкән сержант.

Ул янә китереп сукты. «Монда, күрәсең, шундый гадәттер. Яңа килгән һәр солдатны авыртуга сынап карыйлардыр һәм аның нәтиҗәсеннән чыгып коллективта үз урынын булдыралардыр», – дип уйлап куям, сызлануны йөземә чыгармаска теләп.

– Мин кабанмы?

– Юк, сез нишләп дуңгыз буласыз ди.

– Әһә, «ак колак», син мине дуңгыз дип атадыңмы әле, – дип кызып китте өлкән сержант һәм бер туктаусыз бәргәләргә кереште.

Безнең янәшәбездәге «кәмит» караучы биш-алты азиат үз телләрендә нәрсәдер сөйләнә-сөйләнә куанышалар, өлкән сержантның йодрыгы төшкән саен бик нык сөенәләр, хәтта мәзәк ишеткән кеше шикелле рәхәтләнеп көлешәләр иде. Күренеп тора, минем тукмалуларым боларга иксез-чиксез бәхет-шатлыклар бирә, алар моннан ләззәт кичерә. Өлкән сержант милләттәшләре алдында үзенең шәплеген күрсәтә, тегеләре аның белән горурлана – хозурлана иде.

– Мин кабанмы?

Күзем бер читтәрәк караватлар тигезләп йөрүче пычрак солдатка төшә. Ул ишәрәләп миңа «әйе», – дип әйтергә куша. Ни булса да булыр дип уйлыйм күңелемнән һәм сынап карарга булам:

– Әйе.

– Нәрсә әйе?

– Сез кабан.

Ни гаҗәп, җавабым өлкән сержантны канәгатьләндерде булса кирәк – ул сукмады. Әмма, бәйләнәсе килгән кеше баганага да килеп бәйләнә дигәндәй, каныгырга яңа сәбәп эзләргә кереште һәм бераздан тапты да:

– Син, «ак колак», башта ук мине кабан димәдең. Димәдең, димәк, кабанлыгымны шик астына куйдың.

Ул үзенең кибәк башы белән шундый нәтиҗәгә килде һәм яңадан кыйнарга кереште. Бу ни белән бетәр иде, билгесез, әмма, бәхетемнән, янәшәбездән үтеп барган уртача буйлы, киң җилкәле, аксыл чәчле солдат: «Утын пүләннәре[1], ник егетне кыерсытасыз. Бүген бит аның кабан көне», – дип кенә әйтте, тегеләрне җеннәр алып китте мени, мин казарма уртасында ялгызым торып калдым.

Кәефем тәмам кырылган иде. Мескен генә булып бер урындыкка барып утырам.

– Логинов, – диде, янәшәмә килеп баскан Халмирзоев, мине яклап cүз әйткән солдатка ишәрәләп. – Бик хәтәр кеше. Өчесе – Витман, Максимов һәм ул бар ротаны үз кулларында тоталар. Алардан бар да курка. Логинов өченче көнне саф алдында хәтта замполит Минченконы да тотып ярды.

«Ә мин аны алама кеше дип әйтмәс идем», – дип уйлап куям күңелемнән. Ни сәбәпледер, Логинов миңа тәү күрүдән үк ошады. Әллә инде, әбиләр әйтмешли, сөйкемле сөяге бар.

«Ә нәрсә соң ул кабан көне һәм ни аңлата кабан дигәннәре?» – дип сорарга авызымны ачсам – Халмирзоевтан җилләр искән – казарманың икенче башында инде аны кемнәрдер бәргәләп ята.

(Дәвамы бар)

Фото: m.fishki.net



[1]     Утын пүләннәре – Урта Азия халыкларының атамасы. Аларны шулай ук «өрекләр» дип тә йөртәләр.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: