(Дәвамы.)
26
Рәмил белән яши башлагач, Ләйсән үзенең яраткан эшенә, мәктәпләрнең берсенә укытучы булып эшкә керде. Эшкә йөри башлагач, зур яңалык ачкандай:
– Рәмил, мин үземне кеше итеп хис итә башладым... – дип әйтеп салды.
– Син болай да кеше, әллә шикләнә идең? – дип аны шаяртып бүлдерде ир.
– Шаяртма әле. Үземне җәмгыяткаә кирәкле кеше итеп тоеп, хезмәт итү бәхетен аңладым. Рәхмәт сиңа, Рәмил, – дип, килеп иренең битеннән үбеп алды.
– Миңа ни өчен рәхмәт?
– Эшкә чыгарга рөхсәт биргәнең өчен.
– Эшләргә теләгән кешегә мин ничек каршы килә алам? Син минем картиналар язуга каршы килмисең бит. Ник мин каршы килергә тиеш?
– Картиналар дигәннән, Мәскүдә күргәзмәң кайчан була?
– Ике айдан, үзгәреп китмәсә. Йөзгә якын картинаны әзерләп куйдым.
– Минем ләсемемне куясыңмы, әти? – дип, уйнап утырган Рим, әтисенә килеп сыенып, сүзгә кушылды.
– Юк. Әниең белән икегезне төшерегә уйлыйм, икенче күргәзмәгә куярмын.
– Безне төшерергә ашыкма!
– Ни өчен?
– Римнең туганы каламыни?
– Нинди туган? – Рәмил үзе дә сизмәстән шулай дип сорап куйды. – Әллә бәби көтәсең?
– Шуңа охшаган, ныклап белмичә әйтми торган идем.
– Ну, Ләйсән, шундый шатлыкны әйтми торалармыни? – Ул хатынын үбеп алды.
– Туганым була, туганым була, – дип шатланып, Рим бүлмә буйлап йөгереп килде.
– Туганыңны яратачаксыңмы? – диде әнисе.
– Ялатам, нык итеп ялатачакмын.
Рәмил бу хәбәргә нык итеп сөенде, берүк күз тимәсен дип, хатыны күрмәгәндә төкеренеп куйды. Ул үзен шундый бәхетле тоя. Рим улы белән вакыты булганда ешрак аралашырга тырыша. Остаханәсенә алып бара, кулына пумала тоттырып, рәсем төшерергә куша. Балачактан рәсемгә сөю уятырга теләге. Улының сәләте барлыгын күреп шатлана.
Кайчандыр шулай бәхетле яшәп ятарын күз алдына да китерә алмый иде. Тормышы шундый борылыш алганга сөенә. Сания белән аерылмаган булса, бала шатлыгы күрә алмас иде.
Кеше гаиләсенә керүне хупламый иде, әмма, күрәсең, язмышы шулайдыр. Саниянең барып чыкмаган тормышын уйлап борчыла. Иреккә хыянәт итеп, берүзе калуы күңелен борчый. Үз бәхетен тапса иде, дип тели. Ни дисәң дә, яратып өйләнгән беренче хатыны. Аның бала таба алмавында үзен гаепле тоя. Көчле табибларга күрсәтеп карамады, бәлки, дәвалап булгандыр. Хатыны үзе дә бу турыда кызыксынмады. Ничек бар, шулай яши бирде.
Санияне соңгы вакытта күргәне юк, ни хәлдә яшәп ятуын белми. Күңеленең төбендә аңа карата җылылык йөртә, җаваплылык тоя. Башка кеше аерылган хатынын уйламас та иде, ул андый түгел. Аның да бәхетле булуын тели. Ләйсәнгә күңелендә яткан уйларның барын да әйтә алмый. Әллә нәрсә уйлавы бар.
Беркөнне кич телевизор карап утырганда Ләйсән үзе сүз башлады.
– Рәмил, Санияне күргәнең юкмы, нихәлдә икән? – дип сорады.
– Юк, – диде, аның соравына гаҗәпләнеп.
– Ирек янына кире килмәде микән, дим.
– Иреккә шалтыратып белеш, аның да хәлен белерсең. Аякка басмады микән?
– Иртәгә шалтыратырмын әле.
Шушы сөйләшүдән соң икесе дә бераз тынычланып куйды. Күрәсең, икесе дә бу сөйләшүне көткәндер.
27
...Зөһрә шәһәр дәваханәләрнең берсендә, терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли иде. Эшендә яхшы хезмәткәрләр исемендә йөрсә дә, ире машина белән авариягә очрап, травматология бүлегенә эләгеп, озак кына ятып, терелә алмый үлеп киткәннән соң, үз теләге белән китәргә гариза язып, баш табибка керде.
– Иван Петрович, гафу итегез, мин сездән китәргә булдым, – дип, өстәленә гаризасын салды.
– Аңламадым, ни өчен? – дип сорады баш табиб, гаҗәпләнеп.
– Үзегез беләсез, иптәшем үлеп китте, травматология бүлегенә эшкә керергә дип карар иттем. Анда килеп эләккәннәргә ярдәм итәсем килә. Минем шунда барасым килә, бәлки, шулай яхшырак булыр.
– Сез – минем иң яхшы хезмәткәрем, кулым бармый имза куярга.
– Иван Петрович, зинһар өчен, кулыгызны куегыз инде.
– Ул дәваханә белән сөйләштегезме әле, эш урыны бармы соң?
– Сөйләшкән идем.
– Сабырлы булыгыз, – диде дә телефон трубкасын алып номер җыя башлады. – Алло, Фоат Кәримович, минем янда иң яхшы шәфкать туташым утыра, ул сезгә эшкә барам ди. Мин ышанам, аңа эш табарсың дип. Мин аны үземнән сезгә эшкә күчерәм. Килештекме? Рәхмәт. – Зөһрәгә карап: – Менә хәзер булды. Гаризаң белән кадрлар бүлегенә кер, анда барын да аңлатырлар. Гаризаңа аңлатып яздым. Әгәр кире килергә уйласаң, бер тартынмый кил, сиңа һәрвакыт шат булачакбыз.
– Рәхмәт, Иван Петрович, рәхмәт.
Зөһрә баш табиб яныннан чыгып, кадрлар бүлегеннән кәгазьләр алды да, икенче дәваханәгә ашыкты. Фоат Кәрим улы Зөһрәдән берни сорашмый, алып килгән документларга кул куеп, кадрлар бүлегенә җибәрде.
– Иртәгә үк эшкә килә аласыз, бер шәфкать туташы ял алырга уйлый, алмаштырырга кеше юк иде, – диде кадрлар бүлеге җитәкчесе. Шуны белегез: бездә эш авыр, көн дә авыр хәллеләрне алып киләләр.
– Аңлыйм, иптәшем авариядән соң монда ятты. Ярый, иртәгә килермен, – диде.
Эшкә керүен-керде, шулай булса да аны моңсулык басты, ирен искә төшерде. Ул яткан бүлектә эшләячәк. Әллә ялгыштым инде, дигән уй да үтте башыннан. Көн дә ирен искә төшереп тормасмы? Артка юл юк, нәрсә булса да иртәгә эшкә килергә тиеш. Үзе шулай теләде.
Бу тормышта кайвакыт шулай да була: акыл белән эшләнергә тиеш булмаган эшкә күңел тартыла. Ниндидер көч сине өнди, чакыра. Зөһрә дә үзенең әлеге халәтен берничек аңлата алмас иде. Бу адым ялгыш та булырга мөмкин бит, ләкин бу турыда уйлыйсы да килми аның. Димәк, шулай кирәк.
Өйрәнгән коллективтан китеп, яңа коллективка өйрәнә алырмы? Ничек кабул итәрләр? Шушындый уйлар белән төн үткәрде. Төнен уйланып ятып йоклый алмый ятса да, иртән йокысы туеп, яхшы кәеф белән уянды. Кызын битеннән үбеп:
– Кызым, таң атты, тор Чулпан кызым, яслегә барыр вакыт җитте, – дип, кызын уятты. Кызы бераз иркәләнеп ятты да, торып ваннага кереп юынып чыкты.
Чәй эчкәндә кызына:
– Кызым, мин бүген икенче урынга эшкә барам, – диде. Кызы әллә ни аңламаса да, ярар дигәндәй баш кагып алды. Аңа үзенең яңа эш урынына баруын сөйләсе килде. Кызыннан башка өйдә башка кеше юк.
Яңа эш урынында Зөһрәне коры гына каршы алдылар. Постны тапшырган шәфкать туташы аңа эше турында аңлатып, документларны күрсәтте дә кайтып китте. Бу эш аның өчен яңалык түгел, бары авырулар гына башка.
Төшкә чаклы артык бернинди үзгәреш булмады, бары авыруларга укол эшләп, дару бирү белән генә чикләнде. Төш алдыннан атлый алмаган бер ирне өтәп йөретмәлегә салып алып керделәр. Кайчандыр ире яткан палатага урынлаштырдылар. Авыруны алып килгән табиб Зөһрә янына килеп:
– Сез, бездә яңа кешеме әллә, бердә күргәнем юк иде, – дип сорады.
– Әйе. Исемем Зөһрә.
– Таныш булыйк, Роберт Ахметович, табиб-хирург. Әле алып килгән ир безнең элекке авыру, авариядән соң хәрәкәтсез калган иде, аяклары тоя башлаган. Исәп үз аяклары белән кайтарырга, – дип Зөһрә алдына авыруның амбулатория картасын куйды.
– Роберт Ахметович, яхшы, кулдан килгәнен барын да эшләрбез.
Табиб киткәч, картага күз салды. Авыруның исем-фамилиясен укыгач, кайчандыр бу кеше турында ишеткәне булгандай тоелды. Вәлиев Ирек, Вәлиев Ирек Кәбирович, дип исенә төшерергә теләгәндәй берничә мәртәбә кабатлап алды да, авыру яткан палатага атлады.
– Саумысыз, иптәш Вәлиев, хәлләрегез ничек? – дип сорады.
– Рәхмәт. Хәлем яхшыра башлагандай итә, – диде Ирек, йөзенә елмаю чыгарып. – Исемегезне белергә мөмкинме?
– Мөмкин. Мин Зөһрә, бу дәваханәдә бүген генә эшли башладым.
– Ирек булам. Элек ятканда сез юк идегез шул, уңышлар сезгә.
– Рәхмәт, Ирек Кәбирович.
– Сез минем турыда белеп тә өлгергәнсез.
– Безнең эшебез шундый. Безнең исәп сезне үз аягыгыз белән кайтарып җибәрергә, сез моңа ризамы?
– Риза, бик риза. Сезне күргәч аякка басасым килеп китте. Үз аягым белән чыксам, сезне ресторанга алып барачакмын. Сез моңа ризамы?
– Әлбәттә риза. – Зөһрә авыруның кәефен төшерүдән куркып шулай диде. Ул белә: күп авырулар авыр хәлдә килеп кергәндә әллә ниләр вәгъдә итә, тик терелеп киткәч кенә онытып куялар. Ул мондый сүзләргә өйрәнеп беткән, шуңа Ирекнең сүзен тыныч кына кабул итте.
Яңа килгән авыру белән сөйләшү Зөһрәгә ниндидер бер рәхәтлек, тынычлык биргәндәй итте. Ни өчен шулай, аңламады. Андый хәлләр элек эшләгән урынында да булгалый иде. Кайбер авырулар белән сөйләшү күңелен тынычландыра, ә кайберләре белән киресенчә булып китә. Кирәгеннән артык ихтирам таләп итеүчеләр, нәрсәдәндер канәгать булмаучылар булгалый. Зөһрә андыйлар белән артыгын сөйләшеп тормый, үз эшен башкарып, табибка мөрәҗәгать итәргә кушып, башка авырулар янына китә иде
28
Бергә эшләгәннәр Ирек янына хәлен белергә килгәләп торды. Хезмәткәрләре аны гадел, кешелекле булганга хөрмәт итә. Хәрәкәтсез калуын авыр кичерделәр. Аның яңадан дәваханәгә керүен ишеткәч, Руслан икенче көнне үк янына ашыкты.
Ирек янына керергә рөхсәт сорап, палатаның ишеген шакыды.
– Мөмкинме? – Эчтән, керегез, дигән сүзне ишеткәч, әкрен генә эчкә үтте. – Ирек Кәбирович, саумы, мин бик шатмын, бу яңалыкка, – дип, аңа кулын сузды.
– Рәхмәт, Руслан Римович, я, сөйлә, эшләр ничек? Мәскәүдән килгәннәр белән килешү төзелде инде, эш барышын көйләп җибәрсәгез.
– Борчылма, Ирек, бар да әйбәт булачак, алар ышанычлы.
– Ышанам.
– Синең булмавың гына аларны бераз уйландырды. Барын да аңлатып биргәч, тынычландылар. Алар синең гаделлеккә зур басым ясадылар.
– Руслан, эш турында ярый, хезмәткәрләрнең хәле ничек? Бар да әйбәтме? Сораулар белән мөрәҗәгать итсәләр, хәл итми чыгарма.
– Бар да әйбәт. Синең терелеп эшкә чыгуыңны көтәләр.
– Үз аягым белән атлап йөри алсам, әйбәт булыр иде дә.
– Эш шуңа китеп бара түгелме, аягың тоя башлагач, өмет зур. Син эш турында уйлама, аякка басу турында гына уйла. Яныңа килүчеләр бармы? – Руслан бу сорауны Сания белән Ләйсәнне уйлап бирде. Ирек берни әйтми башын аска игәч, нигә генә сорадым икән дип үкенеп куйды. – Гафу ит, соравым урынсыз булды.
– Зыяны юк. – Йөзенә елмаю чыгарырга тырышып: – Минем хатыннар бетте, туганнар еракта, сездән башка якын кешеләрем әллә юк та инде.
– Туганнар белән дә аралашу кимеп бара. Менә мин эш дип авылга күптән кайтканым юк. Әни белән телефон аша сөйләшеп торабыз.
– Әниләр янына кайтырга кирәк, бу безнең бурыч. Минем әни дә, әти дә исән түгел. Гаиләдә мин бердәнбер бала. Шуннан безнең авыл бетте, дисәң дә була. Карап торган бер ферма бар иде, ул ябылды, эш булмагач, яшьләр чыгып китте, олылар кими бара. Авыл бер генә урамлы. Әти нигезенә зур булмаган йорт салдырып куйган идем. Хәлем болай булып киткәч, кайтканым юк.
– Аякка баскач та кайтырсың. Бәлки, мине дә алып барырсың.
– Шулай итми булмас.
Аларның болай сөйләшүләре беренче тапкыр. Моңа чаклы алар гел эш турында гына сөйләште. Бу сөйләшү аларның икесенең дә күңеленә тынычлык бирде.
Кемдер ишек шакыды. Ирек:
– Керегез, – диде. Ачылган ишектән Сания килеп керде. Аны күргәч, ирләр бер тынга сүзсез калды. Русланның йөзенә кызыллык йөгерде.
– Саумысыз, – диде Сания, икесен күрүдән каушап китеп. – Хәлеңне белергә килгән идем.
– Ирек Кәбирович, мин китим, байтак утырылды. Нәрсәдер кирәк булса, шалтыратыгыз, шундук китереп бирербез.
– Рәхмәт. Әлегә бернәрсә кирәкми.
Руслан тизрәк аякка басуын теләп чыгып китте. Ул чыккач, бераз берсе дә сүз башламый торды. Куып чыгарган көннән башлап, Санияне күргәне юк иде. Аңарда ниндидер бер үзгәреш күрде. Ябыгып та киткәндәй кебек. Кайчандыр бер-берсе өчен өзелешеп торган кешеләрнең ятлар кебек утыруы икесенә дә сәер тоелды.
– Ирек, мин шатмын, терелеп китәрсең, чын күңелемнән телим.
– Рәхмәт, – диде Ирек коры гына.
– Беләм, син мине гафу итә алмыйсың, ләкин син һәрвакыт минем йөрәгемдә.
– Сания, кирәкми, искә төшермик. Кеше авыр вакытта сынала.
– Мин бит...
– Мин сине гафу иттем, ләкин бергә яши алмыйбыз. Үз бәхетеңне табарсың, ышанам.
– Миңа синнән башка беркем кирәкми. Ул хата башка кабатланмаячак.
– Килеп хәл белүеңә рәхмәт. Минем бернәрсә турында да сөйләшәсем килми, гафу ит. Хәзер табиблар керәчәк, миңа тынычлык кирәк.
Ирек, бар чык, дип әйтмәсә дә, шуңа ишара ясады. Хатын аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап, ишеккә атлады.
– Сау бул, уңышлар телим!
– Сау бул...
Ирек яныннан Сания гарьләнеп, үпкәләп чыкты. Сөйләшергә дә теләми, әйтерсең мин аның законлы хатыны. ЗАГСка керткән булса, бәлки андый хәл килеп чыкмаган булыр иде. Мине тикшергәнче, үзенең хатынын белсен, өстеннән йөреп, икенче иргә чыгып китте. Аңа шулай кирәк. Хатыннарның кадерен белергә өйрәесен. Бер мин генә түгел, күп хатыннар шулай итә. Ирләре гафу итә, яши бирәләр. Шулай уйлый-уйлый, шәп итеп дәваханәдән чыкты. Үзе дә сизмәстән авыз эченнән сөйләнеп килде микән.
– Кемне әрләп киләсең?
Русланның эндәшүеннән дертләп китте. Ул Санияне көтеп тора иде.
– Кемне булсын, Ирекне. Минем белән сөйләшәсе дә килмәде.
– Син аны аңларга тырыш, аңа җиңел дип беләсеңме? Ул бит сине хөрмәт итә иде.
– Ә мине кем аңларга тырыша? Минем җаным бар, мин хатын кеше.
– Үпкәләмә син аңа, безнең аяк-кулларыбыз булып, нәрсәгәдер риза түгелбез, ул хәрәкәтсез ята. Андый хәлдән Аллаһ сакласын дияргә кирәк. Теге көнне син үзең гаепле, кал, кайтма дип ялындың, ә мин, ахмак, калдым. Шуннан бирле аның алдында үземне гаепле саныйм.
– Ир башың белән куркып йөрмә әле.
– Аның белән беренче көннән алып бу эшебезне башладык, мин аңа һәрвакыт бурычлы. Югыйсә, мин...
– Сер булмаса, сөйлә.
– Сер түгел, ләкин сиңа кирәкми. Минем буш вакытым бар, әллә шуны бергә үткәрикме? Сине көтеп тора идем, – дип, хатынның биленнән алды. Анысының тәненә җылылык йөгерде, йөзенә шатлык чыкты.
– Синең матур тәкъдимеңә каршы килеп булмас ул, – диде, иркәләнеп.
29
Ирек турында артык берни белмәсә дә Зөһрәнең уена Ирек килә дә керә. Әйтерсең күптәнге танышлар. Эштән кайткач аның белән сөйләшүне яңадан исенә төшереп утырды. Күпме авырулар белән аралашканы бар, берсен дә йортына кайткач исенә төшергәне юк иде. Ә ни өчен ул искә төшә әле? Кызганып карыймы, әллә башка сәбәп бармы? Соңгы уеннан оялып китте. Бары аңа ярдәм итәсе килә, шуның өчен эш урынын алмаштырды түгелме. Шуның өчен якын күрәдер.
Травматология бүлегендә эшли башлаганына бер атна вакыт үтеп китте. Шушы вакыт эчендә нәрсә генә күреп өлгермәде. Көн дә диярлек машина белән авариягә эләгүчеләрне китерәләр. Бик авыр хәллеләре дә бар. Зөһрә алар янында булмый, алар реанимация бүлегенә эләгә. Аның үзенең эшендә дә авыр хәллеләр җитәрлек. Ата-аналарның ваемсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында имгәнгән балаларны күреп йөрәге әрни.
Соңгы вакытта Ирек янына еш керә алмый, беренчедән эше күп, икенчедән аның янына эштә егылып аяк-кулын сындырган яшь егетне салдылар. Керсә дә хәл сораша да, укол салып чыгып китә. Шуңа аның гаилә хәлен белә алмый. Янына килеп йөрүчеләр арасында хатыны, балалары килгәнен күргәне булмады. Эшкуар икәнен генә белә алды. Әллә өйләнми йөргән егет кешеме? Шушы сорауларга җавапны тизрәк беләсе килде.
Төнгелектән кайтып, кызын яслегә илтеп килгәч, Зөһрә ятып йоклап алды. Төшкелеккә ашап утырганда ишектә кыңгырау шалтырады. Эш вакытында кем йөри икән, дигән уй үтте. Ишеккә килеп:
– Кем анда? – дип сорады.
– Мин, Рәмзия.
Дусының тавышын ишеткәч, ишекне ачты.
– Мине сине югалткан идем, телефонны алмыйсың, – диде Зөһрә, үпкәләвен белдереп.
– Әй, дускаем, өйдә булмадым бит. Барын да сөйләрмен, – дип, Зөһрәне кочаклап алды.
– Мактап кына йөрисең, ашап утыра идем, бар кулыңны чайкат та өстәл янына кил.
Рәмзия – Зөһрәнең балачактан бергә уйнап үскән дус кызы. Бергә, бер класста укып мәктәпне тәмамладылар. Авылдан да бергә чыгып китеп, медицина училищесенә укырга керделәр. Бер үк көнне танцада булачак ирләре белән таныштылар.
– Буш килмәдем, күчтәнәчкә шәраб алдым. Беләм синең эчеп бармаганыңны, шулай да бераз авыз итәрбез, – дип, шәрабны өстәлгә куйды.
Ашап-эчеп алгач, күңелләре күтәрелеп китте. Рәмзия гаиләсе белән чит илдә йөреп кайтканын сөйләде, телефоннан фотоларны күрсәтте.
– Алдагы елга кызың белән сине дә алып барабыз, миңа ошады.
– Минем алай йөрисем килми, акча ягы да санаулы, кәефем дә юк.
– Ә мин йөзеңдә шатлык нуры күрәм әле, әллә...
– Юк, берсе дә юк. Шәраб күңелен йомшарттымы, сөйләргә башка кеше булмагангамы дусына Ирек турында сөйләп бирде. – Аның тизрәк аякка басуын телим. Ресторанга алып барам, диде.
– Чакырган икән, бар. Бәлки...
– Ирем үлгәч, үземнән бигрәк кызымны җәлләдем, әтисез үсә дип. Зөһрәнең күзләренә яшь тыгылды. Әле дә әтисен таптыра, нәрсә дип әйтергә белмим. Күктә аның җаны очып йөри, безне күреп тора дигән идем, күккә карыйм да әтине эзлим, ди.
– Бәләкәйрәк шул аңлап бетми. Кызың бәләкәй чакта ир тапсаң, яхшы булыр иде. Кызың әти дип үсәр, – диде Рәмзия, яшьле күзләрен сөртеп. – Үзеңә иптәш, кызыңа әти кирәк. Ялгызың бик авыр булачак.
– Авырлык үзен сиздерә, хезмәт хакын тартып-сузып чак җиткерәм. Ярый әти-әни нык ярдәм итә.
Алар озак кына шулай сөйләшеп утырды. Дусы белән бергә чыгып яслегә барып кызын алды.
Төшендә Ирекне күрде, җитәкләшеп паркта йөриләр имеш. Ирек аңа карап елмаеп нәрсәдер сөйли. Шулвакыт агачлар арасыннан ирен күреп калды. Мин нишләп чит ир белән китеп барам әле дип, иренә таба атлады. Ул килә башлагач, ире “менә” дигәндәй баш бармагын күрсәтте дә юкка чыкты. Артыннан килеп, Ирек култыклап алды. “Кемне күрдең?” дип сорады. “Иремне”, – диде Зөһрә. Алар култыклашып, юлларын дәвам иттеләр.
Йокыдан уянгач, төшен яңадан исенә төшереп, озак уйланып ятты. Ире аңа нәрсә әйтмәкче булды икән? Ирек белән китеп баруны хупладымы?
Түшәгеннән торып, елмая биреп йоклап яткан кызының өстен матурлап ябып куйды. Сәгатькә карады, торырга иртә иде әле.
30
Ләйсән шалтыратып Ирекнең хәлен белде. Хатынының тавышын ишеткәч, күзләренә яшь тыгылды.
– Саумы, Ләйсән, саумы Ләйсән, дип берничә тапкыр кабатлады. Үзенең йөрәге дөп-дөп типте. Таныш тавышны ишеткәч, күңеле күтәрелде, нәрсә сөйләргә белми аптырады. – Нихәлдә яшәп ятасыз, Рәмил, Рим нихәлдә, дип сорады. Аның бу сөйләшүне тиз генә туктатасы килмәде.
– Римгә ничә яшь инде?
– Дүрт яшь тулды.
– Егет булып бара икән. Рәмил рөхсәт итсә, минем янга алып кил әле. – Ирек, Римне чакырып Ләйсәнне күрермен дип өметләнде.
– Әйтеп карармын.
– Мин көтәм, Ләйсән, көтәм. – Шулвакыт ишектән укол салырга килүче Зөһрә күренде. – Сау бул, рәхмәт шалтыратуыңа, укол салырга керделәр, – дип телефонын сүндерде.
– Хәлең ничек, Ирек Кәбирович? – диде Зөһрә.
– Әйбәт. Зөһрә миңа Ирек кенә дип эндәш. Мин монда авыру гына. Ирекнең кәефе күтәренке иде. Моны Зөһрә дә сизде.
– Әллә хатыныгыз шалтыратты? – дип сораганын сизми дә калды. Хатыны бармы, юкмы икәнен аның күптән беләсе килеп йөри.
– Хәзер хатын түгел инде, аерылыштык.
– Балаларыгыз бардыр?
– Юк. Балабыз булмады.
Зөһрәгә шушы мәгълүмат кына кирәк иде. Димәк, ул ялгыз. Ул сүзне икенчегә борып җибәрде.
– Табиб сезгә хәрәкәтләнергә кушты. Буыннар болай да каткан. Аякка басып карадыгызмы әле?
– Әйе, авырлык белән.
– Хәзер авыртуны киметә торган укол эшлим, бераздан басып, атлап карагыз. Мин кереп чыгармын, – дип, укол ясап, чыгып китте.
Ирек Ләйсән белән сөйләшкәнне яңадан искә төшерде. Беренче сөйгән кешемне кулдан ычкындырдым бит, мин ахмак, дип кулын йодрыклап түшәккә сугып алды. Ярый әле Ләйсән аны ташламый, хәлен белешә, ярдәм итә. Рәмилнең кешелекле булуы аны аптырата. Туган белән туган бер-берсе белән аралашмый, ярдәм итешми яшәгән вакытта, ул хатынының элекке иренә ярдәм итә. Фәрештә җанлы кешедер бу Рәмил, дигән фикергә килде.
Укол тәненә таралгач, яткан түшәгеннән әкрен генә күтәрелеп, карават кырына утырды. Аякларын нык итеп идәнгә терәде. Идәнне тойгач, култык таягына тотынып, гәүдәсен күтәрде. Таяк ярдәмендә ике аягына басып торды да, уң аягын алга шуыштырып, атлау хәрәкәте эшләде. Уңын алга куйгач, сул аягын алга шудырды. Берничә адым шулай эшләде. Үзенең әкрен булса да атлавын белгәч, күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Шушы минутта аңардан да бәхетле кеше юк иде. Шулвакыт Зөһрә килеп керде.
– Зөһрә, мин атладым, – диде, балаларча шатланып.
– Котлыйм. Бик шатмын, – дип аның янына килде. Ирек борылырга иткәч чайкалып китте, егылудан куркып Зөһрәгә тотынды да кочаклап алды.
– Белсәң иде минем шатлыгымны!
– Ирек, хәзер әкрен генә түшәгеңә барыйк, – дип, аны атлатып килеп түшәгенә утыртты.
– Зөһрә, мине гафу итегез, – дип күзләрен сөртеп алды. Зөһрәнең үзенең күзләре дә яшьләнгән иде.
– Сезнең күзләр ник яшьләнде? – дип сорады ир, күзләренә карагач.
– Ирем дә авариягә эләккән иде, терелә алмады. Исемә төште. Ул әйбәт кеше иде... Сезнең шатлыкны күргәч, тыела алмадым.
– Мин белмәгән идем.
– Ул вакытта мин башка дәваханәдә эшли идем. Монда сезне китергән көнне генә эш башладым... Иң мөһиме – сезнең аякка басуыгыз. Ресторанга да барасы бар, – диде Зөһрә, елмаеп.
– Әлбәттә, мин сезгә сүз өчен генә әйтмәдем. Барачакбыз.
– Шулай булгач, көн дә әкренләп йөрергә тырышыгыз. Яныгызда кеше булганда булса, яхшырак, егылып китәргә ярамый.
– Мине тотар өчен сез керерсез әле.
– Керермен, ләкин мин һәрвакыт эштә булмыйм. – Зөһрә чыгып киткәч, Ирек аны күңеленә якын була барганын аңлады.
Бу сөйләшү араларны якынайта төште.
31
Сания көннән-көн аракыга ныграк тартылды. Хәмер аның якын дусына, сердәшенә әйләнде. Ныграк эчкән көннәрдә эшкә бара алмый башлады. Бергә эшләгән коллегалары аның эчә башлаганын белсәләр дә, берсе дә сөйләшеп, киңәш биреп карамады. Хәер, аракы дөньясына кергәннәрнең кеше киңәшенә колак салмаганы һәркемгә билгеле. Эчкәләп эшкә килгәнен белгән хуҗа аны үзенә чакыртты.
– Сания Рамазановна, нәрсә булды сезнең белән?
– Берни булмады, Рәис Сәлимович.
– Алай булгач, ник эшкә килми кала башладыгыз?
– Чирләп алдым, килә алмадым.
– Шалтыратып карадым, телефонны алмадыгыз. Сания Рамазановна, әйтми булдыра алмыйм, сез аракы белән мавыга башладыгыз. – Сания кып-кызыл булды. – Әгәр тагын сәбәпсез эшкә килми каласыз икән, эштән җибәрергә мәҗбүр булам.
– Рәис Сәлимович, берүк эштән кумагыз.
– Бар да үзегездән тора, безнең сезне тәрбияләп торырга вакытыбыз юк. Андый вакытлар үтте. Урыныгызга әллә күпме кеше көтеп тора. Аңлашылдымы?
– Аңлашылды.
– Аңлашылса, бар эшлә.
Хуҗа шулай каты сөйләште. Эчкәннәрнең холкын белә, йомшаклыкны сизеп калсалар, шуннан файдалана башлыйлар.
Сания шушы сөйләшүдән соң бераз түзеп йөрде. Ләкин озакка бармады. Үзе кебекләр белән “бәйрәм” үткәргәннән соң эшкә бара алмый калды. Барса да барыр иде, көзгедән үзен күргәч, куркып китте. Чәч-башы түзган, күзләре шешенгән. Бары икенче көнне генә төш алдыннан эшкә барып керде. Түземлеге беткән хуҗа чак көтеп алды аны. Бүлмәсенә алып керде дә:
– Үз теләгем белән китәм, дип гариза яз, – дип, алдына кәгазь белән ручка куйды.
– Рәис Сәлимович, алай итмәгез инде, мин ничек яшим?
– Анысы – синең эш, сөйләшкән идек, килешкән идек.
– Язмыйм, прокуратурага барам, эштән куалар, дип.
– Әллә кая бар, эшкә йөрмәгәнне кем яклашсын. Сания Рамазановна, гариза язмасаң статья белән китәсең, ул вакытта беркем эшкә алмаячак.
– Алмаса, сездән башка да яшәрмен әле, – дип ачуланып, ишекне шап итеп ябып чыгып китте.
Саниядән моны көтмәгән хуҗа аптырап торып калды. Менә аракы кешене нишләтә, дип уйлап куйды. Озак еллар бергә эшләгәнгә аны хөрмәт итә иде. Эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкарганга еш кына мактау сүзләре әйткәләде, премиядән дә өлеш чыгарды. Бөтенләй түбән төшмәс, туктый алыр дип өметләнде. Аның кебек хезмәткәрләрне югалтасы килмәсә дә, башка чара юк. Башкалардан аерып карый алмый, ярамый, эштә бар да бер тигез.
Эштән куылганын аңласа да, Сания артык борчылмады, яңа эш табармын әле, дип үзен юатты. Берничә урынга барып карады, ләкин берсе дә аны колач җәеп каршы алмады. Бездә буш урыннар юк, дип кире бордылар. Үзен кулга алмыйча эштән китеп тагын бер хата эшләвен аңлады.
32
Ирек аягына ныклап баса башлады. Палата да гына түгел, коридорга чыгып йөреп керә. Әлегә таяк белән йөрсә дә аның өчен зур шатлык иде. Түшәгендә ятканда үз йомышын үтәү аның өчен зур проблема булды. Ояла, гарьләнә иде. Хәтта ашавын кысты, ашауны киметергә ярамаганын табиблар әйтә торды. Организм үзенә кирәкле ризыкларны кабул итәргә тиеш, дип аңлаттылар. Ирек аларга “ярар” дип кала да үзенчә эшли. Шуңа ябыга төште. Аяклары хәрәкәтләнә башлагач кына ашавын кысмый башлады.
Зөһрәнең нинди көнне эшкә киләчәген белә, ул килер көнне коридорга чыгып эшкә килгәнен көтә. Аның белән сөйләшү аңа ниндидер көч бирә, аяклары хәрәкәткә килеп, чирен оныта, әйтерсең ул тап-таза. Буш вакыты булганда, Зөһрә дә аның янына ашыга. Алар тормыш, язмыш турында әңгәмә коралар. Бу тема аларның икесен дә борчый, икесенә дә якын. Сөйләшә торгач, бары да ниндидер бер көчкә буйсына, кеше яшәеш тормышын, язмышын үзгәртә алмый дигән фикергә киләләр. Бар да алдан, олылар әйтмешли маңгаеңа язылып куйган. Аларга шушы уй белән килешү бераз җиңеллек китерә. Беркемнең дә тормышымны үз кулым белән җимердем, дип әйтәсе дә, уйлыйсы да килми.
Ирекнең гади булуы, тормыш турында фикер йөртә белүе, кешеләрне байга, ярлыга аермавы Зөһрәнең күңеленә хуш килә. Ул эшкә ашыгып килә, иң беренче Ирек яткан палатага кереп аның хәлен белә, ләкин башкаларга аңа булган игьтибарны сиздермәскә тырыша.
Ирек сүз уңаенда аның ничек яшәп ятуын, кем белән яшәвен сорашты. Өч яшьлек кызы барлыгын белде. Үзе турында сөйләргә ашыкмады, кызык булмас дип уйлады. Шәфкать туташы аның күңеленең бер өлешенә көннән-көн ныграк урнаша башлады. Күңеле аңа тартылса да, акылы белән каршы. Сания белән авызы пеште, шуңа бик сак булырга кирәк дигән фикердә ул. Аякка басып, савыгып китсәм, ул турыда уйларга соң булмас ди.
Стенадагы сәгатькә күз салып алды да, көтеп торганны Зөһрә сизмәсен дип, палатасына кереп китте. Ул аның сәгать ничә дә эшкә килгәнен, смена алмаштырганын белә. Палатага кергәч, тумбочка өстендә яткан гәзит-журналларны карый башлады. Соңгы яңалыкларга күз салды.
Сәгать уннар тирәсендә табиб белән шәфкать туташы көндәгечә авыруларны карарга чыкты. Ирек яткан палатага кергәч, Роберт Әхмәт улы:
– Хәлләрегез, кәефегез ничек, Ирек Кәбирович? – дип, Иреккә эндәште.
– Яхшы гына, әкренләп йөрергә тырышам.
Табиб аның аякларын, арка үзәкләрен тоткалап карады.
– Сезне фәрештәләр саклагандыр, арка үзәгегез артык зыян күрмәгән булган.
– Алай булгач ник аяксыз калдым?
– Ул вакытлыча щок дип атала. Организмыгыз каты бәрелүдән бар эштән дә баш тарткан. Шуннан чыгар өчен вакыт кирәк булган. Дөресен әйтергә кирәк, без начаррак вариантны күз алдына китергән идек. Димәк, сез бу дөньяда кирәк әле. – Шушы сүздән соң Ирек белән Зөһрә бер-берсенә карашып алды. Табибның соңгы сүзләре әллә шаяру булды, әллә чынлап әйтелде. – Атлаганда авырту юкмы? – дип сорап куйды.
– Юк. Сакланып кына басам, атлыйм.
– Анысы аңлашыла. Анализларыгыз әйбәт, ала башлаган уколларыгыз беткәч, чыгарырмын, дип торам.
– Эшкә дә чыга алачакмынмы?
– Әлбәттә, чыга аласыз.
– Рәхмәт сезгә, Роберт Ахметович, рәхмәт.
– Торып атлап карагыз әле. – Ирек торып атлап китте. – Әлегә таяк белән йөрергә туры килер, ул сезне егылып китүдән саклар. Суык тидерергә, кискен хәрәкәтләр эшләргә, бәрергә, егылырга ярамый. Бер ел шулай сакланырга кирәк булыр. Җиңелчә физик күнегүләр эшләгез.
Табибның сөйләгәннәренә Зөһрә кушылмый гына тыңлап торды. Кулындагы кәгазьгә ниләрдер язып барды. Ишектән чыгып барганда, борылып:
– Соңрак кереп чыгармын, – диде.
Ирек аңа ярый дигәнне аңлатып башын какты.
Ирек янында яткан егет бераз ятты да гипслы көе кайтарып җибәрделәр. Ул тагын берүзе калды. Сөйләшергә кеше булмагач, бик күңелсез икәнен аңлады. Шунда Ләйсәнне искә төшерде, ул көн буе бер үзе фатирда ничек түзгәндер. Эшкә дә җибәрмәде. Аның хәлен аңлагандай булды. Үзе иртән үк китеп, соң кайтып егыла иде. Сөйләшергә дә ашыкмады. Берүзең акылдан язарга мөмкин. Менә ни өчен Ләйсәне читтән күңелен юатып кайткан. Уйлана торгач, ике зур хата эшләгәнен аңлады: берсе – бала булмаганны әйтмәү, икенчесе – эшкә җибәрмәү. Бу язмышмы, әллә үз-үзеңне артык яратумы? Ул хатынын үзенеке генә итеп йортта тотарга теләдеме? Бар да киресенчә килеп чыгып, гаилә бозылды. Күпме үкенсә дә, инде соң.
Аның уйларын бүлдереп Зөһрә килеп керде. Аны күргәч:
Аны Ирек:
– Тагын бераз керми торсагыз, ялгызлыктан саргаер идем, – дип каршы алды.
– Шуны сизеп ашыктым инде, – диде шәфкать туташы, елмаеп.
– Каршыда яткан егет булганда сөйләшергә кеше бар иде. – Ул үзенең тормышы, сөйгән кызы турында сөйли башлаган иде, чыгарга вакыты җитте.
– Сөйгән кызы бер дә күренмәде шикелле?
– Юк, килмәде, шуңа йөрәге янды. Имгәнгәч гарип булып калыр дип курыктымы икән. Авыр вакытта якын кешең яныңда булмагач, нәрсә була бу? – Ирек шушы сорауны биреп, үзенә дә җавап эзләде.
– Бар да андый түгел инде, ирем исән булып өйдә утырса да риза булыр идем. Кызыма әти булыр иде. Нишлисең...
Алар озак кына сөйләшеп утырды. Ир үзеннән бала булмачагын әйтте. Бу яңалыкка хатын аптырамады. Чөнки аның үзенең бертуган абыйсының балалары юк. Ул кызы белән авылга кайтса, абыйсы кызын шаярта, ярата. Җитәкләп урам буена чыгып китә.
(Дәвамы бар.)