Чәчмә әсәр
18 Июля 2022, 14:04

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (5)

Бу фани дөньяда очсыз-кырыйсыз нәрсә юк, һәр әйбернең дә чиге була, диләр.

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (5)Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (5)
Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (5)

Бу фани дөньяда очсыз-кырыйсыз нәрсә юк, һәр әйбернең дә чиге була, диләр. Безнең карантинда җәфа чигүләребез мәңге дәвам итәчәк төсле тоелса да, аның да ахыры булыр икән. Монда ике-өч атна солдат тормышына өйрәнеп, аннан үзебез хезмәт итәсе частьларга таралышабыз икән.

Бер яктан бу минем җаныма сөенеч өсти, икенче яктан, киресенчә, күңелемә шом сала һәм аны корт булып кимерә. Чөнки, таралыр алдыннан ант кабул иттерәчәкләр.

Мин хәрби хезмәткә алынганчы ук бу турыда уйлана, хәтта, капма-каршылыклы булса да үз фикерем бар иде. Моңа, ни дәрәҗәдәдер, Мөнир абыем сәбәпче булды. Ул армиядан кайткач, үзе белән карантин үткән берничә яшь солдатның дини һәм сәяси караштан чыгып, ант кабул итүдән баш тартулары, шуның өчен аларны каядыр алып китүләре һәм бу бахырларны бүтән күрмәве турында сөйләгән иде. Ул вакыйга күңелемә икеләнү орлыгы салды, ә аңа үсеп чыгарга миндә җирлек бар иде.

Мәктәп дәреслекләрендә тарих бер төрле язылуга карамастан, мин әтиемнең – гап-гади, әмма бик укымышлы вә милләт җанлы авыл агаеның сөйләгәннәреннән бәләкәй сыйныфларда ук Болгар дәүләте, Казан, Себер, Әстерхан, Кырым ханлыклары, 1552 елда урысларның татар җирләрен басып алулары турында белә һәм CCCРның безнең ватан түгеллеген аңлый идем. Ә абыем баш тартучы солдатлар турында сөйләгәч хәрби ант турында ныгырак уйлана башладым. Мин, бер яктан нинди генә патриот булуыма карамастан, икенче яклап татар кешесе буларак чит ватанга хәрби ант бирүем, ничектер, башыма сыймый иде. Минем өчен иң кулае – ант бирмичә генә хезмәт итү иде. Ә монысы һич кенә дә мөмкин хәл түгел.

Менә безнең хәрби ант кабул итү вакыты да билгеле булды. Бу көн якынлашкан саен: «Нишләргә?» – дигән сорау җанымны тагын да ныграк телгәләде. Килеп туган хәлдән чыгуның ике генә юлы бар иде. Беренчесе – ант бирүдән баш тарту. Моның өчен ни буласын бик яхшы белә идем – КГБ төрмәсе. Аннан исән чыгу юлы юк, бу исә хуш әти-әнием, хуш Раушаниякай, хуш туганнарым, хуш университет, хуш авылым, хуш бала чакта куйган максатларым, хуш тормыш дигән сүз иде. Икенчесе – татарны басып алучы урыс дәүләтенә тугрылыкка ант бирү. Мин мәктәп елларында сабый күңелем белән, бәлки берәр кайчан татарлар азатлык көрәшенә күтәрелер һәм үз дәүләтебез булыр дип хыяллана идем. Ә ант кабул иткәч нәрсә килеп чыга? Әлбәттә, соңгы тамчы каныңа, соңгы сулышыңа кадәр, татарны басып алган урыс дәүләте CCCРга хезмәт итү кала.

Миңа бу вариантларның берсе дә ошамый иде. Әмма, килеп туган хәлдән чыгуның бүтән юллары да күренми.

Миндә бер сыйфат бар. Бу – ни булса да булыр дип яши бирү. Университеттагы урыс теле укытучым Альмира Мөхәммәт кызы Ямалетдинова да: «Зачетлар якынлаша, ә Вафинда олимпия салкын канлылыгы», – дия торган иде. Әлбәттә, үзенчә тәнкыйтьләп. Чөнки, бүтәннәр чаба, көне-төне әзерләнә, ә мин генә элеккечә тыныч кына яши бирәм. Cыерың үләргә ята ди, хет ела, хет чәчләреңне йолык, аны терелтеп булмый, иткә җибәрергә генә кала. Арбаң ватылып китте ди, ул төзәтәлмәслек дәрәҗәдә икән, нишлисең инде, ташлап булмый бит инде, утынга турарга гына кала. Ухырулардан, төн йокыларыңны калдырудан файда юк. Ни булса да булыр. Бу юлы да шулай иттем. Кирәк вакытта йөрәгем, намусым, эчке тавышым һәм акылым нәрсә дип әйтер – мин шулай эшләрмен. Ә хәзергә артык хафаланмаска, үз-үземне сакларга кирәк. Күп калмады инде. Кемдер әйтмешли, вакыт күрсәтер.

Менә 1987 елның 12 августы – безнең уку үзәгенең яшь солдатларының хәрби ант бирү көне. Иртән-иртүк сержантлар: «Бүген бәйрәм», – дип игълан иттеләр.

Кемгә бәйрәм, кемгә әйрән. Минем күңелемдә ниләр булып ятканын иптәшләрем белсә ни уйларлар иде микән?!

Уку үзәгендә карантин үтүче дүрт взводны да сафларга тезеп поселок буйлап алып киттеләр. Барабыз шулай. Кешеләр сокланып артыбыздан карап кала. Ни дисәң дә, ике атна элекке «яшелләр» түгелбез шул. (Монда, әлбәттә, Сивковның да өлеше зур). Безнең күн итекләр астында асфальт ыңгырашып куя хәтта.

Радио-техник гаскәрләре полкына килеп җитеп аның штабы каршындагы мәйданчыкка тезелдек. Торабыз шулай үрә катып. Бер сәгать үтте, ике сәгать. Офицерлар үз эшләре белән полк буенча тыз-быз чабып йөриләр, ә яныбызга килүче генә күренми, без әллә дөньяда бар, әллә юк. Иптәшләремнең дә йөзендә бәйрәм шатлыклары бетте. Чөнки, торып кара аяусыз челлә кояшы астында үрә катып. (Сивков хәтта биткә кунган чебенне дә куарга рөхсәт итми. Калганы турында әйтеп торасы да юк).

Өч сәгать дигәндә штабтан дәү корсаклы подполковник чыгып яныбызга килде, аңа уку үзәгебезнең начальнигы – өлтерәп беткән капитан: «Иптәш штаб начальнигы, сезнең боерыгыз буенча уку үзәге курсантлары хәрби ант кабул итәргә тезелде», – дип рапорт бирде.

Сафны күздән кичергәч подполковник: «Исәнмесез, иптәш солдатлар», – дип эндәште.

– Исәнмесез, иптәш штаб начальнигы, – безнең көр тавыш тирә-якка яңгырады.

– Вольно.

– Вольно, – дип капитан да аның боерыгын кабатлады.

Подполковник берничә солдатны штабтан өстәл алып чыгарга йөгертте. Боерыгы үтәлгәч, берәм-берәм чыгып, саф алдында хәрби ант текстын сөйләргә кушты. Өч кешедән соң минем чират. Йә, Хода!

Табигать мине, бер татар баласын кызганып елап җибәрде. Аның яшьләре, яңгыр булып, җиргә сибәләргә кереште. Бераздан бөтенләй шәбәеп китте, койды да койды, туктарга һич кенә дә уйламады. Офицерлар штабка кереп качты, Сивков хәтта безгә дә янәшәдәге агачлар астына ышыкланырга рөхсәт итте.

Яңгыр беткәч штаб начальнигын тагын бик озак көттек. Ул бары ике сәгатьтән соң гына пәйда булды һәм бишәр-бишәр кеше булып полк байрагы янына кереп ант бирергә кушты. Сивков безне төркемнәргә бүлде. Мин өченче бишлеккә эләктем. Үзебезнең чират җиткәч без дә, ягъни, Салават Сабирҗанов, Илдус Хафизов, Олег Котов, Рөстәм Габдуллин һәм мин штабка керәбез, полк байрагы каршына тезелеп басабыз, кече сержантыбыз баш каккач хәрби ант текстын хор белән сөйләп китәбез. Без диюем бик үк дөрес тә булмастыр, чөнки, тегеләр дүртесе сөйли, ә мин, ярга дулкын чыгарып ташлаган балык сымак, авызымны ачкалап тик торам, вакыты-вакыты белән, исәр кеше шикелле, теләсә нәрсә мыгырданып та алам. (Үзем куркам – офицерлар сизмәсә ярар иде дип). Менә безнекеләр туктап кала. Штаб начальнигы ант кабул итүебез белән котлый, Сивков икенче төркемгә керергә куша.

Ә минем сөенечтән башым чак күкләргә тими! Чөнки, судан бу юлы да коры чыктым – ант та кабул итмәдем, моның өчен җәзасын да алмадым. Болай булгач, рәхәтләнеп хезмәт итәм: иң алдынгы солдат та булам, кирәк икән, Мересьевлар кебек, батырлыклар да кылам.

Ә газиз халкым азатлык көрәшенә күтәрелә икән, ул чагында, гафу итегез. Чөнки, мин Советлар Союзына тугрылыкка ант итмәдем.

Бәйрәм хакыннан, көндезге аш вакытында печеньелар, кеше башына икешәр кәнфит һәм өстәл саен бер тәлинкә повидло бирделәр. Ә кич, казармага зур экран асып, «Броненосец Потемкин» фильмен күрсәттеләр. Вәт, бу бәйрәм булды. Моны бәйрәм дисәң дә ярый.

Бәйрәм тек бәйрәм. Хәтта, йокларга да иртәрәк рөхсәт иттеләр, бер яткырып – бер торгызып та тәү тапкыр җәфаламадылар. Шуңа да бу төнне күпләребезгә матур төшләр кергәндер дә ул.

 

Фото: visualrian.ru

 

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас