Чәчмә әсәр
16 Июля 2022, 13:31

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (4)

Икенче тукталышка җитәрәк, бер ышык урында туктап калганда, алар, шәбәреп, бөтен күзәнәкләренә тиклем юешләнеп беткән ике кеше, җитәкләшкән килеш, бер-берсенә елмаешып карап торалар иде. Ниндидер сихри мизгел булды бу, теләгәннәргә әллә ниләр аңлатырлык тылсымлы да, ләззәтле дә мизгел.       

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (4)Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (4)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (4)

Егет Бабай баш мөхәррир яныннан чыкты да: «Ярый, туган, мин иртәгә генә килермен инде», – дип ашыгып китеп тә барды. Теге хикәянең азагын тыңлап бетерергә насыйп булмады.

Искәндәрнең ашыгыч эше дә, эшләргә кәефе дә юк иде, ул, гәҗит төпләмәсен иркенләп ачып, Таңчулпанның язмаларын кабат өйрәнергә тотынды. Талантлы кыз, ачылачак әле бу дип уйлады ул тагын. Ләкин максаты аның талантын билгеләүдән бигрәк, күңел хисләрен, уй-кичерешләрен аңларга тырышу булгандыр. Моның үзе өчен нәрсәгә кирәклеген әле аңламаса да, ул туктый алмады, Таңчулпанның язмаларында үзе белән аваздаш фикер- тойгылар тапкан саен, башы күккә тиде, йөрәге рәхәт земберләп куйды.

Кинәт телефон шалтырады. Бу хатыны иде.

– Нигә һаман кайтмыйсың? – диде ул, исәнлек-саулык та сорашып тормастан.

Хатынының тавышында ниндидер яшерен салкынлык тоеп, Искәндәр дертләп китте. Шуңадырмы сүзләре бик ышандырырлык чыкмады бугай:

– Эшләрем бетми әле.

– Синең мәңге эшең бетмәде инде.

– Нәрсә булды тагын? – Искәндәр каты итеп эндәшүдән чак тыелып калды. – Берәр бәла чыкмагандыр бит?

– Кәнтәйләрең тагын шалтырата. Шалтыраталар да дәшмиләр. Кайт тизрәк, синең тавышны ишетмәсәләр, үлеп китүләре бар.

Искәндәр нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә катып калды.

– Ник эндәшмисең?! Нәрсә телеңне йоттың?! Сөйрәлчек...– дип сукранды телефон трубкасы.

Искәндәр аны ипләп кенә урынына салды да кире алып куйды. Кабат-кабат бимазаламасын.

Хатынының мондый кыланышларыннан ул күптән гарык булып беткән иде инде. Сәбәбе булса да бер хәл әле, бер сәбәпсезгә бит. Хәер, бу хәлгә Гүзәлия үзе генә дә гаепле түгел иде шул.

Яшьтән үк бер-берсен белеп, яратышып йөреп өйләнештеләр алар. Яратышып яшәделәр дә. Гүзәлия дә ул чакларда барысын да аңларга тырыша, көнләшү турында уйлап та карамый, иренә тулысынча ышана иде. Һәр-хәлдә, бернәрсә дә сиздергәне булмады, бәлки, эченнән ут та йоткандыр инде. Ни генә әйтсәң дә, ул чорда да Искәндәр хатын-кыз игътибарыннан читтә йөрмәде. Әсәрләре гәҗит-журналларда басылган саен, мәктәп елларыннан ук укучы кызлардан да, әби-апалардан да бер кочак хатлар килә торган иде. Искәндәр аларны сөйгәненнән яшереп тормый, укыта, кайчагында шаян сүз белән аз гына чеметтереп тә ала. Син, янәсе, артык очынып китмә, әнә запаста күпме алар.

Ә тормышлары бик очынырлык түгел иде. Бай баласы булып үсмәдек, үзебезгә язганы булыр әле, дип, тулай торакның кечкенә бер бүлмәсендә гомер иттеләр. Җиһаз-фәләне дә, савыт-сабасы да хөкүмәтнеке булды, суыткыч та гел генә тулып тормады. Шулай да бик бирешмәделәр, тән таза булуына сөенеп яши бирделәр. Кайвакыт, хатынының зарланасы килгән чакларында, Искәндәр аны: «Менә күр дә тор, бездән дә бай кеше, миннән дә бай язучы булмаячак», – дип юатты. Ә үзенең бер әсәрен дә юньләп басмыйлар, басып чыгарсалар да, кешечә акча түләмиләр иде. Эшләп-эшләп тә бер рәхәтен дә күрмәгәч, Искәндәрнең төшенкелеккә бирелгән чаклары да аз булмады, яшерен-батырын түгел, эчү белән дә мавыгып алды. «Төшерергә» яраткан өлкән язучыларны сыйлый-сыйлый, бер яктан үзе дә хәмергә күнегеп китсә, икенчедән, аз-маз гына тормышын җайларлык мөмкинлек тә табылып торды. Иҗади командировкаларга, халык белән очрашуларга алып чыктылар. Моның азрак акчасы булса да, җайсыз яклары да юк түгел иде, өендә телефон юк, кайчагында хатынына хәбәр италмыйча киткән вакытлары да булды, шулай югалып атналар буена йөрелде. Борчыла иде инде Гүзәлия, үпкәли иде. «Ирең кызлар янында йөридер әле», – дип янган йөрәгенә ут өстәүчеләр дә аз булмагандыр әле. Әлбәттә, буш кул белән кайтмый иде Искәндәр, йөргән яллыгы көн күрергә ярап тора иде. Тик акча тотыла да онытыла, ә күңел газаплары, ачу-үпкәләр онытылмый. Алар кала икән.

Озакламый яшәр урыннары да булды, азмы-күпме танылу да килде. Танылу белән бергә кешеләрнең игътибары да бермә-бер арта төште. Гүзәлия белән урамда барганда, янындагы хәләл җефетенә игътибар да бирмичә, Искәндәргә килеп: «Мин сезнең әсәрләрегезне яратам», – дип, өлтерәп үтүче хатын-кызлар да аз булмады. Искәндәр алар белән ачык сөйләште, ихлас итеп, уен-көлке белән сөйләште, ул үз укучыларының күңелен кыра алмый, ә хатыны моны аңларга тиеш кебек иде. Китапларын сорап, яңа әсәрләре турында фикерен белдереп өенә шалтыратучылар арасында да хатын-кызлар күп иде. Әлбәттә, аларны да аңларга була инде, яраткан иҗатчысы белән һәркемнең якыннанрак аралашасы килә, мондый аралашу язучыга да кирәк, шундый кешеләре булмаса, ул дөньяда, бәлки, яши дә, иҗат итә дә алмас, акылыннан язар иде. Тик араларында төрлесе бар шул. Берәүләр ихлас күңелдән йөрсә, икенчеләр... Балкыбрак янган талантларны хәмер эчертеп юкка чыгарырга атлыгучылар да, гаиләсен бозарга тырышучылар да юк түгел шул. Андый лар Искәндәргә дә аз очрамады.

Гүзәлияне аңларга була иде, әлбәттә. Искәндәр баштарак аның көнләшүләренә игътибар бирмәскә тырышты. Ләкин бер дә юктан гына җаныңны ашаганга күпме түзеп була. Аннан соң нигә Искәндәр генә аңларга тиеш әле?! Нигә аны аңламаска тиешләр?! Аның да йөрәге таш түгел ләбаса.

Искәндәр тәрәзәгә карады. Аның өенә кайтасы килмәде. Яңгыр һаман ява, ул хәтта бераз көчәебрәк тә киткән сыман иде. Вак-вак тамчылар, үтәли тишәрдәй булып, тәрәзә пыяласын дөмбәсли. Тамчы ташны тишәр, диләрме әле?! Гүзәлия белән алар да тамчы булып бер-берсен тишеп яшиләр, ахры. Аңламый аны хатыны. Аңларга теләми дә.

Бермәлне, концертка баргач, үзенең китабын күтәреп автограф алырга килгән кызлардан да көнләп иза чиктерде. Елмаеп-көлеп кенә сөйләшәсең, янәсе. Мин яныңда булган килеш бит әле, мин булмасам, ияреп тә китәр идең. Талашып-әрләшеп беттеләр хәтта. Икенче көнне дә туктамады: «Мин булгач, юри китабыңны күтәреп килгәннәр алар. Синең гомер буена билет алып кайтканың юк иде, ә кичә ник алдың? Сез очрашырга сүз куешкан булгансыз, мин генә комачаулаганмын», – дип җәнҗал кубарды.

Бүген менә телефон...

Хәзер аның янында хатын-кызны фәлән чакрымнан урап узардай булырсың. Хәер, урап узсаң да, сәбәбен табар, аннан күзеңне дә алмадың дип бәйләнер. Дөресен генә әйткәндә, үзенә булган игътибардан Искәндәр үзе дә туеп беткән инде. Бер генә кешене күрмичә, урамга чыкмыйча, телефонны алмыйча, тәрәзәдән карамыйча гына бикләнеп ятарга хыялланган чаклары да аз түгел. Тик нишлисең...

Урамда яңгыр, чынлап та, көчәйгән иде бугай, әнә ничек бәрелә тәрәзәгә. Җирне ничек дөмбәсли әнә, кулыннан килсә, тетеп төшерер иде. Адәм баласына ничек тә ярап булмый инде. Кайчандыр, яңгыр көтеп сусаган җир кебек, Искәндәр дә үзенең билгеле язучы булып, кешеләрнең игътибар үзәгендә торуын теләми идемени?! Бүген менә яңгыр ява. Үзенең билгелелеге дә җирне теткәләгән яңгыр тамчылары кебек тоелды аңа. Чынлап та нәрсәгә иреште әле ул язучы булып? Алтын сарайлар салып куйдымы, балаларына калырлык мөлкәт тупладымы? Илләр буйлап сәяхәт итәрлек мөмкинлеге бармы? Берсе дә юк. Әнә бер чит ил язучысы, дәфтәр калынлык китап чыгарып, шуның гонорарына ун ел буе бер хәсрәтсез яшәгән, диләр. Ә монда ун ай да яши алмыйсың. Нәрсә бирде аңа таланты, танылуы аңа ни бирде?! Укучыларының туктаусыз баш катыруын бирде. Көнләшә торган каләмдәшләр белән көнчел хатын бирде. Шул. Ә Искәндәр зуррак нәрсәгә лаек түгел идемени, бәхетле булырга хаклы түгел идемени ул?!

Бәхет турында уйлауга, Таңчулпанны хәтерләде. Әйе, нигә әле намус саклап торырга?! Намуссызлар заманы ич. Аннан соң хатыны барыбер көнли бит инде. Нахак сүз күтәргәнче, хет...

Искәндәр тәвәккәл адымнар белән Таңчулпаннар бүлмәсенә юнәлде. Бу мизгелдә юлында Таңчулпан очраса, үзенең аңа битараф түгеллеген, аны яратуын ярып салыр кебек иде ул. Ләкин бүлмәгә якынлашу белән, кызуы басылып туктап калды, кеше-фәлән күрми микән дип, як-ягына каранып алды. Нәкъ шул мәлдә бүлмә ишеге ачылды да аннан Алсу килеп чыкты.

– Нишләп торасың монда урлашырга йөргән кеше кебек? – диде ул, елмаеп. – Диктофоныңны эзләп килдеңмени?

Искәндәр баш кына кагып җавап бирде.

– Таңчулпан кайтып киткән иде шул. Юлыңда очрамадымыни?

– Ярый, артык кирәк тә түгел иде...– Искәндәр тиз генә китү ягын каерды.

Ярый тыелып калдым әле, дип сөенде ул азак, барып керсәң, нәрсә дип әйтә белер идең. Аннан соң әйтүең – бер, ә аның ничек кабул итүе бөтенләй икенче нәрсә. Ул да бит буй җиткән генә кыз түгел, ир хатыны, бала анасы. Ирсез булса да... Әллә ярата ул сине, әллә юк. Хәтта бер-береңне яраткан хәлдә дә, син дә бит ирекле кош түгел, гаиләң бар... Яратып өйләнгәнсең, авырлыкларның иң ачысын бергә үткәргәнсең икән, бергә яшәргә тиешсең. Ул хәтта җаныңны ашап торса да.

Үзенең кызган баштан тәвәккәлләргә иткән теге уеннан оялып, ул бүген бөтенләй башка тукталышка чыкты. Гадәттәгесенә чыкса, Таңчулпан белән очрашудан курыкты. Икесе ике автобуска утырсалар да, тукталышлары бер иде. Ул аның уйларын сизәр шикелле тоелды.

Яңгыр туктамаган иде. Ул бераз гына тынып тора да, яңа көч белән, кабат сибәләргә тотына. Искәндәр чатыр-фәлән йөртергә гадәтләнмәгән, ул, мөмкин булыр җирдә ышыклана-ышыклана, йөгерә-атлый тукталышка барып җитте. Монда ышыкланыр урын юк иде. Шуңа кеше дә күп түгел, дөресрәге, якындагы йортка сыланып торган бер ханым гына бар иде. Искәндәр аның янына атлады. Аны-моны уйламаган иде, барып җиткәч кенә, йөрәге кузгалып куйды. Бу Таңчулпан иде.

– Күптән көтәсеңме? – диде Искәндәр, дулкынлануын яшерергә теләп.

– Хәтсездән инде...

Башкача бер сүз дә сөйләшмәделәр. Искәндәр, баягы кыланышы өчен гарьләнүе үтә төшсә дә, ни әйтергә белми аптырады. Таңчулпан үзе дә башлап сүз катмады. Алар әйтерсең бөтенләй таныш түгел кешеләр иде. Шул рәвешле унбиш-егерме минут чамасы торгач, Искәндәр сүз тапты:

– Бүген килмәс бу автобус, – диде ул, мөмкин тиклем кыюрак булырга тырышып. – Монда торсак, төн кунуыбыз да бар. Әйдә, бүтән тукталышка.

Шулай диде дә Таңчулпанның кулыннан алды бугай. Әллә Таңчулпан үзе аны җитәкләде микән? Хәер, аның ничек килеп чыкканын кем белә инде. Икенче тукталышка җитәрәк, бер ышык урында туктап калганда, алар, шәбәреп, бөтен күзәнәкләренә тиклем юешләнеп беткән ике кеше, җитәкләшкән килеш, бер-берсенә елмаешып карап торалар иде. Ниндидер сихри мизгел булды бу, теләгәннәргә әллә ниләр аңлатырлык тылсымлы да, ләззәтле дә мизгел. Таңчулпан, үзләренең җитәкләшкәнлекләрен аңлау белән, кисәк кенә кулын тартып алды да тукталышка табан йөгерде. Искәндәр аңа иярде.

Хәзер чыланудан куркып торуның мәгънәсе юк иде инде, икесе дә лычма су булганнар иде...

Подъездга җиткәч, тәмәке кабызды. Өенә керәсе килми иде аның. Таңчулпан белән булган теге ләззәтле мизгелне кабат-кабат күз алдыннан үткәрде. Ул бәхетле иде.

Ләкин бу бәхетнең гомере кыска иде. Баскычтан күтәрелеп, фатирың бусагасын атлап керү белән, җәнҗал башланачак, иң яхшысы дигәндә дә кара карашка, салкын битарафлыкка юлыгачаксың. Эшенә үк шалтыратырлык булгач, җанына нык тигәннәр инде Гүзәлиянең, димәк, бүген хәтәр давыл кубачак. Ишек төбенә җиткәч, Искәндәр туктап торды. Тәмәке кабын капшап карады. Тулы. Кирәк чагында анысы да бетми, ичмасам. Кибеткә барган булып вакытны сузарга ярап торыр иде әле. Нишлисең, керергә туры килә инде. Керергә кирәк. Тиешсең.

Ишекне ачу белән, Гүзәлиянең елмаюы балкыды.

–Чыланмаган җирең калмаган бит... Кер, әйдә, тизрәк, – дип ашыктырды ул ирен. Үзе үбеп алырга да, шул арада яңа киемнәр китереп тоттырырга да өлгерде.

– Нәрсә булды? – Искәндәр мондый көтелмәгән хәлдән югалыбрак калды. – Берәр шатлыгың бармы әллә?

– Апа кунакка килә. – Гүзәлия сәер генә итеп карап алды да дәвам итте: – Вокзалдан шалтыратты. «Ярты сәгать буе шалтыраттым, сөйләшеп булмый. Синең тавыш ишетелә, минеке – юк. Хәзерге телефоннарның кнопкасына басасы бар икән», – ди.

Искәндәрнең кәефе ишек төбендә үк кырылган иде инде, әле дә тиз генә күтәрелмәде. Ул, бик якты чырай күрсәтмичә генә, үз бүлмәсенә узды. Бераздан хатыны керде.

– Син миңа үпкәлисеңдер инде, – диде ул, күзләрен мөлдерәтеп, керфек очларыннан менә-менә яшь тә тамып төшәр кебек иде. – Кичер инде мине, зинһар өчен. Үзем дә аңлап торам да бит, бернәрсә дә эшли алмыйм.

Һәм ул Искәндәрнең иңенә капланып елап җибәрде.

Искәндәр аны куенына кысты. Баягы ачу-үпкәләре онытылган иде инде. Үз хатыны, яратып өйләнгән, моңарчы хыянәтсез яратып яшәгән кешесе бит. Бер кимчелексез кеше булмый торгандыр. Искәндәр белән яшәве аңа да бик рәхәт түгелдер инде...

Урамда һаман яңгыр ява иде.

Фото: vsegda-pomnim.com

(Дәвамы бар)

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (4)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (4)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас