(Дәвамы.)
23
Ирек коляска белән тәрәзә янына килеп тышка күз салды. Көн кояшлы аяз иде. Агачларның берничә көн элек кенә ярган яфраклары ачык яшел булып күренә. Ачык яшел яфраклар күреп, Ирек берчә гаҗәпләнеп, берчә сокланып утырды. Яфраклар шундый төстә буламыни? Моңа чаклы бер дә күргәне юк иде бит. Ачык тәрәзәдән язгы саф һава кереп, Ирекнең битенә бәрелде. Колагына сыерчык сайравы ишетелде. Шәһәрдә сыерчык сайрыймы, каян килгән? Аның бит моңа чаклы шәһәрдә сыерчык күргәне булмады. Авылда гына була, авылга гына алар кайта, дип уйлый иде. Бу күренеш аны хисләндереп җибәрде дә балачагын исенә төшерде.
– Әни, әни, ник яфраклар яшел? Әни, нигә күбәләкләр чәчкәдән чәчкәгә куна ул? – Табигатнең һәр нәрсәсенә сокланып чабып йөрегән Ирекнең сорауларына әнисе ничек кенә дип тә җавап бирергә белмәде.
– Улым, мәктәпкә укырга төшкәч, укытучы апаң барын да аңлатыр, ул беләдер. Печән җыеп йөргән әнисе шулай гына дип котылырга теләсә дә, улы яңадан-яңа сорауларын бирә торды.
Болын буйлап күбәләкләр куып, үләндә аунап, уйнап йөргән Ирек йөрәк өзгеч тавыш белән:
– Әни, әнекәем! – дип кычкырып җибәрде.
Әнисе, эшләп йөрегән коралын ташлап, улы янына йөгерде. Ирекнең уң кулын бал корты чагып алган икән. Әнисе, эшнең нәрсәдә икәнен белгәч:
– Курыкма, улым, бетә ул, – дип, кулын үзенең кулына алып, җылы тыны белән өреп алды. – Я, ничек, авыртуы кимедеме? – дип сорады. Иреккә чыннан да рәхәт булып, кулының авыртканы кимегәндәй булды.
Их, әнисе бүген исән булса икән! Йөрмәгән аякларына җылы тынын өреп куйса, бәлки, йөреп тә китәр иде. Их, әни! Әнекәем, аңласаң икән хәлләремне!?
Иреккә, әнисен искә төшергәч, рәхәт булып, күңеле төбендә бер җылылык тойды. Шулчак уң аягы земердәп киткәндәй итте. Моңа чаклы берни тоймаган аягы селкенеп куйды түгелме? Тиз генә кулы белән аягын тотты. Я Ходай, аягы бармак басуын тойды бит. Ирекнең күзләреннән шатлык яшьләре бәреп чыгып, бите буйлап аска тәгрәде. Бар тавышына:
– Сәлимә апа, Сәлимә апа! – дип тәрбиячегә кычкырды.
24
Ирек куып чыгаргач, Сания үзенең зур хата эшләвен аңлады. Аның янында булганда акчага интекми яшәп ята иде, яңадан элекке дөньясына кире кайтты түгелме? Бераз түзсә, ЗАГСка кертер иде. Минутлык хискә алданып, зур өлештән колак какты. Нигә ул ирне Ирекнең фатирына китерергә? Башка мөмкинчелек табып була иде. Үзенең дә фатиры буш тора. Ул, фатирына кайткач, шушы уйлар белән үз-үзен кая куярга белми йөрде. Гарьлек бит, гарьлек, куылып кайт инде! Ярый фатирына кеше кертмәде, ул чагында төн уртасында кая барыр иде. Нәрсә эшләдем мин, нәрсә эшләдем, дип, үзенә кат-кат сорау бирде.
Үземне битәрләүдән файда чыкмас, яңадан Ирек белән бергә булыр өчен тырышырга кирәк дигән уйга килде.
Алар бергә ничек бәхетле иделәр. Ирек аның өчен өзелеп тора иде. Ә Мәскәүдә йөреп кайтулар, ул булмаса анда бара алыр идеме соң, юк, әлбәттә. Аның белән булган татлы минутларны кат-кат башыннан үткәрде. Кайдан гына килеп чыкты бу авариясе?
Рәмил белән аерылышканына да үкенгәндәй итте. Югыйсә, яратышып өйләнешкән иделәр. Аның белән танышуны да үзе башлады, өйләнешү турындагы сүз дә беренче аның авызыннан чыкты. Ник алай килешә алмый аерылыштылар әле? Анда да ул беренче теләген белдерде. Барына да үзем гаепле, тормыш күперен үзем җимергәнмен икән. Байлык артыннан куып, барын да югалтуын аңлады. Аңлады, ләкин соң түгелме?
Ул, балалардай шыңшу белән елап, диванга ауды. Бүген аның янында Рәмиле дә, Иреге дә юк. Бераздан елавыннан туктады да, нишләп елап ятам әле, Ирекне каратырга, ышандырырга кирәк, түшәктә яткан ир аңлар, гафу итәр, дигән уйга килдн. Ул кемгә кирәк? Шушы уйларыннан тынычлана төште.
Икенче көнне көндезге сәгать уникеләр тирәсендә Иреккә шылтыратты.
Ирек телефонны шундук алды, күрәсең, Ләйсән дип уйлагандыр.
– Алло, саумы, Ирек, бу Сания, хәлеңне белергә иде.
– Кичә әйткән сүзләрем аңлашылмадымыни?
– Ирек, гафу ит, минем гаебем юк...
– Юк, кирәкми, вакытыңны әрәм итмә, аңлатма. Башкача шылтыратма һәм күземә күренмә!
Ирек телефонны ташлады. Ул Ләйсәнгә караганда Саниягә ныграк үпкәләде. Югыйсә, ничек шатланып каршы ала, балаларча сөенә иде. Тормышының мондый борылыш алуының сәбәбен белергә теләп, кайда хата җибәрүен уйлады. Ләйсән белән матур гына яшәп яталар иде, ник үзеннән бала булмавын шундук әйтмәде икән? Ул аңлар иде, бер-бер чарасын күрер идек. Үзеннән бала булмаячагын әйтми, хатынын алдап йөргәне өчен җәзамы бу? Ник алдан барын да белеп булмый икән? Яраткан кешеңне алдау, хыянәткә тиң. Бүген килеп үзе Сания тарафыннан алданды. Яратам диюләре күз буяу өчен генә булганмы? Үзем түгел, байлыгым кирәк булганмы? Тазалык китсә, сөю дә юкка чыгамы? Аңа шушы уйлар тынгылык бирмәде. Саниянең хыянәте йөрәген яралады. Таза чагы булса бәлки бик артык аптырамас та иде, түшәктә утырган Иреккә бу икеләтә авырлык китерде. Хатын-кызларга ышанычы юкка чыкты, өметен өзде.
Телефон өзелгәч, Сания нәрсә эшләргә белми калды. Югалттым, дигән шомлы уй миен ярып үтте. Тамагына аш бармады. Кәефенең начарлануын коллегалары сизде, берсе дә сорашмады. Аның түшәктә яткан ир караганын барсы да белә. Кайберләре кызганып, Аллаһ ярдәмен бирсен дип теләде. Аның белән чынында нәрсә булганын берсе дә белми иде.
Эштән кайткач, үзен кая куярга белми йөренде, суыткычтан шәраб алып эчкәч кенә тынычлангандай итте. Шәраб рәхәтлек биреп тәненә таралды. Диванга утырып, телевизорын кабызды. Бер каналдан икенче каналга күчерде, ләкин күңеленә ошаганы табылмады. Тагын бер бокал салып эчте дә уйлар эчендә йөзә-йөзә, диванында йоклап китте.
Ул шушы көннән алып эштән кайткач, арыганын басар өчен, күңелен юатыр өчен эчкәли башлады. Шәраб эчкәч, барысы да онтылып киткәндәй, күңелендәге уйлар таралып куйгандай була. Уй-серләрен сөйләр өчен якын дусы да юк. Ирек белән яши башлагач, дусларын ташлап бетте. Ирекне үзләренә каратып, тартып алырдай тоелды. Андый хәлләрнең булганын белә. Бергә эшләгән бер хатынның ирен якын дусы тартып алып, чыгып киттеләр. Ул чакта бөтен коллектив аһ иткән иде. Үзе дә шундый хәлдә калудан курка башлады. Кайбер дуслары, синең бу ирең бай, син байлык эчендә йөзәсең, дип әйтеп кызыксына башлаган иделәр. Шушы сүзләрдән соң ул дуслар белән әкренләп арасын ерагайтты. Байлык аның үзенең күзен томалаган иде. Андый кешене бүген кайдан табасың? Ирек кебекне очрату гомердә бер генә буладыр. Уйламый эшләп үзе бүген югалтты. Алай гына түгел, бөтенләй берүзе калды.
Сания Ирекне югалту кайгысыннан үзен кая куярга белмәде. Аңа эштә дә, башка урында да күңелсез була башлады. Иреккә яңадан шалтыратырга уйлап та куйган иде, кире булды. Бераз вакыт үтсен диде. Теге көнне дә шундук шалтыратканына үкенеп куя. Вакыт үткән саен фикерләр үзгәрә, бәлки, үзе шалтыратыр дип өметләнде. Шалтырату булмады. Ялгызлык аны куркыта башлады.
Күңелен юатыр, сөйләшер өчен Русланны өенә чакырды. Руслан теге көннән соң аның белән очрашмаска тырыша иде, Ирек белән арасын бозасы килмәде. Аңа ышанып эшен тапшырды. Озак еллар бергә эшлиләр, авырлыкларны бергә җиңеп чыктылар. Ирек аңа ышана, теге көннән соң гына фикере үзгәрмәсә. Дусы алдында үзен гаепле санап уңайсызлана. Саниянең теләгенә каршы килә алмады шул. Ирек ул көн турында аңа бер сүз әйтмәде, бары чакырып алып, эшемне дәвам ит әле, дип тәкъдим итте. Эшемне алып барырлык башка кешем юк, диде. Ул хуҗасының ышанычын акларга тырыша. Көндә диярлек шылтыратып хәлен белә, эш турында сөйли.
Сания шалтыраткач, Руслан кире кагарга да уйлаган иде, ләкин аның белән бергә булган чакны уйлап риза булды. Аның кайнарлыгы ошап калган иде, тагын шул минутларны кичерәсе килеп китте. Акылдан теләк көчлерәк булып чыкты. Ирек белән яшәмәве дә аны тынычландырды. Кайда яшәвен сорады да көт, диде.
Алар еш кына очраша башлады. Русланның килүенә Саниянең кызмача булып торуы бик ошап бетмәде. Аракы белән артык мавыкмаска кирәклеген әйтеп караган иде, хатын кызды да китте:
– Син нәрсә мине өйрәтеп маташасың, үзем беләм, сиңа рәхәт, хатының бар, ә минем кемем бар соң? Бәхетем булмады, булмады. Эчсәм, бераз җиңел була, кайгыларым тарала.
– Аракы белән кайгы таратып булса икән?
– Бүгеннән башлап дөньяның артына тибеп яшим, елап утырыр кешем юк. Эчәм, миңа шулай рәхәт. Их, Руслан, белсәң иде менә монда, күңелдә нәрсә ятканын! – Ирнең күкрәгенә башын салып елап җибәрде. – Иреккә әйт әле, безнең бернәрсә дә булмады дип, сиңа ышаначак бит. Берүзем ничек яшим?
Руслан аны кызганып куйгандай итсә дә, минем киңәшемнән аңа ни файда, дигән уйга килде. Тыштан гына аны юаткан булды. Үзенең күңеле булганчы хатынны сөйде дә кайтып китте.
Башкача ул Саниянең шалтыратуына җавап бирмәде. Вакытында туктап калырга кирәк, эчкән хатын белән нәрсә булмас, дип уйлады. Аны көйләргә, киңәш бирергә аның теләге дә, вакыты да юк. Үзенең хатынына игьтибарны артырырга тырышты. Ирекнең гаиләсе ни өчен таркалганын яхшы белә.
Хатын-кыз һәрвакыт ихтирам һәм игьтибар булганны ярата. Чак кына салкынлыгыңны белеп алса, җитмәгән җылылыкны читтән эзли башлаячак. Ул чакта инде күпме көч түксәң дә кире кайтаруы авыр булачак. Ул вакытта үзеңне гаепләргә кирәк. Күп гаиләләрнең учагы ирнең хатынга, хатынның иргә булган салкынлыгы аркасында сүнә, бозыла. Моны яхшы аңлаган Руслан үзенең күңел азгынлыгына чик куярга булды. Үзен сөеп торган хатыны, әти дип өзелеп торган ике баласы бар. Алар бит аның бәхете, шатлыгы.
25
Ирек аягының тоя башлавын Ләйсәнгә хәбәр итте. Анысы тиз генә Рәмилгә шалтыратты. Ир хатынының кайт, дип әйтүен дә көтмичә:
– Мин хәзер кайтам, – диде дә телефонын сүндереп кайтырга чыкты.
Ләйсән ире кайтканчы, дәваханәгә шалтыратты. Ирекне дәвалаган табибка яхшы хәбәрне сөйләп бирде һәм килүен үтенде. Табиб өчен бу зур яңалык иде, чөнки арка үзәген имгәткәннәр бик сирәге генә аягына баса ала.
Ләйсәннәр барып кергәндә, Ирек аякларын сыйпаштырып, массаж эшләп маташа иде. Үзенең күзләреннән яшь ага.
– Аягым тоя башлады, Аллаһы Тәгалә минем үтенечемне ишетте бугай, – диде, балаларча шатланып.
Табиб аның аягын тотып карады, суккалап карады да йөзенә шатлыклы елмаю чыгарып:
– Бик яхшы, бик яхшы, – дип, берничә мәртәбә кабатлап алды.
– Роберт Ахметович, барда әйбәт булачак бит? – дип сорады Рәмил.
– Болай булгач, әйбәт булачак. Бүген үк дәваханәгә алып барырга кирәк булыр, – диде дә телефоныннан ашыгыч ярдәм чакырды. – Ирек Кәбирович, аякларың тоя башлаган, сөенечле хәл, дәваханәдә ятып алырга туры килер. Аннан үз аягың белән кайтып китәрсең әле.
Барысының да йөзенә шатлыклы елмаю чыкты.
– Рәхмәт, барыгызга да рәхмәт, – диде Ирек, шатлыгыннан нәрсә эшләргә белми. – Сәлимә апа, мин дәваханәдән кайтканчы фатирымны карап торырсың әле.
– Әлбәттә, борчылмагыз, иң мөһиме – сезнең аякка басуыгыз, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, балакаем, – диде Сәлимә, үзенең хәстәрлеген күрсәтеп.
Ашыгыч ярдәм килеп җиткәч, Ирекне бергәләп тышка алып чыктылар. Тышка чыккач, Ирекнең колагына сыерчык сайраганы ишетелде.
– Бер генә минутка туктап торыгыз әле, әнә миңа шатлык китергән кошның тавышы, – диде Ирек.
Бар да гаҗәпләнеп кош тавышына колак салдылар. Йортның бер балконында сыерчык сайрый иде. Кайсысыдыр оя ясап куйган. Сыерчыкның моңлы җыры берсен дә битараф калдырмады, күңелләренең кылын чиртеп, авылга, балачак, яшьлек елларына алып кайтты. Иреккә бу кошның ничек ярдәм итүен аңламасалар да, шулай булуына берсе дә шикләнмәде. Ул, кузгалыйк дигәч, машинага керттеләр. Табиб үзе дә утырып китте.
Шулчак Сәлимә:
– Бүген иртән ачык тәрәзәдән ишетелгән сыерчык моңын тыңлап утыра иде, күрәсең, балачагын искә алгандыр, – диде.
Шулчак Ләйсәннең Ирек белән очрашкан беренче көне күз алдына килде. Алар язгы матур таңда, паркка эшләп куелган сыерчык оясында сайрап утырган сыерчыкның моңлы көе астында танышкан иделәр.
– Әллә авылны сагындың? – дип эндәшкән тавышка, башын күтәреп сыерчыкка карап, моңын тыңлап торган торган Ләйсән дертләп китте.
– Фу, котымны алдың бит, – диде егет кешене күреп, үзе кып-кызыл булды.
– Гафу итегез, куркытырмын дип һич уйламаган идем, – диде егет кеше, кызның сылулыгын күреп. – Гафу итегез, сылукай.
– Белмим инде, гафу итәргәме юкмы, – диде хатын, бу сөйләшүне шаянга алып.
– Язгы көнгә моң таратып сайраган кошның моңын тыңлап килә идем, сезне күреп калдым.
– Авылны сагындым шул, балачакларым искә төште, – диде Ләйсән, күңелендәге уен әйтеп.
– Авыл кешесе шәһәрдә күпме яшәсә дә, авылны сагына торгандыр. Шушы очрашудан аларның дуслыгы, мәхәббәтләре башланды.
Ни арада шулай гомер үткән?! Соңгы елларда сыерчык моңын ишеткәне дә булмады. Ирек тә шул елларны искә алып яткандыр. Ирекнең әйткән сүзләренең мәгънәсен аңлап алды. Уйларыннан аерылып:
– Кайттыкмы Рәмил? – дип иренә эндәште.
– Әйе, кайтабыз. Сәлимә апа, сау булыгыз.
– Сау булыгыз, балалар.
Ирекнең сәламәтләнә башлавы тиз арада колактан-колакка ишетелеп, таралып өлгерде. Аны белгәннәр бу хәбәргә шатланды. Аның кебек аяксыз утырганнарда өмет уянды. Бары бер кеше, Сания генә, шатланырга да, кайгырырга да белмәде. Ул аякка басса, миңа бөтенләй карамаячак, дигән уй йөрәген телгәләде. Хатаны эшләве генә җиңел икән, ә төзәтү – мөмкин булмаган эш. Агачыннан өзелеп төшкән яфракны кире ялгап булмагандай, өзелгән хисне дә ялгап булмыйдыр күрәсең. Ничек кенә булса да Ирекнең бу шатлыгын шалтыратып уртаклашасы килде. Бәлки, фикере дә үзгәргәндер дип өмет итте.
– Саумы, Ирек, бу Сания, – диде, телефонның теге ягыннан Ирекнең тавышы ишетелгәч. – Хәлеңне белергә генә шалтыратам, аягың тоя башлаган дип ишеткән идем, котлыйм. Мин синең өчен шат.
– Рәхмәт, Сания. – Ирекнең тавышы йомшаграк ишетелгәч, Саниянең күңеле күтәрелеп китте.
– Яныңа барып хәлеңне белергә мөмкинме?
Ир аның бу соравына нәрсә әйтергә белми торды. Килмә дияр иде, кәефен төшерүдән курыкты. Шатлык уртаклашырга теләгән кешене ничек кире борасың. Ул мәрхәмәтлелек күрсәтергә теләде. Терелә башлавы бу тормышка икенче күзлектән карарга, гафу итәрлек булмаса да гафу итәргә кирәклеген аңлады. Гафу итү әле, яңадан дуслашу дигәнне аңлатмый, бары күңелдән авыр уйны алып ташлау гына. Дәваханәдә яткан Ирек шулар турында уйланды. – Үзең кара, киләсең килсә кил, – дип җавап бирде ул Саниягә.
(Дәвамы бар.)