Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 июль 2022, 14:15

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (3)

Әнә шулай нишләргә белми утырганда, кинәт ишек ачылып китте дә анда Ильяс пәйда булды. Ул, керү белән, бүлмәне бикләп куйды. – Менә вакыты килеп тә җитте, – дип ыржайды ул, авызыннан аракы исе бөркеп һәм җан өшеткеч кискенлек белән өстәде. – Чишен, кәнтәй!

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (3)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (3)

3

«Яздан бирле яңгыр яумады» дип кабатлады Таңчулпан.

Үзенә килгән кунак белән әңгәмәләшкәч, ул Искән­дәрнең кассетасын да тыңлап караган иде. Хатын-кыз­ның кызыксынучанлыгымы, әллә башка сәбәп беләнме, тик ул диктофон эчендә онытылып калган кассетаны тик­шермичә түзә алмады. Искәндәр ниләр майтара икән? Нәр­сә уйлый икән? Әңгәмәдәшләре белән ул ничек сөйләшә икән? Әүвәл «Бер-ике җөмләсен генә булса да, тавышын гына булса да ишетим» дип уйлаган иде. Магнит тасма­сыннан Егет Бабайның бик тә сәнгатьле итеп нәрсәдер укыганын ишеткәч, аны ахырынача тыңламый кала ал­мады. Тыңлады да... Егет Бабай нәкъ менә Таңчулпан хакында язгандыр сыман тоелды. Ул да бит яңгыр көткән Җир кебек нәрсәдер көтә, ялыткыч бертөрлелек бе­лән аккан тынчу көннәреннән ул да гарык булган бит. Ул хәтта үзенең нәрсә көткәнен дә белә, әмма бу турыда уйларга гына курка, уйласа, тотанаклы һәм тыныч, чит­тән караганда хәтта бәхетле дә булып күренгән дөньясы җимерелер дә яшәвенең бар мәгънәсе хәрабәләр астында калыр сыман тоела.

«Язгы ялгышлары өчен үкенгәндәй.., Язгы ялгышла­ры өчен үкенгәндәй... Язгы ялгышлары өчен... Язгы ял­гышлар...»

Кечкенә чагында ук үзсүзле, тискәре бала булган ул. «Киреләнүеңә түзалмыйча урам уртасында бәргәләп ал­ган чакларым да бар иде», – ди иде әнисе дә. Тора-бара мондый тискәрелеге басылды, ә менә үзсүзлелеге бетмәде. Хәер, моны начар сыйфатка исәпләмәде Таңчулпан, һәр эштә мөстәкыйль фикер йөртергә омтылу, һәр нәрсә­гә үз карашың булу тискәрелек дип тә аталмыйдыр әле. Әнисе дә «тискәре» дип әрләштерсә дә, моны бары тик яратып кына әйтә иде бит. Таңчулпан үз кызын шулай битәрләгән кебек.

Унөч-ундүрт яшьлек чакларында, көзгегә караган са­ен эче поша иде аның. Кечкенә буй, ябык кына гәүдә. Әллә нинди кирәкмәгән зур күзләр. Китапларда языл­ганча, зәңгәр, һич югы, кара да түгел бит ичмасам, ә соры төстә, мәченеке диярсең. Шул рәвешле һәр төшеннән га­еп табып, үз күңелен үзе имгәтә дә көннәр буена сыкра­нып йөри иде. Шулай да ахирәтләре, тиңдәшләре белән аралашканда, болар бераз онытылып тора, чөнки Таңчулпанны барысы да ярата, үз итә, алар өчен кызның матур­лыгы түгел, ә яхшы иптәш булуы мөһимрәк иде. Әнисе дә, аның күңел кичерешләрен аңлагандай, һәрдаим сөеп-иркәләп, аның озын чәчләренә, керфекләренә соклануын белдереп тора, ара-тирә: «Чынлап та шундый гүзәл кыз­мы бу, әллә үзем яратканга гына шулай тоеламы!» – дип әйткәләп тә ала иде. Ахирәтләренең үз итүен, егет­ләрнең дә сокланулы карашларын тоюданмы, әкренләп, әүвәлге кимсенүләре юкка чыкты, ул үзенең дә менә ди­гән гүзәл икәнлегенә ышана төште, бу ышану үз-үзенә ихтирамын, шәхеслек горурлыгын арттырды.

Ачык йөзле мөлаем кыз булды Таңчулпан. Шаянлы­гы, шуклыгы да җитәрлек иде. Юк кына нәрсәләрне дә күңелле күренешкә әйләндерә белүе, котылгысыз күрен­гән хәлләрдән дә чыгу юлын тиз таба алуы белән дә аерылып тора иде. Шуңа да ахирәтләре арасында абруе зур­дан булды, аларны үзенә аудару өчен бернәрсә кылмаса да, кызлар Таңчулпанга тартылдылар, ярдәм сорап та, киңәш сорап та киләләр, аның белән дуслашуны абруйга саныйлар иде. Үсеп буй җиткергәч тә, шулай дәвам ит­те. «Бер егет артымнан йөри, нишлим икән?» – дип тә килделәр, «Фәлән егеткә гашыйк булдым, ничек сизде­рим икән?» – дип тә сер чиштеләр. Таңчулпан аларга берәр киңәш биргәндер инде, тик ул мәхәббәт хисе белән таныш түгел иде. Китаплардан укып, кинолардан карап, аның ләззәтле һәм изге тойгы икәнен чамаласа да, шуграк егетләр үзен озатырга маташуын күрсә дә, ул гашыйк булуның нәрсә икәнен дә белми иде әле. Әлбәттә, аралашып йөргән егетләреннән кайберләре аңа ошый һәм кыз алар белән аеруча яхшы мөгаләмәдә иде. Ләкин дөньяңны онытып гашыйк булырлык дәрәҗәдә түгел иде алар, буйга җитеп, беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен көткән кызның күңел таләпләренә дәва булырлык түгел иде.

Унынчыны тәмамлап, институтка керергә хыял корып йөри иде Таңчулпан. Мондый чакларда күңелеңне иләсләндереп, мәхәббәт хакында гына уйлап йөреп булмый, укырга, имтиханнарга әзерләнергә кирәк. Ләкин яшьлек китапка төбәлеп кенә яши алмый, дус-ишләрең белән аралашуны, күңел ачуларны да таләп итә. Нәм ул эшенә дә, укуына да, җилләнеп алуга да өлгерә. Шуңа да яшьлек бит ул.

Нәкъ әнә шул мәлдә классташ кызының абыйсы Ильяс армиядән отпускыга кайтып төште. Киткәндә чебеш кебек кенә бер малай иде, хәзер үсеп, тазарып кайткан. Кыска алынган куе кара чәчләре, атлетларча гәүдәсе, көч-гайрәт сирпеп торган хәрәкәтләре белән ул кино геройларын хәтерләтә иде. Клубка чыккач, ул барысы белән дә кочаклашып күреште, кызларның бит очыннан үбеп тә алды. Тик Таңчулпанны күргәч кенә, ничектер сәерләнеп, катып калды, утлы карашларын кыздан ала алмый торды. Таңчулпан кызарды, хәтта колакларына кадәр кызган тимер төсенә кергәндәй тоелды. Күкрәгендә нәрсәдер дертләп өзелгәндәй булды, йөрәге ашкынып типте. Моның нәрсәдән икәнен дә аңламады кыз. Бу халәт аңа таныш түгел иде. Кичке уеннардан соң ахирәте һәм Ильяс белән бергә кайттылар. Таңчулпан бик сөйләшмәде. Ә кереп урынга яткач, төне буе күзен йоммады. Күңелдә әйтеп аңлата алмаслык рәхәтлек тә, газап та, курку-шикләнү дә тагын әллә нинди тойгылар бергә буталып утлы өермә куптарды. Ул өермәнең ялкын телләре иркәли дә, яндыра да кебек иде. Аның берчә галәм яңгыратып көләсе, берчә тәгәрәп ятып елыйсы килде. Күз алдыннан Ильясның утлы карашлары, колак төбеннән тавышы китмәде.

Таңчулпан гашыйк иде.

Ә икенче көнне Ильяс аны озатып куйды. Капка төбенә җиткәч, озак кына сөйләшеп тордылар. Нәрсә хакында? Монысын хәтерләми кыз, ул күңелендә кайнаган хисләр тәэсиреннән ни тере, ни үле бер халәттә иде. Егетнең куллары биленә кагылгач, бөтенләй таралып киткәндәй булды. Иреннәр иренгә кушылды... Рәхәт иде кызга, тик ниндидер курку катыш бер тойгы бу халәттән котылуны таләп итте. Таңчулпан ирексездән башын читкә борды, аннан соң куллары белән егетнең күкрәгенә таянды.

– Җитәр, кирәкми...

– Кирәк! – Ильяс аны куенына алмакчы булган иде, кызның каты торуын күреп, тыелып калды.

Имтиханнар кайгысы китте Таңчулпаннан, нәрсәгә генә тотынса да, Ильяс хакында уйлады. Уйлары каршылыклы иде. Берчә үзенең тәүге очрашуда ук кочаклатып-үптереп торуы өчен гарьләнде, аны йомшак кызга исәпләр дә, бүтән борылып та карамас дип курыкты, берчә капка төбендә озаграк тормавына үкенде.

Ильяс икенче көнне дә, өченче көнне дә килде... Урамнарда, яланнарда йөрделәр. Баштагы күңел давылы гомер буе дәвам итәр кебек тоелса да, тора-бара тына башлады. Таңчулпан Ильясны көтеп ала, аның янына шатланып чыга иде. Тик инде егет хакында көннәр буе уйланып йөрмәде, язгы елга булып ташкан хисләр кабат үз ярына кайтты. Кабат хәрби хезмәткә китәр алдыннан Ильясның: «Көтәрсеңме?»– дигән соравына уңай җавап бирсә дә, үз сүзенә үзе дә бик ышанып җитмәде. Армиягә киткәч, егетнең хатлары бер-бер артлы агылып кына торды. Алар Таңчулпанның күңеленә назлы бер рәхәтлек өсти иде. Ләкин кыз үзе язарга бик ашыкмады, икенең берсенә генә җавап бирде. Үз хәлен үзе дә аңламады ул, Ильяс аңа шултиклем якын да, шулкадәр ят та кебек иде. Нишлисең, мәхәббәт шулай буладыр инде. Ильяс армиядән кайтып яңадан очраша башласалар, хисләре дөрләп кабыныр әле.

Авылда да, институтка укырга кергәч тә, артыннан йөрүче егетләр аз булмады. Тик Таңчулпан берсен дә ияләштермәде аларның. Хәер, күрше авылдан Тәлгать ябышып диярлек йөргән иде, берничә тапкыр озатып та куйды. Ә кыз нишләсен, тукмап озата алмый ич. Капка төпләренә җиткәч, беренче уңайлыктан ук файдаланып, өйләренә сыпырта иде. Юк, тиргәшмәде дә, кыргыйланмады да ул, ни дисәң дә, Тәлгать начар егет түгел иде: чибәрлеге дә бар, тәртипле дә. Таңчулпанның Тәлгатькә исе китмәвен күреп, ахирәтләре шелтәләп тә алгалады:

– Менә дигән егет бит. Җитмәсә колхоз рәисенең улы. Аңа кияүгә чыксаң, балда-майда гына йөзәчәксең.

Әлбәттә, хәерчелектә гомер итәсе килми иде кызның. Бай кешенең баласы кем булса да ярлылыкта интекми ул. Аннан соң яратышып өйләнешеп тә, озак яшәмәгән гаиләләр авылда да хәтсез генә. Ахирәтләре бу яклап хаклы иде, әлбәттә. Әйбәт кеше белән бергә яши-яши мәхәббәт тә килергә мөмкиндер әле ул. Тик Таңчулпан Тәлгать белән йөрергә үзен мәҗбүр итә алмады. Әнисенең сүзләре дә колагына кергәндер инде.

– Байга түгел, яраткан кешегә чыгарга кирәк, – ди торган иде ул. – Аның мөлкәте барыбер синеке булмый. Бергә тапкан мал гына кадерле була ул. Алтын сарайда тоткын булганчы, гади ояда асыл кош булганың.

Ильяс кайткач, чынлап та, хисләр яңадан кабынды. Авылда да еш очраштылар, егет шәһәргә дә килеп йөрде. Кызның кичерешләре беренче кат очрашкандагы кебек гөлтләп китмәсә дә, Ильяска ул битараф түгел иде. Ләкин егет тора-бара үз кадерен үзе җибәрә башлады, эчеп тә килгәли, сөю-назлауларны тирәнгәрәк җибәрергә теләп тә бимазалый. Тик иң үзәккә үткәне – сәбәп табып та, бер сәбәпсез дә көнләшеп җан ашавы булды. Ильяс сүз әйтмәсен, дип, бер егет белән дә сөйләшмичә тора алмый ич инде Таңчулпан. Аның көнләшүе институтка имтихан тапшырып та укырга кералмый кайткач, отыры көчәйде. Артык нык яратуданмы, әллә үз-үзен кимрәк санаудан идеме бу, белмәссең. Бәлки, икесе дә булгандыр. Авылга кайткан чакларында:

– Җибәрмим Уфаңа! Егетләр белән буталмыйсың! Миңа кияүгә чыгасың! – дип этләгән чаклары да аз булмады.

Таңчулпан инде аның белән кабат очрашмау турында да уйлана башлаган иде, тик «Бәлки, гомер буе шулай булмас, төзәлер, акылга килер» дигән өмете моңа ирек куймады. Ни генә әйтсәң дә, Ильяска булган хисләре сүнеп бетмәгән иде әле. Бу хәл, бәлкй, озак дәвам итәр һәм Таңчулпан аңа кияүгә дә чыгып куяр иде, әмма бер күңелсез хәл бөтенесен дә кинәт үзгәртте.

Ул көнне тулай торак бүлмәсендә бергә яшәгән бер ахирәтенең туган көне иде. Егетләр, кызлар табын корып бергә җыелышып күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр. Өстәлдә аракы, шәраб та бар иде, шуңадырмы, һәркемнең кәефе күтәренке булды. Мәҗлес ахырына җитеп килгәндә, ишек тукылдаттылар. Бу Ильяс иде. Таңчулпанны чакырып кына чыгарды да исәнлек-саулык та сорашып тормастан, җикеренергә тотынды:

– Син... Фахишә... Бордель оештырып ятасыңмы?! Күтләк!..

Якын кешесеннән мондый сүзләр ишетүдән Таңчулпан еларга да, ачуланырга да белмәде. Егетнең сүгенүе тагын да ямьсезрәк төс ала башлагач, кинәт килгән ярсу белән, аның яңагына чабып җибәрде. Ильяс һушына килер дә гафу үтенер дип көткән иде. Ләкин нык ялгышты. Егет үзе дә аны шаңлап җибәрде һәм якасыннан алып стенага кысты:

– Син... Сөйрәлчек... Минем алда саф булып кыланасың... Бел, үземнеке итәм барыбер. Тотып эшлим мин сине!

Ьәм кыз, аны-моны уйлап өлгергәнче, китеп тә барды. Таңчулпан, юыну бүлмәсенә кереп, туйганчы елады. Моңа кадәр беркемнең дә аны болай мәсхәрәләгәне юк иде әле.

Тынычланып бүлмәгә кергәндә, мәҗлес тәмамланган иде инде. Егете белән бер ахирәте генә калган. Тиздән алар да кинога дип чыгып киттеләр. Авыр уйлардан арынырга теләп, кыз телевизорны кабызды, тик бер юньле нәрсә дә юк иде. Әнә шулай нишләргә белми утырганда, кинәт ишек ачылып китте дә анда Ильяс пәйда булды. Ул, керү белән, бүлмәне бикләп куйды.

– Менә вакыты килеп тә җитте, – дип ыржайды ул, авызыннан аракы исе бөркеп һәм җан өшеткеч кискенлек белән өстәде. – Чишен!

Таңчулпан аны-моны уйларга өлгергәнче, изүеннән алып кофтасын ертып төшерде.

– Чишен, кәнтәй!

Кызның күңелендә ниндидер кыл өзелгәндәй булды, бөтен тәнен чемердәтеп ачы салкын үтте.

– Башкаларга бирәсең бит... Нәрсә кыланып торасың...

Ильяс аңа янә сугып җибәрде дә, кош баласын күтәргән җиңеллек белән, караватка ыргытты.

– Кит, Ильяс... Сантыйланма... Син бит исерек...

Ниндидер мескенлек белән әйтелгән бу сүзләр егетне тагын да ныграк котыртты гына, ул Таңчулпанның өстенә ташланды.

– Мәңгегә дә сиңа буласым юк, – дип шыңшыды кыз, нәфрәтенә тончыгып. – Мәңгегә дә...

– Ә мин сине барыбер...

Егет сүзен әйтеп бетермәде, Таңчулпан аны беләгеннән умырып тешләп алды. Ильяс ыңгырашып куйды һәм икенче кулы белән кызның яңагына тондырды. Нәкъ шул вакытта ишек шакыдылар.

– Ярдәм итегез, ярдәм... – Таңчулпан бөтен көченә кычкырды, тик егетнең сугуыннан сүзе өзелеп калды.

Тагын ишек шакыдылар. Бу юлы катырак итеп. Тагын. Тагын. Кинәт ишек келәсе шартлап ычкынды да бүлмәгә егете белән ахирәте килеп керде. Ильяс шундук сикереп торды да егеткә сугып җибәрде, тегесе моны көтмәгән иде булса кирәк, караватка егылды.

– Милиция! Милиция чакырам... – дип кычкырды кыз, егетенең тукмалуын күреп.

Ильяс егетнең эченә типте дә кызларга борылды:

– Мин китәм. Тик авылга кайтасыңны онытма. Син барыбер минеке булачаксың!..

Ильяс чыгып китте. Ә Таңчулпан гарьлектән, нәфрәттән, тойгылары алдану ачысыннан әрнеп еларга тотынды.

Бу хәл Таңчулпанның Ильяска булган мөнәсәбәтен генә түгел, ә мәхәббәткә карашын да үзгәртте. Изге һәм мәңгелек тойгылар бары тик китапларда гына була, ә тормышта юк ул. Ильясны күргәч кабынган тойгылары да мәхәббәт булмаган аның, ә назга сусаган яшь күңелнең күз өйрәнмәгән яңалыкка тартылуы гына булган. Көн дә күреп, бергә уйнап үскән егетләрнең бөтен ягы да таныш, аларның матур үзенчәлеген табу авыр, тапкан хәлдә дә бу яңалык булмый, хисләреңне кузгатырлык көчкә ия була алмый. Ә Ильяс... Аның урынына башка солдат кайтса да, бәлки, шундый ук кайнарлык белән гашыйк булыр иде. Мәхәббәт юк. Булган хәлдә дә ул сусаган кешенең чишмә табуы сыман гына. Сусыныңны кандырдың да ары киттең. Андый чакта ул чишмәнең суы татлымы-юкмы икәнен дә уйлап тормыйсың бит әле ул. Шуңа күрә татлы сулы үз чишмәңне, яхшы күңелле кешеңне, сусаганга кадәр үк табып куярга кирәк. Юкса авызың пешәчәген көт тә тор.

Ильясның янавы буш сүз генә булып чыкмады. Авылга кайткан саен, ул Таңчулпанны уңайлы җирдә очратып җәберләү юлын гына эзләп торды. Ләкин кыз да ахмак түгел иде, моңа мөмкинлек бирмәде. Аннан соң Таңчулпанның артыннан да калмый йөргән Тәлгатьнең дә файдасы аз булмады. Кыз башта ук Тәлгатькә карата начар мөнәсәбәттә түгел иде, ә якыннанрак танышкач, аның яхшы күңелле, ышанычлы кеше икәненә ныграк төшенә барды. Таңчулпан өчен үлә язып тора, аның һәрбер теләген үтәргә тырыша, кулыннан килсә, гел күтәреп кенә йөртергә дә риза булыр иде. Озакламый Тәлгать тә Уфага килде һәм алар тагын да ешрак очраша башладылар. Таңчулпан аны ихтирам итә, иң якын дусты кебек күрә, тик... күңелендә аңа карата мәхәббәт дигән нәрсә юк иде. Хәер, анысы мөһим дә түгел инде, әнә бит Ильяс белән ничек булып бетте. Иң мөһиме, яныңда авыр чакта таянырлык кешең булсын, иң мөһиме, ул сине яратсын. Үзең өчен җан аткан кешегә начар карашта булмыйсың бит инде, аның да күңелен күрергә тырышасың, һәм әнә шулай бер-береңне хөрмәт итеп яши бирәсең.

Торган саен үз уйларының дөреслегенә ышана барды Таңчулпан. Ильясның әледән-әле бәйләнеп торуы, аның Тәлгатькә булган мөнәсәбәтен тагын да яхшыртыбрак җибәрде. Менә дигән көеңә шул тилемсәнең корбаны булганчы, Тәлгатькә кияүгә чыгарга да куярга инде.

Тәлгать аның өчен сусаганчы ук табып куелган чиш¬мә иде. Ә ярату килер. Шундый әйбәт егетне яратмау мөмкин түгелдер.

Авылга кайткач, ахирәтләре белән клубка чыккан иде Таңчулпан. Бергә-бергә уйнадылар, биеделәр. Ә кичке уен тәмамлангач, парлылар парлашып, парсызлар җыйнаулашып каядыр таралдылар. Бу көнне Тәлгать кайтмаган иде. Ә Таңчулпан үзенең ничек ялгыз торып калганын да сизмәде. Күп тә үтми, аны бер егет куып җитте.

– Мине сагынып кайттыңмы?! – диде ул, елмаерга итеп. – Нишлибез?!

Ильяс!.. Таңчулпанның тәне эсселе-суыклы булып китте.

– Мин вәгъдәмдә тора торган егет. Кая барабыз?

Таңчулпан кинәт өйләренә табан йөгерде. Ильяс та аннан калышмады, ләкин кызны куып тота алмады. Таңчулпан капканы аның борын төбендә үк ябып кереп китте.

Шушы хәлдән соң, Уфага килгәннең беренче төнендә үк, үзен Тәлгатькә бүләк итте. Әллә ни зур ләззәт тә кичермәде, ләкин ул канәгать иде, Ильяс беркайчан да аның сафлыгына кул суза алмаячак...

Бераздан үзенең авырга узуын белде.

– Җаным минем... Бәхетем минем... – дип кочаклап алды Тәлгать, бу хакта ишетү белән.

Таңчулпан, уйларыннан арынып, тәрәзәгә бакты. Яңгыр һаман сибәли иде. Ничәнче көн инде бертуктаусыз ява ул. Язгы ялгышлар... Табигатьне дә тиз генә төшенерлек түгел шул. Аның Җирне бер тамчы суга тилмертүе ялгышмы да, әллә менә шулай туктаусыз яңгырлар белән төйгечләвеме. Таңчулпан да үз күңелен үзе аңламады – яшьлегендә юләрлек кылдымы соң ул, бүгенге хисләре тилелекме, әллә ул тойгыларга артык игътибар бирүеме?!

Фото: misscaprizzz.livejournal.com

(Дәвамы бар)

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (3)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (3)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас