(Дәвамы.)
20
Ләйсән Ирек белән ачыктан-ачык сөйләшергә теләсә дә, сөйләшү барып чыкмады. Ирек бу юлы берничек тә уңай сүз әйтмәде. Ләйсәнне азгынлыкта гаепләде. Ирекне Сания шулай эшкәртеп кайтарган иде.
– Син нәрсә, кеше баласы карап ятмакчы буласыңмы? Ирек, мин сине горур кеше дип уйлый торган идем, – диде, битәрләп.
– Ничек кенә булса да, ул – минем хатын, беренче яратканым.
– Аның хыянәтен кичерә аласыңмы? Син иркәләгән тәннәрен башка берәү иркәләгән, тоткалаган түгелме? – Сания анывң иң авырткан җиренә тияргә тырышты. Намусында уйнады.
– Мин дә бит синең янда йөрим, сине иркәлим.
– Мин шуңа, ир башыннан көләсем килмәгәч, аерылдым. Бергә яшәп, алдап йөрү – иң начары.
– Сания, йөрәгемә ут салма әле. – Ирек башын түбән иде.
Ә хатын аның саен йөрәгенә ут салды. Шушы вакыттан файдаланып калырга тырышты. Ирне үзенеке итәргә бик уңайлы вакыт дип уйлады. Хатыны белән аерылса, ул аныкы гына булачак. Мондый мөмкинчелекнең башка булмавы да бар.
Ләйсән белән сөйләшкәндә, Саниянең сүзләре колагында яңгырады. Хыянәтен кичерә аласыңмы? Шуңадырмы, хатынына каты бәрелде. Бу сөйләшүдән Ләйсән шуны аңлады, алар бергә яши алмаячак.
– Күрәсең, без башка бергә яши алмаячакбыз шикелле. Хата синдә дә, миндә дә бар. Үткәнне берничек кире кайтара алмыйбыз. Миңа яшәргә фатир алып бирсәң, башка бернәрсә дә сорамыйм, – диде. Ирек бер сүз дә әйтмәде.
Аралары көннән-көн суынды. Ирек, өйгә кайтмый, Саниядә кунып калды. Бергә яшәүләренең кызыгы да, мәгънәсе дә калмады – Ләйсән шуны аңлады. Никадәр бай, хәлле булсаң да, өйнең яме – бала, балаң булмаса, берсе дә күзгә күренми. Корсагындагы бала аңа шатлык, куаныч бирә. Яшәүнең бөтен мәгънәсе бала икән. Ирек белән бер фатирда яшәп булмасын белде. Рәмил белән яңа тормыш башлап карарга кирәк, дигән фикергә килде. Яңа тормыш башларга әле соң түгел, беренче балага авырлы. Бәлки, бу тормышы аның күңеленә тынычлык, шатлык китерер.
21
Бер ел эчендә Рәмил республика да гына түгел, Рәсәй күләмендә танылу алды. Телевидение аша еш кына аның турында сөйләп, картиналарын күрсәттеләр. Аңа заказ бирүче, картиналарын сатып алучы бермә-бер артты. Заказчылар булган саен, картиналарына бәя дә күтәрелде. Даны киткәч, шәһәр администрациясе аңа остаханә бирде. Вакыты белән дәүләт заказын да үтәде.
Ирек белән Ләйсәннең яшәүләре барып чыкмады. Аерылыштылар. Ләйсәнгә Ирек ике бүлмәле фатир сатып алып бирде. Ул берүзе шунда яши башлады. Соңыннан Рәмил аның янына күчеп килде. Уллары туды. Улларын карап, шатланышып, матур гына яши башладылар. Бу бала аларның икесе өчен дә бик кадерле булып, сүз белән әйтеп бирә алмаслык күңел канәгатьләнүе китерде. Бала ярату шулкадәр дә тәмле була икән, Ләйсән тормышының шундый борылыш ясауына язмышына рәхмәт укыды.
Рәмил көндезләрен үзенең остаханәсендә заказ үтәү белән мәшгуль булды. Әнә ничек дәртләнеп, сөенеп эшли ул. Ләйсән белән яши башлагач, улы тугач, тормыштан ямь табып, кадерен белеп яши башлады. Юлында Ләйсәнне очратканга Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укыды. Бераз эшләгәч, сәгатенә карап алды да, халатын тиз-тиз салып, тунын киеп, урамга чыкты. Остаханәсе янында торган “Жигули”ен кабызып, өенә ашыкты.
– Соңламадыммы? – диде, ишектән кереп.
– Юк – диде Ләйсән, малаен киендереп. Уллары, Римне табибка, прививка эшләтергә алып барырга тиеш иделәр.
Римне киендергәч, Рәмилгә биреп:
– Чыга торыгыз, киенәм дә мин дә чыгам, – диде.
Хатын озак көттермәде. Алар артка утырды. Рәмил, барганда, көзгедән аларга карап-карап алды.
Поликлиника янына килеп җиткәч, Рәмил тиз генә чыгып, арткы ишекне ачып, улын кулына алды. Ләйсәнгә чыгарга ярдәм итте. Бер-берсенә сыенып, улларына карап сөенеп тордылар.
Шулчак алар янына чит ил машинасы килеп туктады. Килеп туктаган машинага алар игьтибар да итмәделәр.
Рәмил Ләйсәннең битеннән үбеп:
– Син минем бәхетем, – диде.
Шуннан алар көлешә-көлешә атлап киттеләр.
Чит ил машинасыннан чыккан Ирек белән Сания аларны күреп, сүзләрен ишетеп торды. Бер-берсенә сыенышып атлап барган бәхетле парны артларыннан карашлары белән озатып калдылар.
Ирек, аларга таба бер адым атлап, “Ләйсән!” дип кычкырырга иткән иде дә, Сания аны тотып туктатты. Ирекнең Саниягә ачуы килде. Кулын селтәде дә машинасына атлады. Машинасына кулы белән таянган килеш уйга батты. Башы әйләнеп киткәндәй булды, йөрәген нәрсәдер кысты. Егылып китүдән куркып, икенче кулы белән таянды. Йөрәге төбеннән нәрсәдер өзелеп төшкәндәй тоелды. Ләйсән белән яшәгән гомерен күз алдыннан үткәрде. Алар бәхетле иде бит. Их, дип, башын машинага терәде...
22
Саниягә берничә көн кыен булып йөрде дә, онытты. Ирек кенә бу очрашуны оныта алмады, күз алдында тик торды. Төн йокылары качты. Янында яткан Саниягә сиздермәскә тырышты. Үзеннән бала булмаганына йөрәге янды. Балалары булса, Ләйсән бүген аның янында булыр иде. Рәмил түгел, ул үзе шатланып баласын сөяр иде. Калдырырга балаң булмагач, бу җыйган байлыкның кемгә кирәге бар? Бу яшәүнең максаты нәрсәдә соң? Саниянең иркәләүләре дә аны тынычландыра алмады. Эштән кайтышлый ресторанга кереп эчкәли башлады. Тормышының шулай килеп чыгуын аракы белән басмакчы булды.
Ул көнне дә Сания янына кайтырга ашыкмады. Ресторанга керде. Ирекнең исерә башлавын күргән официант егет, аның янына килеп:
– Гафу итегез, сезгә ял итәргә кирәктер, – диде.
– Өйрәтмә мине, китер тагын, нәрсә акча кирәкме? – Ирек кесәсеннән акчалар чыгарып егеткә ыргытты.
Ул көчкә рестораннан чыгып машинасына утырды. Аның өенә кайтасы килмәде.
Ләйсәнне күрү теләге көчле иде. Күңеле дә, йөрәге дә аңа тартылды. “Ләйсән, Ләйсән”, дип сөйләнә-сөйләнә, кузгалып китте.
– ...Исән, үзе исән, – дигән тавышка аңына килгәндәй булды Ирек. Кузгалырга итте, ләкин, көчле авыртудан яңадан һушын югалтты. Икенче көнне генә аңына килде.
– Мин кайда? – дип сорады күзләрен ачкач.
– Сез больницада, Ирек Кәбирович, – диде янында торган табиб.
– Нәрсә булды?
– Машинагыз белән бәрелгәнсез. – Табиб булган хәлне сөйләп бирде.
Ирекне өч айдан гына дәваханәдән чыгардылар. Аның арка үзәге зарарланган иде. Ике аягы хәрәкәтсез.
Сания, табиб янына кереп:
– Роберт Ахметович, ирем йөри алачакмы? – дип сорады.
– Әйтүе авыр, минем практикада мондый имгәнү белән аякка басканнары юк әле. Мин сезгә дөресен әйтергә тиешмен, – диде.
– Киләчәккә дә өмет юкмыни?
– Өмет өзәргә ярамый, бар да Аллаһ кулында.
Табиб белән сөйләшү Санияне тынычландырмады, киресенчә, аяз көнне яшен аткандай тоелды. Әгәр дә аякка басмаса, гарип ир карарга тиеш буламы? Акча эшли алмаган ир аңа кирәкме?
Саниянең башына төрле уйлар килде. Ирекнең байлыгын үзләштерү өчен аңа ЗАГСка керергә кирәк. Югыйсә, ташлап китсә, бер тиен дә ала алмаячак. Иреккә карата карашы үзгәрсә дә, сиздермәскә, мөлаем булырга тырышты. Аңа ничек кенә булса да уйлаган планнарын тормышка ашырырга кирәк. Уңаен туры китереп ЗАГСка керү турында Иреккә әйтте. Ирек бер сүз дә әйтмәде. Аның эндәшмәве Саниянең ачуын гына китерде. Табиблар Ирекне карар өчен ял ала аласың, дисәләр дә, ял алмады, эшкә йөрде. Ирек көн буе Санияне көтеп утырды. Соңгы көннәрдә аның соңлап кайта башлавын Ирек авыр кичерде. Йомышын үтәр өчен ул кирәк иде. Шуңа күрә соңгы вакытта ашавын кысты. Түзәр әмәле калмагач:
– Сания син эштә йөрисең, аңлыйм сине, мине карарга берәрсен ялласак, яхшы булыр иде, – диде ул.
– Яллармын, тик минем белән ЗАГСка керәсең.
Ирек Саниядан мондый сүзне көтмәгән иде. Башка бер сүз кушмады. Кайчан гына аның өчен өтәләнеп торган Саниянең кинәт үзгәрүен бер ничек аңлый алмады. Гарип булгач кирәгем калмады микәнни, дип уйлады.
Ләйсән Ирекнең аварияга эләккәнен кешеләрдән ишетеп белде. Шул турыда Рәмилгә әйтте. Барып хәлен белеп килергә рөхсәт сорады. Рәмил каршы килмәде.
– Бар, әлбәттә, барырга кирәк, аңа авыр бит, – диде.
Бу сүзләрдән соң Ләйсәнгә рәхәт булып китте. Рәмилнең акыллылыгына, кешелеклелегенә тагын бер кат ышанды.
Ләйсәнне күргәч, Ирекнең күзенә яшь тыгылды. Үзенең берни эшли алмый ятуына хафаланды.
– Рәхмәт, Ләйсән, хәлемне белгәнең өчен, – диде.
– Терелеп китәрсең, төшенкелеккә бирелмә, физик күнегүләр эшлә, син бит көчле кеше, – дип Ләйсән аны дәртләндереп куйды.
Саниянең аңа булган карашын беләсе килсә дә, сорамады. Ирекнең күзләре барын да әйтеп тора. иде.
Ләйсән, кайткач, Рәмилгә барында сөйләп бирде. Әгәр дә Ирек риза булса, Мәскәү табибларына алып барып күрсәтеп караганда ни булыр икән, диде.
– Ярдәм итеп карарга кирәк, дөрес булыр. Җитмәсә, хатынын тартып алдым.
– Тартып алмадың, үзем килдем.
– Мин үземне аның алдында бурычлы күрәм, ничектер уңайсыз.
– Риза булуыңа шигем юк иде, рәхмәт. – Ул Рәмилне кочаклап үбеп алды.
Ирекне Рәмил белән Ләйсән Мәскәүгә алып барып иң яхшы табибларга күрсәтте. Анализларын алып тикшереп карагач, бүлек мөдире, профессор Рәмил белән Ләйсәнне чакырып:
– Әлегә үзгәреш булыр-булмасын әйтә алмыйм, арка үзәге зыянланган, ләкин мигә зыян килмәгән. Шушы гына өмет уята. Без кулдан килгәнен эшләп карадык, хәзер бары могҗизага гына ышанасы кала. Аякка баса алмас, дип өздереп кенә әйтә алмыйм, кем белә, кем белә... Янында якын кеше булырга тиеш. Күңел тынычлыгы – иң көчле дару, – диде.
Иреккә алар профессорның “бары да үзеннән тора, физик күнегү эшләсен, терелүдән өмет өзмәсен”, дигән сүзләрен җиткерделәр. Бу хәлдә аның өметен өзәргә ярамый иде. Мәскәүдә калдыруның да файдасы булмас диделәр. Бергә яшәми башлагач кына Ирекнең мондый хәлдә калуы Ләйсән өчен күңелсез хәл иде. Ирекнең мондый хәлдә калуында үзен гаепләде. Ярдәм итәсе килә, тик ничек? Мәскәүдән кайтканда шул турыда уйланды.
Аларның кайтачаклары турында Саниягә хәбәр итеп тормадылар. Хәбәр итәргә булган да бит. Ишекне ачып керсәләр, Сания бер ир белән эчеп, күңел ачып утыра. Бу күренештән барысы да аптырап калды. Берсе дә сүз башларга кыймый торды. Саниянең шундый юлга төшүен күрү Рәмил өчен бик авыр булды. Үзенең элекке хатыны өчен уңайсызланды. Үзен кая куярга белмәде. Сания белән утырган ир Ирекнең бергә эшләгән иптәше Руслан иде. Ул аклана башлады:
– Ирек Кәбирович, хәлегезне белергә дип килгән идем, өстәлне ташлап чыгып китә алмадым, – диде, айнык күренергә тырышып. Аның сүзенә җавап бирүче булмады.
Саниянең халат изүеннән яртылаш күренеп торган түшләре киресен аңлата иде.
– Сания, әйберләреңне ал да чыгып кит, – диде Ирек, ачуын көчкә тыеп.
– Ирек җаным, нәрсә эшләвең, үзеңне кем карар?! – диде Сания, бу көтелмәгән сүзгә нәрсә әйтергә белми.
– Анысы синең эш түгел.
– Миңа бернәрсә дә бирми куып чыгарасыңмы?
Ләйсән белән Рәмил бу күңелсез сөйләшүдән нәрсә эшләргә белми тордылар. Сания елый-елый чемоданына әйберләрен тутырды да, Ирек каршына килеп:
– Җүнле булсаң, бичәң ташламас иде. Минем ирне әйләндереп алды бит, кәнтәй. Син, гарип, кемгә кирәк, берүзең үләчәксең!
– Җитте сиңа, нәрсә сөйләгәнеңне белми башладың. Әйтелгән сиңа чыгып кит дип, бар чык. – Рәмил Санияне җилтерәтеп дигәндәй ишек аша чыгарып җибәрде, – Башка килеп басма! – дип, ишекне ябып куйды. Ир дигәне күптән чыгып тайган иде.
Сания чыгып киткәч, авыр тынлык урнашты. Тынлыкны бозып:
– Ләйсән, Рәмил, рәхмәт сезгә, – диде Ирек.
– Ничектер уңайсыз килеп чыкты, – диде Рәмил, Сания өчен гафу үтенергә теләгәндәй.
– Әле белү әйбәт булды, ЗАГСка керик, дип йөри иде.
– Ирек Кәбирович, без сиңа тәрбияче табарбыз, борчылмагыз, сине ялгыз калдырмабыз, шулай бит Ләйсән? – диде Рәмил.
– Әйе, әйе, – диде Ләйсән, Рәмилнең бу сүзенә шатланып.
– Рәхмәт сезгә. – Алар Ирекне түшәккә яткырдылар.
– Иртәгә килеп китәрмен, – диде Ләйсән.
Үзләренә кайткач, шалтыратып Ирекнең хәлен белделәр. Күңелен күтәрергә тырыштылар. Саниянең сүзеннән соң бер-бер хәл эшләп куймасын дип борчылды алар.
Икенче көнне үк гәзиткә белдерү бирделәр. Тәрбияче тиз табылды. Аныңчы күрше әби Ирекне карап торды. Ләйсән көн дә килеп хәлен белеп торды. Беркөн килгәнендә үзе белән улы Римне дә алып килде. Ирек шундый шатланды. Рим белән сөйләште, көлде, шаяртты. Күңеленә, кем белә, бәлки, минем улымдыр әле, дигән уй да килде. Римнең кайсыдыр җирен үзенә охшатты.
Алар кайтып киткәч, бераз уйланып утырганнан соң, нотариуска шалтыратып кеше җибәрүләрен үтенде. Үзенең барлык мөлкәтен Римгә яздырды...
(Дәвамы бар.)
Фото: freestockimages.