2
– Яздан бирле яңгыр яумаган иде, – дип куйды Егет Бабай, тәрәзәгә бәргәләнгән яңгырга карап. – Кирәген бирә хәзер.
Искәндәр аңа гаҗәпләнеп карады:
– Ничек инде яздан бирле?
Бу юлы Егет Бабай, беренче кат күргәндәй, аңа текәлде.
– Син нәрсә? – диде ул, озак кына шулай карап торгач. – Әллә чынлап та сизмәдеңме?
– Нәрсәне?
– Яңгыр булмаганны. Соң, бөтен дөнья, корылык килә, дип, чаң какты бит... Шаяртасыңдыр инде. Син сизмәгән нәрсә буламыни?!
Искәндәр дәшмәде. Егет Бабай аңа караш ташлап-ташлап алды да үз эшенә тотынды. Искәндәрнең тел чарларга теләге юк, димәк, бик мөһим эше бар. Нинди нәрсә белән шөгыльләнгәнен сиздермәде сиздерүен дә, тик язган әйберсе үзенә ошаса, ул аны Егет Бабасына укымый калмый инде. Менә мин нинди дигәндәй кинәнеп, хәтта бераз масая биребрәк укый әле ул аны. Егет Бабасының фикерләрен дә бирелеп тыңлый, кайбер урыннарында бәхәсләшеп тә ала, ләкин барыбер ризалаша, кимчелекләрен төзәткән өчен рәхмәт әйтә, күңеле булганда: «Әлдә син бар әле!» – дип, берәр коньяк та утырта. Тик язганының бер генә өтерен дә төзәтми, ничек булган – шулай калдыра. Әгәр нәрсәнедер үзгәртә башлый икән, аны бөтенләе белән, танымаслык итеп үзгәртеп куя. Яхшы якка, әлбәттә. Шул хакта берәр сүз әйтсәң, кул гына селти: «Һәй, мин төзәтә белмим шул... Баш төзәтә башласам да, яңадан исерәм мин». Шилма да малай инде. Егет Бабай дигәне дә аннан чыкты бит. Эшкә килеп ике атна үтү белән: «Пенсия яшендә булсаң да, бер тынгылык белмисең. Яшь егетләрдән болай чабасың. Егет Бабай син. Чын-чынлап егет Бабай», – диде дә... Зарифҗан бабасының исемен бөтенләй онытты, гел Егет Бабай дип эндәшә башлады. Аңа башкалар иярде. Шуннан китте инде... Әнә бик бирелеп нидер укып утыра бит әле. Бер нәрсәне аңа укып күрсәтергә иде дә бит. Ярый инде, башка вакытка калдырырга туры килер. Бүленмәсен.
Гадәттә, бер казанга ике тәкә башы сыймый, диләр. Егет Бабай белән Искәндәр, икесе дә абруйлы, танылган кеше булсалар да, бер-берсен бик ихтирам итәләр, вакыт-вакыт бәхәсләшеп, хәтта ачуланышып алсалар да, авырлык килгәндә, бер-берсенә җил-яңгыр тидермәскә тырышалар иде. Менә өченче ел инде бер бүлмәдә, кара-каршы утырып иҗат итәләр, иңгә-иң куеп яшиләр, моңа яшь аермасы да, икесенең дә горур җанлы, туры сүзле, вакыты белән хәтта аяусыз ачы телле булулары да комачау түгел.
– Таланты бар моның, – дип куйды кинәт Искәндәр, үзалдына сөйләнгәндәй. Аннан соң ниндидер бер горурлык белән дәвам итте: – Мондыйлар сирәк була. Әдәби әсәр язып караганы юк микән?..
Егет Бабайның үзенә сәерсенеп төбәлгәнен күреп дертләп китте, алдындагы гәҗит төпләмәсен ябып ук куйды. Бу уен кычкырып әйтергә теләмәгән иде ул.
– Нәрсә, үзебезнең гәҗитне күргәнең юк идеме әллә? – дип, мыек астыннан елмайды Егет Бабай. – Кемнең талантына исең китте тагын?
– Дөресен әйткәндә, бик җентекләп укымыйм мин аны. Үзең пешергән ашны ничек ашамак кирәк?! – Искәндәрнең үтә җитди кыяфәте үзе бер мәрәкә иде. – Әле менә синең язмаларга күз йөгертеп чыктым. Бу килештән ничава егет күренәсең...
Егет Бабай бүлмә яңгыратып көлеп җибәрде.
– Синең кебек остазым булганда, сер биреп тормам инде, – диде ул, Искәндәрнең шаяруын кабул итеп. – Ә үзең хәйран күзәтүчән икән...
Искәндәр дәшмәде. Өстәлдәге гәҗит төпләмәсен читкә этәреп куйды да, бик эшлекле кыяфәт белән, алдындагы кәгазьгә текәлде. Аның шулай кинәт үзгәрүенә сагаеп калган Егет Бабай бераз гаҗәпсенеп торды да, бүлдермим инде моны дигәндәй, кабат эшкә тотынды. Бүлмәдә тынлык урнашты. Озак вакыт буе, тәрәзәгә сибәләгән тамчылар астында, Егет Бабайның каләме кәгазь буйлап йөгергәне генә ишетелеп торды.
Искәндәр бернәрсә дә язмады, алдындагы ак кәгазьгә төбәлеп тораташ кебек каткан хәлдә тик утырды. Ул язарга уйлап та карамады, ул бөтенләй бернәрсә хакында да уйламады, бары тик тәрәзәгә бәрелгән тамчылар җырын гына тыңлады. Ә яңгыр, йөрәк тибеше белән бер ешлыкка кереп, бары бер генә сүзне кабатлый иде: «Тамчы, там. Тамчы, там...» Шушы гади генә сүзләрдә Искәндәр өчен тирән мәгънә ятадыр сыман тоела, аның бөтен гомере шушы сүзләрнең ничек яңгырашына бәйледер төсле иде. «Тамчы, там... Тамчы, там...» Юк шул, гади генә сүзләр түгел шул бу... Аның нәрсә аңлатканын бер Искәндәр генә белә...
Бу халәтеннән аны Егет Бабайның тавышы тартып чыгарды:
– Карале, син авырмыйсыңдыр бит?
Искәндәр бертын аптырап карап торды. Егет Бабайның йөзендәге кайгыртучанлыкны күргәч кенә, сорауның мәгънәсе аңына барып җитте. Ул башта иңнәрен генә сикертеп куйды, азак бу хәрәкәтнең Егет Бабайны борчуга салачагын уйлап, акланырга ашыкты:
– Юк инде, нинди авыру ди ул!..
– Көйсезрәк күренәсең... Үпкәләгән, дисәм... Сине белмәсәм, уйлар идем инде...
– Баш эшләми менә...
Егет Бабай сынап карап торды да көлемсерәп куйды. Аннан соң өстәл астыннан бер шешә аракы тартып чыгарды:
– Бәлки?
– Бәлки... –дип килеште Искәндәр. – Берәрне җибәрик, булмаса.
Рюмкаларга салып күтәрделәр.
– Бер сорау бар! – диде Искәндәр.
Егет Бабай игътибар белән тыңларга әзерләнде. Монда тост әйтешү урынына сорауга җавап биреп эчү гадәткә кергән иде.
– Нәрсә ул мәхәббәт?
Егет Бабай, шул да булдымы сорау дигәндәй, тәкәббер караш ташлап алды, тик шундук күзләрендә хыялый очкыннар балкып китте:
– Мәхәббәтме?! – Ул бераз уйлангандай итте. – Мәхәббәт ул – бөтенесе дә!
Искәндәр тулырак, фәлсәфирәк, тапкыррак җавап көткән иде. Ләкин, төптәнрәк уйласаң, моннан да тапкыр сүзне табып була микән?! Мәхәббәт ул – бөтенесе дә. Шулай шул... Кызганычка каршы, шулай...
Егет Бабай, Искәндәрнең үзе белән килешүен сизеп, канәгать елмайды да рюмкасын алгарак сузды:
– Хәзер минем чират. Син әйт менә – шигърият нәрсә ул?
Искәндәр уйга калды. Колагына янә яңгыр җыры килеп керде. «Тамчы, там... Тамчы, там...» Тик бу хакта уйларга кирәкми иде, моннан арынырга, ераграк качарга теләп, рюмка күтәрделәр түгелме соң?!
– Шигърият ул мәхәббәт кебек, – диде Искәндәр, шаяруга күчеп. – Аны аңлап та, аңлатып та булмый...
Бу җаваптан канәгатьсезлеге Егет Бабайның йөзенә үк чыккан иде. Хәзер ул ачы итеп, ник туганыңа үкенерлек итеп, нәрсәдер әйтәчәк иде. Тик шуны гына көткән Искәндәр, бик җитди кыяфәт белән, фикерен төгәлләп куйды:
– Аның белән шөгыльләнеп кенә була.
Егет Бабай кычкырып көлеп җибәрде. Аннан соң рюмкасын чәкәштерергә сузды:
– Карале, синең дә баш эшли икән бит... Ярый, әйдә.
Рюмкаларны төпләп куйгач, бераз тын утырдылар.
Гайрәтле урыс аракысы ашказанын рәхәт яндырып төшеп китте дә аның ләззәтле ялкыны бөтен тәнгә таралды. Мондый мизгелне сөйләшеп әрәм итү бер канунга да сыярлык түгел иде. Бераздан Искәндәр, ике рюмканы да кулына алып, елмая биребрәк укырга тотынды:
– Беребез Сак булдык, беребез Сок булдык –
Ике алкашка кереп юк булдык...
Егет Бабай моны өнәмәде:
– Сак-Сокка кагылма, – диде ул, катгый итеп. – Сак-Сок – тормыш гармониясе.
– Тормыш гармониясе аерылу-аймылышудан торамыни инде хәзер? Сак белән Сок кавышсалар, яшәү тукталачакмыни?
Егет Бабай аңа «Бүген тудыңмы әллә» дигән караш ташлады да, уйчанланып, дәвам итте:
– Көн бар – төн бар, ак бар – кара бар, мәгъриб бар – мәшрикъ бар, Сак бар – Сок бар... Аларның кавышуын син ничек күз алдына китерәсең?
Искәндәр телсез калды. Ул мондый җавап көтмәгән иде.
– Син кытайча фикер йөртәсең, – диде ул бераздан. – Җир – Күк, Ут – Су, Инь – Янь...
– Бер үк Җирдә яшибез ләбаса. Шуңа да Сак-Сок ул кытайның Инь-Яне кебек.
– Ләкин Сак-Сок ике бертуган бит...
– Менә шулай шул. – Егет Бабай тантаналы елмайды. – Ике бертуганның кавышканын кайчан күргәнең бар?! Инцест – табу. Борын-борыннан. Ул гарип балалар тууына сәбәпче була.
– Бәлки, син хаклыдыр. Ләкин без бернәрсәне оныттык. Ир белән Хатын дигәне дә бар бит әле.
Бу юлы Егет Бабай уйга калды.
– Алар хакында да «кавышу» сүзен кулланалар, әлбәттә. Ләкин бу очракта ул образлы сүз буларак яңгырый. Ә асылда алар да көн белән төн кебек бер-берсен тулыландырып яши.
Искәндәрнең бирешәсе килмәде. Дөресен генә әйткәндә, бу нәрсәләрне ул күптән киптереп элгән иде инде, аның бөтенләй башка юнәлештә сөйләшәсе, Егет Бабайның сүзләре аша үз уйларына, үз тойгыларына яклау табасы килә иде.
– Бер-берсен өзелеп яратып та бергә кала алмаган ярларны да Сак-Сок белән тиңлиләр бит әле.
Егет Бабай аңа серле караш ташлады. Аннан соң шелтәле тавыш белән әйтеп куйды:
– Нәрсә өчен бу юк-бар сорау белән маташа әле, дип уйлаган идем аны. – Аннан соң беркавым тын торды. – Бездә эшлиме, әллә авторларыбыз арасыннанмы?
– Кем?
– Ярый, вакыты җиткәч, кем икәнен үзем әйтермен.
Егет Бабай рюмкаларга аракы койды да Искәндәргә карады:
– Монысын тост әйтеп эчик әле, –диде ул, үтенгәндәйрәк итеп, Искәндәрнең баш кагуын күреп, рюмкасын чәкәштерергә сузды. – Әйдә. Гаиләләребезнең иминлеге өчен!
Озак кына дәшми утырдылар. Искәндәр инде тамчы җырын да тыңламады, хәмер тәэсире белән дә ләззәтләнмәде, ул бары тик бер генә нәрсә хакында баш ватты – үзе дә уйларга курыккан нәрсәне Егет Бабай ничек сизде икән? Бу сорауга ул җавап таба алмаячак иде, бу сорауга җавап эзләү үз көчеңне юкка әрәм итү. Шуңа ул сүзне бөтенләй башка юнәлешкә борды:
– Карале, Егет Бабай... Чынлап та яздан бирле яңгыр яумадымыни?
Егет Бабай елмаеп куйды:
– Бер дустым бар иде. Черниговкада яши бу, телецентрда эшли. Көн дә шул араны урый инде. Шул сөйли торган иде: «Малай, бермәлне айнып китсәм, Октябрь проспектын төзеп бетергәннәр». Теге кич кайтканда исерек була, йоклап кайта икән, иртән эшкә килгәндә – махмырдан, башын да күтәрерлек хәлдә түгел. Ә син соң... Исереп тә йөрмәдең бугай инде...
Искәндәр елмайды гына. Егет Бабай дәвам итте:
– Мин ул хакта бернәрсә язган идем. Теләгең булса, сиңа укыйсым килә... – Искәндәрнең ризалык белдерүенә сөенеп, өстәп куйды: – Ләкин ул озын һәм... Ярый, укып карыйм әле...
Искәндәр тәүдә җиңел әйбердер диебрәк уйлаган иде, шуңа бик игътибар биреп бетермәде, ә соңыннан аны туктатып, яңадан укырга кушты. Үзе, аңламыйрак калган урыннары булса, соңрак иркенләп тикшерермен дип, сиздермичә генә диктофонын кушып куйса да, һәр сүзгә дикъкать биреп тыңлый башлады. Егет Бабай үзенә күрә бер канәгатьлек белән шигырь сөйләгәндәй итеп укырга тотынды.
«Яздан бирле яңгыр яумады.
Җәйнең аяз кояшлы көннәре тәүдәрәк кешеләрнең күңеленә чиксез сөенеч алып килгән иде. Алар шәһәрнең шырпы кабыдай бертөрле йортларыннан табигать кочагына ташландылар, шул хозурда күңел ачып, балык тотып, су кереп рәхәтләнделәр, елга буйларында бала-чаганың чыр-чу килгәне белән аралашып гармун, гитара моңнары, торле телләрдә җырлаган тавышлар туктаусыз ишетелеп торды, тәмле учак исләре ерак-еракларга таралып, борыннарны кытыклады; шушы ямьле көннәрдә ярсызлар ярын тапты, мәңге бергә булырга вәгъдәләр бирештеләр, парлыларның бер-берсенә булган мәхәббәте тагын да арта төште, моңарчы эт белән мәче кебек яшәгәннәре дә иркә сүзләр белән эндәштеләр, сөю назларына бирелделәр; кояш җиргә елмаеп караса, җир кояшка багып балкыды, бу көннәрдә кешеләр генә түгел, бөтен дөнья, бөтен галәм туй итә сыман иде. Ләкин тора-бара тоташ бәйрәмнәр арыта башлады, кешеләрнең күңелендәге яктылык тоныкланып калды, күңелләр генә түгел, хәтта үләннәр, хәтта яфраклар, үзләренең соклангыч яшеллеген җуеп, караңгылана барды, ә озакламый саргаеп, сәлперәеп, ачлыктан йончыган сабыйдай, гарипләнеп калдылар. Җир кояшка карап елмаймады, ул үз тәне буйлап дәртле җырлар җырлап аккан гөрләвекләрне сагынды, гөрләвекләр сутын үз вакытында тиешенчә сеңдереп кала алмаганы өчен өзгәләнде, үзенең язгы ялгышларына үкенгәндәй, ялгыш кына сибәләп киткән ике-өч бөртек яңгыр тамчысын да комсызланып йотты, моны зур бәхеткә санап, атналар буена оныта алмады, шул өч тамчы аның төшләренә керде һәм ул, ләззәтле елмаеп, уянды да әлеге бәхетнең бары тик төштә генә булуына әрнеп газапланды; әлеге газапларыннан арынырга теләп, ул елгаларны сыгып алырдай итеп кочты, сулар саегып, ярлар тараеп калды; судагы балыкларга һава җитмәде, алар, кайнап торган тынчу дөньяларыннан котылырга теләп, ярга сикерделәр, ләкин судан башын сузу белән кояш нурларында кибеп шундук җан бирделәр; Җир яңгыр көтеп тилмерде, яңгыр аның өчен сөю назлары кебек кадерле иде, яңгыр аның өчен бердәнбер яшәү чыганагы иде; ул үзенең сөеклесен көткән гашыйк кебек, азатлыкны көткән тоткын кебек, үз бәхетен көткән мескен кебек, күк йөзендә пәйда булыр кара болытларны көтте; әгәр бу мизгелдә аннан: «Нәрсә ул бәхет символы?» – дип сорасалар, ул, ике дә уйламыйча: «Кара болыт!» – дип кычкырыр, моның белән генә дә тыелып кала алмас: «Бәхет ул – кара болыт! Кара болыт – бәхет ул! Шуны да аңламыйсызмыни соң?!» – дип үртәлер шикелле иде...»
Егет Бабайның ашкынулы тавышы, тәрәзәгә бәрелгән яңгыр тамчылары белән бергә үрелеп, әллә нинди сәер бер халәт тудыра иде. Кояш нурларыннан коргаксып бер тамчы суга, бияләй кадәрле болытка тилмергән Җир. Инде атнага якын туктамый яуган яңгыр. Шушы капма-каршылык, битарафлык пәрдәләрен ертып, әллә нинди уйларга этәрә...
Ләкин тойгылар тирәненә чумарга насыйп булмады. Ишек шакыдылар да секретарша кыз керде:
– Егет Бабай, сезне шеф чакыра.
Үз әсәренең тәэсиреннән айнып җиталмаган карт аңа аптыраулы караш ташлады, азак эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды да:
– Ярый, кызым, хәзер керермен, – дип, урыныннан кузгалды.
Егет Бабай чыгып бераз тору белән, ишек ачылып китте дә Алсуның башы күренде:
– Искәндәр, диктофоныңны биреп тор әле, – диде ул, бүлмәгә узып та тормастан, һәм сораганын аның кулында күрү белән, коридорга эндәште. –Таңчулпан, мин таптым. Искәндәрдән алырсың...
Һәм кайдадыр китеп тә барды. Аның артыннан ук Таңчулпан керде. Ул бер сүз дә дәшмәде. Хәтта күтәрелеп тә карамады. Искәндәр дә ни дип әйтергә дә белми аптырады. Теленә бер юньле сүз, башына ипле фикер килмәде, бары тик йөрәгенең ярсып тибә башлавын тойды да, арка үзәгеннән ләззәтле ялкын узганын тойды. Диктофонны биргәндә, кулы Таңчулпанның бармак очларына тиеп киткәч, аяк астында җир убылгандай бер халәт кичерде, күз аллары томаланды, башы әйләнде. Ишек ябылган тавыштан гына бераз һушына килгәндәй булып, көч-хәл белән урынына барып утырды. «Соңгы вакытта юньләп йокы да күргән юк, – дип уйлады ул. – Җитмәсә аракы да күп эчелә. Ял итеп алырга кирәк. Ял кирәк. Юкса бөтенләй аяктан егылуың бар...»
Ләкин бу уеның күз буяу, үз-үзен алдау өчен генә икәнен ул белә иде. Үз-үзеңне алдап яшәп булмый, иртәме-соңмы, ачыктан-ачык танырга туры киләчәк. Барысын да. Әлеге халәтнең төн йокысы күрмәүдән түгел икәнен дә, Сак-Сокларны кавыштыру уе кайдан килгәнен дә... Барысын да танырга һәм дөреслекнең күзенә карап: «Яңгыр ул «тамчы, там» дип җырламый бит... Ул «Таңчулпан» дип җырлый!..» – дияргә туры киләчәк.
Фото: placepic.ru