1
Бүлмәдәге хатын-кызлар өстәлгә капланып, кайсы язып, кайсы кулъязма укып утыралар иде. Таңчулпан гына бер эшкә дә тотына алмады, тып-тып итеп тәрәзәгә сибәләгән яңгыр тамчылары астында, бүген күргән төше хәтеренә килде дә шуны уйлап эт булды. Төш күрдем дип артык исе китә торган кеше дә түгел иде инде югыйсә. Әмма, әллә шул яңгыр тәэсирендә, бүгенге төше тынгы бирмәде. Бер карасаң, күргән төше ул кадәр һуш китәрлек түгел ләбаса: аяз көнне яңгыр койды да койды, ә ул тукталгач, Таңчулпан белән ниндидер егеттән башка һичбер кем чыланмаган булып чыкты. Ә бит урам тулы халык иде. Ник берәү дә чыланмады икән?! Аннан соң боларның барысы да төштә булса да, Таңчулпан ул яңгырны өнендә күргәндәй тоела, хәтта киемнәренең җебенә кадәр су үтеп, ни дәрәҗәдә күшегүен дә хәтерли, юк хәтерли генә түгел, ул аны әлегәчә үз җанында, үз тәнендә тоя кебек иде... Кулына эш бармаса да, ул, тырышып-тырмашып нидер кыйраткан каләмдәшләре алдында тик утырудан кыенсынып, алдындагы кулъязмага текәлгән, янәсе, бик бирелеп укый инде.
Көтмәгәндә яңгыраган тавыш барысының да башын күтәрде:
– Сәлам, кызлар! Туган илгә хезмәт итәбезме?
Башны күтәрүгә иң тәүдә керүченең бөтен йөзен балкыткан елмаюы күзгә ташланды, бераздан көдрәрәк булып торган коңгырт чәчләре, зифа буй-сыны шәйләнде. Барысы берьюлы күтәрелеп караудан егет үзе дә уңайсызланыбрак калды, ахрысы, ишек янында гына утырган Таңчулпаннан күзләрен тиз генә аерды да, карашын бүлмәдәгеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә йөгертте һәм, ниһаять, үзенең ник кергәнен исенә төшергәндәй, урта яшьләрдәге хатынга төбәлде:
– Фәндидә апа, сине сагынып кердем бит мин.
Фәндидәнең күзләрендә мутлык чаткылары күренде:
– Сизеп торам, Искәндәр, – дип елмайды ул. – Мине сагынмый, менә бу гүзәлләрне сагынмассың бит инде.
Егет тагын бүлмәдәгеләргә күз йөгертеп чыкты. Кызлар чынлап та гүзәл иде. Әле яңарак кына беренче баласын табып декреттан килгән Алсу да, яшьтән баш-аягы белән дингә чумган Хәдичә дә – һәрберсе үзенчә матур, үзенчә соклангыч иде. Шулай да Искәндәр карашларын Таңчулпанда озаграк тотты. Ә үзе, шул халәтеннән уңайсызлангандай, Фәндидәнең каршысына ук килеп басты.
– Безнең вечный любовь бит, әйеме, Фәндидә апа! – Карашлары янә Таңчулпан ягына омтылды, әмма егет вакытында тыелып өлгерде. – Фәндидә апа, мин бит синең ярдәмеңә мохтаҗмын. Биреп тор әле шул «Сак-Сок» китабын.
– Менә сиңа кирәк булса, – дип елмайды Фәндидә апа. – Любовь, любовь дип ымсындырды да хәзер «Сак- Сок», имеш... Ни хаҗәте тиде инде аның сиңа?
– Бик кирәк иде шул, Фәндидә апа. – Фәндидә өстәл тартмасындагы китапка үрелгәндә, Искәндәр Таңчулпанга күз ташлады, карашлары очрашты да кыз керфеге түбән кадалды. – Кавыштырам мин ул Сак-Сок ларны.
Искәндәр китабын алды да рәхмәт әйтеп чыгып китте.
– Тилеләнеп йөри инде, – дип куйды Фәндидә. – Тагын берәр мөгез чыгарырга уйлый торгандыр.
Фәндидәнең сүзләре үз итеп, яратып әйтелсә дә, Таңчулпан аның «тилеләнеп» дигәнен өнәп бетермәде. Шулай да каршы килеп сүз әйтергә кыймады, «иштең ишәк чукмарын» дигәндәй, кашларын гына сикертеп куйды. Алсу да шундыйрак фикердә булган, ахры:
– Аңа ничек йөрсә дә килешә, – диде ул, хыялый бер соклану белән. – Искәндәр бит ул! Нинди халәттә булса да – Искәндәр.
Таңчулпан Алсуга рәхмәтле караш ташлады, шул ук вакытта үзенең кыюсызлыгына үзе үкенебрәк тә калды – Таңчулпан да нәкъ шулай уйлаган иде бит, ул да әйтә алган булыр иде, тик әйтмәде, әйтә алмады, кыюлыгы җитмәде. Ә Алсу Казанда укып, бик күп күренекле шәхесләр белән аралашып, Казан һавасын сулап кайткан кыз, бер дә өркеп-куркып тормады, әйтергә теләгәнен ачты да салды. Аның сүзенә, әлбәттә, Фәндидә апаның исе дә китмәде инде. Елмая биребрәк бүлмәдәге яшьләрнең әле берсенә, әле икенчесенә күз йөгертеп чыкты да, балаларын тиргәгән ана сыманрак итеп, әйтеп куйды:
– Шулай бозып бетерәсез инде.
Шуның белән сүз бетте. Искәндәр турында сөйләшкәннәрен тагын да озак тыңларга әзер иде Таңчулпан, тик сүзне дәвам иттерер өчен ни дә булса әйтергә батырлыгы җитмәде. Бераздан бүлмәдәгеләр янә бирелеп эшкә чумдылар, тик Таңчулпан гына тагын бернәрсәгә дә кереп китә алмый иза чикте, баштарак үзен кыюсызлыгы, булдыксызлыгы өчен битәрләгән булса, соңрак бүген төнлә күргән төшен кабат исенә төшерде. Бу юлы төшенең бөтен вак-төякләрен күзалларга омтылды, һәм, чынлап та, тырыша торгач, ул аны бөтен нечкәлекләре белән, төсле кино карагандай итеп, яңадан күз алдына бастырды, кайсы бер моментларын нәкъ кинодагы кебек итеп, кабат- кабат әйләндерде, һәм үзенең әлеге төшне ник оныта алмавын аңлады да бөтен дөньясын яшен көйдереп үткәндәй тоелды...
Ә урамда яңгыр коя иде.
Таңчулпанның бу редакциягә эшкә килүенә берничә ай гына әле. Әүвәл елга якын ярты ставкада гына йөрде, редакция халкын танып белсә дә, артык якыная алмады, хәзер менә, Фәндидә апа әйтмешли, утырып эшли башлагач, барысын да күреп белә, холык-фәләнен дә, кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен дә чамалый кебек. Кечкенәдән кулына каләм алып, балалар басмасында шактый ук танылып өлгергән кыз өчен, тәүдәрәк, редакциядә тик талантлы каләмкярләр генә эшлидер, шулар арасында тиң булып йөрү зур мәртәбәдер сыманрак тоела иде. Хәзер ул монда да сәләте белән әллә кая киталмаганнар барлыгын белә инде, шулар арасында үзенең бик үк төшеп калганнардан түгеллеген дә чамалый. Моны башкалар да тоя, ахры, Таңчулпанга иң четерекле мәсьәләләрне дә ышанып тапшыралар, ихтирамнары да, игътибарлары да сизелеп тора. Икенчедән, сәләтләре төрлечә булса да, журналист халкы бер-берсенең кешелеклелегенә ныграк бәя бирә, осталык та, тәҗрибә дә вакыты белән килә, ә кешелек сыйфатың чамалы икән, гафу ит, бу инде мәңгегә – бөкрене кабер генә төзәтә. Бу мөнәсәбәт белән тулысынча килешеп җитмәсә дә, Таңчулпан бик каршы да төшми. Дөресен генә әйткәндә, ул әле чынлап торып бәхәсләшергә, ниндидер мәсьәләләрдә үз карашын белдерергә бик өйрәнеп тә җиталмый, үзен түбәнгәрәк куя, ахрысы. Яшьрәк булсалар да, Алсу белән Хәдичә бу җәһәттән күпкә кыюрак, хәер, алар коллективта яңа хезмәткәр түгел шул, монда үз кеше булып беткәннәр, тәҗрибәләре дә зур.
Тәҗрибәле журналистлар хәтсез эшли бу гәҗиттә. Фәндидә шундыйларның берсе. Аннан башка да күпләр бар – әллә нинди дәүләт бүләкләре ияләре, танылган язучылар. Барысы да редакция кануннарына буйсынып, мин- минлеген артык күрсәтмичә генә эшли һәм яши бирә. Бернинди шартлылыкны да, бернинди кануннарны да бар дип белми торган кеше дә юк түгел. Монысы инде Искәндәр була. Ул беркайчан да вакытында эшкә килми, вакытында кайтып китми, көне буена бүлмә саклап утырмый. Килгән кунакларын хәмер белән дә сыйларга, алар белән бергә үзе дә сыйланырга мөмкин. Әлбәттә, аны тиргәп тә, премияләрен кисеп тә торалар, ләкин Искәндәрнең моңа бик исе китми, ул үзенчә яши бирә. Аның урынында башка берәү булса, эштән куу белән куркытырлар һәм куарлар да иде. Тик Искәндәрне моның белән алдырып булмый. Аны моңа кадәр куып та караганнар инде, болай гына түгел, статья белән куганнар, тик берничә айдан баш мөхәррир кабат чакырып алырга мәҗбүр булган. Искәндәр нәкъ шул вакытта үз шартларын куеп, тәртипсезлеген законлаштырып килгән, диләр. Башта ул Таңчулпанга бик тәкәббер, кырыс бәндә булып тоелган иде. Үз-үзен тотышында һавалану, хәтта бераз мактану да бар сыман күренгән бу яшь кешегә карап ул, «Монысы тагын ниндирәк кош инде?!» дип уйлап та куйган иде хәтта. Бер-ике мәкаләсе гәҗиттә күренүгә үк үзен әллә кемгә санап йөрүче «йолдыз»га охшаткан иде ул аны. Тик кем икәнен, дөресрәге, исемен белү белән, хаталануын аңлады. Искәндәр берничә шигырь китабы чыгарып танылу тапкан, роман, повестьлары гәҗит-журналларда басылып торган язучы иде. Әсәрләрен Таңчулпан үзе дә, ире Тәлгать тә бик яратып укыйлар, аны әлеге чорның иң талантлы язучы ларыннан исәплиләр иде.
Әле Искәндәрне якын күреп, бар күңеле белән аның яклы булып утыруы да шул талантын бәяләүнең бер галәмәте генә иде. Һәрхәлдә, Таңчулпан үзе шулай уйлады. Хәер, башкача булуы мөмкин дә түгел иде инде. Ни генә әйтсәң дә, икесенең дә үз гаиләсе, балалары бар...
Гаилә турында уйлавына, бүгенге төше кабат хәтеренә килде. Әллә нинди сәер төш булды әле ул: онытылмый да, тынгылык та бирми. Таңчулпан янә бер тапкыр аны күздән кичерде.
Ниндидер кояшлы якты көн, имеш. Таңчулпан, күкрәгенә сыймас шатлыгы бар сыман, чәчәкле болын буйлап канатланып йөгереп килде дә көтмәгәндә әрәмәлеккә юлыкты, агачлар арасында сузылган үрмәкүч авына эләгеп туктап калды. Пәрәвез җепселләреннән ычкынырга теләп чәбәләнергә тотынды, тик аның саен ныграк урала барды, ә җепселләр мизгел эчендә калынаеп, котылып булмаслык арканга әверелделәр. Ул арканнар кояш нурында төрле төскә кереп балкый, бу матурлык ничектер үзенә тарта һәм бөтен җаның-тәнең иреккә чыгуны таләп итсә дә, арканнар назыннан ычкынасы килми, анда син үзеңне хәвефсезрәк тойган кебек буласың. Менә шундый сәер халәттә озак бик озак бәргәләнде Таңчулпан. Кайчагында, агачлар арасыннан ире Тәлгатьнең йөзе күренгәндәй булып, аңа ялварды: «Кадерлем, коткар мине мондый халәттән! Зинһар, коткар!» Тик бернинди дә җавап ишетелмәде... Ә бераздан яшен яшьнәде. Кулында яшен шарлары уйнатып, бер егет пәйда булды. Ул егетнең карашыннан ук теге арканнар өзелеп, эреп юкка чыкты һәм Таңчулпан, мәңгелек тәмуг газапларыннан котылган кеше сыман аңа иярде. Тиздән яңгыр коярга тотынды. Чиләкләп койды яңгыр, чыланмаган бер генә урынны да калдырмады, тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп кергән сыман, тоелды ул, күзәнәкләрнең эчендә дә чиләкләп яңгыр коядыр, бу яңгыр мәңге туктамастыр сыман тоелды. Тик ул туктады. Яңгыр тукталу белән, алар ниндидер шәһәр урамында булып чыктылар. Якты шәһәр, ниндидер сихри, әкияти шәһәр иде бу, күгендә көләч кояш елмая, ә асфальт буйлап, көчле бер дулкын булып, гөрләвекләр ага. Кинәт Таңчулпан бер нәрсәгә игътибар итте – теге егет белән икесеннән башка берәү дә чыланмаган иде. Ни өчен шулай дигән сорау белән ул уянып китте. Ә егетнең җавабын инде өнендә ишетте: «Бу мәхәббәт яңгыры...»
Әлеге төше мәгънәсез бер саташу кебек тоелса да, Таңчулпан аның тәү карашка ярылып ятмаган асылын табарга тырышты. Ни өчен оныта алмавын ул инде күңеле белән тоемлый иде. Әйе, аны арканга әверелеп киткән үрмәкүч авыннан коткаручы егетнең кем икәнен ул белә, аның Искәндәргә тамчы судай охшаган булуын бер мизгелгә дә хәтереннән чыгара алмый, шул ук вакытта бу хакта кычкырып әйтергә түгел, ачыктан-ачык уйларга да курка, бу турыда уйлау үзе генә дә баш китәрлек гөнаһ кебек тоела иде. Ләкин уйламыйча да булдыра алмый, ул егетнең төс-кыяфәте генә түгел, тавышы да тач Искәндәрнеке иде бит. Төшендә әйтелгән «Бу – мәхәббәт яңгыры» дигән сүзләре белән аның бүген кереп «Сак- Сок» бәетен соравы арасында да, хәтта Таңчулпанга караш ташлап: «Кавыштырам мин аларны», – диюләренә кадәр, ниндидер яшерен сер, яшерен бәйләнеш бардыр сыман тоела иде. Бу очраклы хәл генә түгелдер, очраклылык болай ук була алмыйдыр, бу – күкләр ихтыяры белән генә була ала торган гайре табигый хәлдер сыман иде.
Үз уйларының һаман саен тирәнгәрәк сөйрәвеннән курыккан Таңчулпан, урыныннан торып, электр чәйнеген кушты:
– Бер юньле эш чыкмый әле. Чәй эчеп карарга кирәк.
– Мин дә шуны уйлап тора идем, – дип елмайды Алсу. – Баядан бирле бер сүз язалмадым. Искәндәр дөрес әйтә ул: «Язучы ике генә очракта өстәл артында утырырга тиеш: йә башында юньле фикер булса, йә табында ашы булса. Әлбәттә, җилкәсендә башы булса...»
Фәндидә кызларга елмаеп күз йөгертте:
– Искәндәрне телдән дә төшерми башладыгыз әле. Хәерлегә булсын.
– Ә нигә?.. Үзебезнең даһи бит.
– Һәр даһида аз гына иблислек кушылган була, – дип елмайды Фәндидә. – Яратып кына әйтәм, кызлар, сак булыгыз.
Таңчулпан бая чәй эчкәннән юылмый калган савыт-сабаны алып, юыну бүлмәсенә ашыкты. Искәндәр хакында сөйләшү аңа рәхәт тә, куркыныч та иде. Аннан соң Фәндидәнең сүзләре ничектер авыр булып ишетелде. Бу юлы Алсуның Искәндәрне яклашуы да ничектер эчен пошыргандай булды, ник гел шуны гына сөйләп тора әле ул? Кеме әле ул аның?
Савыт-саба юып килгәндә, каршысына Искәндәр очрады. Таңчулпан ничектер дертләп китте дә адымын тизләтте. Искәндәрнең берәр сүз әйтеп, кызартуыннан курыкты. Тик ул дәшмәде генә түгел, аның ягына борылып та карамады, Ул Таңчулпанны бөтенләй күрмәде дә бугай, ул Таңчулпанның дөньяда барлыгын бөтенләй оныткан иде бугай. Моны тоюдан күңеленә авыр булып китте, ул үзен нәрсәгәдер алданган сабый кебегрәк итеп сизде.
Таңчулпан кергәндә, бүлмәдәгеләр яңа темага күчкәннәр иде инде.
– Юк, барыбер шәригать кануннары безнең өчен ничектер сәеррәк инде хәзер, – дип, бәхәсне дәвам итте Алсу. – Ир-егетләргә күтәрелеп тә карарга ярамый, имеш. Җәмәгатеңә хыянәт итү – гөнаһ, анысы аңлашыла. Хыянәт бер канунга да сыймый. Ә ирләргә күз салырга ярамый дигәне...
Фәндидә серле генә елмаеп куйды. Ә дин мәсьәләләрендә күпне белгән Хәдичә, җитдилеген җуймыйча, үз фикерен алга сөрде:
– Хыянәт – гөнаһ. Ә хыянәт итү турында уй йөртү – икеләтә гөнаһ. Чит-ятлар турында хыяллануны, Ходай Тәгалә бер вакытта да кичерми.
Таңчулпан дертләп китте. Ләкин үзен шундук кулга алды. Нинди гөнаһ кылды әле ул? Кем хакында хыялланды? Уйларыннан Алсуның каһкаһәле тавышы бүлдерде:
– Димәк, мин, тәүбә-тәүбә, чит ир белән йоклап чыгам икән, мин хыянәт итү турында уйлаудан да бәләкәйрәк гөнаһ кылам булып чыга?! Димәк, күзеңне четердә-теп йом да, бернәрсә уйламыйча, очраган беренче ир-атның куенына сикер! Ьәм гөнаһтан азат буласың. Мантыйк кайда соң монда?
– Бөтен нәрсә уйдан башлана, – дип, бик җитди дәвам итте Хәдичә. – Яхшысы да, начары да. Шуңа күрә яхшы уйда булганнар начарлык кылмый. Мантыйгы шунда аның.
Мондый фәлсәфи бәхәсләр редакциядә еш була һәм журналистлар аны «фикер чарлау» дип йөртә иде. Башка вакытларда аңа Таңчулпан да кушылып китә, беркайчан да диярлек уртак фикергә килә алмасалар да, бу үз уйларыңны тәртипкә китерергә булыша. Тик бүгенге тема Таңчулпанга эчпошыргыч булып тоелды, хезмәттәшләре, үзләре дә сизмәстән, Таңчулпанның иң тирәнгә яшерелгән хис-тойгыларын казып чыгарырга тырышалар сыман иде.
– Әнә урамда яңгыр коя, – дип куйды Фәндидә, әлеге бәхәсне икенчегә юнәлтергә теләгәндәй. – Кояш нурын күрер вакыт та бит...
Хәдичә аны шундук элеп алды:
– Изгелек белән бозыклык та кояш нуры белән яңгыр кебек. Тик изгелек нурына үзе теләгәннәр генә коена ала. Ә яңгыр үзе теләмәгәннәрне дә чылата.
Таңчулпан бернәрсә дә әйтергә теләмәгән иде. Тик урамга карау белән бүген күргән төшен хәтерләде һәм, үзе дә сизмәстән, теге сүзне пышылдады:
– Бу – мәхәббәт яңгыры!
Фото: stihi.ru
(Дәвамы бар)