(Дәвамы.)
17
Вакытында күреме килмәгәч, авырга калдыммы дигән уй килде Ләйсәннең башына. Шикләнүен ачыклар өчен табибка күренергә китте. Анализ биргәннән соң табиб аны үзенә чакырып кертте.
– Котлыйм сезне, сез авырлы! – диде, йөзенә шатлык төсе чыгарып.
– Авырлы?
– Әллә шат түгелсез? – диде табиб, аның йөзенә карап.
– Шат, бик шат, ничектер, көтмәгәндә.
– Бүгеннән башлап сезгә еш килеп күренергә туры киләчәк. Сезнең беренче балага узу, исәпкә алабыз, – диде табиб, нәрсәләрдер язып, – чак кына үзегездә үзгәреш я эчегез авыртып торса, шундук ашыгыч ярдәм чакырыгыз.
Авырга калганына сөенсә дә, аның күңеле тыныч түгел. Авыры кемнән, Иректәнме, Рәмилдәнме? Әгәр дә Рәмилдән булса, ул чагында нәрсә эшләргә? Ирек белән яшәп ятып, Рәмилдән бала табаргамы? Бу гаделлек булмаячак. Бер эшләгән хата, икенче хата тудыра, дигәннәре шушы буладыр күрәсең. Рәмил белән йөри башлаганчы авырга калганы тоелмаган иде шикелле. Әни булачагына сөенсә дә, баланы кемнән булганын белә алмаганга хафаланды. Иреккә әйтми торырга булды. Аборт ясаудан узсын әле, дип уйлады. Элек булса берүзе генә хәл итә алмас та иде, Рәмил белән йөри башлагач, аңарда ниндидер кыюлык артты. Гел генә Ирек кушканча булмасын, үземә дә җаваплылык алырга вакыт, дип уйлады. Ләйсән үзенең авырлы икәнен Рәмилгә дә әйтми торырга булды. Аның бу яңалыкны ничек кабул итәрен белми әле.
Апрельнең дүртендә Рәмилнең шәхси күргәзмәсе ачылды. Ачылуны алдан халыкка хәбәр иткәнгәме, кеше байтак кына булды. Ирек Кәбирович берничә хезмәткәре белән килгән иде. Телехәбәрче Рәмилгә берничә сорау белән мөрәҗәгать итте. Ул сүз уңаенда бу күргәзмәне оештыруда ярдәм иткән оешмага рәхмәтен белдереп үтте. Килгән рәссамнәрдән, берничә кешедән күргәзмә турында үз фиерләрен әйтүен сорады. Барысы да моңа чаклы таныш булмаган рәссамның килеп чыгуы, картиналарының үзенчәлекле булуы турында, үзләренең соклануларын белдерделәр.
Рәмил картиналарының сатылуы турында да хәбәр итте. Комиссия ярдәмендә һәр картинага бәя биреп чыккан иделәр. Күргәзмәнең ачылу көнендә үк берничә картина астында “сатылды” дигән язу барлыкка килде. Ирек Кәбировичта конторасына ике картина сатып алырга булды.
Ләйсән генә ачылган көнне килә алмады. Ирекнең анда булачагын белгәнгә килми калды. Моңа чаклы бер күргәзмәгә дә йөрмәгән Ләйсән турында әллә нәрсә уйлар. Телевизордан гына күреп белде.
– Миңа әйтми генә рәссамнарга ярдәм итеп йөрисең икән, – дигән булды Ләйсән Иреккә, Рәмилнең күргәзмәсе турында аның фикерен белергә теләп.
– Яхшы рәссам булгач, ярдәм итергә булдым. Эшләре миңа ошады, – диде.
– Миңа да барып карарга кирәк әле.
Ләйсән күргәзмәгә барырга сәбәп булганына сөенде. Икенче көнне үк шунда юлланды.
Күргәзмәдәге картиналарны күп тапкыр күргәне булса да, беренче күргәндәй итеп карады. Алар зур залда бөтенләй икенче төрле күренә иде. Рәмилдә анда иде. Ул, аның янына килеп:
– Эшләрегез әйбәт, мин бик шат, котлыйм, – диде.
Рәмил янында кеше бар иде. Артык сөйләшә алмады. Картина карап йөргән Ләйсән бераздан Рәмил янына үзе килде.
– Рәхмәт, Ләйсән, синең тырышлык инде. Син дәртләндереп җибәрмәсәң эшләрем бәләкәй бүлмәдә, тузан эчендә ята бирерләр иде. Ләйсәнгә якын килә биреп, әкрен тавыш белән: – Хәзер өйгә кайтам, килерсең, мин көтәм, – диде. Ләйсән ризалык белдереп баш какты. Алар берничә көн күрешмәгән иде.
Ләйсән Рәмилне озак көттермәде. Ишектән керү белән бер-берсенең кочагына атылдылар. Сагынышканнар. Рәмил Ләйсәнне өстәл янына чакырды, аракы ачты.
– Безнең уңышны юсак та була, – диде Рәмил, аракы салып.
– Үзең эч, мин эчмим.
– Әллә сөенмисең?
– Сөенәм, барлык йөрәгем белән, ләкин ярамый.
– Әллә чирлисең?
– Юк...
– Сәбәбен мин белә аламмы?
– Аласың. Мин авырлы, бала көтәм.
– Менә шатлык!
– Мин куркам әле.
– Нәрсәдән?
– Баланың әтисе кем икән? Шушы сорау борчый күңелне.
– Әллә шикләнәсең?
– Шулайрак шул. Синеке булса, бетте баш.
– Шулай булса, мин сине күтәреп йөретәчәкмен. – Рәмилнең йөзенә шатлык чыкты. Күңеленнән их, шулай булса иде, дип теләп куйды. Аның да бит әти буласы, бала кочасы килә. Яшь бара, бала яратканы юк. Бу ниндидер гаделсезлек бит.
18
Ирекнең кәефе яхшы чагын туры китереп, Ләйсән үзенең авырлы икәнен әйтергә булды.
– Ирек беләсеңме, безнең өйдә үзгәреш бар.
Ирек тирә-якка карап алды да:
– Нинди үзгәреш? – дип сорады.
– Мин авырлы.
– Нәрсә? – Ирекнең төсе китте, иреннәре калтыранды: – Нәрсә дидең?! Кабатла әле!
Ләйсән аның йөзен күреп куркып китте. Озак кына сүз әйтә алмый торды.
– Мин авырга калганмын, – диде әкрен генә тавыш белән.
– Ничек? – Ирекнең башы әйләнеп китте, – синең бит анда...
– Алдырган идем. Табиб кушты, чир башлануы бар диде, – дип аклана башлады. Ирек урындыгыннан торып тегеләй-болай йөренде. Үз-үзенә нәрсәдер сөйләнде. Йодрыгын төйнәп Ләйсәнгә таба атлады, кире чигенде. Анысы куркышыннан ап-ак булды.
– Кемнән? – дип кычкырды.
– Ничек кемнән? Синнән инде, – диде, артка чигенеп.
– Әйт. Югыйсә!!!
– Ирек, нәрсә эшләвең?
– Ә син нәрсә эшләдең? Миннән бала булмый.
– Ничек булмый? – Ләйсән бернәрсә дә аңламады.
– Мин армиядә... Табиблар бала булмый, диделәр.
– Нишләп миңа әйтмәдең?! – Ләйсән битен каплап елап җибәрде.
Ирекнең ничә еллар буена яшереп килүенә гарләнде. Яратса, әйткән булыр иде. Яратмаган, яратмаган. Ничә еллар алданып гомере үткән, шул елларны кызганып елады. Кайдан белгән, димәк авыры Рәмилнеке була түгелме?
Бераздан икесе дә тынычлана төште.
Ирек тыныч тавыш белән сүз башлады.
– Мин сине кемнән авырлы икәнеңне сорамыйм, баланы табасың, ләкин сүз бирәсең, башкача ул кеше белән очрашмыйсың, барына да риза булсаң, бергә яшибез.
Ләйсән бернәрсә дип тә әйтә алмады. Нәрсә дип әйтә ала ул? Ирек шулай тиз генә кичерде дәме? Сынап каравымы? Бер-бер план корамы?
– Табибка күренеп кара, мин сиңа ышанмыйм. Белгәч, ник әйтмәдең? Нәрсәдән курыктың?
– Сине югалтасым килмәде, ташларсың кебек тоелды.
– Ә хәзер икебезгә дә җиңел, дип уйлыйсыңмы? Барына да син гаепле, син гаепле. Өйдә берьялгызым мин нәрсә эшләргә тиеш идем? Син бит фатирга төшкән кеше кебек яшәдең. Соңгы вакытта мин сине күргәнем юк, юк.
Ләйсән үксеп-үксеп елады. Аның бервакытта да бу кадәр елаганы юк иде. Бер максатсыз үткән гомере бушлык булып калгандай булды. Ни өчен яшәде соң әле ул? Ирекнең байлыгын саклар өченме? Ахмак мин, ахмак, дип, үзен тиргәде. Рәмил белән очрашканына сөенеп куйды. Аны очратмаса, кайчанга кадәр шулай яшәр иде?
Аның белән генә бу тормышта иң кирәге байлык түгелен аңлады. Бер-береңне аңлардай, синең өчен утка-суга керергә әзер булган кеше булуы кирәк. Ничә еллар бала булмаячагын яшереп йөргән Иреккә хәзер дә ышана аламы ул? Ярый, авырга калганмын, әни булу бәхетен дә татый алмас идем бит, дип, корсагын сыйпап куйды.
Ләйсәндә ниндидер ышаныч, батырлык уянды. Ни өчен елап утыра әле ул? Менә бит минем шатлыгым, хатын-кызга шуннан да шатлыклы нәрсә бар? Ирек еласын, үкенсен үзенә, аның яшереп килүе шушы көнгә калдырды аларны. Ләйсәндә иренә карата битарафлык уянды. Ирекне югалтса да үкенмәячәген аңлады. Йөрәгенең бер өлеше бозга әйләнгәндәй булды.
Ирек Ләйсәннән, мин авырлы, дигән сүзне ишеткәч, чак һушын югалтмады. Шул секунд эчендә башыннан әллә нинди уйлар үтте. Ниндидер ахмаклык эшләүдән үзен көчкә тыеп кала алды. Ләйсәнне икенче ир белән йөрүен күз алдына китерә алмады. Шулай булса сизенер иде бит. Терелдемме, әллә, дигән уй да килде башына. Озак еллар алдап йөрүнең ирләрчә түгел икәнен ул яхшы аңлый. Хатыны алдауга лаек кеше түгел. Кичерә алырмы? Аңа булган ышанычны югалтмасмы? Ул тагын бер тапкыр табибка барып күренеп карарга булды. Анализны белгәч кенә төпле фикер йөретеп булыр, дип уйлады.
Бала таптыра алмаганга Ирекнең дә йөрәге янып йөрде. Бу турыда хатынына әйтергә көч тапмады. Аның да бала сөясе, әти буласы килә. Бу мәсәләдә тормыш аңа кырыс булды. Алдына зур сынау куйды. Шуңада инде ул вакытын байлык туплауга, эшенә багышлады. Бала юклыкны байлыкка алмаштырмакчы булды. Затлы ял йортларына йөреп, барын да онытырга тырышты. Ләкин күңеле төбендә нәрсәдер һәрвакыт сызлап, әрнеп торды. Ләйсәнгә генә сиздермәде. Аны кызганып та куя иде. Иртәме, соңмы бар да беленәчәген дә белде. Өйләнешкәч тә әйткән булса, бәлки, бүгенге аңлашылмаулык килеп тә чыкмас иде.
Өйләнешкәннән соң бүген беренче тапкыр аерым яттылар. Икесе дә йоклый алмый газапланды. Икесен дә, моннан соң ничек яшәргә, дигән уй борчыды. Бер-берсенә булган сөю җепләре тартылып өзелергә җитешкән иде.
19
Ирек табибка күренеп караса да, уңай нәтиҗә алып чыкмады. Ләйсәннең корсагындагы бала башка кешенеке булудан шиге юк. Нәрсә эшләргә? Аерылышыргамы? Барына да күз йомып яшәргәме? Икенче хатын алса да, баласы булмаячак. Туры килгән саен хатынын битәрләмәсме? Кеше баласын сөя алырмы? Кешеләрнең бала алып тәрбияләүләрен дә белә ул.
Ни дисәң дә, Ләйсәннең баласы булачак. Ләйсәнгә барын да сөйләп аңлатып карарга булды.Ул ничек кабул итәр? Йөргән иренә китәрме, аның белән калырмы?
Ирекнең Сания белән йөрүе Ләйсәнгә артык каты бәрелүдән саклады. Үзе дә тугры ир түгел бит. Сания белән артык мавыгып, хатынын оныта башлаган иде ул. Берничә мәртәбә кунарга да кайтмый калды.
Бу мавыгуның азагы начар бетәчәген сизенә иде, ләкин, туктап калырга көч тапмады. Сөяркәсенең иркәләүләреннән баш тарта алмады. Хатынына караганда аның белән бергә булу ошады. Күңеленең кайсыдыр бер өлеше аңа тартылды, йөрәгенә ныграк урнаша барды.
Ләйсән белән кайтып сөйләшү бернинди ачыш кертмәде. Ләйсән Иреккә нәрсә дип тә җавап кайтара алмады. Рәмилне күреп сөйләшмичә, бернинди нәтиҗәгә килә алмый иде. Ул кабул итмәсә, әти булудан баш тартса, бәлки, иренең шартына килешер. Моңа чаклы аның мондый катлаулы хәлдә калганы юк иде, чишелеш таба алмый интекте.
Икенче көнне Ирек эшкә киткәч, сикереп торып юынып, киенде дә Рәмил янына ашыкты.
Ләйсәнне Рәмил шатланып каршы алды.
– Бик вакытлыча килдең, сине генә уйлап утыра идем, – дип, Рәмил аның киемен салдырышты. Ләйсәннең боек йөзен күреп, – Нәрсә булды? – дип сорап куйды.
– Бар да челпәрәмә килде. – Ләйсән елап җибәрде.
– Ләйсән аңлатып бирче, нәрсә булды?
– Авырлы икәнемне иремә әйттем...
– Аның ни начарлыгы бар, сөенгән генәдер.
– Аңардан бала булмый.
– Аңлашылды. Әтисен таптырамы?
– Таптырмый. Килешкәндәй булды. Баланы табасың, бергә яшибез, ди.
– Син нәрсә дидең?
– Мин сине күрмичә бер нәрсә әйтә алмадым. Бала синеке.
Рәмилнең йөзенә шатлык чыкты. Ләйсәнне күтәреп алып әйләндерә башлады.
– Рәхмәт, Ләйсән, рәхмәт. Мин сине беркая җибәрмим. Мин нинди бәхетле! – Кинәт туктады да башын аска төшерде: – Син бай иреңне ташлап миңа килә буласыңмы инде, ахмак мин, нәрсә сөйләп торам соң әле.
– Рәмил сөйләшик. Мин Ирек белән яшәгән хәлдә дә үземне бәхетле итеп тоя алмаячакмын. Бер-беребезгә караш элеккечә булмаячак.
– Мөмкин булса, мин сине беркая җибәрмәс идем. Картиналарымны сатып байтак кына акча эшләдем, тагын заказлар бар. Ачка үлмәс идек. Ирең белән кайтып сөйләш, баланың әтисе чакыра диген.
– Рәмил миңа булган хисләрең көчлеме? Бала өчен генә бергә булсак, азак килеп үкенмәссеңме? Мин сине яратам, шуңа да синең янга килдем, синең фикереңне беләсем килде. Ирек белән яшәп синең балаңны үстерү дөрес булырмы? Синең белән башка очрашмаска тиеш буламын. Икәү яшәп китә алырбызмы?
– Ләйсән мин сине яратмасам, сине алдап йөретә алыр идемме? Мин андый кеше түгелмен. Сиңа чаклы бер хатын да күргән булмады. Законлы хатынымны исәпкә алмаганда. Минем әти булып, гаиләм белән яшисем килә. Фатирымның бәләкәй булуы гына күңелне кыра. Син иркен фатирда яшәп өйрәнгәнсең. Ташлама мине, Ләйсән, син генә минем киләчәгем.
– Рәмил миңа чак кына вакыт бир, бераз һушыма килим. Сиңа барын да хәбәр итәрмен.
(Дәвамы бар.)
Фото: freestockimages.ru.