Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 июль 2022, 14:32

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (3)

Без, гомерләре буе ач торган кешеләр сыман, үз-үзебезне белештерми башлыйбыз: авызларыбызны зур итеп ачып, тамактан гына ашларыбызны коябыз, чәйнәп-нитеп тормыйча боткаларыбызны йотабыз.

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (3)
Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (3)

Өченче бүлек

Карантинда

 

Машиналарыбыз туктагач килеп җиттек дип юкка гына өметләнгәнбез икән – ниндидер станциядә янә вагоннарга төяделәр. Кайсыдыр: «Уфага алып китәчәкләр икән», – дип шаяртты. Эх, шулай булсачы икән. Әмма моңа үзебез дә ышанмыйбыз. Юкса, бик шәп булыр иде дә ул туган якларда хезмәт итүләр.

Поезд чаба да чаба. Тик, бүтән – ят тарафларга. Менә Чугуевка станциясендә төшәбез. (Монда бөек совет язучысы Александр Фадеев туган. Күптән түгел генә китабын укыган идем, ә хәзер язмыш үземне шунда китереп ташлады. Музее да бардыр, тик, бу турыда авыз да ачасы юк. Чөнки көлүләрен көт тә тор).

Янә ике машинага төяп бормалы урман юллары белән каядыр алып киттеләр. Озак барабыз. Менә, ниһаять, Ольга дигән пычрак кына поселокка килеп керәбез. Әмма машиналарның туктарга исәпләрендә дә юк. Без чапкан тизлек белән ары китәбез.

Төш тирәләрендә Тимофеевка исемле поселокка килеп җитәбез. Машиналар безне ниндидер хәрби часть каршында төшерәләр дә, тузан туздырып ары китәләр. Чын булса, шушында хезмәт итәчәкбез икән. Әмма, монда сагынып каршы алырга әти-әниебез юк шул. Үгисенеп тимер капка каршында басып торабыз. Ә аның теге ягында безне нәрсә көтәдер?

Шулчак, частьның кырыенда үскән агачлар арасыннан ике сержант белән бер рядовой килеп чыкты һәм безгә карап: «Өрәкләр, асылыныгыз!» – дип, яман тавышлар чыгарып кычкырырга керештеләр. Аптырашта калдык. Нигә асылынырга һәм ни өчен өрәкләр диләр болар безне? Алар, ничек килеп чыккан булсалар, дипломатларын күтәреп, шулай, көтмәгәндә, күздән дә югалдылар. Исерекләрдер болар. Әмма бу кечкенә вакыйга да безнең кәефебезне тәмам бозды.

Ярты сәгатьләп вакыт үткәннән соң гына тәбәнәк буйлы, саргылт чәчле, бәдрәфкә барырга ашыккан бәндәнеке кебек кысталган йөзле кече сержант килеп чыкты һәм көтә-көтә көтек була башлаган төркемебезне эчкә алып кереп китте. Башларыбызны борып як-якка каранабыз. Бар да монда яңа һәм ят. Менә таушалганрак бер бина каршында туктыйбыз.

Кече сержантның теле дә бар икән: «Мунчада юынып чыгарга сезгә биш минут вакыт бирәм. Киемнәрегезне алмыйсыз, почмакка өясез. Чыккач, сезгә солдат формасы тапшырачаклар». Моны ишеткәч, сөенеп җибәрәм. Менә, ниһаять, балачак хыялым да тормышка ашачак!

Төркемебездән кемдер күпләребезнең фикерен җөпләп: «Мунчада юынып чыгарга биш минут аз бит», – дип кычкырып җибәрде.

– Моны кем әйтте? – дип сорады, кече сержантыбыз, колакларын торгызып.

– Мин, – диде тал чыбыгыдай нечкә вә озын буйлы берәү. (Бу «типны» нигәдер, беренче күрү белән үк яратмадым. Үзе, җитмәсә, фашистлар турындагы фильмдагы котсыз немец солдатына да охшап тора. Мыжыклыгы да йөзенә чыккан).

– Фамилияң?

– Огурцов.

– Менә нәрсә, Огурцов, моңа кадәр, бәлки, әниең үзе таска утыртып юындыра да торган булгандыр. Хәзер шул гамьсез вакытларың артта калды. Чөнки, син – солдат, Ватан сакчысы. Шул сәбәпле, әниеңнең имчәгеннән аерылырга вакыт җитте.

– Мин әниемнең күкрәгеннән 17 ел элек үк аерылдым, – моны да «Кыяр оныгы» әйтте.

Кече сержант елмаеп куйды һәм сәгатенә карап: «Мунчага!» – дип кычкырып җибәрде.

Тәүгеләрдән булып ишектән атылып керәм, буш тас белән бер кисәк кер сабыны эләктереп алам, пычранып беткән киемнәремне салып почмакка атам һәм тиз-тиз генә юынырга керешәм. Ә артта талаш, кычкырыш. Кемнәргәдер тас җитмәгән. (Ә бездә алар кайгысы түгел. Чөнки, бүгеннән алып һәркем бары үз-үзен генә хәстәрли).

Юынып беткәч, кибенергә теләп, сикергәләп алам һәм оят җирне каплап, бөрешкән хәлдә, коридорга чыгам. (Монысы – чүп кенә. Менә, медицина комиссиясе үткәндә күргәннәрем – чын мәгънәсендә «анасы» иде. Анда башта трусикка тиклем чишендерделәр. Ярымшәрә килеш коридорда чират торабыз, табибларга керәбез. Кайберәүләр уйлап та бирми, әйтерсең, бу дөньяга маймыл, яки, бүтән төр хайван булып килгәннәр. Ә миңа оят. Коридорда, чит-ят бәндәләр алдында, берни булмагандай, исәр кеше шикелле трусиктан йөр инде. Җитмәсә, яшь кенә шәфкать туташлары тыз-быз чабып тора. Ә бер бүлмәдә трусикны тезгә кадәр төшерергә, арка белән борылырга, алга иелергә, биш-алты кешедән торган комиссия әгъзаларына кулларың белән оят җиреңне ачып күрсәтергә куштылар. Менә нәрсә ул ярылып үләрлек, җир тишегенә кереп китәрлек иң зур оят булды минем үз гомеремдә. Әмма, буйсынмыйча да ярамый. Чөнки, үзләре сорады бит. (Әйтерсең, армиягә китү-китмәвең, нинди гаскәрләргә эләгү-эләкмәвең арт шәрифләреңә бәйле).

Кечкенә тәрәзәчек каршына, анекдоттагы әрмәннәр шикелле, сафка тезеләбез. Аннан мультфильмдагы Бармалейга ике тамчы судай охшаш бер прапорщик «шәрә бака»ларга солдат киемнәре биреп тора. «Дүртенче буй үлчәме, 46 размер», – диде, үзенең чираты җиткәч, миннән ике кеше аша алда торган «Ганс» Огурцов. Әмма, киемнәрен алып китүенә карамастан, ул бераздан яңадан прапорщик каршына килеп басты: «46 размер сорадым, ә сез 50не биргәнсез». «Бармалей», аның сүзләрен ишеткәч, кызыл күргән күркәдәй кабарды, ачудан, хәтта, күзләре кысылып бетте: «Телләшеп торсаң, әниеңне фәлән итим, 58 размерны бирермен!» Огурцовны җеннәр алып киттемени, тәрәзә яны бушап калды.

Бераздан чират миңа да җитте: «Дүртенче буй үлчәме, 46 размер. Баш киеме 60лы, аякныкы – 41 ле». «Бармалей» эчтәге бүлмәгә кереп югалды һәм ә дигәнче, абзагызга киемнәр дә күтәреп чыкты. Размерларына күз төшерәм. Бар да диярлек дөрес. Бары, пилотка гына 58ле. Йомышың төшсә, күршенең усал ата казына да, «исәнме, җизни», – дигәндәй, «Иптәш прапорщик», – дидем, итагатьле итеп, «Гафу итегез, миңа 60 размер пилотка кирәк иде».

– Иптәш солдат, беренче һәм соңгы тапкыр әйтәм – армиядә 60 размер баш киеме булмый. Чөнки бар да стандарт буенча, – диде ул һәм тир исе аңкып торган фуражкасын салып миңа күрсәтте. Аның эчке ягына «58» саны сугылган иде. Мин бер атуда прапорщикның баш зурлыгын гына түгел, ә бу әгъзаны йөрткән гәүдәнең фамилиясен дә белдем. Чөнки, шул ук фуражканың эченә ручка белән «Жильников», – дип тә язылган иде.

«Иптәш «Бармалейның»да башы 60 размер булса, һич югы, хәлемә керер иде», – дип уйладым да, киемнәремне күтәреп ары киттем. Мунча коридорындагы буш эскәмиягә барып утырдым. Кулымдагы байлыкны кадерләп алдыма куйдым. Менә гомерем буе хыялланган солдат киемнәре. Үзләре өр-яңалар, алардан хәтта үзенчәлекле ис тә килеп тора.

 Барыбыз да киенәбез һәм тышка чыгабыз. Әмма, бер-беребезне танымыйбыз. Чөнки, солдат формасы кешеләрне бик нык үзгәртә. (Шул исәптән, матурайта да икән).

Илле кешелек төркемебездән ике взвод ясадылар. Командирлар билгеләделәр. (Безнең бәхеткә баягы кече сержант тәтеде. Ә фамилиясе аның Сивков икән).

Командирыбыз һәрберебезнең өс-башын карап чыкты, җитешсезлекләребезне әйтеп бирде. Иң ныгы – каешларыбызга бәйләнде. Ул билне буып торырга тиеш икән. (Ә арага бармак сыярлык урын калса да – эш харап. «Бер бармак – бер наряд, өч бармак – өч наряд, ун бармак – гауптвахта», – диде Сивков, зәҺәр ысылдап).

Аннан чолгау урарга өйрәтте. «Бары бер тапкыр гына күрсәтәм», – диде. Һәм сүзендә торды да.

Шуңардан соң кулларыбызны каната-каната погон-петлицалар һәм ак якалар тектек. Өп-өр яңалар булуларына карамастан, итекләребезне дә крем белән ялтыраттык.

Сивков янә һәммәбезгә дә күз йөгертеп чыкты. (Шул арада: «Дөрес текмәгәнсең», – дип әллә күпме солдатның погоннарын умырып ташларга да күп сорамады. Бары миңа гына каныкмады. Ни дисәң дә, энә генә тота беләм мин, малай).

Аннан, кече командирыбыз безне сафта йөртергә кереште. Үзе бертуктаусыз акыра, аты-юлы белән сүгенеп тә җибәрә. Күренеп тора – канәгать түгел. Ни эшлисең – тырышабыз бит инде. Сивковның туктатырга уенда да юк. Арып беттек. Сусаудан иреннәребез аңкауларыбызга ябыша язды. Ә ул: «Раз-два», да, «Раз-два», – әйтерсең, мәктәптә укымаган һәм шуңа да бүтән саннарны белми.

Әнә, бүтән взводлар ашханәгә дә китте. Ә без исәр кешеләр шикелле йөрибез дә йөрибез. Сивков дигәннәре адәм түгелдер, җендер. Юкса, аз булса да хәлебезгә керер иде. (Үзе дә бит яшь солдат булгандыр ласа?)

Күкләр интегүебезне күрде, ахры, менә, без дә, иң соңгы булып, тәмле ресторан исләре аңкып торган ашханә каршына килеп туктыйбыз. Сафка баскан рәвешле берәм-берәм эчкә үтәбез. Буш өстәл артына утырабыз. Шулчак Сивков, дию пәрие тавышы белән: «Взвод, чыгып тезелергә!»– дип кычкырып җибәрмәсенме. (Бактың исә, кемдер рөхсәтсез ашарга тотынган икән). Күңелләребездән генә сукрана-сукрана (моны тышка чыгарырга ярамый, юкса, эшләр харап) чыгып тезеләбез. Яңадан керәбез. Янә тышка… Бу хәл җиде тапкыр кабатлангач, менә, ниһаять, бәхет безгә дә елмая: «Взвод, көндезге ашны кабул итә башларга. Сезгә төп-төгәл бер минут вакыт!»

Без, гомерләре буе ач торган кешеләр сыман, үз-үзебезне белештерми башлыйбыз: авызларыбызны зур итеп ачып, тамактан гына ашларыбызны коябыз, чәйнәп-нитеп тормыйча боткаларыбызны йотабыз. Кече сержант Сивков янә телгә килә: «50, 51, 52, 53»… Ул: «Алтмыш», – дигәндә компотларыбызны да эчеп бетәбез. Өстәлебездә бары ипи өеме генә торып кала. Эх, берничә секунд артык бирелгән булсамы? Юк шул, икмәкне күз белән генә ашарга язды.

Сивков янә телгә килә: «Мин өчкә кадәр санагач, барыгыз да ишеккә ташланасыз. Бу дүрт взводка да кагыла. Кем иң соңгы булып чыга – аны үтергәнче кыйныйм!»

Без йөзләрчә баш чабышкы атымыни. Беребезнең дә азаккы буласы һәм кыйналасы килми. Ә ишек тар – 50 сантиметр тирәсе генә.

«Бер, ике, өч!»Бар да, батучы корабтан качучы комаклар кебек, ишеккә ташлана. Әмма, әйбәт кенә чыгарлык түгел. Төрле яктан этә торгач зур өем хасил була. Кемнәрдер егыла, аларны таптый башлыйлар. Ә арттан бүтәннәр чыгарга теләп җан көчләренә этәләр. Сержантларга күз төшереп алам: алар шат – көләләр, тантана итәләр. Тычканга үлем, мәчегә көлке дигәннәре менә шушы буладыр инде.

Йөз башлы, икейөзләп кул-аяклы, меңнәрчә тавыш белән яман итеп бакыручы вә сүгенүче шушы «аждаһа» мине дә үз зченә йота һәм, ни гаҗәп, ә дигәнче тышка чыгарып та ташлый. Әһә, эчкә җылы йөгерә – мин иң соңгысы түгел.

Башкортстан егетләреннән төзелгән безнең ике взвод та элекке студентлардан тора. (Бары Огурцов кына искәрмәгә керә. Ул надан башы белән безнең арага ничек эләккәндер – монысы миңа караңгы).

Ә студент халкы, үзегез беләсез, бүтән яшьләрдән бер баш өстен тора. Әйе, без барыбыз да белемле, мут һәм елан аягын кисәрлек дәрәҗәдә үткер.

Әгәр дә берәребезгә ярты ел элек кенә кураторыбыз, кафедра мөдиребез, яки хәтта декан тиклем деканыбыз аудитория ишегенә күрсәтеп: «Кем дә кем иң соңгы булып чыга – шул укудан куыла», – дисә без кыл да кыймылдатмас идек. Җитмәсә, минем кебек чосраклары, киресенчә, аның үзен ректорат, Обком, «Комсомольская правда» һәм Политбюро белән куркытырга да күп сорамас иде.

Ә хәзер, өйдән чыгып китүебезгә ике атна, солдат киеме киюебезгә өч сәгать дигәндә без бөтенләй башка кеше. (Әгәр инде безне кеше дияргә яраса).

Юк, без бөҗәкләр. Ә кече сержант Сивков безнең өчен Алла. Һәм бер ни эшләр, бернинди котылыр гамәл юк. Армия дигән тәмугтан исән чыгыйм дисәң буйсынырга, буйсынырга һәм бары тик буйсынырга гына кала.

Мин казармада погон-петлицалар теккәндә дневальный янында эленеп торган көн тәртибенә игътибар иткән идем. Хәзер өзелеп-өзелеп җидене – кичке ашны көтәм. Язылганнар дөрес булса, аннан 15 минут буш вакыт, өс-башны тәртипкә китерү, «Вакыт» тапшыруын карау, кичке тикшерелү һәм 22.30 да – отбой.

Менә кичке аш та үтте. (Анысы да төп-төгәл бер минут). Аннан ишек «штурмлау».15 минут бирелгән буш вакытта авылга әти-әниемә хат язарга да өлгердем. (Сержантларның җәберләве турында, әлбәттә, ләм-мим. Нигә иң кадерле кешеләремне кайгыртырга, улларының бар да яхшы икән дип аларны сөендерергә генә кирәк).

Ә тугызда казармага «Вакыт» тапшыруын карарга керттеләр. Анысы да тәртип буенча: барыбыз да урындыкларыбызны җеп сузгандай тигез рәтләргә куйдык, үзебез сөйләшмибез дә, хәрәкәтләнмибез дә. Башларыбызны югары күтәреп телевизор карыйбыз. Хәтта, урысча ике сүз дә ялгый алмаучы таҗиклар да зур дикъкать белән экранга текәлгән. Минем дә әле моңарчы беркайчан да шулай яратып «Вакыт» караганым юк иде. Һәм, кулымнан килсә, бу тапшыруны тәүлегенә 24 сәгатькә сузар идем.

Менә старшина Мишаринның балдан татлы, мамыктан йомшак: «Рота, 45 секундтта ятарга!»-дигән боерыгы яңгырый. Корт чаккандай урыннарыбызга йөгереп барып, чишенеп, киемнәребезне пөхтәләп куеп, караватларыбызга авабыз. Һәм шул ук секундтта аның: «Рота, 45 секундтта торырга!» әмере ишетелә. Янә сафка тезеләбез. Янә ятабыз … Бу хәл 17 тапкыр кабатлана. Шулай итеп, йокыга бирелгән ярты сәгать вакытыбыз юләрләрчә үтеп тә китә. Менә чираттагы тапкыр «Ятарга!» – дигән боерык яңгырый. Йөзебез дә күңелләребездән: «Эх, монысы соңгысы булсын, иртәнгә кадәр бүтән торгызмасыннар иде», – дип теләк тели. Һәм, ни гаҗәп – теләкләребез кабул була – Мишарин йокы бүлмәсеннән чыгып китә. Тик, бәхетеңне күркә бер чукыса бәхетле булырмын димә – шулчак, каяндыр, кече сержант Сивковның: «Раз скрип!» -дигән тавышы ишетелә. Аннан: «Два скрип, три скрип, рота, подъем!» – дип котларыбызны алып акырып җибәрә. Берни эшләр хәл юк – күңелләребездән үкси-үкси торып киенәбез, сафка тезеләбез. Кече командирыбыз: «Соңгы тапкыр кабатлыйм – отбой командасы яңгырагач, чебеннең йөрәк тибеше ишетелерлек үле тынлык урнашырга тиеш. Ә хәзер – отбой!» – дип боера.

45 секундтта караватларыбызга ятабыз. Кузгалырга да, хәрәкәтләнергә дә, селкенергә дә куркып, таш сындай катып калабыз. Тик, ни галәмәт, кайсыдыр юньсезенең тимер караваты шыгырдап куя. Моны Сивковның локатор колаклары тотып ала. «Раз скрип!», «Два скрип!», «Три скрип, рота, подъем!»

Бу мәхшәр җиде тапкыр кабатлана. Һәрнәрсәнең дә чиге була диләр, әллә инде тимер карават пружиналары да арый, без татлы сабый йокысына талабыз.

Әмма, каһәрең, бераздан яңадан «подъем» командасы яңгырый. Төнлә җәфаламасалар булмый микәнни? Сәгатькә күз төшерәм. Вакыт иртәнге җиденче ярты икән. Димәк, төн сизелмичә дә үтеп киткән. Сивков безне яңадан биш-алты тапкыр яткырып торгыза. Йокыларыбыз тәмам кача. Аннан командирыбыз билгә тиклем чишенергә һәм казарма каршына чыгып тезелергә боера. Ә тышта вак салкын яңгыр ява. Берни эшләр хәл юк – сафка тезеләбез. Өшүдән барчабызга да каз тәне чыга, бала йоннарыбыз кабара, шуңа өстәп, тешләребезне тешкә бәреп дер-дер калтырарга да тотынабыз. Менә бераздан күтәрмәдә Газраилнең безнең полктагы илчесе – кече сержант Сивков та пәйда була. Җәлладыбыз өстенә плащ-палатка бөркәнгән, аякларында кызыл кроссовкилар. Ул, Мавзолей өстендә парад кабул итүче маршал Жуков кыяфәте белән безне күздән кичергәч: «Взвод, бегом марш», – дип кычкырып җибәрә. Һәм, шул ук секундтта йөгерә башлыйбыз. Тик, бик кыен – барыбызга да аякларыбызны берьюлы атларга кирәк. Алдан йөгерүче кайсыдыр юньсезе ялгыша. Без, аның арттагылар, тәмам буталып, бер-беребезнең аягына баса башлыйбыз. Тизлек тә шактый кими. Янәшәбездә пычак кергәндәй Сивков акыра. Бүтәннәр уңы белән атлаганда сулы белән басучы ахмак Габидуллинны кырыендагылары бәргәләп ата. «Тәрбиянең» файдасы тия – Уфа егете өйрәнгәндәй итә. Шактый кызу җилдерә башлыйбыз. Әмма, шуңа да карамастан, командирыбыз һаман да нык ашыктыра – чөнки, үзе нашатырь кыстыргандай бик кызу чаба. Хәзер инде, ярымшәрә булуыбызга карамастан, өшүнең дә ни икәнен онытабыз, хәтта тирләп үк чыгабыз. Бишләп чакрым ара үтеп, җаннарыбыз тәннәребезне ташлап чыгар дәрәҗәгә җиткәч, Сивков зарядка ясарга туктата. Анысы җиңелрәк. Бераз хәл алабыз. Һәм янә кирегә – кайтыр якка җилдерәбез.

Көннәребез бертөсле үтә. 6.30 да тору, 3-5 чакрым йөгерү, ут капкандай тиз генә ашау, ишек «штурмлау», сафта йөрү, турникта шөгыльләнү, «Устав» ятлау, «Вакыт» тапшыруын карау, кичке тикшерелү һәм 15 -20 тапкыр ятып торганнан соң кичке йокы.

Ә иң күп вакыт сафта йөрүгә бирелә. Әйтерсең, безне Кремль сакларга куячаклар, әйтерсең, безнең белән Кызыл мәйданга килгән бар халык хозурланачак.

Йөрибез дию бик үк дөрес тә булмастыр ул. Чөнки, бүтәннәр йөри, ә мин басып торам. Уң, яки сул аякны күтәреп. Ни өчен дигәндә – кече сержант шулай куша. Ә командирыңның боерыгын, хет үл, хет ярыл, үтәргә тиешсең, «Устав»та да шулай диелгән.

Сивков әллә нигә мине яратмады. Үземә калса, сафта да бүтәннәрдән начар йөрмим. Икенче курста хәрби кафедрада укыганда да кураторыбыз майор Гомәров: «Вафин, сиңа армиягә бару белән кече сержант званиесе бирәчәкләр, ә кайтканда иңеңдә старшина погоннары булачак», – дия торган иде. Укытучым әллә инде артыгын мактап ташлаган, әллә инде дөньяда Сивков дигән «җәнлек» барлыгын белмәгән, шуңа да аның фаразлары дөрескә чыкмады. Армиягә килү белән звание алу түгел, хет көл, хет ела – сафта йөрү буенча иң начары булып исәпләнәм.

Басып торам шулай көннәр буе челән кебек бер аягымны күтәреп. Юкса, бабаларым да кош затыннан булмаган. (Әтиемнең әтисе – Мәхәммәтдин. Аныкы – Вафа. Аннан Шәрип, Габделрәфыйк, Габделшәрип. Бүтәннәрен белмим. Белмәсәм дә, алары да кош булмаган. Монысына йөз процент гарантия бирә алам).

Ә челәнгә рәхәттер ул. Чөнки, бу дөньяга да челән булып килгән. Җитмәсә, аягында да авыр солдат итекләре юк. Табан астына да беркем китереп типми. Су эчендә рәхәтләнеп тик тора. Арыса, аякларын да алыштыра ала, карыны ачса – балык тотып ашый. Анысын да кабаланмыйча гына. Чөнки, җаны өстендә чукып торучы сержанты юк.

Бүтәннәр тирләп-пешеп сафта йөргәндә аягыңны күтәреп тик тору читтән караганда гына рәхәт төсле. Ә үз җилкәңдә татысаң – авыр, бик авыр. Үләселәр, елыйсылар килә шулчак. Тик ярамый. Еласаң да кызганмаячак. Үлсәң дә, табутыңа бер аягыңны күтәртеп салачак.

 Ә аягың арудан хәлсезләнеп үзеннән-үзе аска төшә. Мускуллар да сулкылдап сызлый. Ә Сивков килә дә: «Выше ногу», – дип җан көченә табан астына китереп тибә. Аяк күтәрелеп китә һәм бераздан үзеннән-үзе яңадан аска төшә башлый.

Үлдем дигәндә генә, кече сержант, иманына килеп, аякларымны алыштырырга рөхсәт итә. Монысы өчен дә аңа, юньсезгә, күңелемнән рәхмәт укыйм.

Дустым Салават Сабирҗанов (ул Тәтешле районы егете, армияга кадәр авыл хуҗалыгы институтының зооветеринария факультетының ике курсын тәмамлаган): «Габдулла, син гел елмаеп йөрисең. Моңа Сивковның ачуы килә – үзеннән көләсең дип уйлый. Шуңа да, бүтәннәр сафта йөргәндә аягыңны күтәреп басып торасың», – ди. Мин мәктәптә укыганда гына иң шаты идем. Ә монда, армияда, нигә елмаеп йөрим ди? Салаватның сүзләренә ышанмыйча, буш вакыт чыгу белән, юыну бүлмәсендәге көзге каршына барып бастым. Аннан миңа шомырттай кара күзле, ябык кына бер солдат карап тора. Әмма ул озакка чыдый алмады – пырхылдап көлеп җибәрде.

Авызым елмайгач нишлим инде? (Йодрыгым белән үз-үземнең ипи шүрлегемә менеп төшмәм бит инде?) Һәм, гомумән, ул бит миннән, тормыштан һәм авырлыклардан көлә. Әнә, Җәлилләр дә соңгы секундларына кадәр кайгыруның ни икәнен белмәгәннәр. Бу турыда Бельгияле икенче бер тоткынның: «Татарлар елмаеп үлделәр», – дигән сүзләре һәр кешегә мәгълүм.

Һәм, гомумән, минемчә, елап йөрүгә караганда елмаеп йөрү мең өлеш артыграк. (Моның өчен лаеш шулпасы ашасаң да). Менә, шулай, авызымны җыя алмагач торам көннәр буе аягымны күтәреп. Кызык, һавадан мине челәннәр күрсә үз кавемдәшләре дип уйларлар иде микән?

(Дәвамы бар)

 

Фото: topwar.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: