(Ахыры.)
Алар, йоклый алмыйча, озак сөйләшеп яттылар, киләчәккә планнар кордылар, елашып та алдылар. Уйлаганнарын тормышка ашыру өчен, Ләйләгә күпмегәдер район үзәгеннән китеп торырга кирәк, дигән карарга килделәр. Икенче көнне, әтисе эшкә китеп, кызын йоклаткач, Исламны итәгенә утыртып, ныгып җитмәгән аркасыннан йомшак куллары белән иркәләп сөйде, нәзек бармаклары белән атасыныкыдай кап-кара чәчләрен сыйпады, яшь каплаган моңсу соры күзләрен яшереп, ара-тирә иреннәрен аның башына тидерә-тидерә, уйлап чыгарган уйдырмасын сөйләргә кереште:
– Улым, син зур егет инде хәзер, абый кеше. Абый кешеләр көчле була. Сеңлең авырый, аны шәһәр хәстаханәсенә алып барып дәваларга кирәк. Миңа аның белән китмичә ярамый. Ул терелгәч, дәваханәгә барырга туры киләчәк. Без озак кайтмый торабыз. Син егет бул, елап йөрмә. Мин сине ияртеп йөри алмыйм, аңларга тырыш, улым, ярыймы. Озак тормабыз, Исламия савыккач, кайтырбыз. Без кайтуга тагы да зу-у-у-р үсәрсең. Еламассың бит, үскәнем, – дип озак үгетләде.
Планнары тормышка ашты. Ләйлә Исламын үлеп сагынды, ләкин акча өчен түзми чара юк. Ире аша улы турында бар яңалыкны белеп торды.
Динислам соңлап кайтканда, Исламны бакчадан Тәнзилә барып ала. Балага сусаган хатын аның һәр кылыгыннан, эче катып, күзләреннән яшьләр чыкканчы, чын күңелдән, гадәттәгечә, озак итеп, рәхәтләнеп көлә; туңдырма белән сыйлый, әнисе турында сорап йөрәген җәрәхәтләми, яшәгән җирләренә илтеп куя, әтисе кайтканчы, янында әкият укып утырып тора. Ислам аның китек язмышлы тормышында күктән төштән фәрештәдәй тоела. Шуңа Динисны, командировкаларга да җибәрә. Андый чакта Ләйлә белән Исламиянең башы күккә тия. Исламиянең тиресе тегелмәгән: тәпи китте, сакауча аңларлык итеп сукалый.
– Әти, китмә, кал, – дигәнне харап ап-ачык итеп әйтә.
Бүген дә малайны таныш апасы каршы алды. Машина белән капка төбенә килеп туктагач:
– Ислам, бар, әнә анавы ишек төбенә йөгер. Яшенле яңгыр килә. Мин машинаны гаражга кертәм дә, керәм, – дип, өй ачкычын биргән иде, малай аны шаккатырып, урысча:
– В такую погоду, я тебя не оставлю, – димәсенме?!
Үз колакларына үзе ышанмады Тәнзилә. Нәнинең сүзләре үзәгенә үтеп керде, араны тагын да якынайтты.
Ислам, өйгә кергәч:
– Берүзең курыкмыйсыңмы? Курыксаң, мине чакырырсың. Вәт яңгырны алдадык, әйме, апау? – дип, шатлыктан көлеп җибәрде дә шып туктады. – Апау, нигә минем көлдергеч, тиз бетә. Синеке бетми дә бетми? – диде.
Тәнзилә түзә алмыйча, сыны катып көлде. Аннары ул шоферына шылтыратып хәлен белде. Юлга чыгарга гына җыенуын белгәч, яңгыр явуны сәбәп итеп, куна калырга тәкъдим итте.
Динислам белән Ләйлә, гомердә булмаганча, яратышып төн үткәрделәр. Борынны кытыклап, бөтен өйне тутырып, тәмле аш исе таралды. Акчадан мая ярыйсы ук тупланган, тагын аз гына өстәлсә, хуш, район үзәге, хуш, акчалы иткән эш. Башкача аерым-аерым яшәүләр юк. Тагы әз-әз генә акча кирәк. Ләйлә үзе дә, кызын, бакчага урнаштырып сатуга урнаша. Татлыдан татлы хыяллар. Урында яткан килеш күз алдына килгән алдагы планнар...
Тик... Их тормышта шул тикләр, ләкиннәр, әммалар булмасын икән дә бит. Кызганычка каршы, очрый шул. Чираттагы килүендә ир хатынын “тереләй суйды”. Тәнзилә аның үзе белән яшәвен тели икән. Ул чагында акчалары булачак. Ләйлә ике ут арасында калды. Ирне дә бирәсе килми, акчалы да буласы килә.
Тәнзилә белән Динислам, пар күгәрченнәр кебек үк булмаса да, чиләгенә күрә капкачыдай яшәп китте. Ләйлә өчен тормышның кызыгы беткәндәй тоелды. Динислам Ләйләне дә онытмады. Килсә, кызын сөеп туя алмый, элеккечә үк булмаса да аны да ярата, акчасын, бүләген кызганмый. Әмма бер килүендә аерылышу турында сүз кузгатты. Иреннән боз салкынлыгы бәреп торса да, хатын моның белән килешмәде. Хәзер Динислам да хатын сүзенә буйсынып яши торган ир түгел. Ышандырып сөйли белә:
– Тәнзилә белән минем язылышуым синең белән минем өчен, балаларыбыз өчен кирәк. Безнең бәхетебез өчен кирәк. Әгәр аның белән берәр хәл була калса, бар мөлкәте минем исемгә күчә. Бары бераз көтәргә генә кирәк. Мин уйнап сөйлим. Күпме түздек. Тагын бераз сабыр итик, бергенәм.
– Уйлармын, иртәгә килерсең, аңлашырбыз. Бүгенгә башыма барып җитмәде, – дип сер бирмәгәнгә салышты, коры гына кире борды.
Ирен озаткач, ул төрлечә уйлап карады. Чынлап сөйлиме? Әгәр алдашса? Бөтенләй ташлап китсә? “Алтын балык” әкиятендәге карчык кебек ярык тагарак кырында калса? Алдашмаган очракта да кеше бәхете белән бәхетле булып булырмы? Башында меңләгән уйлар биеште.
Иртән Ләйлә ике ел элек өйдән чыгып киткәндә кигән, ак җирлеккә мәк чәчәкләре төшкән күлмәген киде, ак муенсасын такты, чәчен нәкъ шул чактагыча итеп җыйды, кызын курчактай киендереп, ак бантиклар такты. Район үзәгенә юл тоттылар. Автобус аларны китереп җиткергәндә, бакчадан балаларны алыр вакыт җитеп килә иде. Ислам әнисе белән сеңлесен ерактан ук күреп алды атылып йөгереп килде:
– Әни, мин сезне көндә сагынып көттем. Еламадым, кыен булганда да еламадым. Сезгә бүләккә күп итеп рәсемнәр төшердем. – Сез башкача китмәскә кайттыгызмы? – дип, еламсырап тиз-тиз сөйләргә тотынды.
Ләйләнең бугазына төер тыгылды. Яңагы буйлап агып төшкән яшьләрен тыярга көч тапмады. Улын, киткәндәге кебек яратып иркәләде, бармакларын тарак итеп, җитеп килгән чәчен тарады, кочагына кысты. Минем аны акчага алмаштырырга хакым бар идеме, дигән уй йөрәген ярып узып китте.
Шулвакыт елкылдап торган көмеш төсле машинасында Тәнзилә апасы да килеп туктады.
– Апау, әнием кайтты, сеңлем терелгән, – дип сөрәнләде бала. Тәнзилә кайчандыр сатучылыкка укыган авыл кызын таныды, ләкин аны Исламның әнисе итеп кабул итмәде.
Ләйләнең күзе башта килешле итеп тегелгән алсу күлмәктән килешле генә төртеп торган түгәрәк корсакка төште, аннары аптырау катыш караган күзләргә күчеп, туп-туры карап дүртесе бергә очрашты. Болай басып тору уңайсыз иде. Җитмәсә, аңлашырга кирәк. Барысы да машинага утырдылар. Тәнзиләләргә кайткач, абыйсы Исламиянең күңелен күрер өчен, үз бүлмәсенә уенчыкларын күрсәтергә җитәкләп алып кереп китте. Ләйлә ике ел эчендә булган вакыйгаларны, кем әйтмешли, ничек булган шулай түкми-чәчми, арттырмый да киметми дә сөйләп бирде. Азактан:
– Мин аерылышуга каршы түгел, миңа башкача мондый ирнең кирәге юк, үзең кара, балаларымнан да кадерлерәк берни дә юк, – дип фикерен белдергән мәлдә, бусагада Динислам күренде.
Җаны әрнегән Тәнзилә аны ишектән уздырмады, иртәгә үк исәп-хисап ясарга, үзе теләп эштән китәм дип гариза язарга кушты. Берничә көннән танышлары аша аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иттерде.
Иренә карата күңеле каткан Ләйлә балалары белән Тәнзилә, кыз алып кайтып, аны аякка бастырганчы аларда яшәп торды.
Хатыны аерылышу турында гариза язмагач, Динислам аның белән яшәп, балаларын ятим итмичә, үзе карап үстерү өмете белән яна. Тик әлегә юньле эш таба алмый. Эш бирүчеләр генә, аның машина йөртү таныклыгын алдырганын белгәч, эшкә алырга ашкынып тормыйлар.
Фото: freestockimages.ru.