Чәчмә әсәр
7 июль 2022, 07:02

Земфир ӘХЪЯРОВ. Ахирәтләр. Хикәя. (Ахыры)

Өстәл тирәли булашкан Дамир белән Галия Саниянең кухнядан кулына пычак тотып чыкканын, чәчләре тузып, күзләре акайганын  күргәндә соң иде инде, шул мизгелдә үк очлы пычак Галиянең эченә килеп казалды.

Земфир ӘХЪЯРОВ. Ахирәтләр. Хикәя. (Ахыры)Земфир ӘХЪЯРОВ. Ахирәтләр. Хикәя. (Ахыры)
Земфир ӘХЪЯРОВ. Ахирәтләр. Хикәя. (Ахыры)

Бибисара белән аларның ике кызы калды. Кечесе әтисен белерлек яшьтә дә түгел иде, бер яшь тә тулмаган хәлдә калды. Өлкәне Санияга дүрт яшь тулып бишенчегә чыккан иде. Бибисара кызларын иркәләп, иркенлектә үстерде. Укулары уртача булды. Ун алты яшьләре дә тулмастан, бер-бер артлы икесен дә шәһәргә укырга җибәрде. Шунда алар тулай торакның нәрсә икәнен белделәр. Баштарак авылны, әниләрен сагынсалар да, соңыннан авыл әкренләп онытылды.

Сания бер начальник малаена укуын бетермәс борын кияүгә чыкты. Кызлары туды, эшнең нәрсә икәнен дә белмәгән Сания алга таба да эшнең ни икәнен белмәде. Беренче елларны ару гына яшәгән сыман булсалар да, бу хәл озакка бармады. Өйдә гомерен үткәрә алмыйча яткан Сания әкренләп үзе ише бай хатыннар белән танышты, ул очрашулар тора-бара кәеф-сафа белән күңелле үтә башлады. Икенче кызлары тууга Сания шешә белән “дуслашкан” иде инде.  Ире дә Сания белән озак юанмыйча, читләргә күз салырга” өйрәнеп китте. Ә бер көнне  шундыйларның берсен ияртеп кайтып та керде. Икесе дә бик шат, күңелләре күтәренке иде. Ир кулындагы сумкадан яхшы шәраб шешәсе башы да күренеп тора. Санияның башына бозлы су койдылар диярсең, ул кинәт айнып китте һәм телсез калды. Эндәшергә итте – тавышы чыкмады. Ул эндәшә алмыйча торганда, ире сүз башлады:

– Менә, Галечканы үзебезгә кунакка алып кайттым әле. Ире ташлап киткән. Бүгенгә бездә кунып чыгар сандугачым! – Саниянең ире Дамир мәсьәләне шулай хәл итте.

– Кадерлем, безгә берәр тәмле ризык әзерлә әле – ачыктык! –  Дамир сумкасын бушата башлады. Аннан өстәлгә кыйммәтле сый–нигъмәтләр менеп кунаклады.

– Галечка, син менә монда утырырсың!

Ниһаять сүз әйтерлек булып ушына килгән Сания:

– Ярар, әзерләрмен, кадерлем, – дип, кухня ягына кереп китте.

Өстәл тирәли булашкан Дамир белән Галия Саниянең кухнядан кулына пычак тотып чыкканын, чәчләре тузып, күзләре акайганын  күргәндә соң иде инде, шул мизгелдә үк очлы пычак Галиянең эченә килеп казалды. Аннан ургылып кып-кызыл кан бәреп чыкты. Сания Дамирга да кизәнгән иде дә, Дамир җитезрәк булып чыкты. Ул бар көченә хатынын, ике кызының әнисен, сугып очырды. Сания барып төшкәндә, пычак очы үзенә таба туры килеп эчен ярып җибәрде. Дамир тораташ булып катып калды, арткы бүлмәдән тавышка тәпи киткән кызы килеп чыкты. Билгеле кызчык нинди фаҗига булганын аңларлык яшьтә түгел иде. Дамир калтыранган куллары белән өй телефонын капшап, “Ашыгыч ярдәм” машинасын чакырды. Ни хикмәт, алар тиз килеп җиттеләр, якын-тирәдә булганнар күрәсең. Алар килгәнче, Дамир баланы караватына салды:

– Йокла кызым, күз нурым!

Бу вакытта әле  Дамир кызларын балалар йортына бирәчәген белми иде.          “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләре, өй эчендәге ике хатынны да карап, икесенең дә фаҗига урынында мәрхүмә булуларын ачыклады. Шулай итеп берьюлы, бер өйдә ике яшь хатынның гомере өзелде. Дамирны кулга алдылар. Суд Дамирны үз-үзен яклаганда артык көч кулланган дип һәм ике яшь баласы барлыгын да искә алып,  шартлы рәвештә ике елга иркеннән мәхрүм итте. Дамир ике баласын да балалар йортына тапшырды да үзе яңадан типтереп яшәргә кереште. Әллә ни типтерергә өлгермәде, өендә янгын чыгып, бернәрсә калмыйча янып бетте. Тикшерү барышында бер ир-ат, бер хатын-кызның янып беткән сөлдәләре табылды. Билгеле,  ир-ат сөлдәсе Дамирныкы булуы ачыкланды. Авылда яшәп яткан Бибисара бу хәлләрнең берсен дә белми иде. Бибисара белән Зиннурның олы кызы Саниянең  гаиләсе шулай фаҗигале рәвештә юкка чыкты.

Кече кызлары Дания Алжирдан килгән бер студент егет белән танышып алды. Егетнең укуы беткәч, аның белән туган ягына, Алжирга китте. Шул китүдән авылда бүтәнчә хәбәре булмады. Ә Санияның хәбәрен берни белмәгән Бибисарага җиткерделәр. Моннан соң ул тагы да картаебрак калды, чәчләре агарып китте. Кешеләр белән бик аралашмас булды. Ни кызганыч, оныкларының тормышы да билгесез булып калды. Бибисара үтенече белән, авыл советы секретаре белешеп караган иде дә, аларны чит гаиләләр алуы турында билгеле булды. Кемнәр, кайдан икәнлеген әйтергә ярамаган. Бибисараның күңелен, “яхшы гаиләләр туры килгәндер әле сабыйларга” дигән уй гына җылыта иде.

...Истәлекләргә чумган Зәйнәп карчык сискәнеп китте, аяк астына буталып йөргән песие “Ак тәпи”  эндәшә икән. Пәрәмәч, төш вакыты да җиткән.

– Ашыйсың килдеме?– Зәйнәп карчык, ягымлы  тавыш белән “Ак тәпигә” эндәште.

– Хәзер бирәм, хәзер сабыр бул! – ипи кисәген сөткә манып песиенә сузды. – Ашый тор!

Сөтне күршегә килен булып төшкән Алия кертә, рәхмәт төшкере. Бик ипле балага охшаган, бәхете булсын. Зәйнәп тә буш калдырмый. Ул, сарык йоныннан оекбаш, бияләй кебек нәрсәләр бәйләп бирә. Зәйнәп төшкесен ашады да Зәкия ахирәтенә китте. Әллә чишмә буйларын йөреп кайтасы инде? Күңеле никтер җилкенеп тора. Хәзер чишмә юлын да чүп үләннәре баса. “И-и без яшь чакта чүп үләне түгел чирәм дә үсми, тап-такыр була иде”. Зәйнәп карчык үз алдына сөйләнә-сөйләнә елмаеп алганда (ә аның елмаюы бик сирәк була торган хәл) Зәкия карчыкның капка төбендә иде. Аны көтеп кенә торган диярсең, капканы шыгырдатып Зәкия ахирәте үзе килеп чыкты.

– И мин сиңа барырга дип чыккан идем, әйдүк, ахирәткәем.

– Бу юлы, ахирәт, кереп тормыйм әле, әллә чишмә буйларын урап кайтабызмы, дим. Чишмә суын авыз итик. Соңгы вакытларда чишмә суын сагына башладым. Хәтерлисеңме? – Зәйнәп карчык яшь вакытларын исенә төшереп елмаеп куйды:

– Бер җәйдә, ай буе яңгыр тамчысы күренмәгәч, без, үсмер кызлар, чишмә буена төшеп су сибештек, шәбәрешеп беткән идек. Шунда егет-җиләннәрнең безнең янга килеп җиткәннәрен күрми дә калганбыз. Алар арасында Зиннур да бар иде. Без, чырылдашып көлешә-көлешә, авылга таба йөгердек. Егетләрнең көлгән тавышлары гына ишетелеп калды. Хәтерлисеңме? – Зәйнәпне бу вакытта туктатырлык түгел кебек иде.

Аның “хәтерлисеңме”ләре тагы күпме дәвам итәр иде – билгесез, кинәт алар икесе берюлы шып туктап калдылар. Ток суккандай булды ике ахирәтне. Ни күрсеннәр, бер карт чишмәнең чатлама салкын суы белән  битен сыпыра, җиңнәрен терсәгенә чаклы сызганган. Кем булыр икән бу? Авылдагы картларның берсенә дә ошамаган. Аларның якынайганын күреп, чишмә суында юынган карт тураеп басты. Игътибар белән карагач, карчыклар ул картның Зиннур икәнен ачыкладылар. Әйе, аларның каршында, заманында бик  күп кызларның башын әйләндергән Зиннур басып тора иде. Тик, ул инде элеккеге Зиннур түгел, ә күпкә картайган, йөзен җыерчыклар баскан, чәчләре агарган карт. Бер мәлгә өчесе дә телсез калды.

– Исәнмесез авылдашларым! – Зиннурның тавышы калтыранып чыкты. Күрсәтмәскә тырышса да, күзеннән яшь тамчылары агып төште.

– Исәнме! – Зәкия белән Зәйнәпнең тавышы берьюлы чыкты. Баштарак үзара әңгәмә бәйләнмәде. Аннан ачылып киттеләр. Зиннур җылы якларда тагы гаилә корган икән, бер уллары туган. Улы өйләнеп шунда төпләнгән. Зиннәт исемле. Карчыкларның язмышын Зәкия җиткерде.

– Авылга бөтенләйгәме кайттыңмы, әллә тагы китәсеңме? – Моңарчы сүзгә артык кушылып бармаган Зәйнәп Зиннурның киләчәген белергә теләде.

– Әлегә берни дә әйтә алмыйм. Аллаһы тәгалә ничек язгандыр. – Бу вакытта Зиннур киләчәген үзе дә белми кебек тоелды.

Чишмә янындагы очрашуга ике көн үтте дигәндә, җомга көнне, чишмә буенда үскән тирәк төбендә Зиннурның үле гәүдәсен таптылар. Аны бөтен авыл белән җирләделәр. Бер атна авылда халык телендә Зиннур булды. Аның кинәт пәйда булуы һәм кинәт вафаты авылның бер кешесен дә битараф калдырмады, бигрәк тә өлкән буынны. Кайсылары кызганып, кайсылары (бигрәк тә яшьрәкләр) Зиннур турында  имеш-мимешләр сөйләде. Ә иң гаҗәбе, бар авылны ах иттергәне, Зәйнәпнең Зиннурдан соң төгәл бер атна торып, җомга көн ахирәткә күчүе булды. Кырмыска оясына таяк тыктылармы ни, авыл гөҗ килде. Бу ике вакыйга авылны тетрәндерде. Зәйнәпнең кабере Зиннурныкы белән янәшә туры килде. Бәлки алар “анда” бергә һәм бик бәхетле булырлар!? Амин шулай була күрсен!    

Фото: nur.kz                                   

Земфир ӘХЪЯРОВ. Ахирәтләр. Хикәя. (Ахыры)
Земфир ӘХЪЯРОВ. Ахирәтләр. Хикәя. (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас