Икенче бүлек
Бар да артта калды
Әкрен генә чишенеп караватыма ятам. Әмма күзгә йокы-мазар керми һәм мин, ирексездән, уй-хыял дәрьясына чумам.
Хәзер бар да артта калды дияргә ярыйдыр. Җәбер-золымнар да, урынлы-урынсыз кыерсытылулар да, шәхесеңнән һәм милләтеңнән көлүләр дә, ат урынына эшләп тавык хокукында яшәүләр дә.
Бу кол тормышы ярты гына ел дәвам итсә дә, бар да моңа чыдамады шул.
Авырлыкларга түзә алмыйча кайсы качты, кайсы «чмо»га әйләнде, кайсы «ычкынып» калды. Минем өчен дә бу алты ай эзсез үтмәде – җаныма мәңге төзәлмәслек яра салды.
Шушы ярты ел гомеремнең иң кара көннәре булып исәпләнер. Алтмышта да, җитмештә дә, сиксәндә дә, насыйп итсә, туксанда да «өрәк» чагымны төшемдә күреп, шабыр тиргә батып уянырмын. Уянырмын да, «Ярый әле армиядә түгелмен икән» , – дип җиңел сулап сакалымны сыпырып куярмын.
Юкса, мин бит бала чактан армиягә китәргә атлыгып тордым. Һәм, гомумән, безнең чорда биленә каеш буарга хыялланмаган берәр малай булды микән? Юктыр, мөгаен. Әгәр, өченче сыйныфта укыганда ук, билләһи дип әйтәм, кулга «повестка» китереп тоттырсалар, иң бәхетле кеше булып, бар мәктәпне таң калдырып вә көнләштереп, авырлыклардан курыкмыйча, хәрби хезмәткә киткән булыр идем. Һәм бер мин генә андый патриот булмаганмындыр. Без меңнәр, миллионнар идек. (Ә хәрби хезмәттән тайпылучылар, киресенчә, бар республикага бер-ике генә булгандыр, аларының да рәсемнәре хәрби комиссариатта эленеп тора һәм без бу йөзләргә нәфрәтләнмичә карый алмый идек).
Әйе, мин үз заманымның һәр малае кебек армиягә барырга хыялланып үстем. Шуңа да, бала чакта, күңелемдә танкист та, очучы да, матрос та, чик сакчысы да, пехотачы да, десантчы да булып хезмәт итеп алдым. Хәтта, танкка утырып парашюттан да сикердем, милләттәшем сержант Җиһаншин кебек, ачык диңгездә айлар буе ач-ялангач көе кљймәдә дә йөздем, Матросов-Гобәйдуллин сыман, күкрәгем белән амбразура да капладым, Мересьев белән бергә, яралы килеш, шуышып дистәләрчә чакрым ара да үттем. Һәм, чынында да, сабый күңелем белән, Ватан өчен кирәк икән, мин бу батырлыкларның барысын да эшли алам дип ышана идем.
Ә үсә төшкәч бу теләгем тагын да көчәя төште. Чөнки, патриотизм хисеннән тыш, Базаров, Рахметовларны идеал итеп тәрбияләнгән кеше буларак, үземне рухи яктан чыныктырырга кирәк дип исәпли идем. Ә моның өчен ир-егеткә армиядән дә кулайрак нәрсә бар соң?
Җитмәсә, җәмгыятьтә дә хәрби хезмәттә булмаганнарга кире караш яшәп килә иде. Үз чорында гимнастерка кимәгән икән – димәк, кешелекнең тулы хокуклы әгъзасы түгел. Сине кысалар, астан гына көләләр, мыскыл итәләр. Ир-егетләрне әйткән дә юк, хәтта гүзәлдән-гүзәл хатын-кыз заты да мондыйларга кырын карый иде. Булмаган – димәк, сөюгә лаек түгел, булмаган – димәк, билдән түбән өлеше эшләми.
Совет җәмгыятендә кеше армиядән калырга бик нык курка иде. Әгәр дә мондый бәхеттән чынында да мәхрүм булса, тора бара «аю билеты» кенәгәсенең хуҗасы үзенең камил түгеллегенә үзе үк ышана башлый. Менә шуннан чыгып, патриот булмаганнар да, хәтта ки иң нык чирләшкәләр дә хәрби хезмәткә атлыгып торалар иде. Тик, солдат булу бәхете генә барчасына да тәтеми шул, кемнеңдер язмышына туганда ук яраксыз дип язылган була.
Мин мәктәпне тәмамлау белән үк Башкорт дәүләт университетының филология факультетының татар теле бүлегенә укырга барып кердем. Ә бездә армиягә курс азагында гына алалар иде, шуңа күрә түзәргә туры килде.
Менә 1986 елның көтеп алган май ае да җитте. Курсташларым Фәнил, Рифкать, Дим, Эмиль, Фәрит, Сергейлар кулларына хәрби комиссариатка чакыру кәгазьләре алып, медицина тикшерүе үтә дә башладылар. Ә миңа юк та, юк. Түзмәдем, үзем хәрби комиссариатка киттем. Анда эшләүче офицер абзыйлар: «Вакыты җиткәч чакырырбыз», – дип борып чыгардылар. Иптәшләрем чәчләрен кырдырып, армиягә китәргә әзерләнеп йөргән көннәрнең берсендә минем дә кулыма чакыру кәгазе китереп тоттырдылар. Коштай комиссариатка очтым. Әмма монда канатларымны тиз йолкып чыгардылар. Урталай ярсаң нәкъ ике кеше чыгарлык марҗа түти: «Дезертир калдыгы, син дә килдең мени?!» – дип кычкырып җибәрмәсенме шунда.
– ?!
– Без сиңа 13 повестка җибәрдек, ә син әле генә килдең, оятсыз!
– 13 повестка, – дидем, шыбыр тиргә батып, – мин бит аларның берсен дә алмадым.
– Җибәрдек, җибәрдек, – дип тантана итте хәрби комиссариатның юан хатыны.
– Мин армиягә барырга теләмәсәм – әле дә килмәс идем.
– Син командалар тулганын белгәнсең һәм шуңа килгәнсең.
Менә сиңа мә! Әйтерсең, өстемә бер чиләк шакшы су койдылар.
– Командалар тулы? – дип мин яңадан сорамыйча булдыра алмадым.
– Әйе, командалар тулы. Әмма без моның белән генә тукталмаячакбыз. Директорыңа хәбәр итеп укуыңнан кудырачакбыз. Юк, моның белән генә чикләнмәячәкбез, сине хәрби трибуналга биреп, дезертирлык өчен 13 елга хөкем итәчәкбез, – дип төкрек чәчте ул. Миңа ишекне ябып чыгып китүдән башка юл калмады. Тагын нәрсә кычкыргандыр – анысы билгесез.
Армиядән калу хәбәре минем башыма күсәк белән бәргәндәй тәэсир итте. Кояш та болытлар арасына кереп китте. Аякларымны көчкә-көчкә өстерәп тулай торагыма кайттым.
Монда гына иптәшләрем тынычландырдылар. Закон буенча, култамгамны куйдыртканнан соң гына чакыру кәгазен үземә тапшырырга тиешләр икән. «Кемдер югалткан, яки китереп җиткермәгән өчен син гаепле түгел», – диделәр алар. Алган турында култамгам юк икән, димәк, хөкемгә дә тарттыра алмаячаклар.
Әмма, юан марҗаны каһәр суксын, шул арада хәрби хезмәткә чакыру да тәмамланды. Һәм мин янә бер елга торып калдым.
Миңа бу юлы ныклап әзерләнергә, быелгы хатаны кабатламаска кирәк иде. Җитмәсә, бертуктаусыз уку да үзенең хатын-кыз коллективы белән тәмам туйдыра башлады. Ә армиягә барырга ашкынуымның иң төп сәбәбе – Ватан алдындагы изге бурычымны үтәү иде. Минем өчен анда рухи яктан чыныгу, киләчәктә язачак әсәрләремә материал туплау, дөнья күрү, физик халәтемне яхшырту һәм, шулардан тыш, бераз җилләнеп тә кайту кирәк иде.
Хәрби хезмәткә китәргә хәзер ныклап әзерләнә башладым. Көндә үк булмаса да, көнаралаш иртәләрен Дуслык монументы яныннан йөгереп кайтам. Бозлы су белән юынам. Гер, гантель күтәрәм. Өлкән иптәшләрем әйтүенә караганда, армиягә китүнең бер бик шәп юлы бар икән. Бу – Әфганстанга җибәрүләрен сорап гариза язу. Болай иткәннәр иң беренче чиратта диделәр.
Хәзер Әфганстан белән хыялланып яши башладым. Менә кайда мин хәрби хезмәтемне үтячәкмен! Үземне экстремаль шартларда сынап кына калмаячакмын, тугандаш әфган халкын байлар җәбер-золымыннан азат итеп, социализм да төзеп бирәчәкмен. Ә армиядән күкрәк тутырып орден-медальләр тагып кайтачакмын. Яки, герой булып, цинк табутта.
Максатымның беренче пункты – гариза язып илтү иде. Һәм мин шулай эшләдем дә. Әмма, кызганычка каршы, Уфа шәһәренең Киров районының хәрби комиссариатының кизү офицеры язмамны укыгач: «Без хәрби ведомство, без гариза кабул итмибез», – дип чыгарып җибәрде. Пошаманга төшеп, тулай торакка кайтудан башка чара калмады. Бу юлы өлкән дусларым: «Хәрбиләр гариза түгел, рапорт яза. Син дә шулай ит», – диделәр. Икенче көнне иртән хәрби комиссариат ачылганчы аның ишек төбендә идем инде. Кичәге офицер мине танып үзе каршыма килеп басты. Бер сүз дә әйтмичә рапортымны суздым. Укып чыккач: «Без гариза кабул итмибез, чөнки, хәрби ведомство. Ә рапорт язарга синең хакың юк. Ни өчен дигәндә – хәрби ант кабул итмәгәнсең. Ә сиңа кайда хезмәт итәргә кирәклеген без үзебез бик яхшы беләбез», – дип кәгаземне вак кисәкләргә ертып янәшәдәге чүп савытына илтеп салды. (Бу исә: «Хуш, Хәйрүш», – дигәнне аңлата иде). Шулай итеп, мин хәрби чынбарлык белән беренче тапкыр очраштым.
Бу юлы да дусларым Фәрит белән Алик Әмирҗановлар киңәшсез калдырмадылар: «Армиягә алынасың, ант кабул итәсең һәм рапорт язасың. Ул чагында сине туп-туры Әфганстанга җибәрәчәкләр. Чөнки, анда канлы сугышлар бара һәм патриотлар бик кирәк».
Әллә рапорт язуымның файдасы тиде – бу юлы, икенче курсны бетермәс борын ук, хәрби комиссариатка чакыртып кәгазь җибәрделәр. Медицина тикшерүен дә тиз генә үтеп ташладым. Организмым сәгать кебек эшли. (Ә бер колагым начар ишетә иде, (бәләкәй чакта мопедтан очу гыйльләсе), аны сиздермәдем, табибларны алдау юлын таптым).
Көннәрнең берсендә армиягә китәргә повестка да алдым. (Чакыру кәгазенең сессияне тапшыруга да файдасы бик тиде. Укытучыларыма хәрби хезмәткә алынуымны әйтәм һәм алар хәерле юл теләп, юньләп сорап та тормыйча яхшы билге куялар. Мондый бәхет тагын кемгә тәти?!)
Авылга кайтып әти-әнием, Бәләбәйгә сугылып Раушания белән саубуллашып килдем. Менә, ниһаять, көтеп алынган көнне – 1987 елның 2 июль иртәсе Мөнир абыем һәм бертуган Әмирҗановлар университетның «Урал» машинасында (аңарда әллә Фәрит, әллә Алик эшли иде) хәрби комиссариатка илтеп куйдылар. Бер подполковник кыска гына нотык сөйләде дә, безне сафларга тезеп, җыю пунктына алып киттеләр. Монда командаларга бүлделәр. Йөри торгач, БДУда бергә укыган иптәшләрем Илһам Тимершинны, Әнис Рамазановны, авылдашларым Радик Нуретдинов белән Рисал Әхмәтҗановны да эзләп таптым. Үзем офицерлардан сораштырган булам. Кайчан китәбез һәм нинди гаскәрләргә? Бүген «сатып алучылар[1] «килмәячәге ачыклангач, чосрак Уфа малайлары җыю пунктыннан кача башлады. Ә бу бик гади эшләнә. Сакчы «ВВ» солдатларының читкәрәк киткәнен көтәсең дә, бәдрәф түбәсенә менеп, бетон койма өстенә басасың һәм тышка сикерәсең. Минем дә шыксыз җыю пункты казармасының как сәкесе өстендә төн чыгасым һич кенә дә килми. Җитмәсә, авыл мескене дә түгелмен, ә җиз торбалар үткән студентмын. «Вывышник»лар киткәнен саклап тордым да, үзем кебек өч егет белән койма өстенә сикереп тә мендем. Сакчылар йодрык күрсәтергә дә өлгермәделәр, ә без аста – иректә идек инде.
Мин тулай торак бүлмәсенең ишегеннән килеп кергәч абыемның һәм игезәк дусларымның күзләре шар булды. «Качтыңмыни?» – диделәр, һушлары китеп. «Качтым, тик иртәнгә тиклем генә. Иртәгә яңадан армиягә китәм».
Әмма бу юлы җир селкетеп дәү «Урал» машинасында бару тәтемәде. «Кешеләр армиягә бер генә китә», – диделәр. Нәрсә эшлисең инде, булмаганда автобус та ярап тора.
Көне буе җыю пунктында яттым. Кичкә таба гына безнең команданың өч көннән соң гына китәсе билгеле булды. Әмма беркая чыгармыйлар. Нишләргә? Өч тәүлек буе төрмә шартларында яшәргәме? Юк. Әлбәттә, бу юлы да качтым. Тулай торак белән генә чикләнмичә, авылга да кайтып килергә булдым һәм эттән качучы мәче тизлегендә тимер юл вокзалына чаптым. Ә иртән Аксаково станциясендә поезддан төштем.
Армиягә китәр алдыннан саубуллашсак та, Раушанияны күрәсем бик килә иде. Дөресен әйткәндә, бу матур кызны сагынып та өлгергән һәм һәрчак шушы әкияти чибәркәйгә – педучилищеның иң гүзәл кызына карап кына торырга да риза идем. Хушлашканда да барча сүзләр әйтелеп бетмәгән төсле иде. Хәтта, мәмәйлекне әйт инде, кочаклап үпмәгән дә идем.
Әмма боларның берсе дә насыйп булмады. Чөнки ул, диплом алып өенә кайтып киткән иде инде. (Моны иптәш кызлары әйтте). Ярый, насыйп итсә, ике ел үтәр дә китәр әле. Хушлашканда әйтелмәгән сүзләрне очрашкач әйтеп була ич.
Әти-әни мине котлары очып каршы алды. Тынычландырыр өчен, әлбәттә, «үзләре җибәрде», – дип алдарга туры килде.
Өч көннән соң җыю пунктына килсәм – бу юлы куркудан үземнең йөрәгем табаныма төште – яңа иптәшләремнең берсе дә калмаган. Безнең команданы алып киткәннәр дип уйласам – аларны да вакытлыча өйләренә таратканнар икән. Унысына тиклем. Миңа янә Бәләбәйгә кайтып килергә насыйп булды. (Бу юлы Раушанияның торагына сугылып тормадым инде). Шулай итеп, мине әти-әнием армиягә өч тапкыр озатып, өч тапкыр яшь түгеп калды.
1987 елның 12 июле көнне безне – 1200 студент призывникны, сафларга тезеп, Уфа урамнары буйлап тимер юл вокзалына алып төшеп киттеләр. Болай булгач, ниһаять, китәбез дигән сүз. Уфа малайларының әти-әниләре, дуслары, сөйгән кызлары саф кырыеннан йөгерешәләр, исемнәрен әйтеп акыралар, ә бер-берсен табу шатлыгына ирешсәләр, сөенечтән кычкырырга керешәләр. Берөзлексез азык-төлек оча безнең якка. Офицерлар ачулангач кына туктый бу хәл. (Анысы да бик азга гына).
Командалар буенча, тиз-тиз генә (дошман, америка шпионнары күрмәсен диптер инде) вагоннарга төяделәр. Урыннарны беренче курс студенты, башкорт егете Әнис Рамазанов белән янәш алдык. (Бергә-бергә күңеллерәк тә, бер-беребезгә күз-колак та булырбыз. Ни дисәң дә ике кеше, ике кеше инде). Шулчак вокзалны яңгыратып «Прощание Славянки» маршы уйнап җибәрде һәм шуны гына көткәндәй поездыбыз кузгалып китте. Барыбыз да соңгы тапкыр вокзалны, андагы кешеләрне һәм озатучыларны күреп калырга ашыккандай тәрәзәләргә капландык. (Кем белә, бәлки, Әфганга эләксәм, бүтән кайталмам да. Шуны уйлаудан йөрәгем дә әллә нишләп китте. Чак-чак күңелем тулмады. Юк, ярамый, мин бит солдат, Ватан сакчысы).
Поезд безне Урал таулары, Чиләбе өлкәсе буйлап алып китте дә китте, туктарга хич кенә дә уйламый. Курган, Петропавловск, Омск шәһәрләрен дә, Татарск станцияләрен дә үттек, һәр татар өчен газиз Бараба җирләре дә артта калды. Ерак Көнчыгышка дигән сүзләр йөри, ә кайсы шәһәренә икәне билгесез. Безне саклап алып баручы солдатлардан нинди гаскәрләрдә хезмәт итәчәгебезне сорыйбыз, каһәрең, әйтмиләр. «Хәрби сер», – диләр, «әмма бер серне генә чишә алабыз, сез ике ел буе автомат та, көрәк тә тотмаячаксыз, ә бары отвертка белән генә эш итәчәксез».
Эчкә бераз җылы йөгерде, ярый, иң куркынычы – стройбат түгел икән. Ә гаскәрләрнең серлелеге эчебезгә шом һәм әйтеп бетергесез ниндидер горурлык вә сөенеч тә өсти. Солдатларның петлицаларындагы эмблемаларына карап кына белә алмыйбыз – кайсысында артиллериянеке, кайсысында – гомум гаскәри.
География китапларыннан укып кына белгән Байкал күлен күрү шатлыгына да ирешәбез. (Тагын кемгә тәти мондый бәхет?) Ул бик зур икән, поезд ярты көн су читеннән чапты.
Бишенче тәүлек киткәндә, вагоннан вагонга: «Чүпләрне ташламаска», – дигән сүзләр йөри башлады. Бактың исә, без Яһүд Автономия Округының башкаласы Биробиджан шәһәрен үтәчәкбез һәм алар шунда бик кирәк булачак икән. Аяк басар хәл юк, идән төрле-төрле тартмалар, кәгазь кисәкләре, гәзит – журналлар, яшелчә-җимеш кабыклары, буш шешәләр һәм тагын әллә нәрсәләр белән тулды. Хәтта, тәрәзәләр ачык булуга карамастан, тын алулар да авырлашты. Менә, ниһаять, алда Биробиджан. Поезд перронга килеп туктарга да өлгермәде, без, 1200 кеше ачык тәрәзәләрдән барча чүпләребезне тышка томырырга керештек. Күрсәгез икән, чәчкәдәй балкып утырган станция минут эчендә чүп оясына әверелде дә куйды. Аның урынына, без шат идек. Шулай итеп, үзебезчә, яһүд халкыннан билгесез үчебезне алган булдык.
Юлга чыгуыбызга алтынчы көн дигәндә поезд тәгәрмәчләренең шау – шуы астында Ерак Көнчыгышның иң зур шәһәрләренең берсе булган Хабаровскига да килеп җиттек. Тик, нигәдер, бүтән станцияләрдә кебек вокзал каршында туктатмадылар, ә әллә нинди запас юлдан алып кереп киттеләр. Поезд тормозлары яман чиелдап, состав хәрәкәтсез калгач та вагоннарның тимер ишекләрен ачарга керештеләр. Төшәргә икән. Тик мондый бәхет барыбызга да тәтемәде. 600 такырбаш кына данлыклы Хабаровск шәһәрендә калды, ә безне тепловоз ары алып китте. Минем уйлавымча, озакламый җир бетеп диңгез башланырга тиеш. Ә без барабыз да барабыз. Менә, ниһаять, бер атна дигәндә, поездыбыз Владивостокка да килеп җитте.
Төшәргә дигән команда яңгырады һәм без – 700 егет такыр башларыбызны челлә кояшы астында ялтыратып Ерак Көнчыгыш җиренә аяк бастык. Кыек-мыек атлыйбыз. Баш әйләнә. Җир дә селкенгән кебек. Моның сәбәбе – озак поездда баруыбыз икән. Моряклар да, диңгездә озак йөреп портка аяк баскач шулай җәфаланалар икән. Озата баручы офицерлар шулай диделәр.
Бер якта калкулыкта урнашкан Владивосток шәһәре, икенче якта Япон диңгезенең Алтын мөгез култыгы. Җил исә. Баш өстебездә тук акчарлаклар очып йөри. Диңгезнең тозлы һавасын күпләребезнең тәү тапкыр иснәве.
Утырып торырга рөхсәт иттеләр. Аяк астындагы чирәмгә төркем-төркем булып чүгәбез. (Кайберәүләр, хәтта, сузылып ук ята). Җир читендәге Владивосток шәһәрен һәм Япон диңгезен күрү зур бәхет булса да, туган якның бик еракта калуы күңелләребезгә шом өсти. Кыскача әйткәндә – кызык һәм моңсу.
Шәһәр янәшәдә, шуңа күрә кешеләр йөреп тора. Кыз-кыркын килеп чыкса, күпләр үзләре янына чакырырга, яки ачы, зәңгәр тавышлар белән кычкырырга тотына. Әйтерсең, гомерләре буе гүзәл зат вәкилләрен күрмәгәннәр, әйтерсең гомерләре буе төрмәдә утырган «урка»лар диярсең. Кызлар да әллә ни игътибар итеп бармыйлар. Күрәсең, кыргыйларга өйрәнеп беткәннәрдер.
Яныбызга ике «Урал» машинасы килеп туктады. Аңа кайсыдыр команданы төяделәр һәм каядыр алып киттеләр. Без үзебез артыннан да машиналар килүен көтәбез. Ә алар юк та юк.
Офицерлар безне дә сафка тезеп каядыр алып киттеләр. Тимер юл разъезды кебегрәк җиргә килеп җиттек. Туктаган ниндидер электричкага утырырга әмер булды. Кыргый дивизия кебек вагоннарга кереп тулабыз.
Андагы халык безгә сәерсенеп һәм шикләнеп карый. Чөнки, киемнәребез иске һәм пычрак, башларыбыз такыр, үзебез йончу. Йөзләребезгә бәреп үк әйтмәсәләр дә, «тюремщиклар», – дип уйлаучылар да бардыр.
Менә кайсыдыр разъездда төшәбез һәм янә сафка тезеп каядыр алып китәләр. Озак барабыз. Аяклар тыңламый. Әмма зарланмыйбыз. Ни дисәң дә, без булачак солдатлар бит.
Җәфалануларыбызның бер чиге булыр икән – СССР гербы һәм ике кызыл йолдыз төшкән капка каршына килеп туктыйбыз. Эчләребезгә җылы йөгерә – димәк, килеп җиттек.
Шуны гына көтеп торгандай, әллә каян пычрак вә ертык киемле, йөз-башлары канга тузган, пеләш башлы иллеләп бәндә йөгереп килеп чыга һәм безгә ташлана. Куркудан, хәтта төркемебез белән артка чигеп куябыз. (Юкса, алар бездән әллә ничә тапкырга аз).
«Карачкылар» кемузардан: «Коткаручыларыбыз! Башкортстан! Якташлар!» – дип кычкырырга һәм кочакларга керештеләр. Аптыраудан чак күтләребезгә утырмыйбыз. Ошбу исәрләр безгә ничек якташлар булсын һәм аларны нәрсәдән коткардык?! Тилеләрдер болар, тилеләрдер. Тик, бу кадәр юләрне каян җыеп беткәннәр һәм аларны кемнәр кара канга туздырган?
Безнең төркемнән кайберәүләр тегеләрнең берничәсен танып ала. Шунда гына эшнең асылына төшенәбез. Болар ике «Урал» машинасына утырып киткән иптәшләребез икән. Ә «сагынуларының» сәбәбенә килгәндә – аларны үзебез кебек үк такыр башлы 200 таҗик егете бәргәләп аткан икән.
Хәзер без шәбәябез. Төркемебез белән иптәшләребез күрсәткән тарафка таба китәбез. Урта Азия халаты, түбәтәй һәм читек кигән берничә «каракайны» эләктереп алабыз. Аларны шундук тукмарга керешәләр. Калган таҗиклар безнең күплектән куркып янәшәдәге бинага кереп бикләнә. Тавышка әллә каян дүрт солдат ияртеп бер майор килеп чыкты. Китте кычкырыш. Кайсыдыр һавага аткач кына тынычлангандай булабыз.
Шуннан файдаланып, кыйналган таҗиклар безнең арадан йөгереп чыга һәм бинага таба чаба. Әмма ишекне ачалмыйлар. Эчтән, безне кертмәскә теләп, аларның үз иптәшләре тартып тора чөнки. Безнең тарафтан китә кычкырыш, китә көлеш. Менә шул-шул, кем күп, шул көчле.
Бина дигәнебез галәмәт зур казарма булып чыкты. Майор безгә кереп ял итәргә рөхсәт итте. Эчкә узабыз, чишенеп-нитеп тормыйча караватларга авабыз. Ә таҗиклар, буш урыннар күп калуга карамастан, аларга ятарга курыктылар. Азактан гына, безне йоклап беттеләр дип уйлап, кысан бүлмәләреннән чыктылар һәм казарманың как идәненә сузылып яттылар. Бахырларның йокылары да килә, бездән дә шүрлиләр. Караватларга ятсалар – эләктереп алырлар дип курыктылар булса кирәк. (Ишек төбеннән идәннән, ул – бу була калса да, качу җайлырак бит). Ә тук мәчедә тычкан кайгысы түгел. Йокласыннар. Безгә идән жәлмени? Ә иртәгә күз күрер.
«Подьем», – сүзе яңгырагач, дертләп күзләремне ачам. Башта кайда ятканлыгымны аңламый торам. Аннан, эшнең асылына төшенгәч, сикереп торам.
Безне тышка чыгарып тезәләр. (Бу таҗикларга гына кагылмый. Алар яңадан үзләренең кысан бүлмәләренә, консервадагы килькиләр кебек, шыплап тулалар. Офицерлар да, бәла-казадан куркып, таҗикларны Башкортстан егетләреннән ераграк тотарга тырышалар.
Без Һава көчләренә каршы гаскәренең Артем шәһәрендәге тарату пунктында икәнбез. Моннан хәрби частьларга җибәрәчәкләр. Бу турыда зур корсаклы бер майор әйтте.
Ничә көнгә тәү тапкыр иртәнге аш та бирделәр. Анысы бәләкәй генә консервадагы боткадан, ике кисәк икмәктән һәм ярты кружка чәйгә тартым сыекчадан гыйбарәт иде. Юкса, тамак туймаса да, ярап куйды, хәтта, күңелләр күтәрелеп, кемдер әйтмешли, яшиселәр килеп китте.
Шул арада безнең кайсыдыр команданы машинага төяп үзләре хезмәт итәсе частька алып киттеләр. (Алар арасында яңа тапкан иптәшләрем дә бар иде. Кочаклашып саубуллаштык. Кем белә, әллә тиз генә күрешеп була, әллә юк).
Без, унлап авыл татары, бер төркем булып йөрибез. Чөнки, Башкортстан егетләре арасында да үзара татулык юк. Бар да моңа кадәр яшәгән урыннарына һәм укыган уку йортларына, яки милләтләренә карап бүленеп бетте. Болай, куркып бармасам да, артымда теләсә кайчан ярдәмгә килер иптәшләрең торгач тынычрак.
Ә Кырмыскалы районы Олыкүл авылы егете Рәсим Шакиров белән бигрәк тә нык дуслаштык. Һәрчак Ишәй белән Кушай кебек бергә йөрибез. Үзе, нефть институтында укуына карамастан, татар тарихы белән дә ныклап кызыксына. Ә мин аңа сәгатьләр буе Казан, Әстерхан, Себер, Кырым, Касыйм ханлыклары, Ногай Ордасы, борынгы Болгар дәүләте, Сөембикә ханбикә һәм 1552 елның канлы октябре турында сөйлим. Әмма, кызганычка каршы, Рәсим белән дә юлларыбыз аерылышты – аны да, көннәрнең берсендә, хезмәт итәсе частена алып киттеләр.
Сафларыбыз күзгә күренеп кими. (Ә таҗикларныкын әйткән дә юк. Бөтенләй биш-алты кеше генә калдылар. Чөнки, аларны да, безнекеләргә кушып җибәреп торалар).
Менә, ниһаять, иртәгә соңгы команданы да (шул исәптән, мине дә) частька алып китәчәкләр. Бераз моңсурак та. Ни өчен дигәндә – бер атна эчендә тарату пунктына өйрәнеп җиткән идек шул.
Хушлашу учагы ясарга булдык. Иллебез илле җирдән илле кочак утын алып килдек. (Үзләрен утта кыздырып ашарга чамалыйбыз дип уйладылар булса кирәк – безгә таҗиклар гына кушылмады. Ярый, аналарын корт чаксын – дөньябыз алардан башка да түгәрәк. Ә ачу саклап соңгы көнне дә читләшеп авызларын бөршәйтеп караңгы бүлмәләрендә утыруларына килгәндә – үзләре гаепле: безнекеләрне тәүге көнне кыйнамаска иде).
Караңгы төшә башлагач бинадан читтәрәк ут ягып җибәрдек. Яныбызга тарату пункты начальнигы да чыкты. Әллә инде безне озату кайгысыннан бераз төшереп тә алган. Янәшәбездә учакка чыбык өстәп утыра.
Шуннан файдаланып, аңа сораулар да бирәбез:
– Иптәш майор, әйтегезче, без нинди гаскәрләргә эләгәчәкбез?
– ПВОга.
– Ә ул нәрсәдән гыйбәрәт?
– ПВО – Һава көчләренә каршы гаскәр ул. Күктә нинди дошман самолеты, нинди дошман ракетасы оча – бар да аның карамагына карый. Ә ПВО үзе өч өлешкә бүленә. Беренчесе – ЗРВ – Зенит ракета гаскәрләре. Икенчесе – РТВ – Радио-техник гаскәрләре. Болардан тыш, ПВОның үзенең махсус авиациясе дә бар. (Әмма, моны Хәрби Һава Көчләре белән ботарга ярамый).
– Ә бу гаскәрләрнең кайсысы яхшырак?
Майор башын кашып куйды. Әллә мондый сорауны көтмәгән иде, бераз уйланып торды.
– ЗРВда хезмәт итсәгез дә, РТВда хезмәт итсәгез дә һөнәрләрегез бер булачак: радистлар, планшетистчылар, телеграфчылар, элемтәчеләр. Бары гаскәрләрегез генә бүтәнчәрәк аталачак һәм погоннарыгыздагы эмблемаларыгыз гына башкачарак булачак.
– ПВОга караган махсус авиациягә эләксәк без летчиклар булачакбызмы?
Шушы сорауны биргән юмористтан көлешеп алабыз.
– Ә отпускыга кайчан кайтачакбыз?
– Бер ел хезмәт итмичә, бу турыда уйлап та карамагыз. Гомумән, отпуск дигән сүз хыялыгызда гына калмаса ярый да ул.
– Яхшы хезмәт итсәң, медаль бирәләрме?
– Бирәләр. Консерва банкасыннан ясап.
Без янә көлешеп алабыз.
Ярты төнгә кадәр күңелле генә утырдык. Монда күп сүзләр сөйләнелде.
«Бәрәңге булса бигерәк тә шәп булыр иде», – дип уйладык без, авыл малайлары. Ярый, анысын, кайткач көлгә пешереп ашарбыз. Ике ел эчендә безгә мондый учак бүтән әллә тәти, әллә юк. Ут барында утырып калыйк.
Майор, учакны сүндереп казармага йокларга кереп китәр алдыннан: «Приморье Советлар Союзында «бабайчылык» буеча беренче урында тора. Ә аның Ольга районында крайдагы иң кыргый частьлар урнашкан», -диде. Әмма аның соңгы җөмләсенә әллә ни игътибар итмәдек. «Бабайчылык» куркыныч әйбер түгелдер әле. (Юкса, ишетеп кенә булса да белер идек).
Ә иң авыр җиргә эләгүне мин үзем өчен бәхет кенә санаячакмын.
Икенче көнне иртән безнең арттан да машиналар килде. (Аларга куян кебек калтырап торган соңгы ике таҗикны да чыгарып утырттылар).
Тарату пункты начальнигы яшь лейтенанттан: «Боларны кая алып китәсез?»– дип сорады.
– Ольга районына.
Моны ишеткәч майор йөзен чытты һәм ачудан җиргә төкереп куйды.
Без машиналарга төялдек. Алар кузгалып киткәч, беръялгызы озатып калган майорга кул болгадык. Миңа калса, ул, нигәдер, күзен сөртеп алгандай итте. (Я тозлы тире агып төшкәндер, я чебен кергәндер).
Беренче борылышта майор да күздән югалды.
[1] Сатып алучы – җыю пунктына частьлардан «такырбашлар» артыннан килгән офицерларны без шулай атый идек.
(Дәвамы бар)
Фото: maxpark.com