Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 июль 2022, 13:08

Земфир ӘХЪЯРОВ. Ахирәтләр. Хикәя. (Башы)

Зәйнәп Зиннурны бик якын китермәсә, Бибисара аның киресе булды. Зиннурны ничек тә үзенә карату өчен барысына да риза иде.

Земфир ӘХЪЯРОВ. Ахирәтләр. Хикәя. (Башы)
Земфир ӘХЪЯРОВ. Ахирәтләр. Хикәя. (Башы)

Кояш җирдән ат биеклеге күтәрелгән иде инде. Зәйнәп карчык һаман тәмле йокысыннан аерыла алмады. Башка иртәләрен кояш белән бергә торса да, бүген нишләптер озаграк йоклады. Бәлки, кичә яткач, тиз генә йоклап китә алмагангадыр...  Ярты төнгә чаклы балачагын, яшьлек елларын уйлап ятты. Күзенә йокы кермәде. Күзләрен чылаткалап та алды. И-и үтте гомерләр...  

– Чү, ишектә тавыш бармы әллә? Кем булыр?

Зәйнәп кинәт йокысыннан айнып китеп җылы одеалын атып бәрде. Бу вакытта кем йөрер? Кем бар анда?

 Ишектә гомерлек дусты, ике өй аша гына яшәгән Зәкия басып тора иде. 

– Зәйнәп ач ишегеңне тизрәк, Бибисарабыз китеп барган бит. – Ашыгудан Зәкиянең сулышы капкан иде.

– Кая киткән Бибисара? Аңлатыбрак сөйлә әле.

Зәйнәп авызын буразналанып беткән учы белән каплап, иснәп алды. Бибисараның каядыр киткәнен һич башына сыйдыра алмый, чөнки үткән шимбәдә  генә янында булып, хәл-әхвәл белешеп кайтты. Бибисара, каядыр китәрдәй кешегә бер дә охшамаган, ай чамасы урын өстендәрәк ята-тора гына йөри иде. Әлдә күршеләре әйбәт булдылар, гел генә кереп-чыгып хәлен белешеп йөриләр, үзләренә пешергән ризыктан да авыз иттерә килделәр. Әле килеп Зәкия ахирәте, каядыр киткән имеш, дип сүз сөйли.

– Бибисарабыз бүген таң белән бу дөньяны калдырып ахирәткә күчкән.

Зәкия карчык “аңладыңмы инде?” дигәндәй, ахирәтенең күзләренә карады. Тик бу күзләрдә юксыну да, яшь тә күренмәде. Зәйнәп карчыкның бәгъре катканлыгын ул белә иде.

... Балачак дустын мәңгелеккә озатканга да хәтсез көннәр үтеп китте. Шул көннәрдән соң Зәйнәп Зәкия ахирәте белән инде ничә тапкыр үткән елларын искә төшереп утырдылар. Зәкия карчыкның гомер юлы бәхетле булды. Яраткан кешесе белән гомер итте, балалары – бер улы, ике кызлары бар. Барысы да читтә гомер итәләр, кайткалап йөриләр. Кайткан саен күчтәнәчен алып кайталар. Шул күчтәнәчләрдән Зәйнәп карчыкның да авыз иткәне еш булды. Зәкия ахирәте гел генә чәй эчәргә чакырып тора. Иптәше Әхтәм генә иртәрәк дөнья куйды.  Ә менә Зәйнәп карчыкның үзенә килгәндә тормышы тулы булмады. Үзе генә гомер итте. Яшлегендә яраткан кешесе башканы сайлады. Бик күпләр Зәйнәпне ошатып үзләре генә дә, димчеләр белән килеп карасалар да, күрше авылы егетләре урларга маташсалар да, аны берсе дә үзенеке итә алмады. Арада ошатмаслык егетләр дә юк түгел иде. Күңеле читләрне кабул итмәде Зәйнәпнең. Ул гомере буе бары тик Зиннурны гына сөйде. Соңрак билгеле Зиннур кабат Зәйнәпкә сүз атып карады, тик соң иде инде. Зәйнәпне башкага алыштырганына биш ел үтеп киткән иде. Горур кыз булды. Зиннурны кабул итү, горурлыгын аяк астына салып таптау белән бер булды аның өчен.

Аның балачагы да, ул еллардагы күпчелек балаларныкы кебек үк, авыр булды. Әтисе репрессияләргә эләккәндә, аңа өч кенә яшь тулып узган иде.  Әхмәтзәки авылларында гына түгел, тирә-якта да билгеле балта остасы булган. Кечкенә өйләрен дә әтисе үз куллары белән эшләгән. Зәйнәпнең хәтерендә, әнисе гел әтисен зур хөрмәт белән искә ала иде. Зәйнәп әтисенең йөзен бик хәтерләми дә, аларның өстәл тартмасында бер гәзит бите саклана, анда әтисе үз кулы белән үзенең рәсемен каләм белән ясап куйган. Зәйнәп әле булса шул гәзит битен кадерләп саклый, әтисенең үз куллары тигән кәгазь бит ул. Башкача әнисе белән алар аны күрү бәхетенә ирешмәделәр, шул китүдән әтисе юкка чыкты. Бик авыр заманнар башланды, ахирәте Зәкиянең әтисен дүрт-биш елдан сугышка алдылар. Аның әтисе дә шул китүдән башкача кайтмады, бердәнбер хаты килде дә юкка чыкты.  

Зәкия белән Зәйнәпнең бер-берсен беренче күрүе болай булды. Зәйнәп, әнисенә ияреп, Зәкияләргә барды. Әнисенең ниндидер йомышы булгандыр, күрәсең. Шунда ул Зәкия исемле ябык кына, сөякләре күренебрәк торган гәүдәле, биленә җитәргә дә күп калмаган кап-кара чәчле, кара олырак күзле, өстендә таушалганлыгы күренеп торган зәңгәрсу сатин күлмәк кигән, үзе кебек матур кызны күрде. Үзенең өстендә дә шул чама күлмәк, ә чәчләре Зәкиянеке кебек кап-кара булып, аныкыннан аермалы буларак  бөдрәләнеп тора. Алар күптәнге дуслар кебек аралашып уйнап та киттеләр. Зәкиянең әтисе ясап калдырган курчагы бар икән, әнисе аңа бер корамадан күлмәк ясаган. Әнисе: “Кайтыйк”, – дип әйтеп караса да, Зәйнәпнең курчактан аерыласы килмәде. Көн буе уйнап арыгач, ахирәте әнисе Гөлбану белән аны өйләренә чаклы озатып, әнисенә тапшырдылар. Шул көннән башлап алар гомер буена аерылмас дуслар, ахирәтләр булып калдылар. Мәктәп бусагасын да   бергә атлап керделәр. Шунда булачак ахирәтләре Бибисара белән очраштылар. Бибисара әти-әнисе белән югары очта торалар икән, әтисе дә исән “председатель абый” булып эшли, ди. Бибисара белән тиз уртак тел таптылар, сап-сары чәчле, зәңгәр күзле,  чая бер кыз. Укуда өчесе дә якшы укыдылар, уенга  Бибисара ахирәтләре урамына килә. Шулай да Бибисара ничектер иптәшләреннән аермалы, башкачарак иде. Аның тамагы да туграк йөрде, өсте дә бөтенрәк. Үсә төшкәч, бу аерма ныграк сизелде һәм Бибисара ахирәтләреннән аерылмаса да, үзен берникадәр иркенрәк, өстенрәк тоя башлады. Моны Зәйнәп белән Зәкия  сиземләсәләр дә, артык игътибар бирмәделәр. Шуның өстенә Бибисара артык нык чибәр дә иде. Әмма егет-җилән Зәйнәпкә тартылды.

Ничек кенә дисәң дә, Зәйнәп ахирәтләреннән мөлаемлеге, ихласлыгы белән аерылып тора. Ярдәмчеллеге, уңганлыгы да бар. Ә менә чибәрлеккә килсәк, Бибисара кебек үк булмаса да, матур кыз иде. Кулына җеп эләксә әнисе гел бәйләм белән булашыр, бу эшне ул кызы Зәйнәпкә дә өйрәтеп калдырды. Зәйнәп тегү-бәйләүләргә ихлас тотынды.   Әнисе белән шулай тормышларын алып барырга ярдәм итәрлек  бераз акча да эшлиләр. Ахирәтләре белән кичке уенга чыгарга да вакыт таба, анда үсмер егетләр һәм кызлар авыр вакытлар булуга карамастан, үзләренчә ямь табып күңел ачалар. Шул кичләрнең берсендә Зәйнәпкә Зиннур күз салды. Зиннур тыгыз гәүдәле, маңгай тирәсендә бөдрәләнеп торган коңгырт чәчле, каешлы чалбар кигән, яшь  булуына карамастан, олыларча сүз йөртә торган егет корына кереп килүче үсмер иде. Ул  әнисе, сеңлесе белән  тора. Аның да әтисе сугышка китеп өч елдан соң үле хәбәре килде. Зиннур җәйләрен колхоз эшеннән бер дә аерылмады, хәтсез генә керем китерде гаиләсенә. Әтисеннән калган яшел күрекле гармунын тарткалый торгач, бераз уйнарга да өйрәнеп алды. Кичләрен  уенга гел шул гармунын алып чыгар булды. Алар очындагы бар үсмер егетләр, кызлар аның тирәсендә кайнашты. Гармун тавышы яшьләрнең көндәлек мәшәкатьләрен, тормыш михнәтләрен оныттырды, аларны башка, яшь вакытларда гына була торган дөньяга алып керде.  Алар күңел почмакларына сыенып качып яткан, үзләренеке генә булган хисләрне бәйдән ычкындырып, шул хисләрдә дулкынланып йөзәләр, тормыш авырлыкларын  җиңәрлек көч-дәрт алалар иде. Шул вакытларда  Зәйнәп белән Зиннур якынайдылар, егет һәр көнне Зәйнәпне озатыр булды.

Башкалар артык игътибар итмәсә дә,  Бибисараның эчен кыра, күңелен тырный иде бу хәл. Чөнки Бибисара да Зиннурны ошата һәм үзенеке итәсе килә. Тора-бара Бибисараның  ачуы арта гына барып, ул Зиннурның бер алдына, бер артына төшә башлады. Зәйнәп Зиннурны бик якын китермәсә, Бибисара аның киресе булды. Зиннурны ничек тә үзенә карату өчен барысына да риза иде. “Тамчы тамып, таш тишә”, дигәндәй, Бибисара да үз дигәненә иреште. Зиннур акрынлап Зәйнәптән суынып Бибисарага тартылды.  Дүрт-биш ел дигәндә Зиннур белән Бибисара өйләнешеп тә куйдылар. Зәйнәп билгеле, бик авыр кичерде аларның өйләнешүен. Ярый Зәкия ахирәте гел янында булып, бераз булса да бу кичерешләрне үткәрергә ярдәм итте. Әмма Зиннур Зәйнәпнең күңеленә кереп калган иде һәм ул гомер буе йөрәк түрендә булды.

Ни хикмәт Зиннур белән Бибисараның яшәвен яхшы дип әйтеп булмады. Зиннур үзенең нинди зур, төзәтә алмаслык хата ясавын аңлады, тик, ни эшләмәк кирәк, эш узган иде шул. Биш ел яшәп калдылар алар, аннан Зиннур Бибисараны ташлап чыгып китте. Зәйнәпкә барып гафу сорап, бергә торыйк, дип әйтеп караса да, Зәйнәп аны кичерә алмады. Зиннур шул вакытлардан соң авылдан ук чыгып китте һәм башкача аны биредә күргән кеше булмады. Аның, “җылы якларга киткән икән” дигән хәбәре генә йөрде авылда...

Фото: vanilla.su

(Ахыры бар)

Земфир ӘХЪЯРОВ. Ахирәтләр. Хикәя. (Башы)
Земфир ӘХЪЯРОВ. Ахирәтләр. Хикәя. (Башы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: