(Дәвамы.)
14
Ирек Уфага килеп төшкәч, аэропорттан өенә шалтыратты, Ләйсәнгә ярты сәгатьтән өйдә булачагын белдерде. Ул машинасын чакырмады. Сания белән бергә булуын шоферына белдерәсе килмәде. Таксига утырдылар. Санияне йорты янында калдырды. Анысы фатирына алып керергә уйлаган иде, Ирек каршы килде, башка вакыт, дип битеннән үбеп саубуллашты. Хатын-кыз исе килеп тормасын, дип, сумкасыннан одеколон чыгарып сөртеп алды
Ләйсән дә Рәмил янында кигән киемнәрен юып, ванна кереп чыкты. Ир-ат исе килеп тормасын дип шулай эшләде. Ире алдында Рәмилнең исемен әйтеп куюдан куркып, ул кайтканчы Ирек, Ирек, дип кабатлап йөреде.
Икесе дә бер-берсен сагынгандай, кочаклашып, үбешеп күрештеләр. Ирек, уф, дип диванга килеп утырды. Юлда арып, йончып, хатынын сагынып кайткан ир ролен башкарды.
– Юл йөрүләр дә ялкытты, – дигән булды.
– Бар, юынып ал да, ашарга әзер, – диде Ләйсән, Ирекнең күзенә бик туры карамаска тырышып.
Аңа уңайсыз иде, нәрсә эшләсә дә ире сизенер кебек тоелды. Ул беренче тапкыр ире алдында уңайсызлык кичерә. Ире өстеннән йөреп кайткан хатыннар, ничек итеп үзләрен тота икән, дип уйлый торган иде. Бүген шуны үзе кичерә. Бер йөремсәк хатынның сүзләрен исенә төшерде. “Башка ир белән йөрисең икән, эллеккегә караганда да иреңә игьтибарлырак булырга тырыш. Син генә аны яратучы булып күрен. Шул чакта сине йөри, дип сөйләсәләр дә, ирегез ышанмаячак, тагын да ныграк ярата башлаячак. Чөнки, ул сине югалтудан куркачак, яныңа ашыгып кайтачак. Гомумән, хатын-кыз бу дөньяда артист булырга тиеш. Артист була алмыйсың икән, үзеңә үпкәлә”.
Ул чакта Ләйсән аның сүзләренә артык игьтибар итмәгән иде. Хәзер килеп, аның киңәшләрен үзенә тотарга туры киләчәк. Рәмилне дә бөтенләй йөрәгеннән алып ташлый алмый, ирен дә югалтасы килми. Нәрсә, бу хатын-кызның көйсезлегеме, үз-үзен яратуымы? Бу мәңелек сер, аны әле беркем белә алмаган.
Ашап алгач, Ирек ванна юынып чыкты. Юынырга кирәк булганнан түгел Саниянең унбиш көн буена үзенә сеңгән исен бетерергә теләде.
15
Ләйсәннең Рәмилне гел күрәсе килеп торды. Кайда гына булса да, нәрсә генә эшләсә дә, күз алдына Рәмил килеп басты. Аңардан алган картиналарга озак итеп карап утыра. Иснәп карый, алардан Рәмилнең исе килгәндәй тоела. Ләйсән бервакытта да үзен шулай булырмын, башка ир өчен янып йөрермен, дип уйламаган иде. Азгынлыкта үзен гаепләр иде, аның Рәмил янына йоклар өчен бармый, сөйләшеп утырганнан да күңеле була. Әллә мәхәббәтме? Ул чагында иренә булган мәхәббәтне ничек аңлатырга? Берюлы ике кешене яратып буламы? Әллә вакытлыча гына мавыгумы? Ялгызлыктан качу юлымы? Буш күңелне тутырырга теләүме? Элек Ирекнең соңлап кайтуына ачуы килә иде, әле, киресенчә, соңлап кайтуын тели. Ирек барда иркенләп Рәмил турында уйлый алмагандай. Бу яшертен сөю, очрашу шул тиклем мавыктыргыч, үзенә җәлеп итүчән була икән. Ирек белән йөргән чагында болай ук янып-көймәгән иде. Яшь үткән саен шулай көчәя микән? Шулай булмаса яшь кыздай көнен-төнен уйлап газапланмас иде. Ни өчен Рәмилгә тартылганын аңлый алмады, туеп-сикерү шушы буламы? Югисә, май эчендә яткан бөердәй яшәп ята түгелме?
Ләйсән белән Рәмилнең очрашуларына өч айдан артык вакыт үтеп китте. Бу арада алар бер-берсенә ияләшеп, бер-берсе турында күп кенә мәгълүмат белә алдылар.
Аларның йөргәнен Ирек сизмәде, чөнки үзе Сания белән мавыкты. Эштән соң аның янына ашыкты. Сания, туры килгән саен, син нинди шәп ир, дип әйтә килде. Ә ир кешегә шушы мактаудан да көчлерәк тәэссир итүче көч бармы икән? Ирек Санияне үз хатыныдай күреп, кирәкмәгән, шундый тәкъдим ясады.
– Эшеңне ташла, мин сине карармын, – диде.
– Шулай дип әйтүеңә рәхмәт, ләкин, эшемне ташлый алмыйм. Син бит барыбер минем янга көндез килмисең, эштә буласың. Кич һәрвакыт синең өчен ишек ачык, – диде.
Ирек бу турыда башка сүз кузгалтмады. Санияне нишләптер өйдә генә тотасы килде, кеше арасында йөрүен теләмәде. Нәрсә бу көнләшүме? Ул хатынын Ләйсәнне дә шулай эштән туктатты. Аның күңелендә, минеке булгач, минеке генә булырга тиеш, дигән фикер ята.
Ләйсән белән Ирекнең аралары көннән-көн ераклашты. Бу хәлне икесе дә сизсә дә, берсе дә араны якынайтырга бер адым эшләмәде. Икесе дә сөйгәннәре янына барып күңелләрен юаттылар, өйдә ямь тапмадылар. Бала булса, өйдә бала тавышы чыкса, бәлки, икесе дә өйгә тартылыр иде дә бит. Ләкин, ләкин...
Ләйсән әти-әнисен искә төшерде. Әтисенең аяклары өзелгәнче алар бик матур яшәде. Әтисе гарип калгач та әнисе төшенкелеккә бирелмәде, иренең эчә башлавы гына күңелен кыра торган иде, шул чакта да аңа авыр сүз әйтмәде. Балаларга әти булып утыра бирсен, дип уйлагандыр. Ләйсән әнисенең яп-яшь көе ятим калуын уйлап, аны кызганып куйды. Аның да бит сөеп-сөеләсе килгәндер. Әтисе үлгәннән соң, әнисен сорап килүче күп булды. Барын да кире борды. Бер бәхетең булмагач, бәхетле булып булмас, кеше ире караганчы, балаларымны тәрбиялим, диде.
Хатын-кызның ана булуы, бала тәрбияләүе, бала өчен җанын бирергә әзер булуы, аларны күп вакыт зур хата эшләүдән алып кала торгандыр. Бала өй яме, тормыш яме икәнен Ләйсән дә яхшы аңлый, ләкин ул бәхетне ул татып карамаган әле. Барысына да ире гаепле, ул кичектереп килә. Баласы булса, бәлки, Рәмил белән дә очрашмаган булыр иде. Бала карап өендә генә утырыр иде.
16
Рәмил, ярдәм итүләрен сорап, Ирек эшләгән оешмага хат язды. Ул хат язырга да, барырга да теләмәгән иде, Ләйсән каты торды.
– Мөмкинчелектән файдалан, бәлки шушыдыр синең киләчәккә нигез салыр көнең, – диде.
Ул бик авырлык белән генә ризалашты. Аның акча сораудан бигрәк, Ләйсәннең ире белән очрашасы килмәде.
Конторага барып кергәндә, Ирек Кәбирович килмәгән иде. Секретарь кыз бераз көтәргә кушты. Тиздән килеп җитәчәген әйтте. Ун-унбиш минуттан хуҗа килеп тә җитте. Рәмилне күреп:
– Сез миңамы? – дип сорады.
– Әйе, – дип җаваплады Рәмил, аягүрә басып.
Рәмилгә шулвакыт кыен булып китте, хатыны белән йөргәнне ул беләдер кебек тоелды. Әгәр шул турыда сүз башласа, ул нәрсә дип әйтә ала соң? Шушы уйлардан Рәмилгә эссе булып китте. Тәне буйлап кайнар кан йөгерде.
– Әйдәгез, – дип чакырды хуҗа, Рәмилгә ишек ачып. Бүлмәгә кергәч, урын тәкъдим итте. – Тыңлыйм сезне.
– Мин сезгә... менә хат белән килгән идем, – дип, хатны сузды.
Хатны әкрен генә укып чыккач:
– Моңа чаклы күргәзмә оештырганыгыз булдымы? – дип сорады.
– Юк. Туры килмәде. Мөмкинчелек булмау комачаулап килде, – дип җаваплады Рәмил, тирли башлаган маңгаен сөртеп.
– Картиналарыгыз байтакмы?
– Күргәзмәгә җитәрлек.
– Беләсезме, нәрсә, – диде, хатка карап, – Рәмил Шәрифуллович, күргәзмә залына барып сөйләшегез, кайчан һәм нинди суммага күргәзмә ачырга була. Барын да белгәч, реквизитларын алып миңа килерсез. Шуннан уйлашырбыз, – диде елмая биреп, Ирек Кәбирович.
– Рәхмәт сезгә.
– Рәхмәткә иртәрәк әле, башта эш эшлик, – дип, Ирек аны озатып калды.
Рәмил эшнең шулай уңайлы килеп чыкканына шатланып, өенә ашыкты. Тышка чыккач, тирән итеп сулап алды. Бераз тынычлана төште. Ничә ел хыялланган хыялы тормышка ашырга тора түгелме?
Ләйсән аны фатирында көтә иде.
– Я, ничек? – дип ул каршы алды.
Рәмил барын да сөйләп бирде. Шуннан икәүләп картиналарны темасына карап аера башладылар. Яхшыракларын – бер якка, бик әйбәт түгел дигәннәрен икенче якка куя бардылар. Кайбер картиналарның рамалары булмау Рәмилнең кәефен төшерде. Уйланып китте. Ләйсән аның уйга батканын күреп:
– Нәрсә, берәрпроблема бармы әллә? – дип сорады.
– Бар шул. Менә бу картиналарга рамалар кирәк. Рамасыз күргәзмәгә куймаячаклар.
– Кайдан алырга була?
– Магазиннарда бар, тик акча юклыгы.
– Рәмил, мин сиңа әйттем бит, акча ягына килгәндә, миннән сора. Безгә хәзер туктап калырга ярамый.
– Син миңа тиеш түгелсең.
– Биреп торам, азак түләрсең. Тагы шуны бел: мин синең компаньоның, шулай булгач, синең проблемаң минеке дә.
Рәмил икенче көнне күргәзмә залына китте. Аны җылы каршы алдылар. Документ тутыручы кыз, Рәмилдән бөтен документларын сорап алды. Моңа чаклы күргәзмәсе булуы, булмавы белән кызыксынды. Ничә картинасы барлыгын сораганнан соң, иртәгә берничәсен алып килеп күрсәт, соңыннан бәясе турында сөләшербез, диде.
Рәмил озакка сузарга теләмәде, бүген үк алып киләчәген белдерде.
Картиналарын комиссия карап чыккач, күргәзмә ачарга риза булдылар. Рәмил белән сөйләшкән кыз, бер атна эчендә акча түләнергә, яки күчерелергә тиеш, диде. Аның кулына реквизитларын, сумма язылган кәгазь тоттырды. Күргәзмә залыннан чыккач та ул Ирек Кәбирович янына ашыкты.
Ирек Кәбирович кәгазьләргә күз салып чыкты да, баш бухгалтерны чакырып алды.
– Мария Ивановна, шушы сумманы бу көннәрдә күрсәтелгән оешмага күчерә алабызмы, – дип сорады.
– Күчерә алабыз, андый мөмкинчелек бар, – диде.
– Алайса, ярдәм итү фонды аша күчерегез, – дип, кәгазьләрне аңа сузды.
– Рәхмәт, Ирек Кәбирович, күргәзмә ачылган көнне сезне, һәм коллегаларыгызны чакырамын.
– Әлбәттә барачакбыз, кемгә ярдәм иткәнебезне белергә тиешбез..
– Сезгә хәбәр итү өчен телефон номерыгызны бирсәгез иде. Ирек Кәбирович кесә телефоныныкын, эшнекен дә язып бирде.
– Мин көтәчәкмен, – диде йөзенә канәгатьлек чыгарып елмая биреп.
– Ирек Кәбирович, сезнең оешманы спонсор итеп күрсәтә аламмы?
– Мөмкин.
– Борчыганым өчен, гафу итегез, – дип, Рәмил саубуллашып чыгып китте.
Рәмил чыгып киткәч, Ирек бу рәссамның эшләрен күрмәдем бит әле, начар булмаса ярар иде, дмп уйланып куйды. Мәскәүдән кайткач, аның янына Рәмил беренче килгән рәссам булды, шуңамы артык төпченеп тормыйча риза булды да куйды. Менә ничә ай инде фатирында аның картинасы эленеп торганын гына белми иде ул.
Рәмил күргәзмә залына машина яллап бар эшләрендә алып барды. Эскизларында калдырмады, үзләре аерып алырлар дип уйлады. Һәм ялгышмады, аның кайбер эскизларын да элеп куйдылар. Иртәгә күргәзмә ачыла дигән көнне Ирек килеп Рәмилнең эшләрен карап китте. Бу рәссамга ярдәм иткәненә бер дә үкенмәде, киресенчә, сөенде генә. Кесә телефоныннан телестудиягә шылтыратты. Белсеннәр минем сәнгатькә ярдәм иткәнемне, дип, уйлап куйды.
Кичен Сания янына килгәч, Рәмил исемле рәссамга ярдәм итүе турында сөйләде.
– Исемен Рәмил дидеңме? – дип, Сания сорап куйды.
– Әйе.
– Әтисенең исеме ничек?
– Истән чыккан бит әле. Әллә Шакир, әллә Шәриф улы булды.
– Алайса минем ир булган инде.
– Уйламаган идем.
– Күптән күргәзмә ачырга дип хыяллана иде. Сезне кайдан белгән?
– Безне бөтен Башкортстан белә. Безнең йөргәнне белеп килде микән?
– Юк, Рәмил андый кеше түгел.
– Эшләре бик матур, күреп килдем. Иртәгә күргәзмә ачыла.
– Матур эшләгәнен беләм.
– Мин шат, синең иреңә ярдәм итә алганыма.
Сания башка бу турыда сорашмады. Рәмилдә аның эше юк.
(Дәвамы бар.)
(Автор стиле сакланды.)