Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
5 июль 2022, 11:45

Сания ШӘРИПОВА. Уеннан уймак. Хикәя (1)

Ләйлә белән Динислам яратышып кавыштылар...

Сания ШӘРИПОВА. Уеннан уймак. Хикәя (1)
Сания ШӘРИПОВА. Уеннан уймак. Хикәя (1)

Мәктәптә укыганда ук аралашып йөрде алар. Яшь аермасы өч ел булуга карамастан, бергәләп спорт ярышларында, төрле мәдәни чараларда катнашып мәш килделәр. Ләйлә яшькә бәләкәйрәк булса да бик чәмле, үз дигәненә ирешми калмый, юкны-барны уйлап чыгарырга да аңа куш. Үткер, үзе артыннан теләсә кемне ияртә ала. Ул булган җирдә, кулларыннан киләме, юкмы, тагылырга теләүче койрыклар табылып кына тора. Кыз үзенең дәрәҗәсен белә: теләсә нинди әтрәк-әләмне якын китереп азапланмый, булдырырдайларны гына үз итә. Баскетболчыларныкыдай озын какча гәүдәле Динислам ипле, уйлап эш итә. Ул уйларын тышка чыгарып салмый, шулай да азактан гел чыра кебек кадалып торучы Ләйлә дигәнчә килеп чыга.

Динислам, мәктәпне тәмамлагач, уку йортлары эзләп йөрмәде, күрше авылда механизаторлар әзерли торган көллияткә документларын илтеп бирде. Укуына тел-теш тидермичә, ел эчендә берничә һөнәр үзләштерде, кулына эретеп ябыштыручы, тракторист, шофер танытмасы алуга, армиягә чакырдылар.

* * *

Ләйләнең дә укып ми черетеп, әллә ни баш катырасы килмәде, тотты да район үзәгендә сатучылар әзерли торган курсларга китте. Акча сугу серләрен өйрәнәсе килде. Аны, бәрәңге сабагындагы кондызлар шикелле ишле адым саен малтабарлар ачкан сәүдә нокталары кызыксындырды. Буш вакытында шунда барып, бөтерчектәй бөтерелә-бөтерелә, кайда нәрсә сатылуын күзәтте. Аның әйбер алмыйча гына, атлаган саен буталып, борын тыгып йөрүен яратмадылар шикелле. Берчак техникага кирәк-ярак сатылган урында, төрле зурлыктагы шөрепләрне карап торганда:

– Нәрсә, кызый, киләсең дә күзең белән шул тартмаларны чокыйсың. Чәлдерергә исәбең барлыгы маңгаеңа язылган, – дигәнгә сискәнеп китте, тик коелып төшмәде.

Керпе сыман энәләрен торгызды. Уйламый да теленә килгән сүзләрне тезәргә тотынды:

– Маңгайга язылганны укый белсәгез, монда тимер-томыр сатып утырмый, әллә кайчан күрәзәче булып китәр идегез әле. – Шуннан кинәт “син”гә күчеп: – Күп лыгырдап утырсаң, эшсез дә калырсың, – дип, килешле кофтасы төсендәге иннекле авызын кыйгайтып, елмаеп куйгандай итте.

Бу сатучыны чыгырыннан чыгарды, ул елан кебек ысылдап, нахак икәнен белсә дә, кызны кимсетергә, тагын да катырак бәрелергә кереште:

– Кая, кесәңне әйләндереп күрсәт, бик шәп булсаң, – дип, агуын чәчте.

Үз-үзен яклый белгән Ләйләне "агу" алдыра алмады. Ул чамадан тыш тыныч күренде, беренче дәрестә үк “сатып алучы һәрчак хаклы”, дигән төшенчәне яхшы үзләштергән иде.

– Тәки, эшсез каласың килә инде синең? – дип, сатучыга угын батырып, ачуын кабартты.

Тәнзилә биредә – хуҗабикә, сатучысы чыкмаган көннәрне үзе саткалый, тагын берничә урында сату нокталары бар. Зәвык белән киенә белә. Ни кисә дә төз ыспай гәүдәсенә сылашып килешеп тора. Үзеннән сизелер-сизелмәс кыйбатлы чит ил хушбуеның йомшак исе бәрелеп китә, гел елмаеп-көлеп кенә тора. Әле дә, тиргәшсә дә авызындагы ясалма матур тешләре колагына җитә язган. Байлыгы да мактанырлык. Берничә машинасы бар. Товар ташый торганы аерым, кеше күзен кызыктырып йөри торганы аерым. Тик күңеленең китек ягы: ул – тол хатын. Яшьтәшләреннән күпкә яшь күренсә дә, утызны узган тол бичә. Булган барлык мөлкәте мәрхүм иренеке. Алучысы туры килсә, бүгеннән тормыш корыр иде. Бүгенге көндә юньле ир-ат бармы соң? Көпә-көндез чыра яндырып эзләсәң дә табыласы башы юк. Кайсы алкаш, кайсы хәерче, кайсы хатынлы. Күңелен кырган бу сәбәпне дусларына сиздермәде. Бер хатынның ире үлсә, кырык хатынга көндәш була.

– Кайчан кияүгә чыгасың инде? – дип кызыксынган хатыннарның сүзен, уенын-чынын бергә кушып, авызларыннан бик тиз бәреп төшерә:

– Ашыкмыйм, әлегә миңа сезнекеләр бик җитеп тора, – дип, төшенкелеккә бирелми, елмаеп, шул ук вакытта кычкырып көлеп җавап кайтара. Эчендәгеләрен кешеләргә укытмый, читтән бик бәхетле күренә.

 Тәнзилә белән Ләйләнең беренче очрашуы шулай булды. Аннан ныклап танышып киттеләр. Хуҗабикә аның сатучылыкка укып йөргән, авылдан килгән, акча яраткан кыз булуын белгәч, кул артың җиңел, дип, буш вакытларында бер танышының теплицасына кыяр һәм помидор сатучы итеп урнаштырды. Шуннан аларның юллары аерылышты.

* * *

 Укып бетереп, Ләйлә авылларына кайткач, кеше хакына кермичә, сатучы булып эшләп китте. Эшен яратты, эшендә аны да яраттылар. Хуҗасы хезмәт хакын, кергән керемгә карап, вакытында түләде. Динис (кыз сөйгәнен тулы исеме белән түгел, кыскартып шулай дип йөртте, кайчак бөтенләй Денис дип кенә җибәрде) армиядән әйләнеп кайткач, дуслашып йөреп алып киттеләр. Бик озакка сузмыйча, кәләшкә унсигез тулгач, авылны шау-гөр ясап, барлык йолаларга туры китереп шаулатып туй уйнадылар. Авылдашларын сокландырып, матур итеп яшәп киттеләр. Тапканнары ашарга да киенергә, кунакка йөрергә дә җитә. Сөеп-сөелеп яши, тормыштан канәгатьлек, яшәештән тәм таба беләләр. Аракы эчмәгән, тәмәке тартмаган ирдән таныш-белеш:

– Әллә чирлисеңме? Усал хатыныңнан өркәсеңме? – дип кызыксынгаласа да, исе китмәде, җилкә сикертеп җаваплады.

Көтеп алган уллары, суйган да каплаган атасы, Ислам туды. Малай бәләкәч булса да, чыгымнары зур. Аңлатып торырга кирәкми, башыннан үткәргән үзе дә яхшы белә. Ләйлә, бала кырында утырып, эшкә чыга алмый. Динисның җитмеш төрле һөнәре булуга карамастан, кышын авылда түләүле эш юк. Болай да, цирк куласасындагы клоун сымак, төрле якка сикергәләп карый. Сатарга мунча мичләре, ит ыслагычлар ясады. Алучы юк, белмәссең, әллә кирәкми, әллә халыкта акча юк. Кешеләр эшкә чакырса, кулында ут уйната, ашау-эчүгә генә эшләмичә, оят булса да, хезмәтенә акча сорый башлады. Ашау-эчүгә генә булмагач, аны чакырмый башладылар. Ахырда, авылдан чыгып китәргә кирәк, һөнәрле кайда да югалмас дигән уртак фикергә килделәр. Бүре, кәҗә, кәбестә турындагы мәзәктәге сыман хәл туды. Ләкин бу бер генә дә мәзәк түгел. Динисның ялгызын гына чыгарып җибәрсәң, куркыныч. Аның кебек асыл ирләрне мең күзләп, тычкан эләктерергә җыенган мәчедәй сагалыйлар. Каядыр еракка китеп урнашырга, яшәп торыр өй-фатир кирәк. Башта, ныгыганчы һичьюгы район үзәге ярап торыр.

 “Авито”дан яшәп торырга бүлмә тапкач, эшне озакка сузмадылар. Килеп урнашу белән, Динис берьюлы ике эшкә урнашты. Заказлар буенча капкалар ясады, рульгә утырды. Авылдагыга караганда, монда кибетләрдә кыйбатчылык хөкем сөрә. Яшь балага кичә алган кием бүген ярамый. Ни арада ай узган, фатир хакы, утына, газына, суына, хәтта чүп савытына чүп салганга да түләргә кирәк. Кулга кергән санаулы акчаны берничек җиткереп булмый. Гаиләне бәйләгән җеп нәзегәеп сузылып, кыл хәленә килгән. Берәр чарасын күрмәсәң, менә-менә өзеләм дип тора. Җитмәсә, Ислам янына елак Исламия дә өстәлде.

Котылу чарасын көне буе ике бала белән өйдә утырган, ире тапканны кайда ничек бүләргә белмәгән Ләйлә уйлап тапты. Озак уйлады ул. Балаларын йоклатып, өйдә тынычлык урнашкач, күзләрен йомып, диванга барып ятты, акча турында гына түгел, бөтен дөньясын онытып, үзен төрле халәткә кертеп карады. Менә ул биек кыя башында тора. Аяк астында кабартылган ястыктай болытлар. Кояш, күзне чагылдырып, тирә-юньне яктырта, күк йөзе зәп-зәңгәр... Кояш алтын җептәй нәзек нурын сузып йөрәгенә казый. Шул нур буйлап йөрәккә көч ага. Шулчак нур өзелә. Теләмәсәң дә, чынбарлыкка әйләнеп кайтасың, күзләрне ачасы килми, йомган килеш ята бирәсең. Ни хикмәттер, күз алдына ыспай хатынның елмаюы килә, колакка кыткылдап көлгәне ишетелә. Тәнзилә ич бу. Алга таба ни булырын аңларга тели, өлгерә алмый кала, Исламиянең елап уянуы бөтен нәрсәне челпәрәмә китерә. Йокламады да бит. Нәрсә булды соң? Бу күренеш юкка түгелдер. Кәбестәне кәҗәгә бирергә кирәк.

 Ләйлә әкренләп Динисын Тәнзилә белән таныштыру юлын тапты. Кибет хуҗасы аны шофер итеп эшкә алып, зур хезмәт хакы вәгъдә иткәч, иренең колагына кат-кат кирт киртләп куйды:

– Минем турыда Тәнзилә белергә тиеш түгел. Мин сине аның белән гаиләбез акчага интекмәсен өчен таныштырдым. Хатыным ташлап китте, дип, бер-ике көн баланы эшкә ияртеп йөрерсең, Исламны аның ярдәмендә җайлап кына балалар бакчасына урнаштырырсың. Улыбызны балалар бакчасына урнаштыру белән, мин сине, син мине белмәгәндәй кыланырбыз, аерым яшәрбез, акчаны алыш-биреш итү өчен генә очрашырбыз. Акча гаилә өчен кирәк. Мин әллә кая диңгезләргә китәргә, чит илләргә чыгар өчен сорамыйм, бары интегеп яшәмәс өчен генә, балалар өчен генә дим. Күпме тырышырга була, авызны ачсак, дүртебезнекеннән дә үпкә күренә. Кешечә яшәргә өчен нидер эшләргә кирәк. Миңа бу карарга килү җиңел булгандыр дип уйлыйсыңмы? Акыллым, аңла бу вакытлы күренеш, бераз мая туплыйк, аннан без бөтенләй башка урында, башкача яшәячәкбез. Менә күрерсең… Җептән элмәк эшләү – ирләр эше, җепкә кер юып элү – хатыннар эше. Мин ныклап уйладым, безнең башка юл юк. Мин уйнап сөйләмим.

(Дәвамы бар.)

 

 

 

Сания ШӘРИПОВА. Уеннан уймак. Хикәя (1)
Сания ШӘРИПОВА. Уеннан уймак. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: