Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 июль 2022, 10:01

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (7)

Рәмил туктап калды. Сөйләргәме, юкмы, сөйләсә, Ләйсән дөрес аңлармы? Бераздан башлаган сүзен дәвам итте: "Дөресен әйткәндә, хатын мине аңламады. Хәерче яшибез, дип мине битәрли башлады"...

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (7)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (7)

(Дәвамы.)

11

 

Ләйсән кайтып киткәч, Рәмил байтак һушына килә алмый газапланды. Бу хәлгә шатланырга да, борчылырга да белмәде. Бай хатын, хәерче Рәмил, ничек болай килеп чыкты әле? Аның Рәмилгә булган хис-тойгылары чынмы әллә? Шулай булмаса, аның фатирына, ялгыз ир янына килер идеме соң? Димәк, ошата.

Ә үзе Ләйсәнгә нинди карашта соң? Аның тойгыларына җавап бирә алмаса, ул чагында нәрсә эшләр? Күңеленең кайсыдыр өлеше Ләйсәнгә тартылса да, Саниягә булган сөюе башка бер фикергә килергә комачаулый. Әле генә хатынына хыянәт итте түгелме? Хәзер аның күзенә ничек туры карый алыр? Моңа чаклы аның башка хатын белән йоклаганы юк иде, тугры ир булды. Рәмил тормышын үзе теләгәнчә алып бара алмый. Өйләнгәч, Сания белән тыныч кына яшәп ятыр төсле иде, барып чыкмады. Өй яме – балалары – булмады, ә соңыннан инде аерылышып ук куйдылар. Барысы да челпәрәмә килде. Ул – тормышына кискен үзгәрешләр кертмичә генә яшәп ятучы кеше.

Ләкин язмышы аңа тыныч яшәргә ирек бирмәде. Шуңамы ул бу үзгәрешләрне авыр кичерде, яңа юл таба алмый газапланды. Тагын тынычлана башлагач кына Ләйсәнне очратты. Эшнең болай зурга китәрен һич уйламаган иде, тагын кискен борылыш ясады түгелме? Бу борылыш яхшыга алып барырмы, әллә киресенчәме? Санияне түгел, соңгы көннәрдә Ләйсәнне ешрак уйлавы да аның күңеленә тынычлык бирми. Нәрсә була бу? Бу очрашу кая алып барыр? Ләйсәнне күрергә теләү вакытлыча гынамы? Барын да аңлар өчен, башлаган картинасын ташлады да Ләйсәнне чакырырга дип телефон будкасына ашыкты.

Ләйсән озак көттермәде. Ишектән кергән Ләйсәнне Рәмил кочаклап, үбеп каршы алды.

– Менә Рәмил син чакырдың, мин килдем, бу нәрсә була инде? Ә бит синең чакыруыңны көн дә көттем.

– Мин дә сине башымнан чыгара алмый газапланам. Хатыным белән йөрегәндә шулай булган иде, хәзер синең белән.

– Миңа ир хатынына болай йөрү килешмәгәнен яхшы аңлыйм, тик бернәрсә эшли алмыйм.

– Ләйсән гафу ит, синең тормышыңа кердем. Моңа чаклы беркемнең дә тормышына кергәнем юк иде. Сине оныта алмасам, нишләрмен?

– Бәлки, мин сине шушы юлга этәргәнмендер? Беренче күргәндә сине кызгану тойгысы кичердем, соңыннан, сине күбрәк белә башлагач, йөрәгем түреннән урын алдың. Ә ни өчен шулай, анысын үзем дә белмим.

Рәмил Ләйсәнне күкрәгенә кысты. Күпмедер вакыт бер сүз кушмый бер-берсенең йөрәк тибешләрен тыңлап утыра бирделәр. Күңелләренең тыныч түгеллеген йөрәкләренең ялкын эчендә януларын аңладылар. Рәссам җиңел музыка куеп җибәрде дә Ләйсәнне биергә чакырды. Бу музыка әйтерсең дә аларның йөрәкләрен бәйләүче моң булып тора. Алар бер-берсенә сыеныштылар.

Ә күп вакыт бит кешеләр яңа кичереш алыр өчен генә читкә омтыла. Шуңа читтән үзенә пар эзли. Тапкач, кача-поса очрашулар башлана. Яңа кичереш, яңа тойгы аларның икесендә канәгатьләндерә. Андый очрашулар билгесезлек тә озак яши алмый, моңа чаклы яшәлгән тормышын онытырга, ташларга мәҗбүр итә. Читтәге мәхәббәт, очрашу барысын да җимерә алырлык көчкә ия. Ләйсән белән Рәмил дә шундый хисләр кичерә башлады.

 

12

 

Сания Мәскәүнең һәрбер йортын, урамын, хәтта кешеләрен балалардай сокланып, шатланып күзәтте. Аңа барысы да кызык та, мавыктыргыч та иде. Шушы яшенә кадәр аңа Мәскәүне күрергә туры килмәгән иде. Ярый, бәхетенә, Ирекне очратты, очратмаса кайчан Мәскәүне күрер иде икән? Бигрәк тә кыйммәтле кунакханәсен, рестораннарын. Ул, берүк күз тия күрмәсендип,  тирә-ягына төкеренеп куйды. Ә Иреккә Саниянең чын күңелдән шатланып йөрүен күрү, аның күңеленә ниндидер бер рәхәтлек бирде. Аңа карап үзе дә шатланды.

Чагыштырып караганда гына үзеңнең ничек, кайда яшәп ятуыңны белеп була икән. Яшәп яткан урының әйбәт булса да, яхшырагын күрсәң, карашлар үзгәрә. Шулчак кешенең күңеленә, ник мин шулай яшәмим, дигән уй килә. Күңел төбенә ризасызлык кереп урнаша. Кемдер үз гомерен бер урында гына яшәп үткәрә, ул шуннан яшәү яме таба. Кайберләр гомере буе эзләнә, сайлана, бер урыннан икенче урынга күчә, барыбер тынычлык таба алмый.

Сания дә бер урында, бертөрле яшәүдән канәгатьлек табып яши торган кеше түгел. Мәскәүгә килгәч, моны ул ныграк аңлады. Моңа чаклы мондый затлы тормышны күрмәсә дә, гел байлыкка, яхшы яшәүгә омтылды. Шуңа да Рәмил белән яшәп ятулары барып чыкмады. Ирекне очраткач, менә миңа нинди ир кирәк, дип уйлап куйды. Моңа чаклы очратмаганына язмышына үпкәләде, аның хатыныннан көнләште. Бер машинада ала алмаган Рәмил белән яшәлгән гомерен кызганды. Бүген килеп, аерылышканына сөенде. Ул Рәмилгә караганда үзен өстенерәк, заман агышы белән яшәүче кеше итеп тойды.

Сания белән мавыгып, Ирек бөтенләй диярлек Ләйсәнне оныта язды. Менә берничә көн инде аңа шалтыратканы юк. Моңа чаклы кая гына барса да, шалтыратып хәлен белешә иде. Кайтырга да ике көн генә калган. Йоклап яткан Санияне уятмаска теләп, әкрен генә торып, Уфага, фатирына шалтыратты. Телефон трубкасын алучы булмады. Ирекнең башына төрле уйлар килде. Йортларының вахтерына шалтыратты. Вахтер Ләйсәннең ярты сәгать элек чыгып баруы турында хәбәр итте. Кич шылтыратырмын, дигән уй белән Сания янына атлады. Кулына җеп кисәге алып Саниянең битенә тидереп йөртә башлады. Ансы чебен куган хәрәкәтләр эшләп алды. Ул тагын кабатлады. Хатын тагын чебен кугандай итте. Ирекнең көләсе килсә дә, көчкә түзде. Борын эчен кытыклагач, Сания түзмәде, күзләрен ачты. Янында елмаеп торган Ирекне күргәч:

– Синмени ул? – дип кочаклап алды.

– Әйдә, тор, Третьяков музейына барабыз. Иртәгә кайтырга чыгабыз, өлгерергә кирәк, – дип, Ирек аның битеннән үпте.

Саниянең бераз иркәләнеп ятасы килсә дә, музей дигән сүзне ишеткәч, сикереп торды. Рәмил белән яшәгәндә рус рәссамнәренең картиналары турында куп кенә ишеткәне дә, репродукцияларын күрергә туры килгән иде. Кайберләрен: Левитанның “Алтын көз”ен, Репинның “Волгадагы бурлаклар”, Саврасовның ‘Каргалар кайтты” рәсемнәрен укыганда дәреслектән күреп белә иде. Менә аңа бүген шул картиналарның рәссам эшләгәнен күрү бәхете тиячәк бит.

Музейга килгәч, картиналарны күреп Саниянең күзе дүрт булды. Менә ичмасам картиналар! Алар яныннан китә алмый азапланды. Кайбер картиналарның ис китмәле зур булулары аны аптыратты. Ивановның “Халык арасына Христосның килүе”н күргәч бөтенләй гаҗәпләнде. Музейга килгән кешеләрнең күбесе, Боровиковскийның “Лапухина”сы янына җыелган. Бу чибәр кызның яшь кенә көе үлеп китүен белгәч, аны кызганып куйдылар. Ирек Саниянең колагына :

– Син дә аңа охшап чибәрсең, – диде

– Кая инде Лапухинага охшарга! – дип, Сания, иркәләнеп, Ирекнең гәүдәсенә башын терәде.

Иректән бу сүзне ишетү аңа рәхәт иде. Сания үзенең төс-башка чибәр икәнен белә. Мәктәптә, соңрак шәһәрдә укыганда, егетләрнең күзләре аның матурлыгына төшә иде. Шуны белепме, егетләрнең сүзенә, сөю сүзләренә исе китмәде. Кайбер егетләрне каты әйтеп үпкәләтеп куйган чаклары да булды. Әхәт дигән егетне үпкәләткәне әле дә хәтерендә. Әхәт үзенең сөюе турында аңлатырга теләде. Сания гарләнде. Син ничек оялмыйча, мине үзең белән тиңләп, хисләреңне аңлатып булашасың, дип, йөзенә бәреп әйтте. Бу сүзне көтмәгән Әхәт, җир тишеге булса, кереп китәр иде. Качып кына елап алды. Еллар үткәч, кияүгә чыккач, үзенең зур хата эшләвен аңлады. Әхәтне рәнҗеткәне өчен үкенде. Курсташлары белән очрашуга бармады, Әхәтнең күзенә күренүдән оялды.

Икесе дә музейдан күңелләренә рухи азык алып чыкты. Аларга ничектер рәхәт, җиңел булып китте. Үткән гасыр рәссамнарының эшләре аларны сәнгать өлкәсенә икенче күзлектән карарга этәргеч бирде. Ирек, Уфага кайткач, берәр яхшы рәссамга ярдәм итәргә кирәк, дигән уйга килде. Моңа чаклы берничә рәссам ярдәм сорап килгән иде, аларны кире борып чыгарды. Рәссамнарның халык өчен эшләве, халыкка хезмәт итүен аңлады. Третьяковның үз акчасына җыйган картиналарын Мәскәү халкына бүләк итүе дә күңелен йомшартты.

Сания дә Рәмилнең хәлен аңлагандай булды. Вакытында, картиналар язганы өчен битәрләгәненә бераз үкенгәндәй итте. Үз һөнәренә гашыйк булганы өчен кешене битәрләп буламы? Кем белә, бәлки, аның картиналарында музейларга куярлар.

 

13

 

Ирек, иртәгә кайтам, дип шылтыраткач, Ләйсән борчуга калды. Ул Рәмил белән булганын белер төсле, яшерә алмас кебек. Моңа чаклы ирен алдаганы булмады, үзе белән нәрсә булганын сөйләп бара иде. Ә моны сөйләргә ярамый.

Ул төн буе йоклый алмый газапланды. Ире, күзенә карагач та, барын да белер төсле. Черем итеп куйган ара да саташып бетте. Рәмил дә аның уеннан ерак китә алмый. Бергә үткәргән вакытлар исенә килә дә төшә. Аңа нык тартылуы, аны борчуга сала башлады. Азагы ничек тәмамланыр? Мондый йөрүнең яхшылык белән тәмамланмаганын ул яхшы белә. Рәмилдән соң Ирекнең иркәләүләрен кабул итә алырмы? Аның куллары ят булып тоелмасмы? Ә үзе элеккечә иркәли алырмы? Сораулар, сораулар.

Кинәт кенә аның Рәмилне күрәсе килеп китте. Кем белә, бәлки, башка очраша алмасалар. Ул чагында нәрсә эшләр? Шушы уйдан йөрәге дөпелдәп тибә башлады. Юк, юк, бу мөмкин түгел. Уйланып ята торгач, таң аткан иде инде. Ләйсән түшәгеннән торып ваннага кереп юынып алды. Йокысын басар өчен кофе кайнатып эчте. Унбергә чаклы көчкә вакыт үткәрде дә, киенеп, урамга чыкты. Таксига утырып барып, Рәмил яшәгән йорт янында төшеп калды.

Рәмил Ләйсәнне күргәч шатланды. Анысы, аклангандай итеп:

– Бүген кич ирем кайта. Башка очрашып була, әллә юк, шуңа килдем әле, – диде, Рәмилне кочаклап.

– Ник алай дисең, Ләйсән?

– Бу очрашулар озак була алмас инде.

– Мин... мин....

– Минем ирем бар. Болай да гафу итә алмаслык эш эшләдем. Хәзер ике ут арасында янам. Булганы булган, бу очрашуга чик куярга кирәк булыр.

– Сине уйламаган минутым юк. Мин дә күп уйланам.

– Рәмил, мин сине әз белсәм дә яхшы кеше икәнлегеңә шигем юк. Минем бу... берүк, начар уйлый күрмә. Бер төрле генә тормыштан бизә башлаган идем. Шул вакытта син очрадың. Күзләрең әтине хәтерләтте. Мин сине ярата да башладым бугай... – дип, Ләйсән Рәмилне кочаклап елап җибәрде.

– Син нәрсә, Ләйсән, синең турыда шулай уйлый аламмы соң?

– Ни өчен хатының белән аерылыштың? – Ләйсән көтмәгәндә шундый сорау биреп куйды.

– Характерлар туры килмәде.

– Икенче төрле әйткәндә...

– Өйләнешкәч тату, матур яшәдек. Соңыннан бер-беребезне аңламый башладык.

– Син аңламаслык кешегә охшамагансың.

– Тормыш шундый нәрсә икән...

 Рәмил туктап калды. Сөйләргәме, юкмы, сөйләсә Ләйсән дөрес аңлармы? Бераздан башлаган сүзен дәвам итте.

– Дөресен әйткәндә, хатын мине аңламады. Балабыз булмады. Мине гаепләде. Табибларга барып күренгәч, аның бала таба алмавы билгеле булды. Тынычланыр, дип уйладым. Ләкин ялгышканмын. Бала да юк, җитмәсә, хәерче яшибез, дип мине битәрли башлады. Аңа байлык кирәк иде. Ә мин, рәссам, ничек байый алам. Эшкуар була алмыйм, күңел тартмый. Картиналар эшләп күңелемне баса килдем. Ул эштән соң кайта башлады. Өстендә яхшы киемнәр барлыкка килде. Анда да эндәшмәдем. Акчасын сорамадым. Киенсен, дидем. Бер көн килеп аерылышырга теләвен хәбәр итте. Мин каршы килә алмадым.

– Бездә сәнгать кешесе байый алмый шул. Аның бәясе түбән. Ни өчен шулай – аңлый алмыйм.

– Хатын рәссамлык эшен ташларга кушты. Бу тәкъдим миңа үлем белән бер иде. Ничек яраткан эшемне ташлый алам?

– Картиналарыңнан күргәзмә ачырга кирәк. Базарда сатып әрәм итмә.

– Акча кирәк шул.

– Минем ирем эшләгән оешмага ярдәм итүләрен сорап хат яз. Кыенсынма, хәзер заманы шундый.

– Соранып йөрергә, әллә инде...

– Син бит тамак туйдырыр өчен сорамыйсың, халык өчен. Өйдә яткач аларны кем күрсен.

– Анысы шулай.

– Сөйләштек, бүгеннән эш башлыйбыз, үзебезгә максат куябыз. Шушы арада синең картиналарыңнан шәхси күргәзмә ачырга! Килештекме? Бир кулыңны. – Рәмил теләр-теләмәс кенә Ләйсәнгә кулын сузды.

– Бу килешүне ныгытып куйыйк, – диде ир.

– Артка чигенмәскә, каршылыклар булса да, бирешмәскә!

– Ләйсән, сезнең бала бармы?

– Юк. Ирем табарга рөхсәт итми, бераз үзебез өчен яшик, ди.

– Бәлки, табибка күренеп карарга кирәкдер.

– Без сакланабыз. – Шушы сүздән Ләйсәннең өстенә салкын су сиптеләрмени. Йөзе бер агарды, бер кызарды. Бу үзгәрешне Рәмил дә сизеп калды.

– Нәрсә булды?

– Их, Рәмил, зур хата эшләдем.

– Аңлатып сөйлә әле.

– Авырга калсам?

– Борчылма. Әлегә билгеле түгел, үзеңне битәрләмә.

– Гафу итә алмаслык хәл булачак. Хата өстенә, хата.

– Шулай булса әгәр, мин сине күтәреп йөртәчәкмен. Сине ташламаячакмын. Моңа чаклы әйтми торган идем, шуны бел, мин сине яратам, Ләйсән, яратам. Нинди генә хәл килеп туса да, син миңа таяна аласың. Дусларны, бигрәк тә яраткан кешеләрне ташлый торган гадәтем юк минем.

– Анысы шулай да ул, Рәмил, минем үз гаиләм бар, алар алдында җавап бирәсем бар. Яхшы сүзеңә рәхмәт.

Алар кочаклашып диванда утырган килеш, һәрберсе үз уена батты.

(Дәвамы бар.)

(Автор стиле сакланды.)

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (7)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: