Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 июль 2022, 20:56

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (Башы)

Әсәр үз башымнан үткән вакыйгаларга нигезләнеп язылды. Исем-фамилияләр үзгәртелмәде. Г. ВАФИН

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (Башы)
Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (Башы)

Беренче бүлек

Күн каеш

 


– Син кем? – дидем, бөдрә чәчле, елмайганда бит очлары чокыраеп торган үземә билгесез үтә чибәр татар кызына.

– Мин күзләреңне талдырып гомерең буе көткән бердәнбер мәхәббәтең, – диде дә ул, оялып карашын аска бакты.

Моны ишеткәч, йөрәгем шулкадәр ярсып тибәргә кереште ки, хәтта очып чыгып китүеннән бары күлмәгем саклап алып калды. Илаһи шушы зат белән хозурланып, дәшми күпмедер карап торганнан соң гына, һушыма килеп: «Әйе. Сине өзелеп-өзелеп көттем», – дияргә үземдә чак-чак көч таптым.

– Беләм. Мин дә сине бик озак эзләдем, – диде ул, ягымлы елмаеп.

Сөенечемнән бердәнбер мәхәббәтемне кочаклап алырга теләгән идем дә, әмма бу уемнан оялып бер адым артка чигеп куйдым. Җинаять өстендә тотылган карак мәче кебек, бу ниятемнән кире кайттым һәм, шуңа өстәп, комачтай кызардым да.

Әллә инде чибәр кыз уемны сизде: «Габдулла, гафу ит, мин бик нык ашыгам. Әйдә, кичке сәгать сигездә Салават Юлаев һәйкәле янында очрашыйк. Шунда һәммәсе турында да иркенләп сөйләшербез», – диде дә, ашыга-ашыга китеп тә барды һәм бераздан телеүзәк янындагы шырпы каплары кебек бер-берсенә охшаш йортлар арасына кереп күздән дә югалды.

Тукта, мин бит бик еракта, җир читендә – Сихотэ-Алинь таулары итәгендә урнашкан Тимофеевка поселогында. Әле көндезге өчләр тирәсе бардыр һәм хәзер үк иң шәп очкычка утырсам да, гомерем буе эзләп тапкан бердәнбер мәхәббәтем янына Уфага, бик нык теләсәм дә, биш сәгать эчендә кайтып өлгерә алмаячакмын. Ул көтәр, көтәр дә, «Килмәде инде», дип китеп барыр. (Ә мин аның яшәгән урынын гына түгел, хәтта исемен дә сорарга өлгермәдем.) Минем өчен нинди зур фаҗига!

Җир йөзендә алты миллиардттан артык халык яши, диләр. Шуның яртысы — хатын-кыз. Өч миллиард арасыннан кыска гына гомерем эчендә (ягъни, 80-90 елда) аны ничек эзләп тапмак кирәк?

Шулчак өстемә бер чиләк бозлы су сиптеләрмени, мин гүр салкыныннан бөрешеп калам һәм яшәү инстинктына буйсынып, үлем ачысы белән, пружинадай тәмуг караңгылыгына атылып, һавага чөелгән песи баласы кебек, аякларыма басам. Бары шуннан соң гына уянгандай итәм. Кайда мин?! Күзләремне ачып тирә-якны байкыйм.Үзем трусиктан гына басып торам икән. Янәшәмдә ике катлы караватлар тезелеп киткән. Димәк, иң куркынычы – каһәр сукккан армиядәмен икән!

Казармада талгын гына төнге ут яна. Шулай булгач, подъем түгел, ә төн урталары. Янәшәдә бер шәүлә басып тора. Ул уятырга теләп одеялымны тартып алган һәм, шуңа да, ярты елда өйрәнелгән инстинкт буенча, сикереп торганмын икән. Хәзер ул йокымны качырыр өчен кыйный башлаячак һәм эшкә җигәчәк. Моны уйлау белән миңа бик нык кыен булып китә һәм ник бу дөнъяга туганыма чираттагы тапкыр үкенеп куямын. Әмма, ни гаҗәп, «өрәк», одеялымны тоткан килеш, каккан казыктай торуында булды. Караңгыда, танырга теләп, гәүдәм үз урынында торган килеш, жираф кебек башымны алга сузып, йөзенә багам.

Дневальный Штабрат. (Менә кем уяткан икән). Витя булгач, эчемә бераз җылы йөгерде. Өлкән призыв үзбәкләр дневальный булганда гына мине төннәрен уятып, барча эшләрен эшләтәләр, күңелләре булганчы, эт урынына, канга батырып кыйныйлар иде. (Ә урыс «кабан»нары1, киресенчә, үзбәк-казахларны җәфалыйлар бездә). Витя Штабрат, гомумән, миңа каныгып бармый. Эше булса, үзбәкләрне уяткан булыр иде. Нәрсә тели ул миннән җиде төн уртасында?

«Уяндыңмы?» – дип сорады да, йокы саташуы белән яңадан барып ятмавыма инангач, «Сине канцеляриягә чакырталар», – дип китеп барды. Кайсы гырлап, кайсы пыртлап, кайсы саташып, кайсы баштанаяк одеялы белән төренеп яткан ротадашларыма көнләшеп карап куйдым да, «Кабаннарны» әйткән дә юк, ичмасам, «кадетлары»2 төнлә уятмаса булмый микәнни? Болай да көне-төне чабып йөрүемне, тәүлегенә 2-3 сәгать кенә йоклавымны, барча «яшь»ләр кебек, «бабайчылык» законнарына буйсынып, эт типкесендә йөрүемне күреп торалар ич», – дип күңелемнән барча офицер халкын сүгә-сүгә канцеляриягә таба юнәлдем. Ә бүлмә ишеген ачып җибәргәч гаҗәпләнүемнән туктап калдым. Моңа кадәр күрелмәгән хәл – канцелярия эчендә балта гына түгел, хәтта рота командирының үзен элеп куярлык куе төтен иде. (Безнең авыл Фәгыйль абзый булса, «Ипигә ягып ашарлык», – дип өстәп тә куйган булыр иде). Күз ияләшкәч «томанның» теге ягында берничә шәүлә шәйләп алам да, әкрен генә яннарына якынлашам. Әмма, «кадет»лар дигәнем һаман да шул «кабан»нар булып чыкты.

Берәр гөнаһымны табып кыйнарга чакыруларымы, әллә бәрәңге кыздырып китерттерергә дәшүләреме, яки бүтән эш кушаргамы?! Болай булгач, иртәнгә кадәр йокы бетте дигән сүз.

Араларында Логиновны күреп калгач кына эчемә җылы йөгерде. Олег барында һичкем мине кыерсыту түгел, хәтта эш кушарга батырчылык итмәячәк. Шул исәптән, иң текә «кабан»нар да.

– Утыр, якташ,– диде ул, төтен аша мине танып алгач, ягымлы елмаеп.

Бер буш креслога чүккәч, бүтәннәргә дә күз салам. «Бабай»лардан3 Коля Рычков белән «Дагыстан» кушаматлы Хайрулла Хайруллаев, «дембель»ләрдән4 – Эрик Максимов, Антон Витман, дунган егете Игнат Харов һәм кайсыдыр «нокта»дан5 килгән, исеме миңа билгесез тагын бер солдат.

– Икенче көнне гаражына килгәч, «Син бозау таптадың мени?», «Син бозау

таптадың мени?» –дип очраган бере аңардан сорый икән, – дип, күрәсең, мин кергәч өзелгән сүзен дәвам итте Магадан егете Эрик.

– Нинди бозау, кем таптаган? – дип аны бүлдерде таулар баласы томана Хайруллаев.

Моны ишеткәч Олег белән Коля сәер генә бер-берсенә карашып алды, Игнат, шүрәле кытыклаган кәҗә төсле көләргә кереште, һәрчак кырыс Антоныбыз да, әллә тегеләрдән, әллә исерүдән тәү тапкыр елмаеп җибәрде .

– Тыңламадыңмыни, – диде, үзенең үпкәләгәнен сиздермәскә тырышып Максимов. – Алай булгач, кабаттан сөйлим. Син дә тыңла, Габдулла.

Минем шофер Захар җизнине күрше өлкәгә командировкага җибәргәннәр. Кичкырын тузан туздырып ашыга-ашыга кайтып килгәндә, Красноярскига җитәргә 200-300 чакрым ара калгач, юлга, бер читтә утлап йөргән бозау аламасы, әллә кигәвеннән куркып, әллә Газраил бабай куганга, чаптырып килеп чыга. Күп тонналы «Урал» машинасы бит инде, дүрт аяклы мәхлукнең исән калуына өметләнәсе дә юк. Җизни, туктап тормый гына тәрәзәдән як-ягына каранып ала да, адәм заты күренмәгәч, газына тагын да ныграк баса. Калган арада бүтән мал-туар да, кеше-фәлән дә таптап тормый инде. Машинасын гаражына куя да, өенә апам янына кайтып китә.

Икенче көнне эшенә килгәч бар да җизнидән: «Син бозау таптадыңмыни?"– дип сорый икән. Берәрсе күреп калгандыр да, милициягә хәбәр иткәндер, хәзер күрше өлкәдән артымнан килеп тә җиткәннәрдер дип шыр җибәрә бу. Тик, шулай да бер дустыннан: «Каян белдең?» – дип сорамый булдыра алмый.

– Әнә бит, бамперыңда үләксәсе эленеп тора.

Без, эшнең асылына төшенгәч, дәррәү шаркылдап җибәрдек. (Минем кебек «өрәкләргә6 «бабайчылыкның» аяусыз кырыс законнары тарафыннан көлү катгый тыелса да, бу юлы янымда Олег, Эрик, Антон, Игнат һәм Коля булгач, мин дә кушылдым). Максимов соңыннан, нигә көлгәнебезгә аптырап утырган Хайруллага карап: «Бозау таптагач бамперына эленеп калган. Ә ул моны сизмәгән. Шул, ягъни бозаулы килеш, «Урал»ын гаражына кертеп куйган. Икенче көнне бүтән шоферлар Захар җизнинең машинасының бамперында эленеп торган үләксәне күргәннәр һәм үзенә әйткәннәр»,–дип, иң ташбаш укучыга дәрес бирүче сабыр укытучы сыман аңлатырга кереште.

Хәзер инде саескан тавышы чыгарып «тормоз» «бабаебыз» да көлеп җибәрде. Һәм без янә дәррәү аңа кушылдык. Хайрулланың үзеннән көлгәнебезне аңларга башына җитмәде. Юкса, өстәл артында «дембель»ләр утыра дип тормыйча, уңны-сулны карамый сугыша башлавы да бик ихтимал иде ич.

Шулай күңел ачып алгач, шактый исереп алган Олег, җилдә тирбәлүче арыш башагы сыман селкенеп торып басты.

– Әйдәгез, тост әйтәм. Бозау булмыйк, шул чагында бернинди «Урал» машинасы да таптый алмас. Мин шул хактан эчеп куярга тәкъдим итәм.

Эрик кружкаларга аракы бүлде. Куллар дәррәү савытларга үрелде. Әмма мин генә аракыга кагылмадым.

Ниятемне аңлап алган дагыстанлы: «Дембельләр иртәгә өйләренә кайтып китә. Ә син алар хөрмәтенә эчүдән баш тартасың. Эчмисең – димәк, хөрмәт итмисең»,– дип бәйләнергә кереште.

– Котлыйм, – дидем «дембельләргә», чын күңелдән алар өчен сөенеп.

– Эчмисең икән – сүзеңдә тор, эчмә. Чөнки, егет сүзе бер була, – диде Логинов, мине яклап. Бу, шулай ук, Хайруллага: «Якташыма каныкма»,– дигәнне дә аңлата иде. (Таулар баласы авызын япты. Әмма бу вакыйганы күңеленә салып куйганы көн кебек ачык иде. Чөнки, ул бернәрсәне дә беркайчан да онытмый, үзенә ошамаган кешедән һәрчак үчен чыгара. Хәзер үк булмаса да, иртәгә «дембель»ләр кайтып киткәч, кансыз хуҗаның бер кисәк итен урлап тотылган иясез эт урынына кыйнап атачак. (Тик, анысы, ярый әле, хәзер түгел, ә иртәгә булачак. Монысы күңелне бераз юатса да, барыбер кыйналачагым җаныма шом өсти).

Ә Коля Рычков һәрвакыттагыча уен-көлкегә борды: «Син эчмәсәң, безгә күбрәк тияр», – дип елмаеп җибәрде.

– Хайрулла әйтте инде, без иртәгә, – шулчак артистланып беләгендәге сәгатенә карап алды да, – ой, гафу, бүген туган якларга кайтып китәбез, – диде Олег, кош тоткан кешедәй куанып.

– Чын күңелдән котлыйм.

– Котлавыңны кабул итәм, – диде ул әллә хәмердән, әллә кайту шатлыгыннан елмаеп.

Олег Логиновның китүе – минем өчен армиядәге иң якын кешемне:үземнең терәкне һәм яклаучымны югалту дигән сүз иде. Әмма, шул ук вакытта, аның өчен сөенмичә булдыра да алмыйм. Чөнки, ул, менә, ниһаять, ватан алдындагы изге бурычын үтәп кенә бетмәячәк, ә армия дигән төрмәдән дә котылачак һәм тулысынча азат булачак. Менә шунысы мине бигрәк тә шатландыра.

– Якташ, сиңа истәлек итеп бүләк ясарга телим, – диде Олег Логинов һәм үзенең күн каешын билемә такты.

Башта мин моңа ышанмыйча тордым, шаяртадыр дип уйладым, аннан шатлыгымнан очып китәрдәй булдым. Бәлки, чыннан да очып киткән булыр идем, бары куе тәмәке төтене (мондый «һава шартларында» хәтта дөньяның барча очучыларының уртак атасы, югары категорияле ас Карлсон бабай үзе дә күкләргә күтәрелә алмас иде) һәм аяктагы авыр солдат итекләре генә тәпиемнән тотып алып калды булса кирәк.

Ура, мин чын мәгънәсендәге «помазок»!7 Армиядә күп нәрсәне шушы каеш хәл итә. Хәтта бер белмәгән солдатка карап аның кемлеген һәм коллективта тоткан урынын әйтеп биреп була. Каешы «агач» – ясалма тиредән эшләнгән икән, димәк, хокуксыз зат –«өрәк», ә чын күннән булса – «кабан».

– Шатлыгыңны уртаклашам, – дип хәзер үземне котлады Эрик. Игнат, Антон, Коля, «нокта»дан килгән ят солдат һәм, хәтта Хайрулла да кулымны кысты.

– Рәхмәт, барыгызга да рәхмәт, – дидем һәм армиядә беренче тапкыр хисләнүдән күңелем тулып китте. Күзләремнең дымлануын сиздермәскә теләп, башымны аска иям. Моңа, минем кебек үк хисчән вә нечкә күңелле Максимовтан башка игътибар итүче дә булмады. Ул елмаеп куйды һәм үземә сиздермәскә тырышып, карашын бүтән тарафка юнәлтте.

– Сөен, якташ, – диде Логинов, – җиңемә җиңелчә генә төртеп, – синең өчен янә бер яңалык бар.

Тагын нигә шатланырга була дип аптырап аңа карадым. Мин бит болай да бик бәхетле.

– Сөен, якташ, иртәгә, ой, бүген, яшьләр килә, – диде, бер аягы белән инде гражданкада басып торучы шушы «дембель».

Монысы да минем өчен көтелмәгән шатлык иде һәм күн каештан аз тәэсир итмәде. Шушы мизгелдә дөнья йөзендә миннән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр ул. Хәтта патша Русиясендәге кебек 25 ел хезмәт итәргә дә әзер идем инде. Чөнки, хәзер миңа берни дә куркыныч түгел, билдә күн каеш, казарма тулы «яшьләр».

Эх, күрсәләр иде мине әти-әни һәм Раушаниякай. Тик, күрсәләр дә берни аңламаслар иде шул. Каян белсеннәр ди каеш белән каеш аермасын һәм «яшьләр» килүнең ни икәнен.

Мин моңа кадәр аңлап җиткермәгәнмен икән. Күн каеш алу белән генә түгел бит әле. Әгәр «яшьләр» булмаса иртәгә миңа да барыбер үземә эшләргә туры килер иде. Ә үз призывымны, ул күн каешсыз булса да, «куарга» хакым юк. Аларны «җигәргә» тырышып каравым – бу үзе зур ахмаклык булыр иде. Беренчедән, синең белән бер савыттан ашаган һәм синең белән бергә кыерсытылган элекке иптәшләрең үлсәләр дә үз призывы солдатына буйсынмаслар иде. Икенчедән, алар бүген-иртәгә күн каеш алырга тора. Һәм шул чагында инде үзләреннән изгелек көтмә. Ә хәзер мин тормышның бу сынавыннан да азат.

«Яшьләрсез» күн каеш алып «помазок» булу – бу итексез итекчең белән бер булыр иде. Ә хәзер безгә караганда да яшьрәкләр килсә – шакмаклы солдат тормышым тәмам түгәрәкләнеп китәчәк дигән сүз ул.

«Кабаннар» кружкаларына янә аракы салдылар, тагын эчтеләр. Нәрсәләрдер сөйләделәр, әмма мин берсен дә ишетми идем инде. Чөнки, бик бәхетле кеше буларак, үземнең хыял диңгезендә йөзә идем. Шулай күпме оеп утырганмындыр, белмим, биш минутмы, әллә ярты сәгатьме, үземә кемнеңдер төртүеннән сискәнеп киттем. Карасам – Олег икән.

– Бәй, якташ, йоклап киткәнсең, ләса.

Моны ишеткәч Хайрулла: «Помазок» башы белән «өрәк» кебек утырган җиреннән черем итә», – дип ачуланып миңа кизәнмәкче булган иде дә, өлгерә алмады, Олег аның үзен сугып очырды. Әллә «дембель» «бабайга» бик нык ямады, әллә соңгысының исерүе җиткән иде, «таулар баласы» бүтән тормады, идәндә арыш тутырылган капчык сыман ята бирде.

– Йокламыйм, – дидем, уңайсызланып.

Олег Логинов хәлемне аңлап булса кирәк: «Бар, Габдулла, кереп ят. Сиңа монда, исерекләр арасында, кызык та түгелдер. Көнозыны аягөсте, арыгансыңдыр да. Йокла, хәл җый. Иртәгә сине авыр, әмма бик бәхетле көн көтә. Җитмәсә, безне озатасың да бар әле», – диде.

Мин барысына да рәхмәт әйтеп, ашыкмыйча гына казарма буйлап караватыма таба киттем. (Чөнки, кабаланырга инде мин «өрәк» түгел. «Өрәк» түгел, ә «помазок»).

«Помазок!» «Помазок» сүзе нинди матур яңгырый, әйе бит?

 


Фото: fishki.net

 


1 Кабан – авторитетлы зур призыв солдаты.
2 Кадет – офицерларның бездәге атамасы.
3 Бабай – ел ярымнан күбрәк хезмәт иткән солдат.
4 Дембель – өйгә кайтырга приказы чыккан солдат шулай атала «нокта».
5 Нокта – полктан читтә – йөзләрчә чакрым ераклыкта урнашкан рота.
6 Өрәк – ярты елдан аз хезмәт иткән солдат.
7Помазок – алты айдан күбрәк, бер елдан азрак хезмәт иткән солдат.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: