Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 июль 2022, 10:57

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (6)

Ирекнең кайту вакыты да якынлашып килә. Аның күзенә ничек күренер? Яшерә алырмы? Үзен аклардай бер сүз дә, сәбәп тә тапмады Ләйсән...

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (6)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (6)

9

 

Рәмил Санияне өч көн көтте. Менә килеп керер төсле тоелды. Шуңа беркая чыкмады. Тамагына ризык бармады. Картина язасы да килмәде. Үзен кая куярга белми интекте. Сания яшәгән йортка берничә мәртәбә барып килде. Ләкин ишек ачучы булмады. Мәскәүгә чынлап чыгып китте микәнни? Ни өчен китте? Кем белән китте? Сораулар, сораулар?! Шулай ук бөтенләйгә ара өзелде микәнни? Шулай булмаса әйтеп китәр иде. Көтәчәген белә иде бит? Рәмилнең бу сораулардан башы әйләнде. Нәрсә эшләргә белмәде. Санияне уйламаска тырышса да, булдыра алмады. Нәрсәгә генә төртелсә дә үзеннән-үзе уйлары аңа килеп кагылды. Шулай да ул ашыгыч нәтиҗә ясарга ашыкмады. Мәскәүдән йөреп кайткач аңлатыр әле дип көтте.

Күңелсез уйлардан арыныр өчен урамга чыкты. Карны шыгырдата-шыгырдата тегеләй-болай йөренде. Кайда барырга? Нәрсә эшләргә? Шулчак кесәсендә Ләйсәннең телефон номеры барлыгы исенә төште. Шылтыратып аның хәлен белергә булды. Номерны җыйгач, бераздан, телефонның теге ягында:

Ләйсәннең:

 – Алло, тыңлыйм, – дигән тавышы ишетелде.

Таныш тавыш ишеткәч, Рәмилгә рәхәт булып китте.

– Кем тыңлый? – дигән булды тавышын таныса да.

– Ләйсән.

– Бу – рәссам Рәмил, – диде, ничек сүз башларга белми.

– Саумы, Рәмил, хәлләрең ничек?

– Минем әйбәт, синең хәлеңне белергә дип шалтыраткан идем.

– Рәхмәт.

Бераз сөйләшкәннән соң, Рәмил Ләйсәнне үзенә чакырды. Яңа картиналарымны карарсың, диде. Ләйсәннең, көт, килермен, дигән сүзен ишеткәч йөрәге дөпелдәп тибә башлады.Ул аның килеренә ышанмаган иде. Бераз уйларга чумып торды да, нишләп торам әле, буш өстәл белән кунак каршы алып булмый бит, дип, кибеткә ашыкты.

Телефон шалтырагач, Ләйсән Мәскәүдән Ирек шалтыратадыр, дип уйлап куйган иде. Рәмил икәнен белгәч, сөенеп куйды. Ялгызлыктан нәрсә эшләргә белми газапланып яткан чагы иде аның. Шуңа аның чакыруын кире какмады. Юл уңаенда кибеткә кереп, туган көненә одеколон  алды.

Рәмил өстәл әзерләп Ләйсәнне көтеп тора иде. Ишек ачканда аның шат йөзен күргәч, аңа күңелле булып китте. Сания турындагы уйлары башыннан юкка чыкты да куйды. Бер-берсенә карашып туктап калдылар. Бу уңайсыз минуттан тизрәк арынырга теләп, Рәмил Ләйсәннең киемен салдырышып, элеп куйды.

– Тышта салкын, өшегәнсеңдер?

– Өшемәдем, – дип, Ләйсән картиналар янына килде.

Икесе дә сүзне ничек башларга белми газапланды, шуңа бер-берсенә өзек-өзек сораулар биреп алдылар. Картиналар карап алгач кына икеседә бераз һушка килеп тынычлангандай иттеләр. Рәмил өстәлне карап алырга да онытмады.

– Булмаса, Ләйсән, бераз капкалап алыйк, җылынып китәрсең, – дип, өстәл янына чакырды.

– Мәшәкатьләнмә, мин ашап кына килгән идем.

– Ләйсән, берүк кире какма инде.

– Сине туган көнең белән котлыйм! – дип, алган бүләген Рәмилгә сузды.

– Рәхмәт. Болай булгач, бүләкне юарга туры килә инде, – дип алган шәрабын чыгарды. Сәбәп булганга сөенеп куйды. Шәрабны ачып бокалларга салды да: – Ләйсән, рәхмәт сиңа, быел мине туган көнем белән котлаучы син булдың.

Рәмилнең бу сүзләреннән хатынына да, туганнарына да, дусларына да үпкәләү сизелә иде. Бу тормыш шундый нәрсә бит ул: кеше арасында абруең булып, эшләп йөрегәндә генә син барына да кирәк. Чак кына түбәнлеккә төшеп, кая барырга белми газапланганда барысы да сине күрмәмешкә салыша, мөмкин кадәр синнән ераграк булырга тырыша. Рәмил дә бүген үзен шундый кешеләр рәтенә кертә. Ул бераз уйланып торды да, балаларча ихлас итеп елмаеп:

– Рәхмәт, Ләйсән, сине очраткан көнем өчен Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтемне укыйм. Бу бокалларны синең хөрмәткә күтәрик.

– Синең туган көнең бит.

– Син килмәсәң, туган көнемнең ни яме булыр иде.

Алар эчеп куйдылар. Ләйсән үзен иркен тотты. Сөйләште, көлде. Хәтта ул үзен бай хатын икәнен онытып җибәрде. Рәмил янында аңа рәхәт иде, элекке Ләйсәнгә, сөйләшеп, көлеп торган шат күңелле Ләйсәнгә әйләнде. Бу иркенлек аның күңеленә ниндидер тынычлык бирде. Сөйләгәнемнән көләрләр микән, дип аңа борчыласы юк. Аның онытыласы, ничә еллар буена җыелган “ярамый”ны алып ташлыйсы килде. Тутырылган бокалларны бетергәнче эчеп барды.

Рәмил Ләйсәнгә рәсемен алып күрсәтте. Ләйсән беренче тапкыр күргәндәй итеп кабул итте. Бу минутта аларның икесенә дә рәхәт иде.

– Кайчан, ни арада эшләп алдың? – дип гаҗәпләнеп сорады Ләйсән.

– Картиналарымны сатып алган хатынны үзенә карамый да төшерә алдым.

– Рәмил, син бик талантлы. Бу сүзләрне синең күңел булсын өчен әйтмим.

– Рәхмәт, Ләйсән, талантымны күрә белгәнең өчен.

Рәмилгә бу сүзләрне ишетү күңеленә рәхәтлек бирде. Аның картиналарын беркем дә мактап бармады, хәтта, хатыны да. Кемгә кирәк синең бу мәгънәсез рәсемнәрең, дип битәрли торган иде. Аңа хатынының сүзләрендә дөреслек бардыр кебек тоела иде. Күргәзмәләр ачканда да аның картиналарын бик алып барырга тырышмыйлар. Аңарда әрсезлек дигән нәрсә дә артык юк шул.

Ә бу тормыш әрсезләрне ярата. Талантсызлар үсә, таныла. Ә чын талантларга юл юк. Чөнки, талант ияләре үссә, талантсызларга үсәргә мөмкинчелек калмаячак. Шуңадырмы, уртакуллар үсә, күбәя. Алар бер-берсен тарта, сөйри. Табигать тарафыннан бирелгән талант ияләре күп вакыт юкка чыга, әрсезләр арасына башларын тыга алмыйлар. Бу бик кызганыч күренеш. Шуңа да аларның күбесе дөньядан киткәч кенә танылу таба. Шулай булса да аларның эшләре белән яшь буын тәрбияләнә, үсә.

Талантыңны күрсәтер өчен дә акча кирәк. Акчаң юк икән синең кемгә кирәгең бар?!

– Ләйсән, бу бокалны, теләсәң-теләмәсәң дә, синең хөрмәткә күтәрәм. Мине дәртләндереп җибәрердәй сүзләрең өчен. Чакыруымны да кире какмадың. Сине күргәч, күңелемә тыныч, рәхәт булып китте.

– Картиналар яратам шул, яңа картиналар карарга кил, дигәч, риза булдым да куйдым.

Ә чынында исә, ялгызлыктан качып, әтисенең күзенә охшаган күзләрне күрер өчен килде ул. Күңеленең кайсыдыр өлеше Рәмилгә тартыла, ни өчен тартыла – шуны гына аңлата алмас.

– Ләйсән минем турыда бераз беләсең инде, үзең турыда сөйләп китсәң иде?

– Мин эшләмим, өйдә ятам, ирем эшкуар, балабыз әлегә юк.

– Иптәшегез минем янга килгәнеңне белсә, яхшыга булмас бит.

– Әле өйдә юк, Мәскәүгә командировкага китте.

– Мәскәүгә? Кайчан?

– Ун көннән артык була инде, – диде аның бу соравына гаҗәпләнеп.

Ә Рәмил Сания турында уйлап куйды. Аның да бит Мәскәүгә киткәненә шул чама. Нәрсә, бу туры килүме? Әллә бергә киттеләрме? Рәмил уйга чумды. Ләйсән аның үзгәреп китеп, уйланганын сизеп калып:

– Нәрсә булды? – диде.

– Юк, юк болай гына. Уен әйтми торырга булды. – Эшкуар әйбәт инде, менә мин акча эшли алмагач хатыным яратмады.

– Зато син менә дигән итеп картиналар язасың.

– Картиналар белән ерак китеп булмый. Хатынның сүзендә дөреслек бар. Алар бүген акча китерми.

– Эшкуарлар белән генә дөнья бармый, синең кебек талантлар да кирәк , киләчәк буынны кемнәр белән тәрбиялибез алайса.

– Бүген яшәр өчен акча кирәк.

Рәмил, бу сөйләшүдән читләшергә теләп, аяк өсте басты – Син, Ләйсән, музыка яратасыңмы? – дип сорады, җавап та көтмичә, музыка куеп җибәрде.

Магнитофоннан җиңелчә генә агылган моң, аларның икесен дә бер мәлгә уйлар диңгезенә алып керде. Рәмил Сания, Ләйсән Ирек турында уйлап куйды. Бер бүлмәле фатирда алар икәү генә булсалар да, уйлары белән күмәк иделәр. Музыка агыла да агыла, болай уйга чумып торуның озакка сузылуы икесе өчендә уңайсыз иде. Ләйсән батырлыгын җыеп, озакка сузылган тынлыкны бозып:

– Күптән биегән юк, дамский вальс, – дип, Рәмилне биергә чакырды. Рәмил үзенең көрәктәй учына Ләйсәннең бәләкәч кенә кулын алды. Икенче кулын аның биленә салды. Уңайсызланыпмы, тәннәренә ят куллар кагылгангамы икесенең дә тәне буйлап эссе булып кан йөгерде. Җиңелчә тез буыннары калтырап китте.

Рәмилнең ничә еллар биегәне юк. Студент елларында вальс әйләнергә бик ярата иде. Әле дә онытмаган икән. Тик иркен итеп әйләнергә бүлмәнең бәләкәйлеге комачаулый. Ләйсәннең яхшы биегәнен Рәмил шундук сизде. Вальс тәмамлангач әкрен көй башланды. Бу юлы ир хатынны чакырды. Рәмил ике кулы белән Ләйсәннең биленнән алды, Ә Ләйсән кулларын Рәмилнең кулбашына салды. Хатын, ирнең уңайсызланганын сизсә дә, артка чигенмәде. Киресенчә, башын аның кулбашына салып, ныграк сыенды, куллары белән кочаклады. Шулчак аның күзләреннән яшь бөртекләре бәреп чыкты. Ни өчен? Белмәде. Ирекне сагынуданмы? Әтисен исенә төшердеме? Рәссам абыйсын исләдеме? Ачык кына үзе дә әйтә алмас иде. Бәлки, күптән шулай биегәне булмагангадыр? Ничек булса да, күз яшьләре агуын белде. Көй туктаса да, Ләйсән беразга Рәмилдән аерылмый торды.

– Ачуланма инде, Рәмил, күз яшьләремне тыя алмадым, әтием исемә төште, – диде.

– Соңгы елларда күңелемә тынычлык табып, шатланганым юк иде әле. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа.

Рәмил бу сүзләрне чын күңеленнән әйтте. Ләйсәнең мондый сүзләрне күптән ишеткәне булмагангамы, күңелле булып китте.

– Синең өчен мин дә шат.

Рәмил тагын музыка куеп җибәрде дә Ләйсәнне биергә чакырды. Бу юлы алар тартынып тормадылар, бер-берсенә сыеныштылар. Рәмил үзенең тиз арада Ләйсәнне якын күрүенә, аны якын кешесе итеп кабул итүенә гаҗәпләнеп тә куйды.

Ул хатын-кызлар белән тиз генә таныша да, сөйләшә дә алмый интегә торган иде. Булачак хатыны Сания белән дә танышып китү аның әрсезрәк булуыннан башланды. Ул аңа ничек сүз башларга белми интегеп йөри иде, Сания үзе сүз башлады. Соңгы курста укып йөргән Рәмил, укытучы кушуы буенча, Агыйдел яры буеннан шәһәр күренешен төшерергә тиеш иде. Бирелеп кенә эшләп торганда:

– Ничек матур эшлисез, охшаткансыз, – дигән мөлаем генә тавышлы хатын-кыз эндәшевенә Рәмил борылып карады.

– Тырышам инде, – диде дә эшләвен дәвам итте.

– Пейзажны матур эшлисез дә ул, ә менә минем кебек кызларның портретын эшли аласызмы соң?

Кыз китергә ашыкмый иде. Бу әрсез кызга Рәмил җавапсыз кала алмады. Кызга карап алды да:

– Сезнең кебек сылуларны, әлбәттә, эшли алам.

– Алайса, мин риза. – Кыз әллә шаяртты, әллә чынлап әйтте.

– Кайчан очрашабыз соң? – дигән булды Рәмил, үзенчә шаяртып.

– Кайчан чакырасыз?

Шушы шаяру катыш сөйләшүдән аларның танышлыгы башланды. Рәмил Саниянең рәсемен каләм белән дә, акварель белән дә, майлы буяу белән дә эшләде. Бу эшләр аларның икесенә дә охшады. Бер-берсен яхшы гына белеп, кыз-егет кебек йөри башладылар. Беркөнне кочаклашып, үбешеп утырганда, Рәмил Саниянең изүен ача биреп, күкрәк тирәсен үбә башлады. Сания каршылык күрсәтмәгәч ул, әрсезләнеп китеп, түшләрен ачып үбә башлаган иде, Сания, куллары белән изүен ябып:

– Ярамый, – диде.

– Сания, әйдә сине яртылаш шәрә рәсемеңне эшлим, – диде Рәмил бирелгән хисләреннән аерыла алмый.

– Мин риза, тик бер шартым бар.

– Әйт, шартыңны, үтим.

– Шул шартымны үтәсәң, яртылаш шәрә түгел, бөтенләй шәрә эшли аласың, – диде.

– Сузма инде, әйт шартыңны?

– Миңа өйләнсәң генә.

Рәмил Саниягә өйләнешү турында күптән әйтәсе килеп йөрсә дә, әйтә алмый интекте, кыюлыгы җитмәде. Кыз ни өчендер кире кагыр төсле тоелды. Бу сүз кызның авызыннан чыкканга аптырап китсә дә, эчтән генә шатланды. Ул аны кочаклап үпте дә:

– Әлбәттә, мин риза, бүгеннән риза, – дип кабатлады.

Рәмил диплом алып, рәссамнар оешмасында эшли башлагач, көз көне туйлап өйләнешеп куйдылар. Ул чакта алардан да бәхетле пар юк кебек иде. Ике ел бик тату яшәделәр, бер-берсе өчен өзелеп тордылар. Балалары булмавы, җитмәсә, дөньяның асты өсте килгән чорга туры килүе аларның тормышын катлауландыра төште. Никахларының ныклыгын сынау чоры башланды. Үзгәртеп кору, аннан капитализмга күчү, тыныч кына яшәп яткан халык өчен көтелмәгән хәл булды. Кибетләрдәге бушлык, ашамлыкларның талонга калуы, зур сынау булып һәр гаиләгә, һәр кешегә кагылды. Бу чорны һәркем үзенчә үткәрде.

Рәмил белән Саниягә дә авыр иде. Яртышар ел буена хезмәт хакы ала алмыйча, акчасыз интеккән вакыт. Ярый, бәхетләренә күрә, вакытында фатир алып кала алдылар. Рәмил эшләгән оешмада, күренекле рәссамга Мәскәүдә үткәрелгән күргәзмә өчен яңа фатир бирелде, аның фатирын яшь гаиләгә, Рәмилләргә бирергә карар чыгардылар. Шулай итеп, алар фатирлы булып куйды.

Партия бетерелгәч тә, күп рәссамнәр өчен авырлык чоры башланды, заказлар бөтенләй юкка чыкты. Аларның күбесе партия заказын үтәгәнгә, эшсез кала. Рәмил дә акча эшли алмый башлагач, Сания үзенең яшәвеннән ризасызлык белдерә башлады. Картина эшләп утырган Рәмилне битәрли. Кайберләрнең заман агышына тиз генә яраклашып алып, алып-сату белән шөгыльләнә башлавы аның йөрәген яндыра иде. Рәмилгә шул эшне тәкдим итеп карады, ләкин ул бу эшкә якын да килмәде. Шуннан көн дә диярлек тиргәшүләр башлана. Аны юньсезлектә, кулыннан эш килмәгәнлектә гаепли. Ир кеше, миннән андый эш чыкмый, дип аңлатып караса да, хатын аны ишетергә дә теләми.

Без, кешеләр, ник шулай икән? Тынычлыкта, татулыкта яшәп ятуыбызны җимереп, буй җитмәс хыялга омтылабыз. Башка кеше кебек була алмаганы өчен, үзебезнең якын, яраткан кешеләребезне битәрли башлыйбыз. Бу дөньяда һәркемнең үз урыны, аны берничек тә үзгәртә алмыйсың. Әгәр дә үзгәртәсең икән, нәрсә белән булса да бәхилләшергә тиеш буласың. Без күп вакыт тыныч тормышыбызны ватып, катлаулы юлны сайларга тырышабыз. Күңелебездәге гасырлар буенча ата-бабаларыбыздан килгән иман нурын, өч көнлек байлыкка алмаштырып, күңел сафлыгын, тынычлыгын югалтабыз.

Сания дә шундыйлардан булды. Аның күңелен байлыкка омтылу биләп алган. Хәтта шушы теләге өчен Рәмил белән араны бозарга да курыкмый. Һәм үзенең теләгенә ирешә дә. Тик шунысы гына билгеле түгел: байлык белән бәхет таба алырмы?

Рәмилнең, Сания белән өйләнешкәнче дә, азак та башка хатын-кыз белән булганы булмады. Ул андый кешеләрдән түгел. Көн дә бер хатын белән йөргән ирләргә аптырый, үз-үзенә, ошатып, күңел кушуы буенча бармыйча, ә азгынлыкны басар өчен генә йөреп була микәнни, дигән сорау куя. Ләйсән белән нәрсә була соң? Ник аңа тартыла? Аны иң якын кешесе итеп кабул итә. Хәтта, бу очрашу Саниягә булган кайнар хис-тойгыны да киметә башлагандай итте. Әнә, ничек Ләйсәнне кочагына алып биеп йөри. Моны ничек аңларга? Санияне күңеленнән алып ташлау шушы буламы? Ул бу турыда уйламаска булды, ничек бар шулай барсын. Аның бүген бер нәрсәне дә үзгәртәсе килми.

Ләйсәнне кочагына ныграк кысты. Моңа чаклы үткәргән караңгы көннәрен онытып, бары әлеге мизгел эчендә, күңеле ниндидер рәхәтлек тә, тәне җиңеллек тә йөзде. Бер елдан артык хатын-кыз күрмәгән иргә бу иркәләшү тел белән аңлатып бирә алмаслык хисләр уятты. Ул үзен кулга ала торган вакыттан узган иде. Сусаган кеше суны ничек йотлыгып, тәмләп эчкән кебек, ул да Ләйсәнне ярсып-ярсып, ләззәтләнеп үпте.

...Ләйсән үзе белән нәрсә булганын аңламаган кешедәй ята бирде. Аның бернәрсә турында да уйлыйсы килмәде. Ләкин, теләсә-теләмәсә дә, уйлары әле генә булган хәлне исенә төшерә, шул турыда фикер йөртергә куша. Ничек кенә булса да, эшләнгән эш өчен үкенергә уйламый. Рәмилнең фатирына килеп шәраб эчкәч, нәрсәдер булырга тиеш икәнен сизенә иде инде ул. Тик шунысы бар, беренче эшләнгән адымнар, начарлыккамы, яхшылыккамы һәрвакыт тикшерелеп, шул турыда уйланырга мәҗбүр итә. Күңел үзенчә нәтиҗә ясый. Ләйсәннең башында күп сораулар җыелган. Иреккә хыянәт итеп дөрес эшләдемме? Ул белеп калса, нәрсә дияр? Ә бит берничә ай элек, Ләйсән, син иреңә хыянәт итәчәксең, дисәләр, ул кешегә ачуланган булыр иде һәм мин андыйлардан түгел дип аңлатыр иде. Ә бүген хыянәт итте. Нәрсә була бу, азгынлыкмы?! Рәмил нәрсә уйлый икән? Көләме, бай хатын белән йоклаганы өчен сөенәме, горурланамы? Ә бит Ләйсәннең башына хыянәт итермен дигән уй бервакытта да кергәне юк иде.

– Үземне шулай булырмын, дип бервакытта да уйламаган идем! – диде Ләйсән уйларыннан көчкә арынып.

– Көлсәң көләсең инде, син дә мин күргән икенче хатын булдың. Бәлки ышанмассың, ләкин, бу шулай.

– Ышанам, Рәмил, ышанам.

Алар тагын кочаклашып үбешә башладылар. Озак аерылышып очрашкан кешеләр кебек сөештеләр. Икесе дә кайнар булырга, бер-берсенә күңелдәге хис-тойгысын белдерергә тырышты. Кочаклашып, искерә башлаган диванга сыендылар.

 

10

 

Рәмил белән булганнан соң, фатирына кайткач, Ләйсән озак кына көзгегә карарга теләмәде. Үзенең йөзен күрәсе, көзгедәге иренә хыянәт иткән хатын белән очрашасы килмәде.

 Рәмилгә шулай тиз генә бирелеүнең серен аңлый алмый газапланды. Ничек шулай килеп чыкты әле? Ни өчен? Шушы сорауларга җавап эзләде. Җавабын тапса, аңа җиңелрәк булыр төсле. Ирекнең айлар буе якын килмәве, ачыктан-ачык сөйләшмәве, әкрен генә араларның ераклаша баруы, шушы юлга этәрдеме? Ирекнең башка хатын белән йөрүенә шиге юк. Үч алуы шушы булдымы? Ләйсәнне бу сәбәпләр генә канәгатьләндермәде. Ул тагын күңелен юатырлык сәбәп эзләде. Рәмилнең гадилеге, рухи байлыкны өстен күрүе, картиналарының матурлыгы, аңа ярдәм итү теләге, яшәргә көч бирдең дигән сүзләре, бәлки Ләйсәнне җәлеп иткәндер. Ул Рәмил янында үзен тыныч хис итә. Күңеленә моңа чаклы җитмәгән ниндидер бер энергия ала. Көннәрен дә, төннәрен дә аны уйлый башлады. Әле бергә булганнан соң бигрәк тә уйлый, сагына башлады.

Кайчандыр бай булырга теләгән Ләйсән бүген рухи байлыкка тартылуына, үзе дә гаҗәпләнә. Яшәгән саен уйлары, карашлары үзгәрә микәнни? Үз-үзеңә булган җаваплылык кими микәнни? Тормыш үз калыбына саламы? Туры барган юлдан яздырамы? Ә моңа кем гаепле?

Ничек кенә булса да Рәмил белән бергә булган минутлар аның күңелендә якты, җылы мизгел булып калды. Рәмил белән булганга өч көн үтсә дә, ул һаман ниндидер хис эчендә йөзүен дәвам итте. Күрәсе килеп, күңеле аңа тартылды. Бу тойгы шул кадәр көчле иде,үзен көчкә тыеп торды.

Ирекнең кайту вакыты да якынлашып килә. Аның күзенә ничек күренер? Яшерә алырмы? Ирек аңа бервакытта да авыр сүз әйтмәде, башка ирләрдән көнләшмәде. Хыянәт итәргә сәбәп бирмәде. Бер мәртәбә генә булса да, син азгын, дип әйтсә, иренең күзенә карау җиңелерәк булыр иде. Үзен аклардай бер сүз дә, сәбәп тә тапмады Ләйсән.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (6)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: