Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
30 июнь 2022, 11:27

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Кытай нинди ул? Хикәя (Ахыры)

Мин сөйләгәнне тыңлап, ППРовщик ап-ак булды, бите тирләде. Арт ягыннан тавыш чыкты.

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Кытай нинди ул? Хикәя (Ахыры)
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Кытай нинди ул? Хикәя (Ахыры)

Берничә ел үтте. Мин училищены тәмамлап, дүрт ел атом гаскәрләрендә хезмәт итеп үзем укыган инженер училищесында өч еллык хәрби адъюнктурада, беренче курста укып йөрим. Бер кичне ялгызым  язмаларымны тикшереп утыра идем. Акрын гына ишек ачыла да... “минем дус полковник Ковалев” килеп керә. Ул һаман ППР укыта, ярыйсы гына бирешкән, картайган, таушалган. Мине оныткан ахрысы, таныган кебек түгел. Басып сәламлим.

– Утырыгыз, иптәш майор! Мин сезнең кем икәнегезне белмим.

– Яңа адъюнкт мин кафедрада.

Ул фамилияне сорамый, мин әйтмим.

– Алай икән! Җитәкчегез кем?

– Полковник Желтов.

– Ә ул кая? Кичке җиде  – ә ул эшендә юк.

Хәйләлим:

– Аны училище начальнигы чакырып алды.

– Күптәнме?

– Бер сәгать чамасы бар инде.

Минем алда ишекне кергәч сул як диварда маршал Малиновский рама эчендә эленеп тора. Ковалев маршал портретына карады да, “ляпнул”:

– Сез нигә Малиновскийны стенага элеп тотасыз? Ул апрельдә ук үлде бит. Үлгән маршалны тотасыз. Алып ташлагыз, тересен элегез!

Урамда октябрь ае. Минем башка Ковалевтан үч алу  уе барлыкка килде:

– Сезненчә, иптәш полковник, күрше диварда эленеп торган Владимир Ильич Ленин портретын да алып ташларга кирәктер бәлки. Аның үлгәненә Малиновский кебек биш ай гына түгел, ә кырык өч ел. Сез, полковник, хәзер миңа – майорга аларны алырга боерык бирегез. “Дивардан Ленин портретын алыгыз. Аның үлгәненә кырык өч ел”, –диегез.

Мин сөйләгәнне тыңлап, ППРовщик ап-ак булды, бите тирләде. Арт ягыннан тавыш чыкты. Куркуыннан ус... шикелле.

Бетереп куям:

– Ленинны да, Малиновскийны да дивардан алыйк. Сез кушыгыз миңа – мин алырмын. Иртән кафедра начальнигына доложить итәрмен: “Полковник Ковалев ППР кафедрасыннан миңа боерык бирде, мин алдым дивардан Ленинны да, Малиновскийны да...

Ковалев преподавательскаядан ишекне ачып, муенын сузып, башын боргалап коридорга карый да мица бер сүз дә әйтмичә чыгып юк була.

Утырам үземә-үзем зур канәгатьләну белән: “Согындырдым ППРщикны булдыра алган кадәрле”.

Икенче көнне унбер тирәсенә генә училищега киләм. Старший адъюнкт миңа:

– Кайда йөрисең, сине Желтов таптыра. Әллә ничә  шалтыратты. Бар!

Желтовка керәм, килгәнемне доложить итәм. Утырта, төпченә, кичә нишләгәнне сораша. Мин эшне сөйлим. Ә ул тыңламый. Түземлеге бетә, сорау бирә:

– Кич белән мине берәрсе эзләдеме әллә?

– Полковник Ковалев керде кичке жиде тирәсендә.

– Эше юк, йөри инде вакытын кая куярга белмичә. Нәрсәләр сөйли?

Ковалевның Малиновскийны алырга кирәк дигәненә кушып, Ленинны да алып коптеркага тапшырырга кирәкмени дигәнемне  сөйлим. Шатланып, бирелеп, күзләрен ялтыратып тыңлый. Фикерен әйтә:

– Боерык бирегез, Ленинны да алам дип астына җибәргәнче куркыткансыз бит сез аны. Кичә кич шалтырата миңа: “Әйтеп куй әле, училищеда шул хакта сөйләнеп йөрмәсен”, –  дип үтенде.

Шуннан соң мин очраганда туп-туры Ковалевның күзенә карый башладым. Эчтән генә: “Сөйләвем бик мөмкин” дип уйлап куям шул чакларда.

 

Фото: 1418museum.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: