Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 июнь 2022, 20:08

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Кытай нинди ул? Хикәя (Башы)

“Бәла аяк астында” ди татар халык әйтеме. Дөрес икән.

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Кытай нинди ул? Хикәя (Башы)
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Кытай нинди ул? Хикәя (Башы)

Мин Ригада, ракета-инженер училищесының өченче курсында укыйм – “слушатель”, өч ел буена отличник, уку алдынгысы сыйфатында комсомол секретаре. Училищеда иң шәп укучы, тәртипле өлкән лейтенант.

“Бәла аяк астында” ди татар халык әйтеме. Дөрес икән. Партполитработа (ППР) дәресе бара. Преподаватель – полковник Коовалев лекция укый. Тема: “Взаимодействие Советского офицера с гражданским населением”. Лекция тәмамлангач, слушательләргә мерәжәгать итә:

– Иптәш офицерлар, кемнең соравы бар?

Кул күтәрәм. Башын селкеп рөхсәт бирә. Торып басам.

– Иптәш полковник, безгә, Совет офицерларына, хәзер Кытайга ничек карарга?

Полковник сүзсез генә миңа карап басып тора. Бераз дәшмичә торгач миңа сорау бирә:

– Бу биргән соравыгыз ни өчен борчый Сезне?

– Кешеләр белән аралашканда, хәрби булмаганнарның күбесе сорый: “Кытай хәзер кем безнең өчен? Дусмы, әллә дуслык йомшардымы?”

Полковник сагайган кузләрен миңа текәп, дәшмичә басып тора. Арка белән сизәм: аудитория тып-тын, полковниктан жавап көтәләр.

– Шундый сорауларга нәрсә дип жавап бирәсез инде?

– Мин үзем берничек тә жавап бирмим. Чөнки гәҗитләрдә, радио-телевизорда да Кытай турында бернинди дә бәяләу юк бит. Дәшмим, белмим дип жавап бирмим.

– Дерес эшлисез. Җавап бирмәгез.

– Минем үземнең дә беләсе килә. Кытайның безгә, Советлар Союзына менәсәбәте нинди?

– Сез коммунистмы, иптәш старший лейтенант?

– Юк. Хәзергә комсомол гына.

– Комсомол? Ә сыйныфта кем комсомол секретаре?

– Мин комсомол секретаре.

– Фамилиягез ничек?

– Сорау биргәндә мин фамилиямне әйттем бит инде.

– Фамилиягезне тагын бер мәртәбә кабатлагыз.

– Старший лейтенант Зәйнуллин.

– Милләтегез буенча сез кем?

– Татар мин.

– Тат-ари-ны! Әнә ничек икә-ән! Татарин икән шул. Димәк, Кытай сезнең өчен, татарин өчен Советлар Союзына караганда якынрак? Ә бит Советлар Союзы сезнең туган илегез. Өстәвенә сыйныфта комсомол секретаре. Сез курәсең бик нык яшеренгән Чыңгыз хан токымы. Училищедән куарга кирәк сине.

Лекциясен портфеленә сала да, чыгып китә. Бергә укыган ике коммунист минем янга киләләр. Старший лейтенантлар Герасимчук һәм Лысенко.

Герасимчук:

– Ну, нәрсә, татарин?! Политически эләктеңме? Ычкына алмыйсың хәзер – полковник ППРщник бит!

Бу ике коммунист көчкә-көчкә өчле-дүртлегә укыган ике партийный активистлар иде. Минем өч ел буена отличник булганга җаннары тулы көнчелек иде. Минем дуслар Юра Земсков, Саша Кабалинов мине якларга, сакларга булашалар. Земсков Герасимчукка:

– Тукта, Жора! Нинди политически эләгү булуы мөмкин ди. Ул бит круглый отличник укуда. Ул бит Кытай безгә бүген кем дип сорау бирде. Нинди политика бар инде бу сорауда: кем ул Кытай? Сезгә, юньләп укый алмаган ике троечник, дошман отличник татарин, аны юк итәргә кирәкме?

Вакыйгалар миңа каршы курста киң итеп оештырылып, кара көч алдылар. Полковник Ковалев училищеның политотдел бүлеге начальнигына мине “политический враг” дип рапорт язып биргән. Ра- портта: “Провокационный сорау бирде!” – дип язган.

Мине укудан туктатып, училище политотделы “персональное политическое дело!” ачты. Ике тәүлек допрос ясагач, мине

училищедан укудан “отчислять!” итү максаты белән политотдел на- чальнигы полковник Захаров кабинетына алып керделәр, Захаровка бирделәр. Полковник Захаров миңа биргән сорауларына, минем кыска, төгәл, ачык жавапларны тыңлады да, тавышын нык күтәреп мине гаепләп әрли башлады:

– Сез, уку отличнигы, сыйныфта комсомол секретаре, активист! Кызыл партизан улысыз! Сез ничек итеп шундый провокационный сорау бирә алдыгыз? Кытай аңлаешсыз аңарга?! Училищедан чыгарып ыргытсалар, бар да аңлашылыр.

– Ни өчен мине училищедан чыгарып ыргытырга тиешләр? Нинди гаебем бар минем?

– Провокационный сорау биргәнең өчен!

– Мин бернинди провокационный сорау бирмәдем. Кытайның безгә карата карашын мин бүген дә белмим.

Полковник миңа сүзсез генә карап тора да кечкенә мәгълүмат бирә: полковник Ковалев язган рапортта өченче курс слушателе татарин Кытай турында провокационный сорау бирде. Һәм биргән соравыннан күренеп тора, Зәйнуллин Кытайга карата Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетына (КПСС) каршы ялган сәясәт алып бара.

Ул бераз тынычлана башлады:

– Менә, Зәйнуллин, үзегезне минем урынга куеп карагыз. Әгәр мин сезне якласам, Ковалев үзәк комитетка минем өстән шикаять язачак. Мине бу урынымнан азат итүләре бик мөмкин.

– Иптәш полковник! Сез миңа Ковалев язган рапорт белән танышырга рөхсәт итегез?

– Нәрсәгә кирәк ул танышу сезгә?

– Мин биргән сорауны ничек итеп язды икән? Шуны белу өчен кирәк миңа аның рапортын уку.

– Шулаймы?

– Шулай.

Икеләнгән кебек уйлана да, миңа Ковалев язган рапортны бирә. Укыйм:

“Слушатель старший лейтенант Зәйнуллин З.Л. задал мне провокационный вопрос, осуждающий политическую линию ЦК КПСС относительно Китая. Прошу Вас, начальника политотдела училища назначить по провокационному вопросу Зайнуллина проверку и осуждение. Он по национальности татарин и видимо, восточная его кровь тяготеет с симпатией Восточной Империи к Китаю...”

Рапортны өстәлгә куям да, сораулы күзләремне полковникка төбим:

– Ковалев рапорты эчтәлеге буенча минем сезгә бер соравым бар. Һәм минем соравым сезгә, политотдел начальнигына, дөрес итеп карар кабул итәргә ярдәм итәр дип уйлыйм.

– Шулай дисезме?

– Әйе.

Политотдел начальнигы минем әйткәнгә бераз аптыраган кебек:

– Тыңлыйм сезне.

– Ковалев мине Үзәк комитетка каршы сорау бирде дип язган. Ә сорау үзе юк – ул аны язмаган.

– Язмаган? Сорауның үзен язмаган?

– Рапортта сорау бетенләй юк. Чөнки бер сорау да бирелмәде. “Провокационный” сорау бирде дип язган. Ә мин: “Без Кытайга хәзер ничек карарга тиешбез?” – дип  аңлатуны сораган идем.

– Кабатлагыз әле, сорауны ничек бирдегез? Кабатлагыз әле миңа?

– Сорау юк иде. Шуңа язмаган юк сорауны.

– Язмаган? Сорауны?

–- Рапортында сорау бөтенләй юк. Чөнки мин сорау бирмәдем. Ә ул юк сорауны “провокационный”дип үзе шул сүзне уйлап чыгарып язган.

– Сез сораган ничек иде, кабатлагыз әле миңа?

– Сорау мондый иде: “Безгә, Совет офицерларына, Кытай турында нинди карашта, мөнәсәбәттә торырга? Кем ул Кытай? Дусмы, әллә түгелме? Кытай турында без нәрсәгә таянып, нәрсә сөйләп яшәргә тиешбез? Ә ул үзебезне Кытайга карата ничек тотарга кирәклек турында бер сүз әйтмәде. Ә ул бит безгә партийно-политическая работаны укыта. Иң беренче булып партия политикасын безгә җиткерергә тиеш. Лекциясе аша. Ә ул бездән, Совет офицерларыннан контрреволюция эзли. Мин красный партизан малае, мең процент Советский.

– Сез биргән сорау шушы гынамы?

– Шушы гына. 75 слушатель тыңладылар ул мин биргән  сорауны. Ышанмасагыз, потоктан опрос ясагыз.

Кулына ручка ала:

– Кабатлагыз әле, мин язып алыйм.

Мин әйтәм, ул яза.

Берничә көн узгач факультет начальнигы полковник Пасмуров мине заместителе полковник Сорока кабинетына чакырып ала.

– Ковалев кутәргән сиңа карата сорау ябылды. Захаровтан Ковалевка нык кына өлеш чыкты. Бар, паркка чык, берәр сәгать утыр, йөр. Башың онытсын Ковалевны. Икенче пар дәрескә лекциягә кил. Керергә рөхсәт бар...

 

Фото: denvistorii.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: