Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 июнь 2022, 10:21

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (5)

...Байлык яраткан Сания Ирекнең очравына бик шатланды. Байлык өчен исе китмәгән Рәмил белән яшәве аңа авыр була башлаган иде шул. Бер-береңне аңлаганда гына, икең дә бер максатка ирешергә теләгәндә генә яшәве җиңелдер ул...

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (5)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (5)

(Дәвамы.)

7

 

Рәмил хатынының сәгать ничәдә эштән кайтканын белә, җидедән соң киенде дә автобус тукталышына атлады.

– Рәмил, Рәмил, – дип эндәшүләрен дә ишетмәде.

Кемдер килеп җиңеннән тарткач кына уеннан аерылып, каршында торган иргә карады.

– Саумы? Нәрсә кирәк, – диде Рәмил коры гына.

– Әллә-лә-лә, дусларыңны танымый башлагансың икән, – диде ир кеше, башын селкетеп.

– Ашыгам, йомышыңны әйт.

– Төшереп, сөйләшеп утырсакмы, дигән идем, – диде ир кеше, тамак төбенә чиртеп.

– Мин ташладым, – дип, Рәмил атлый башлады.

– Үзгәргәнсең икән?

– Анда синең ни эшең бар?

– Элек без кирәк идек, нәрсә, хатының кайттымы әллә?

– Әйттем бит, вакытым юк дип. – Рәмил бераз йомшара төште.

Бу йорттагы фатирга күчкәч, кайгылы вакытында мондагы эчкечеләр белән зарын уртаклашып алырга туры килгән иде аңа. Ул вакытта иң якын дуслары алар булды. Элекке дуслары ташлап бетте. Рәмилнең тормышы белән берсе дә кызыксынмады. Әле туктаткан ир шуларның берсе иде. Бүгенгедәй күз алдында тора ул вакытлар.

Ул чакта шушы эчкечеләр булмаса, бәлки, бүген Рәмил яшәмәс тә иде. Үзен кая куярга белми газапланганда алар белән күңелен юатты, тормыш юлын сөйләп бирде. Алары ихлас тыңлап утырдылар да, үзләренчә киңәш бирделәр:

– Җебеп төшмә, хатыннар күп ул, хәзер табып бирәбез, – диде кырынмаганы, битен сыйпап.

– Үзеңне хөрмәт иткәне очрар, көт кенә, – диде икенчесе, авызындагы тимер тешләрен ялтыратып.

Ул вакытта Рәмилне алар гына аңлый кебек иде. Шуңа аларга сыенды. Бер эчеп утырганда:

– Яши алмам, китәрмен бу дөньядан, – дип ычкындырган иде, шунда берсе кызды да китте:

– Син нәрсә, җебеп төштең? Рәхәтлектә яшәгәч, әз генә авырлыкны күтәрә алмыйсыңмы? Менә мин күргәнне күрсәң, унбиш ел утырып чыксаң, нәрсә эшләрсең? – диде, ике бармаксыз кулын селтәп.

Рәмил аның төрмәдә утырып чыкканын белми иде, бераз шөрләп тә куйды. Төрмәдә утырып чыкканнарга ул икенче төрле карый торган иде. Ә менә алар белән эчеп йөри башлагач, карашын үзгәрте. Ул кеше гадел, ярдәмчел булды. Рәмилгә ир булып калырга, тормыш авырлыгы алдында бөгелмәскә өйрәтте. Үзенең ничек юк кына гаеп өчен төрмәгә утыруын сөйләде.

Бүген шул чакларны исенә төшерсә, аңа шомлы булып китә. Үзенең ахмаклык эшләп куймаганына сөенә. Ул чагында Ләйсәнне белә алмас, яңа картиналар да эшләнмәс иде. Ләкин күп вакыт без, кешеләр, авырлыкны күтәрә алмыйча бөгелеп төшәбез, гомеребезне үзебез теләп чикләргә телибез. Күп вакыт шулай килеп чыга да. Кемнедер үкендерергә телибез. Сөйгәннәребезне, балаларыбызны ятим калдырып, бер генә бирелгән гомеребезне өзәбез. Әз генә бирелгән матур көннәр, бәхетле минутлар өчен дә яшәргә кирәк икәнен онытып куябыз. Кеше бу дөньяга килгән икән, ниндидер максат белән яшәргә, яхшылыкка өмет чаткысын сүндермәскә тиештер.

Рәмил таныш подъездга үтеп, билгеле ишекнең шалтырату төймәсенә кат-кат басты. Ләкин ишекне ачучы булмады. Озак кына торганнан соң, күршесеннән сорарга булды.

– Гафу итегез, Сания кайда икән?

– Ул өйдә юк. Сез кем буласыз?

– Мин аның ире, Рәмил булам. Дөрес, без бергә яшәмибез.

– Ул тиз генә өйдә булмас әле, Мәскәүгә китте. Кайтса нәрсә әйтергә?

– Юк, кирәкми, үзем күрермен әле. Рәхмәт, – диде дә Рәмил урамга ашыкты. Мәскәүгә нәрсәгә китте икән? Эше буенчамы, башка сәбәп бармы? Алып-сату эшенә күчтеме? Ул үз-үзенә шушы сорауларны бирде. Ничек кенә булса да, аның өчен бу хәл яңалык булды. Санияне белә, бервакытта да Мәскәүгә бер үзе китмәячәк. Кем белән киткән?

Аның күңеленә көнләшү кебек нәрсә кереп урнашты. Урам буенда тегеләй-болай атлап йөрде. Аның шулай йөрүе кая барырга белмәгән, барыр юлын югалткан кешене хәтерләтте. Моңа чаклы аңарда бу кадәр үк көнләшу булганы юк иде. Әле үзен кая куярга белми азапланды. Араларның ныклап өзелүе шушы буламы? Ничек кенә булса да туган көнгә килергә тиеш иде бит. Күрше хатын алдаштымы әллә, сынап карарга булдымы? Шушы уйдан соң Рәмил кинәт кенә һушына килгәндәй булды. Саниясе аны фатирында көтеп торган булса? Кайтырга ашыкты.

Сания килмәгән булып чыкты. Башына бер генә дә яхшы уй килмәде. Бераздан соңгы көннәрдә эшли башлаган картинасын каршысына сөяп куйды. Бу картина табигать күренеше дә, натюрморт та түгел, ә күңеле төбендәге уйлары, хыялы. Шуңа исемендә “Күңел көзгесе” дип атады. Зәңгәр күлмәк кигәне аның Саниясе, ә арттарак ак күлмәктәгесе – Ләйсән.

Рәмил картинага озак кына карап торды һәм шуны аңлады: ак күлмәк кигән Ләйсән бөтен картинага яктылык, нур биреп торгандай, калганнары, хәтта Санисе дә, бу яктылык эчендә югалып, икенче планга калган...

 

8

 

Сания эшләгән акчаларын вак-төяккә тотынмыйча җыя барды. Рәмилне көтеп ятсаң, өстеңә яхшы гына тун да алып кия алмассың, дип уйлады. Аңа әйтеп тормый гына, җыйган акчаларын алып, туннар сатыла торган кибеткә китте.

Кыйммәтле туннарны исе китеп озак кына карап йөргәннән соң, үзенә ошаган бер тунны сайлап алды. Сайлады, ләкин җыйган акчасы җитми. Тагын өч меңгә якын кирәк. Озак таптанды тун тирәсендә. Берәр таныш килеп чыкмасмы дип тә көтте. Шуннан сатучы кызга эндәште:

– Мин бу тунны калдырып торып, иртәгә килеп ала аламмы? – диде.

– Ике сәгатькә калдыра алабыз, иртәгә чаклы булмас, – диде кыз, йөзенә елмаю чыгарып.

– Аңлашылды.

Саниянең тунны кулдан ычкындырасы килмәде. Урынында таптануын белде.

– Хуҗага кереп карагыз, ул рөхсәт итсә... –  дип, кыз аны кызганып киңәш бирде.

– Ул кайда?

– Икенче катта. Менә шуннан барыгыз, – дип юл өйрәтте.

Сания тунны кызга калдырып торды да хуҗаны эзләп китте. “Магазин директоры” дип язылган ишек төбендә туктап калды. Шакыган тавышка эчтән “керегез” дигән тавыш ишетелде. Сания, бар кыюлыгын җыеп, ишекне ачты. Бүлмәдә хуҗадан башка тагын бер ир утыра иде.

– Ни йомыш? – диде хуҗа ачык йөз белән, елмаеп, Саниягә күз йөгертеп чыкканнан соң.

– Мин сездән тун алырга иде, ләкин акчам бераз җитмәде. Тунны бүген калдырып торып, иртәгә килеп алаламмы? – диде.

– Мөмкин, сезнең кебек сылуларга бары да мөмкин.

 Хуҗа янында утырган ир Санияне кергәннән алып күзәтеп утырды. Сөйләшүгә ул да кушылды:

– Сез бүген үк ул тунны ала аласыз, – диде.

– Ничек? – Сания гаҗәпләнеп сорап куйды.

– Мин, Ирек Кәбирович булам, сезгә ярдәм кулы сузарга әзер, – диде дә Сания күрмәгәндә хуҗага күз кысып алды. – Әйдәгез минем белән. – Санияне ияртеп чыгып китте.

Сатучы кыз янына килеп:

– Бу ханым калдырган тунны төреп бирегез, – диде. Шуннан Саниягә борылды: – Күпме җитми иде?

– Юк, кирәкми, мин үзем.

– Алайса тунсыз каласыз.

– Өч мең, – дип ризалашты Сания. Кызлар тунны төреп тә бирделәр.

– Рәхмәт, акча кайтарырга сезне мин ничек табам? – диде Сания, тунны култыгына кыстырып.

– Әйдәгез, юлда сөйләшербез.

Алар кибеттән чыктылар.

– Кыйбатлы тун белән җәяү кайтмассыз инде, илтеп куям, – дип, машинасының ишеген ачты.

Санияне беренче тапкыр машина ишеге ачып утырырга тәкъдим иттеләр. Автобусларда этешеп-төртешеп йөреп өйрәнгән кешегә бу яңалык булды. Машинада танышып алдылар.

– Акчаң булгач, шушы номерга шалтыратырсыз, – дип, Ирек аңа визиткасын бирде.

Сания Иреккә рәхмәт әйтеп, йорты янында төшеп калды.

Икенче көнне Сания эштән кайтып килгәндә, Ирек аны йорты янында көтеп тора иде.

– Акчам юк бит әле, – диде Сания, Ирек белән исәнләшкәннән соң.

– Онытыгыз ул акча турында, минем сезне күрәсем килде.

– Минем ирем бар, ярамый. Кешеләр күреп калса, әллә нәрсә уйларлар.

– Минем дә гаиләм бар. Сез миңа ошадыгыз, сезнең белән... юк, сезне ресторанга чакырасым килгән иде.

– Анысы шулайдыр да ул. Минем алай йөргәнем юк. Иремә тугры хатын. Сания шулай дисә дә, эченнән генә сөенеп куйды. Аның шушы яшенә җитеп, ресторанда утырганы юк, институт тәмамлагач, курсташлары белән генә утырган иде утыруын. Аңа әллә ничә еллар үткән. Ирек бай кешегә охшаган, аны кулдан да ычкындырасы килми. Рәмил ресторанга барыйк, дип бер дә чакырмады. Сания, байларга карап, йөрәге янып, их, шулар кебек яшисе иде, дип хыялланды. Үзләренең уртача гына яшәп ятуларына ачынды.

Әле килеп, Ирекнең аңа шундый тәкъдим ясавы, аңа кискен борылыш ясарга бер этәргеч булды. Ул, күп уйлап тормыйча:

– Көтегез, мин хәзер, – диде дә фатирына ашыкты

Бәхетенә каршы, Рәмил өйдә юк иде. Тиз-тиз генә юынып алды. Өстенә яхшырак киемнәрен киеп көтеп торган Ирек янына чыкты.

– Тизрәк китик, ирем кайтып килмәсен, – диде, Иреккә елмаеп.

– Рәхим итегез, – дип, Ирек машинасының ишеген ачты.

Шулай башланды аларның очрашулары. Ирекнең кем булып эшләвен белеп алган Сания аңа теше-тырнагы белән ябышты. Һәрьяклап аңа охшарга тырышты. Шулай да аңа үзенең бу теләген, уйларын сиздермәде. Киресенчә, кайчакта ялындырган булды, очрашуларны кичектерде. Ирек аның саен хатынга ныграк тартылды, очрашулар көтте. Сания ул мәсәләгә бик оста, кирәк вакытта, кирәк урында үзен ничек тотарга белә. Ирек янында яшь күренергә, фигуралы булырга тырышып, битенә төрле маскалар куйды, һәр көн иртән гимнастика эшли башлады. Аның бу кыйланышын Рәмил аңламады. Моңа чаклы иртән көчкә уянып, түшәгеннән тора алмый яткан Саниянең бу үзгәрешен нәрсә дип аңлатырга да белмәде.

Байлык яраткан Сания Ирекнең очравына бик шатланды. Байлык өчен исе китмәгән Рәмил белән яшәве аңа авыр була башлаган иде шул. Бер-береңне аңлаганда гына, икең дә бер максатка ирешергә теләгәндә генә яшәве җиңелдер ул. Берең – бер якка, икенчең икенче якка каерганда, килешә алмыйсың. Шуңа да күп вакыт бу тартышу аерылышуга җиткерә. Сания Рәмилнең сәнгатькә тартылуын, үзен шуңа багышлавын аңламагандай, Рәмил дә Саниянең акча, байлык кына уйлавын аңлый алмады.

 Соңгы вакытта аларның тормышлары бик кискенләшә башлады. Бервакытта да ире өстеннән йөрмәс кебек булган Сания, үзе дә сизмәстән, Ирек белән йөри башлады. Үзенең тормышына зур үзгәреш кертүен аңламый да калды. Хәер, аңларга теләмәде дә шикелле.

Саниянең байлык яратуын сизгән Ирек аңа акча кызганмады. Кыйммәтле косметика, күлмәкләр бүләк итте. Хатының һәр алган бүләк өчен балалардай шатлануы Иреккә ниндидер бер рәхәтлек бирде. Аныңаны тагын-тагын шатландырасы килде.

Ирек Сания очраганчы азып-тузып бик йөрмәде. Аның башында бары эш кенә булды. Ә менә Сания очрагач, аның кыйммәтле тун алырга теләге зур булуын күргән Ирек битараф кала алмады. Ул аңа тартылды. Түшәктә хатынның кайнарлыгы да аны үзенә тартты. Сөюшүнең ниндидер яңа баскычына күтәрелгәндәй тойды. Икесе дә моңа чаклы тормыш иптәшләренә биреп җиткермәгән кайнарлыкны, хис-тойгыны бирергә ашыкты. Шуңамы аларның сөюшүе, бер-берсен яраткан парларның озак еллардан соң очрашуын хәтерләтте.

Ирек белән очрашу Рәмилне бөтенләй ерагайттырды, арадагы бушлык зурайганнан зурайды. Иренең иелә биреп картина эшләп утыруы Саниянең ачуын гына китерде. Ирен Ирек белән чагыштырып, аңа кызганып карады. Рәхәтләнеп дөнья көтәрлек акча да эшли алмаган ир ирмени ул? Сания үзе аерылырга карар итте. Гомер буе хәерче булып яшәгәнче, иркенләп бераз байлыкта йөзәсе килде. Аерылышмый да йөри алыр иде, намусы борчый, ир өстеннән йөрүне начарлык, дип исәпли, ире дә иркенләп яшәсен, бәлки, үзенә тиңен табар, дип уйлады. Качып-посып очрашканчы, иркенләп йөриячәк. Саниянең ире белән аерылышканын Ирек белми калды. Ул сөйләми торырга булды, ялгыз калса, Ирек аны ташлар төсле тоелды. Күп ирләр ялгыз хатыннардан ерак булырга тырыша, ул шуны яхшы аңлый.

Ирек Мәскәүгә барганда, Санияне дә алып китте. Командировкасы ун көнлек булса да, хатынына унбиш көннән кайтам диде. Биш көнен Сания белән Мәскәүнең яхшы урыннарын күреп, кыйммәтле рестораннарында йөрергә исәбе.

Бу тәкъдимгә Сания шатланып риза булды. Аның бит Мәскәүдә бер дә булганы юк. Эш урыныннан үз исәбенә көн алды да Ирек белән Мәскәүгә юлланды.

...Ләйсән дә, Рәмил дә Ирек белән Саниянең йөргәнен белмәде. Бәлки, язмыш гаделлек урнаштырырга теләп, аларны очраштыргандыр. Бер карасаң, алар бер җирдә, берничек очрашырга тиеш түгел кебек. Күрәсең, бу тормышта бер нәрсә дә юктан гына булмыйдыр.

Ләйсән Ирекнең йөргән хатыны барлыгына шикләнми, шулай булмаса, өенә кайтырга ашыгып торыр иде. Соңгы еллардагы үзгәреш тә шулай уйларга мәҗбүр итә. Иреннән килгән чит ислемай исен тоймады түгел, тойды. Ләкин сизмәмешкә салышты. Шулай аның үзенә тыныч. Ул тормышны күргән кеше, ирләрнең йөри торган гадәтен белә. Тик торганнан чокчынып тавыш чыгару яхшыга китермәячәк, киресенчә бергә яшәүне катлаулаштырачак кына.

Ирек Сания белән йөрсә дә гаиләсенә зыян китерәсе килми. Санияне сөяркә итеп кенә яратса, хөрмәт итсә, Ләйсәнне хатыны итеп, беренче сөйгән кешесе итеп ярата. Икесе арасындагы аерманы ул яхшы белә. Сания янына Ирек хәл җыярга, күңелле минутлар кичерергә бара. Ул анда үзен иркен тота. Хатынның юктан гына кызык табып шатлануы, куануы аның күңелендә канәгатьләнү тойгысы тудыра. Аның янында ул үзен бөтен нәрсәне булдыра алучы сөяркә-ир итеп тоя. Җитмәсә, Сания дә аны мактап җибәрә, синең кебек ирне, мин ничә еллар көттем, ди. Ә ирләр өчен шушы сүзләрдән дә көчлерәк сүз юктыр. Шуңамы, ул аның янында тагында дәртләнеп китә. Шулай булса да ул сак булырга тырыша –  хатыны белеп калса, гафу итмәячәк.

Ләйсән Ирекнең эшкуарлык белән шөгыльләнә башлавына ризасызлык белдерде. Бу эшнең куркыныч һәм гаделсез булуын белә.Тәүге вакытларда ул бик курыкты, рэкетларның кансызлыгы аңа фатирында тыныч кына утырырга ирек бирмәде. Ирен һәр көн эштән кайтуын зур түземсезлек белән көтте. Иренең, бала табарга ашыкма, диюе дә, бәлки шуның өчен булгандыр. Ләкин Ләйсәнгә ул турыда эндәшмәде.

Еллар үткән саен Ирекнең эше хәлләнә барды, вак-төяк рэкетлар аны куркытмый. Ә өстә утырганнарга өлеш чыгара. Шунсыз эшкуарлык белән шөгыльләнү мөмкин түгел. Гаделсезлек чорында, законнарның йомшак булуы, салынган тәртипкә каршы килергә мөмкинчелек калдырмый. Каршы килү үз- үзеңә җәза чыгару белән бер. Шулай да Ирек үзенең эше белән канәгать. Сания белән йөри башлавы, озак еллар буена йөрәгенә сеңгән тынгысызлыкны вакытлыча гына булса да онытып торыр өчен. Моңа чаклы хатынына тугры булды. Башка хатынныарга карарга аның теләге дә, дәрте дә булмады. Санияне күргәч, барысы да үзгәрде.

(Дәвамы бар.)

Фото: freestockimages.ru. 

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (5)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: