Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 июнь 2022, 09:47

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (4)

Бу дөньяда иң куркынычы – беркемгә дә кирәк булмавыңны тою. Бу күренеш, бу тойгы кешене юкка чыгара алырдай көчкә ия. Тирә-ягыңда күпме кеше, ә син ялгызсың. Синдә беркемнең эше юк. Син дә беркем белән дә кызыксынмыйсың, язгы суда агып барган йомычкадай, язмыш кая агыза, бәрелә-сугыла шунда агасың.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (4)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (4)

(Дәвамы.)

5

Кыш урталары җитте. Каты суыклар белән, буранлы көннәр алмашынып торды. Ирек элекечә эшеннән бушый алмады, Ләйсән вакытын телевизор карап, китап укып үткәрде. Дәваханәгә барып саклану чарасын алдырганын Иреккә сөйләп тормады. Әмма ул көткән үзгәреш сизелмәде. Бу хәлгә Ләйсән борчыла башлады. Авырга калалмаса? Иреккә ачуы килде. Табибка барып күренеп тә килде. Табиб, бар да әйбәт, авырга калырга тиешсең, дип кайтарды.

Ялгыз моңаеп утырган чакларында Рәмилне исенә төшерде. Ул нәрсә эшләп ята икән? Ләйсәннең аның хәлен бик беләсе килсә дә, барырга ашыкмады. Сатып алган картинасын да алмаган әле. Нишләптер соңгы көннәрдә аның уена Рәмил еш килә башлады. Онытырга теләгән саен ешрак исенә төште.

Ирек Мәскәүгә унбиш көнгә командировкага китте. Унбиш көн өйдә бер үзе ятачак. Бу яшәүдән ул шул чаклы ялыкты, үзен кая куярга белми. Шулчак аның Рәмилнең хәлен беләсе килеп китте. Бу теләк шулчаклы көчле иде, ул үз-үзенә каршы килә алмады. Киенде-ясанды да чыгып китте.

Хатын-кызның башына бер уй килсәме, ул ничек кенә булса да аны тормышка ашырырга тырышачак. Каршы килү аның теләген арттырачак кына. Үз теләгенә ирешмәгән хатыннар, бәлки, юктыр да. Ничек кенә булмасын, нинди шартларда булмасын теләгенә ирешәчәк! Бу хатын-кызның яшәү алымы. Менә шуңа да тормышта хатын-кыз үз юлын тиз табучан, авырлыкны җиңел үткәрүчән, көтелмәгән хәлләрдән каушап калмаучан. Ирләрдән алар шуның белән аерылып тора да инде.

Ләйсән Рәмилнең фатиры каршында туктап калды. Шалтырату төймәсенә басыргамы, юкмы дигәндәй бераз уйланып торды. Баягы батырлыгы кая булды соң әле? Ни булса шул булыр, дип төймәгә ике мәртәбә басып алды.

Ишектә ике шалтырау ишеткәч Рәмил йөгереп дигәндәй барып ишекне ачты. Ул хатынын көтә иде, тик аның хатыны гына ике мәртәбә шалтырата. Хатыны урынына, Ләйсәнне күреп каушап китте, бераз ни әйтергә белми торды.

– Ләйсән?

– Саумы, Рәмил.

– Саумы, Ләйсән. Көтмәгән идем.

– Әллә вакытсыз килдем?

– Юк, юк. Керегез. Килмәссез инде дип өметемне өзгән идем, картинагызны чак сатып җибәрмәдем.

– Хәзер ул минеке, сата алмыйсыз, – диде Ләйсән, елмаеп.

– Шаярттым гына, мин андый кеше түгел.

Рәмил Ләйсәнне көндә көтте. Телефон номерын сорап алмаганына үкенеп бетте. Ләйсәнне күрмәгән көннәр газап эчендә үткәндәй тоелды. Әйтерсең лә иң якын кешесен, юк, юк туганын көткәндәй көтте. Ул килеп керсә, дөньяның ямьсезлеге, мәшәкате юкка чыгар кебек тоелды. Тик бүген генә көтмәгән иде. Бүген хатынын көтә иде. Аның килә торган көне.

Ләйсән, түргә узгач, өстәлне күреп:

– Берәрсен көтә идегезме?

– Юк, берсендә көтмәдем, бәлки... Минем туган көнем, бүген.

– Котлыйм туган көнегез белән!

– Рәхмәт.

– Өстәл әзерләгәнсез әле.

– Хатын килеп чыгар, дип кенә әзерләнгән идем. Былтыр туган көндә килгән иде. – Үзенең йөзенә кызыллык йөгерде.

– Хатының килеп керсә, әллә нәрсә уйлар, булмаса чыгыйм, – дип, Ләйсән ишек ягына атлый башлады.

– Ләйсән, мине авыр хәлдә калдырмагыз инде, хатын килмәс, килсә дә без законлы аерылышкан. Ул бернәрсә әйтә алмас, – диде Ләйсәнгә ялварган тавыш белән.

– Бәлки, яңадан бергә яши башларсыз.

– Ләйсән, минем шатлыгымны берүк бозмагыз, туган көнемдә. Сезнең килеп чыгуга мин бик шат. Рөхсәт итегез, киемегезне салдырып элеп куярга.

Ләйсән кайтырга уйламады да, ничә ай инде аның белән очрашуны көтте. Теләсә теләмәсә дә аның уенда еш кына рәссам булды. Әтисенә охшаган күзләрне аның тагын күрәсе, сөйләшәсе килде. Шуннан ул өйдә ялгызы нишләп утырсын. Башка барыр урыны юк.

– Туган көнеңә бүләгем дә юк, уңайсыз була бит әле, – дигән булды, сөйләшүне “сиңа” күчереп.

– Син үзең бүләк. Әлдә килгәнсең әле. – Рәмил дә сиңа күчте. – Әйдә Ләйсән өстәл артына утырыйк, туган көнне билгеләп үтик инде.

 Рәмил ике бокалга шәраб агызды.

– Туган көнең белән, Рәмил! Иҗади уңышлар үзеңә.

– Рәхмәт.

– Алдагы көннәрдә картиналарыңны күргәзмәдә күрергә язсын.

– Ә бу тостны, Ләйсән синең хөрмәткә, синең минем тормышыма килеп керүең, күңелемне дәртләндереп, көч биреп җибәрүең өчен күтәрәсем килә. Рәхмәт сиңа. Сиңа мин гомерем буена бурычлы булып каламын. Тормышыңда бәхет телим. Әйдә, Ләйсән, шуның өчен күтәрик!

– Мин очрамасам да син югалып калмас идең. Син көчле талантлы кеше, – диде хатын.

– Бөтенләй оныта язганмын бит, – дип, Рәмил сикереп торды, – духовкага тавык куйган идем, көймәсә генә ярар иде. Берничә секундтан кызарып пешкән тавыкны өстәлгә китереп тә куйды.

– Аш-суга оста икәнсең, – диде Ләйсән, парлары чыгып торган тавыкка карап.

– Әллә инде шунда, кем белә, – дигән булды Рәмил.

Ул аш-суга оста, балачактан ук әнисенә ярдәм итеште. Студент чагында да үзенә пешереп ашарга туры килде. Кайбер кызлар пешерә алмаган ризыкларны да пешерә торган иде. Өйләнеп бер ел торгач, хатыны эштән кайткынчы дип ашарга пешереп торды. Ничек тәмле пешергәнсең, дип хатыны мактый иде. Беркатлы Рәмил аның мактавын үзенчә аңлап, туры килгән саен ашарга пешерә торган булып китте. Хатынының күңеле булсын дип, төрле-төрле ризыклар пешерергә тырышты. Тик аралары суына башлагач кына үзенең зур хата эшләвен аңлады. Хатыны да, йөрәген яндырып, ашарга пешерүдән башка нәрсә эшли аласың, дип ачуланышкан саен әйтә килде. Хатынын яратканга пешергәнен ул аңламады булса кирәк. Яхшылык эшләүдән дә гаеп тапкан хатынына үпкәләде. Бу хатыннарга берничек ярап булмый дип, башка кухняга аяк басмады. Ләкин, хатыны да кухняга кермәскә өйрәнеп алган иде инде. Ул аптырап калмады, ашханәдә ашап кайта башлады.

Тавыкны ашап карагач, Ләйсән мактап куйса да Рәмилнең артык исе китмәде, алар мактарга тиеш инде, дип уйлап куйды.

Ләйсән Рәмилгә рәхмәт әйтте дә урыныннан кузгалды.

– Бераз утырсаң иде, – дип Рәмил кыстап караса да, Ләйсән риза булмады.

– Ачуланма, кайтырга кирәк, өйдә көтәләр, – диде. Өендә беркем көтмәсә дә шулай дип әйтергә мәҗбүр булды.

– Рәхмәт, Ләйсән. Картинагызны аласызмы?

– Бүгенгә юк, кирәк чакта алырмын.

– Ләйсән телефон номерыгызны бирмәссезме, кем белә, бәлки шалтыратырга туры килер.

– Бирәм. – Рәмил тиз генә кәгазь кисәге табып китерде. Телефон номеры бирүче Ләйсән дә, алучы Рәмил дә эчләреннән генә сөенеп куйдылар.

 

6

 

Ләйсән чыгып киткәч, Рәмил шатлыгыннан вальс әйләнеп алды. Ул Ләйсәнне килеп чыгар дип башына да китермәгән иде. Хатынын көтә иде. Өен җыештырды, өстенә яңа күлмәген киде, былтыр туган көненә хатыны алып биргән одеколонны сиптереп алды. Хатыны былтыр туган көненә килгәч, быел да килер төсле тоелды. Ләйсәннең килүенә шатланса да, тыныч утыра алмады, менә килеп керер, дип борчылды. Бу фатирның ачкычын хатынына биреп куйган иде. Ул турыда Ләйсәнгә сөйләп тормады. Хатыны килеп керсә, аны азгынлыкта гаепләр, тавыш чыгарыр кебек тоелды. Ярый әле, килмәде.

Хатынына карата күңеле төбендә ниндидер җылылык йөрткән кебек, Ләйсән дә якын кешесенә әверелде. Беренче картинасын сатып алганнан бирле аның күңеленә кадерле кеше булып кереп урнашты. Туган көнен белеп килгәнме әллә? Алай дисәң, аңа бернинди дә документ күрсәтмәде, үзе дә әйтмәде. Ничек кенә булмасын, аның килеп чыгуы, Рәмил өчен бәйрәм өстенә бәйрәм генә булды. Нәрсә сөйләшкәннәрен исенә төшерергә тырышты. Хатыны турында да сорады бугай. Нәрсә дип җавап бирде соң әле? Артык сөйләмәде, Ләйсәнне өркетермен дип курыкты, кайбер хатыннар күп сөйләшкән ирләрне бик өнәп бетмиләр. Аның нинди кеше икәнен белми. Шуңа сабырлы булуга җитми. Үзе турында, ире, тормышы турында да сорарга кыймады. Мөгаен, ялгыз хатын түгелдер, мондый матур хатын хуҗасыз булмас! Тагын очрашсалар, сорар әле.

Хатыны белән яшәгәндә, Рәмил телгә бик оста, сүзгә югалып калмый торган кеше иде. Мәҗлесләрдә ул булмаса, нәрсәдер җитешми, тынып калган төсле була. Аның философик фикер йөртеп сөйләве бар кешене җәлеп итә иде. Күп хатын-кыз, аның шулай сөйләвенә гашыйк булып та куя.

Кунактан кайткач кына Рәмилгә әз сөйләргә тура килә, чөнки хатыны көнләшеп күп вакыт тавыш чыгара да куя.

– Азгын, шул телең белән хатыннарга кереп барасың, кеше ирләре кебек тик кенә елмаеп утыра алмыйсыңмыни?

– Мин сөйләмәсәм, кем сөйләсен, кунакның кызыгы да булмаячак. Ярар, башка вакыт кеше ирләре кебек тик кенә утырырмын, бер сүз сөйләмәм.

Рәмил бервакытта да башка хатынны үземә каратам дигән максат куймады. Хатыны белән яшәгәндә башка хатыннарга күз салмады, бәйләнмәде. Хатыннарга күз уйнатып утырган ирләргә ачуы килә. Аның хатынына да күз уйнатып, бәйләнеп алучы ирләр була торган иде. Шулчакларда хатынының авызы ерылып, кәефе күтәрелеп китә. Кунактан шатланып кайта иде. Ә Рәмилгә сөйләшергә дә рөхсәт итми.

– Тел азгыны, телең белән сөйләп, күзең белән хатыннарны чишендереп утырасың бит! – дип тирги.

– Кайдан табасың сүзен, аңламассың сине! – Рәмил, сүз куерып китмәсен дип, балконга чыгып китә.

Хатыны артыннан:

– Әнә , тыңларга да теләмисең, димәк дөрес, – дип нәтиҗә ясап куя.

Хатыны белән аерылышкач сүзсез калды. Тормышын болай килеп чыгар дип көтмәгән иде ул. Аның кеше белән сөйләшергә кәефе дә, теләге дә булмады. Үз-үзенә бикләнде. Соңгы вакытта Ләйсәннең аның тормышына килеп керүе генә аңа яңа көч өстәп җибәрде. Сүнеп барган күңел учагы ялкынланып китеп, үзен тагын да кешеләргә кирәкле булуын тойгандай булды.

Бу дөньяда иң куркынычы – беркемгә дә кирәк булмавыңны тою. Бу күренеш, бу тойгы кешене юкка чыгара алырдай көчкә ия. Тирә-ягыңда күпме кеше, ә син ялгызсың. Синдә беркемнең эше юк. Син дә беркем белән дә кызыксынмыйсың, язгы суда агып барган йомычкадай, язмыш кая агыза, бәрелә-сугыла шунда агасың. Үзеңне ташландык әйбердәй хис итәсең. Шушы куркыныч агымнан я үзең көч табып котылу ягын карыйсың я кемдер сине тартып алырга тиеш.

Рәмил Ләйсәнне шушы агымнан тартып алырга теләгән кешедәй, аңа җылылык, киләчәккә өмет биреп нурын койган кояштай итеп күрә. Картиналар язганда аны уйлап яза, шуңамы аның соңгы вакытта эшләгәннәре уйландырырлык, кешене матурлык дөньсына алып керердәй булып килеп чыга. Ләйсән аның тормышында югалса, ул тагын үзен караңгылык эченә чумардай кебек. Соңгы вакытта аның базарга килмәве, күңеленә шом сала башлаган иде инде. Ул Ләйсәннән зурга өмет итми, бары картиналарын гына сатып алып шатландырсын. Хатыннарга аның ышанычы югалды. Хатыны белән авызы пеште, салкын булса да өреп кабачак.

Рәмил хатыны белән аерылышырбыз дип бервакытта да башына китерми иде. Гомер буе бергә яшәрләр  иде кебек. Бала булмауга да артык исе китмәде. Хатынының балага узмавын үзеннән күрә килде. Табибларга күренгәч кенә хатыны сәбәпче икәнен белде. Ул чакта да хатынына бер сүз әйтмәде, киресенчә аны юатты:

– Борчылма, хәзер күп гаиләләр баласыз, булмаса бала алып җибәрербез, – диде.

 Хатыны бер сүз эндәшмәде. Аның йөзендә артык борчылу да күрмәде. Хатынының үзгәрүен, эштән соңлап кайтуын Рәмил үзенчә юрады. Бала юклыкка шулай борчыладыр, күңеленә тынычлык тапмыйдыр, дип уйлады. Өстенә кыйммәтле киемнәр алып киүен күрмәмешкә салышты. Шулай үзен юатадыр диде. Хатыны турында начар уйларга аның башына да килмәде. Ул аңа үзенә ышангандай ышанды. Хатыны үзендәге үзгәрешне күрмәгән иренә ачуы килеп, үзе сүз башлады.

– Ник миннән “кайда йөрисең” дип сорамыйсың? – диде.

– Эшең күптер, тоткарланып каласыңдыр, – диде Рәмил, бу турыда сөйләшергә теләмичә.

– Бу киемнәрне кайдан, нинди акчага алдың дип ник сорамыйсың? Сизмисеңмени миндәге үзгәрешне?

– Әллә авырга калдың?

– Бигрәк тупой икәнсең. Тупой ир белән гомер үтә бит. Мин китәм синнән.

– Ничек, кая китәсең?

– Кая китәләр мени, аерылам. Җитте синең белән хәерче булып яшәү. Бер машина ала алмыйсың, ял йортында булган юк. Бала да юк, җитмәсә хәерче дә бул, дөрес түгел бу. Кемгә кирәк синең картиналарың?

Рәмил бервакытта да байлыкка тартылмады. Ничек бар шулай яшәп ятты. Бөтенләй акчага интегеп тә яшәмәделәр. Машинага да артык кызыкмады, бәлки, алып та җибәргән булыр иде. Хатынының аерылышырга теләвен аңламады, шаярта гынадыр, сынап карыйдыр дип кабул итте. Ләкин хатыны шаярмады, аерылыштылар. Аерылышканда хатынының бөтен шартына риза булыр торды. Үзенә бер бүлмә калдырып, хатыны икене алганда да эндәшмәде. Әйтерсең дә аның тормышы түгел, башка кемнеңдер тормышы хәл ителә. Аңарда ниндидер битарафлык барлыкка килде. Яшәүнең кызыгы беткәндәй тоелды. Аңа барыбер иде. Шат күңел белән яшәгән Рәмилнең кинәт кенә бөгелеп төшүен туганнары да, дус-ишләре дә аңламады. Күңелен юатып, киңәш биреп карасалар да, ул кабул итмәде. Ул үзен юл өзелеп, яр читендә калгандай хис итте.

Аларның аерылышуларна өч ел вакыт үтсә дә, Рәмил яңадан яши башларбыз дип өмет итә. Әгәр шулай булса, ул хатынын гафу итәргә риза. Аерылышуларын да үзен гаепләде. Бүген туган көненә килмәгәч, өмете өзелгәндәй тоелды. Туган көнендә килә торган иде бит. Чирләп киттеме әллә? Бер-бер хәл була күрмәсен? Рәмил аны һаман якын күрә. Йөрәгеннән бөтенләй алып ташлый алмый. Әнә шул яраткангадыр инде аерылышуны авыр кичерде. Бүген килмәгәч, әллә нәрсәләр уйлап бетерде. Кичен барып, хәлен белеп килергә булды.

(Дәвамы бар.)

Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.

Фото: freestockimages.ru.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (4)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: