Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 июнь 2022, 09:19

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (3)

...Кеше бу дөньяда ниндидер өмет, ышаныч белән яшәргә тиештер. Ләйсән нәрсә белән күңелен юата соң? Бушка үткән гомер беләнме? Фатирындагы байлык беләнме?..

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (3)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (3)

(Дәвамы.)

4

 

Рәмил дәртләнеп картиналар язды. Ниндидер хатынның картиналарын сатып алуы, аңа яңа көч бирде. Әле язган картиналары элеккеләренә караганда яхшырак килеп чыккандай, ниндидер нур сибелә, яшәү матурлыгы бөркелгәндәй. Күрәсең, аның күңел кичерешләре картинага күчә торгандыр. Нинди картина языйм икән дип уйланып утырмый, күңеле кушуы буенча эшли.

Аракы эчүен киметте. Беркөн алган аракысы һаман эчелеп бетмәгән килеш утыра. Сакалын кырып ташлады. Мыегын кырмады, аңа мыек килешә. Чәчен дә алдырып кайткач, бөтенләй үзгәреп, яшәреп китте. Сакаллы килеш күргән кеше, танымый да торачак. Базарга барасы килсә дә, бармады, картина язды. Эшләгән вакытта ул беркаяда бармый, гадәте шундый аның.

Йокысыннан уянгач, Рәмил базарга барырга кирәк икәнен аңлады. Чөнки төшендә картинасын сатып алган хатынны күреп калгандай булды. Димәк, ул бүген киләчәк! Соңгы вакытта эшләгән картиналарын алды да, базарга юлланды.

Гадәттәгечә, аның урыны буш түгел иде. Беркая китми шунда сыенды. Яңа картиналарын кызыксынып караучылар булды, ләкин берсе дә алмады.

Ләйсәннең килүен күргәч, каушап китте, әйтерсең лә имтихан тапшыра. Укыган чагында имтихан бирергә кергәндә шулай каушый торган иде. Әле шундый минутлар кичерде. Ләйсән үзенә кирәк рәссамны күрмәгәч, юкка килдем микәнни, дип уйлап куйды. Рәмилдән:

– Сакал-мыек баскан рәссам бүген юкмыни? – дип сорады.

– Юк шул, – диде, сүзнең үзе турында барганын белеп.

– Кайчан була? – Ләйсәннең кәефе төшә башлады.

– Әллә инде, белмим. – Рәмил түзмичә елмаеп җибәрде.

– Сез ул түгелме? – диде Ләйсән, елмаюыннан танып алып.

– Әйе, мин булам. Танымагач шаяртып алырга булдым.

– Танымадым шул, бөтенләй үзгәреп киткәнсез. Яшь икәнсез лә.

– Барысына да сез сәбәпче.

– Ничек?

– Минем картиналарымны сатып алып, көч, дәрт бирдегез. Рәхмәт сезгә!

– Сезгә ярдәм итә алганым өчен бик шатмын.

Ләйсән каршында чибәр йөзле ир тора иде.

– Бу картиналарымны, сезнең белән очрашкач яздым.

– Бик яхшы, миңа охшыйлар.

– Картина алырга дип килгәнсездер, мөгаен, кайсысы кирәк?

– Алырга иде дә, миңа кирәге монда күренми.

– Нинди кирәк, бәлки өйдә бардыр?

– Икетуган энемнең туган көне иде, ул көзге табигатьне ярата. – Ләйсән моны уйлап чыгарды.

– Мин аңладым сезне. Андый картина өйдә бар.

– Башка көнне алып килерсез.

– Ә ник башка көнгә калдырырга, вакытыгыз булса бүген үк биреп җибәрәм. Мин ерак яшәмим. – Ләйсәннең эндәшми торганын күреп, Рәмил картиналарын бергә бәйли дә башлады.

Юлда алар танышып, бер-берсенең исемнәрен белделәр. Рәмил үзе дә сизмәстән элеккедәй сөйләшеп китте. Ләйсәнне берничә тапкыр көлдереп тә алды. Аның шулай күптән сөйләшкәне юк, сөйләшергә сусаган иде.

Йорт янына килеп җиткәч:

– Өйгә керәсезме, әллә монда гына алып чыгыйыммы? – дип сорады Рәмил.

Ләйсән бу сорауны әллә ишетте, әллә юк, нәрсәдер сөйләгән булып Рәмил артыннан подъездга үтте.

– Көлмәссез инде, өем бәләкәй, җыештырылмаган.

– Борчылмагыз.

Рәмил аяк киемен салмаска кушса да, Ләйсән салып үтте. Аркылы-торкылы яткан әйберләрне алгалый башлады. Хатын аны авыр хәлдә калдырмаска теләп, стенага эленгән картиналарны карый башлады.

Бераз тынычлана биргәннән соң, Рәмил Ләйсәнгә, музейда сәнгать белгече картиналар тарихын сөйләгән кебек, һәр картинаның кайчан, кайда төшерелгәнен сөйли башлады. Аның тыныч, күңел юатырдай тавышын тыңлавы Ләйсәнгә ниндидер бер рәхәтлек бирде. Үзен укытучы янында торган баладай хис итте. Стенага эленгән картиналарны карап беткәч, рәссам ватманга акварель белән төшерелгән рәсемнәрен чыгарып бирде дә, кухняга кереп чәй куеп җибәрде.

– Ләйсән, мин сезгә чәй эчереп чыгарырга тиешмен, мин хәзер, – дип өстенә киеп чыгып та китте.

Ләйсән бер сүз әйтә алмый калды. Ул рәсемнәр каравын дәвам итте. Рәсемнәр арасыннан үзенә охшаган хатын рәсемен күреп аптырап китте. Рәсемгә озак кына карап торды. Кара син аны, ни арада эшләп алган? Охшаткан бит әле. Талант бар үзендә. Рәсем астындагы язылган сүзләргә күз салды. Анда түбәндәге сүзләр язылган иде. “Картиналарымны сатып алган, миңа билгесез хатын. Октябрь 2004 ел”.

Рәмил бу бай хатынның ияреп өенә килүенә гаҗәпләнде. Картина сатып алуы аңлашыла, ә менә гади рәссамның фатирына килүен нәрсә дип уйларга, нәрсәгә юрарга белмәде. Картина яратуы, сәнгатькә битараф булмавы аны алып килдеме? Ләйсәнең гади булуы, сөйләшеп торуы аңа охшады. Димәк, ул бөтенләй бозылып бетмәгән, кайберләр кебек гади халыкка өстән карамый. Дөнья борылып киткәч, кемнәрдер тиз генә борылыш ясап, үзгәрә алды. Алып-сату, эшкуарлык белән, кайберләре талап, урлашып баеп китте. Халык байлыгын, завод-фабрикаларны, капиталист үз гомерендә җыя алмаган байлыкны күз ачып йомган арада үзләштереп олигархка әйләнүчеләр дә җитәрлек. Рәмилнең гаделлеге, кешелеклелеге баеп китәргә комачаулады. Ил байлыгын бүлешкәндә өлеш алып калырга әрсезлек тә кирәк иде шул.

Ләйсән ишек ачылган тавышка тиз генә үзе төшерелгән рәсемне яшереп куйды. Әлегә мин күргәнне белмәсен дип уйлады. Бер-ике күргәндә охшатып төшерә алуына кат-кат гаҗәпләнде. Картиналарын сатып алып аны куандыра алганга сөенде. Үзенең базарга чыгып китүенә шатланды. Дүрт бүлмәле фатирда ятып, кешегә ярдәм итә алыр идеме соң?

– Чәйнегем кайнап беткәндер инде, – дип сөйләнә-сөйләнә киемен салды ир.

– Мин сүндергән идем, – диде Ләйсән.

– Рәхмәт инде, озак йөрелде, якындагы магазин бикле булып чыкты. Көттергәнем өчен гафу итегез!

– Зыяны юк. Рәсемнәр карый тордым.

– Ничек, ошадымы?

– Бүгеннән күргәзмәгә куярлык.

– Шулай дисезме? – Рәмил Ләйсәннең әйткән сүзләренә сөенеп, чәй әзерләде.

– Минем күргәзмәләрдә йөргәнем бар. Сезнең картиналарыгызны халык яратып каршы алачак.

– Ләйсән, әйдәгез чәй эчеп алыйк.

– Юкка мәшәкатьләнгәнсез, килешмәс бит.

Рәмил аның сүзләренә игьтибар бирмичә пальтосын салдырыша башлады.

– Аштан зур булырга ярамый.

– Ансы шулай, – диде Ләйсән, өстәл артына кереп утырып.

Рәссам аның буй-сынына күз йөгертеп алды. Ымсынып карамаса да, аның матур гәүдәсенә сокланып куйды. Күңеле төбендә ниндидер бер җылылык йөгереп үтте.

– Хатыныгыз өйдә юкмыни? – Ләйсән үзен күптән борчыган сорауны бирде.

– Юк. Бергә яшәмибез.

– Гафу итегез!

– Зыяны юк. Шулай килеп чыкты. Бер-беребезне аңламадык.

– Була андый чаклар, – диде Ләйсән, үзенең тормышын уйлап. Ул, бу күңелсез сөйләшүдән читләшергә теләп – Күргәзмәләрдә катнашканыгыз булдымы? – дип сорады.

– Юк. Туры килмәде.

– Оештырырга тырышып карадыгызмы соң?

– Андый уй бар. Картиналарымны әзерләп тә куйган идем, тик акча ягы комачаулый.

– Картиналарыңны сатмый тор, дип киңәш бирер идем. Бәлки берәй әмәле килеп чыгар.

– Үзем дә шулай уйлап торам.

– Бүгенгә картинамны алмый торам, керәсе урыным бар. Акчасын биреп куям, – дип бер мең сум чыгарып бирде – Сата күрмәгез тагын.

– Сезнекен беркемгә дә.

Икесе дә елмаеп җибәрде.

– Кайчан алырсыз икән?

– Өегезне беләм, үзем килермен.

– Рәхим итегез, мин һәр вакыт өйдә, бигрәк тә төштән соң.

Ләйсән чәй өчен рәхмәт әйтеп, саубуллашып чыгып китте. Рәмил белән бергә булган минутлар, аңа ниндидер җылылык, рәхәтлек биргәндәй итте. Вакытлыча гына булса да күңелендәге күңелсезлек таралгандай булды. Рәмилгә ярдәм итүенә шатланды. Киләчәктә ярдәм кулы сузарга кирәк булыр, дигән уйга килде. Талант иясе юкка чыкмасын! Күзләрендә моңсулык күрде. Үзе сиздермәскә тырышса да, күзләре әйтеп тора иде. Күрәсең, хатыны белән булган вакыйга күңеленә тынычлык бирмидер. Авыр кичерәдер. Ләйсәнгә Рәмил кызганыч булып китте. Күңеле начар кешегә охшамаган.

Шушы уйлар белән подъездан чыккач тыштагы салкын һава битенә килеп бәрелде. Салкын һава аны нәрсәдәндер арындыргандай, үз асылына алып кайткандай итте.

Аның башына, мин нәрсә эшлим ул, дигән сорау килде. Ирек белеп калса яхшыга булмаячак. Картина өчен килгәнен белсә дә, үзеңне кимсетеп, минем башымнан көлеп йөрисең, диячәк. Шушы уйлардан соң Ләйсәннең тәненән ниндидер калтырау үтеп китте. Техникага утырмаска булды, җәяү кайтачак. Башындагы уйлары, үзенең кыланышларын аңлап бетергә кирәк аңа. Шулай йөрергә нәрсә сәбәп итте, иң беренче шуны аңларга кирәк иде. Ирек үзе гаепле түгелме? Бала тапкан булса, шулай йөрер идеме? Әлбәттә, юк. Өйдә бәләкәчен карап утырыр иде. Үзе гаепле, үзе, дип, атлаган саен адымнарын ышанычлырак басты.

Иртәгә үк дәваханәгә барачак. Җитте, күпме була баласыз яшәргә! Кемдер бала таба алмый газаплана, ә ул менә дигән көе баласыз йөри. Беркөн килеп соң булып куюы да бар. Ул вакытта үзен гафу итә алмаячак. Бала булмагач Ирек тә суыначак. Ул чагында нәрсә эшләр? Бүген кайткач та Ирек белән шул турыда сөйләшәчәк, аның сүзеннән чыкмый күпме яшәргә була? Бала тавышын ишеткәч, бәлки ул да сөенер. Эштән иртәрәк кайта башлар.

Рәмил белән очрашу да аңа шушындый уйларга килергә этәргеч биргәндер. Кеше бу дөньяда ниндидер өмет, ышаныч белән яшәргә тиештер. Ул картиналар язып күңелен юата, шуннан яшәү мәгънәсен таба. Ләйсән нәрсә белән күңелен юата соң? Бушка үткән гомер беләнме? Фатирындагы байлык беләнме? Киләчәккә нәрсә калдыра ул? Рәмилнең картиналары калачак, кем булса да искә алачак, ә Ләйсәнне кем искә алыр?

Бала тапмаган хатын-кызның киләчәге юк, дигән сүз. Чөнки аңа кешелекне дәвам итү вазифасы тапшырылган. Ләйсән шушы уйлардан адымын шәбәйтеп җибәрде. Акрын барса соңлар, вакыты узып китәрдәй төсле тоелды аңа. Кемнеңдер, Ләйсән апа, дип эндәшкән тавышка игьтибарламый атлавын белде. Икенчегә үз исемен ишеткәч туктап калды. Артына борылды. Коляска сөйрәп барган яшь хатын аңа эндәшә икән.

– Ләйсән апа, сезме?

– Әйе, мин...

– Мине танымыйсызмы? Авылдашыгыз Гүзәл булам.

– Сабир абыйның кызы Гүзәлме?

– Әйе.

– Хәлең ничек Гүзәл?

– Әйбәт, менә бәбәй үстерәм, – диде дә баласының өстендәге юрганын әйбәтләп ябып куйды.

– Кайда яшисең?

– Менә каршыдагы тулай торакта. Ирем заводта эшли.

– Молодцы, бәләкәчнең исеме ничек була инде? – Ләйсән балага иелә биреп сорады.

– Салават, – диде Гүзәл горурлык белән.

– Батыр булачак.

– Булсын инде. Коляскада яткан бала, әллә сөйләшкәнне ишетеп, күзләрен ачты. Янында ят кешене күреп елмаеп җибәрде. Шулчак Ләйсәннең тәне буйлап моңа чаклы кичерелмәгән җылылык үтеп китте. Аңарда аналык хисе уянып киткәндәй булды. Сумкасыннан акча чыгарып, Гүзәлгә сузды.

– Балаңны, батырны котлап, – диде

– Ләйсән апа кирәкми, акчабыз җитә.

– Бу бит бүләк, берәй нәрсә сатып алырсың.

– Рәхмәт, Ләйсән апа.

– Авылга кайтканыгыз бармы?

– Кайтып торабыз, әти-әни ярдәм итә инде, югыйсә авыр булыр иде.

– Алар исән булсыннар. Сау бул Гүзәл, батырны үстерегез.

– Рәхмәт, Ләйсән апа, сау булыгыз.

Ләйсәннең күз алдыннан Гүзәлнең баласының елмаюы озак китмәде. Тулай торакта яшәп тә, бала табарга тырышалар, фатир юклыгы да куркытмый. Ә ул зур фатирда яшәп һаман бала тапмаган. Моны ничек аңларга?

Икенче көнне үк дәваханәгә китте.

– Вакытында килгәнсең, тагы бераз йөрсәң начар булыр иде, – диде гинеколог, Ләйсәнне караганнан соң. Хатын куркып китте.

– Бала табарга зыян китермиме? – дип сорарга ашыкты.

– Артык хәвефле түгел, берникадәр вакыт ирең белән йокламый тор. – Ләйсәнгә рецепт тоттырды. – Бер айдан килеп күренеп китәрсең.

Табиб тынычландырып чыгарса да, Ләйсән куркып йөрде. Авырга кала алмаса нәрсә эшләр? Зыяны гына була күрмәсен.

(Дәвамы бар.)

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (3)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: