Иртәнге көтү озатканда ишеткән яңалыкларны сөйләшә-сөйләшә Хөрмәтулла абзый карчыгы белән чәйләп утырганда, акрын гына басып, өч-дүрт өй аша яшәгән күршесе Шакирҗан абзый килеп керде. Бусаганы төште дә, ни түргә үтәргә, ни урынында калырга белмәгәндәй, кинәт кенә туктап калды:
– Әйдә, әйдә, өстәл янына кил күрше, чәйләп алыйк, менә бит мактап кына йөрисең үзең!
– Чәйне соңыннан да чәйләрбез, йомыш бар иде шул синдә Хөрмәтулла, бик зур йомыш.
– Утыр әле Шакирҗан, утырып сөйләшик. Аякта дөреслек юк диләр, кил утыр яныма.
– Үзең белән генә сөйләшәсе сүз бар иде шул күрше, үзең белән генә.
– Ярый алай булгач, әйдә чыгыйк ишек алдына, иркенгә.
Бакчадагы эскәмиягә чыгып утыргач та, сүзне нидән башларга белми, Шакирҗан тагын туктап калды.
– Сөйләсәң сөйлә, әй яратмыйм шулай җебеп, боргаланып торганнарны!
– Беләсең бит инде, Хөрмәтулла, минең өч малай да һаман башлы-күзле була алмый йөриләр. Менә әйтсәм әйтим инде, олы улым Радимның сезнең күршедәге Самат кызы Гөлчирәгә күзе төшкән. Әллә кайчаннан шул кыз дип җан атып йөри инде. Тегесе генә бер дә ыркын[1] бирми шикелле.
– Тукта әле Шакирҗан, күзе төшкән икән, кызларны аулакта тотып сөйләшәләр түгелме соң? Без ни эшли алабыз соң?
– Белмисеңмени инде, кордаш, минем малайларны? Алар да бит миңа охшап йомыка. Кызлар белән аулакта сөйләшә алса, шул яшенә тиклем хатынсыз йөримени соң кеше? Ачуым да килмәсә, мин синең янга килеп керәмме соң, киңәш сорап. Менә шул, Гөлчирә бүген шәһәрдән әтиләренә кунакка кайткан. Шунда кереп Саматның да, Гөлчирәнең дә кылларын тартып карарга иде.
– Нәрсә әллә Шакирҗан күрше, син мине Саматларга башкода булып кер, дисең инде?
– Нәкъ шулай, Хөрмәтулла, өстенә бастың, синнән башка бу эшне беркем дә булдыра алмас, димен шул. Әйдә, яхшылап шуның бөтен нечкәлекләрен сөйләшик әле күрше.
Ике күрше, берәрсе килеп тыңлап тормасын дигәндәй, пышылдауга күчтеләр. Аз да түгел, күп тә түгел, берәр сәгать план корып утыргач, чалбар балакларының берсен күтәреп, берсен төшереп, чын башкодаларча, килештереп, кереп киттеләр Саматларга.
– Кеше көлдереп йөрисез инде, хәзер элекке заманмыни, теләмәгән кызны кияүгә сорап керү. Артыгыздан мәңге кермәслек итеп көл сибеп калырлар әле Саматлар, – дип, карчыгы Сания бик пырылдап калган булды.
Саматлар алай үзләрен бик яхшы каршы алдылар. Самат кына урындык китереп биргәндә, күршеләренең чалбар балакларына аптырап-аптырап бик озак карап торды. Кызлы йортка кырык ат бәйләнә, диләр, әйдә тыңлап карыйк әле бу хәйлә капчыкларын, нишләп йөриләр икән чалбар балагы күтәреп, дигәндәй, үзе дә чыраена олпат төс чыгарып, картлар каршысына килеп утырды.
Гөлчирә, картларның бик серле генә үзен күзәтүләрен сизенеп, шаршау артына кереп югалды. Тырыша торгач, бөтен шартын туры китереп, башлап җибәрделәр сүзләрен башкодалар. Менә шул олы малайны, Радимны башлы-күзле итәсе иде, яше җиткән инде, кызлар шәһәргә китә дә югала. Әллә кайчан сезнең Гөлчирәне ошатып йөри дип, төрлечә матур сүзләр тезделәр тегеләр. Самат инде, кыз үзе өйдә чакта туры килдегез, әйдә әле үзеннән сорап чыгыйм дип, шаршау эчендә кызы белән бик озак пышылдашып чыкты. Ныклап кул сугышмасалар да, Гөлчирә дә каршы ук килеп тормагач, тагын да сөйләшербез, бу беренчесе әле генә дип, шатланышып чыгып киттеләр картлар.
Капканы чыккач та, эш пешә болай булгач, дигәндәй, бер-берсенә хәйләкәр генә күз кысышып алдылар, җиңел-җиңел атлап, Радимнан сөенче алырга чаптылар. Без башлап җибәрдек, калганын егет белән кыз урамдамы, елга буендамы, үзләре сөйләшеп аңлашырлар әле дип, шәп-шәп атлап, бу яхшы сөйләшүне азрак юмакчы булып, туры Шакирҗаннарга киттеләр. Бу вакытта инде, Саматларның Гөлчирәсен Радимга соратканнар дигән хәбәр, авылның бу башыннан икенче башына ялт итеп таралып та өлгерде.
Авыл шуның өчен дә авыл бит инде, синең өйдәге яңалыкны күтәреп алып сөйләп чыкмасалар, без кемнән ким, нигә бер дә сөйләмиләр безне дип, аптырап торалар әле авылда. Радим да, әтисеннән бу яхшы хәбәрне ишеткәч, күңеле күтәрелеп китте. Кияү егете кебек, булганынча иң яхшыдан киенеп, йөрештереп кайтырга уйлады. Гөлчирәләр турыннан узганда, кыз күренеп калмас микән дип, тәрәзәләренә берничә тапкыр төбәлеп-төбәлеп карап алды: “Әй кызый, бер дә мине санга сукмый, әллә кем булып кыланып йөридер идең дә, әллә кемнәр көтеп тормаган икән шул үзеңне шәһәрдә, барыбер минем кулга килеп эләгәсең”, – дип, шатлыгы эченә сыймый, әллә ничә тапкыр урады шул тирәне. Күпмедер вакыттан соң, Зәйтүнәнең бертуган сеңелесе Сәмига тыны капланып, чабып килеп керде Хөрмәтуллаларга:
– Әй апакаем-җаным, бер дә безгә дә киңәш итмичә, әллә нинди зур эшләр башлап ятасыз икән дә сез. Ишеттек, ишеттек, Гөлчирәне Шакирҗан абзыйның улы Радимга бирергә сөйләшкәнсез икән бит. Гөлчирә бер дә ошатмый иде түгелме үзен? Шуңа аптырашта калып, йөгереп киләсе иттем, – дип, апасын бөтереп алды.
– Син нәрсә сөйлисең Сәмига, нишләп Шакирҗан карт улына сөйләшик ди? Хөрмәтулла абзыйның олы улы Радимга бирергә дип сөйләштек Гөлчирәне. Әй Самат, чык әле бу якка, кил, кил тизрәк. Нәрсә сөйләштегез башкодалар белән? Шакирҗан карт улы Радимга дип сөйләштегезмени Гөлчирәне? Харап, эш пеште, Хөрмәтулла абзыйлар белән кодалашабыз, дип йөргән була бит әле, пешмәгән.
– Нәрсә сөйлисең син, Зәйтүнә? Ничек Шакирҗан улына? Хөрмәтулла күрше үзенең олы улы Радимга сорап керде түгелме соң кызыбызны?
Үткән хәл-вакыйгалар шунда гына боларның башларына китереп сукты. Шунда гына Самат белән Зәйтүнә Хөрмәтулла белән Шакирҗан абзыйларның икесенең дә олы уллары Радим икәнен искә алдылар. Самат үзе дә Гөлчирәнең дә бик тиз генә ризалашканына аптыраган иде. Гөлчирәсенең Хөрмәтулла абзыйның олы улы Радимга күзе төшеп йөрегәнен белә иде бит. Шуңа бик тиз риза булган инде бала. Менә, менә, юкәдә икән чикләвек! Инде ничек әйтерләр бу хәбәрне Гөлчирәгә?
Ничек итсәләр иттеләр, чакырып Гөлчирәне дөресен сөйләп бирделәр.
– Әй Ходаем, ни эшләп бу Радим, безнең тәрәзәгә тукталып-тукталып күз сала соң әле, дип аптыраган идем, менә нидә икән сере. Әткәй, әнкәй, шуны әйтәм сезгә. Хөрмәтулла абзыйның улы Радимга булса, барам, Шакирҗан бабайның улына ике аягымның берсен дә атламыйм! Әй Аллам, кара син аны, кертә белгәннәр бит башкода итеп кешесен! Керегез, зинһар өчен, сөйләшеп чыгыгыз Хөрмәтулла абзый белән!
Нишләсеннәр, Самат белән Зәйтүнә, башларын иеп, башкода янына кереп киттеләр.
– Хөрмәтулла күрше, бик зур хата киткән бит әле. Аңлашып җитмәгәнбез бит. Гөлчирә бик каты тузына, үзенең улы Радимга булса, бүген үк килен булып кереп утырам, Шакирҗан абзыйның Радимына мәңге барачагым юк, ди бит.
– Әй Самат, ялгышлык миндә булган икән шул, онытып җибәргәнмен икән бит әй, үземнең дә олы улым Радим икәнен. Әллә кайда шәһәрдә эшләп йөргән Радимга кыз сорап йөрмәгәнемне үзегез дә уйлап алырга тиеш идегез дә инде. Ярый, баш ярылып, күз чыкмаган, ялгышлык була инде андый гына. Радим балакай бик сөенгән иде, ничек әйтергә инде бу хәбәрне?
Озакламый Хөрмәтулла абзыйның гаепле төс белән Шакирҗаннарга кереп киткәнен карап калдылар күршеләре.
...Радимның башына суккандай булды бу хәбәр. Гомердә аның ягына борылып та карамаган Гөлчирәнең кинәт кенә аңа кияүгә чыгарга риза булуына үзе дә аптыраган иде шул.
Ис-акылы китеп озак уйланмады Радим. Карават астыннан сумкасын тартып чыгарып ике-өч күлмәк ыргытты да, әти-әнисе белән саубуллашып, автобус тукталышына китте. Уенда, шәһәргә барып, эшкә кереп, Гөлчирәгә караганда да чибәррәк бер кыз җитәкләп кайту иде.
...Өйләнде шәһәр кызына Радим, бик матур итеп шәһәрдә яшәп алып киттеләр. Авылга да кайтып йөрде килен белән. Кайткан саен, барыбер Гөлчирәләр өе яныннан узганын күреп, күзәтеп тора иде күрше-тирәләре. Авылда бу хәлне бик озак мәзәк итеп сөйләп йөрделәр. Хәтта Хөрмәтулла абзыйга “башкода” дигән мактаулы кушамат та тагып куйдылар. Кушаматлы гына булып калмады Хөрмәтулла абзый, чынында авылның бердән-бер башкодасына әйләнде ул. Чалбар балагының берсен күтәреп, берсен төшереп, үзенең үтемле вәгазьләре белән авылда бик күп кыз-егетләрне кавыштырып йөрде әле ул.
[1] Ыркын – (диалект сүз) сер. Ыркын бирми, ягъни сер бирми.
Фото: Фәридә ЛОКМАНОВА.