Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 июнь 2022, 19:56

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (2)

...Әти-әнисе ничә ел колхозга бил бөгеп, ял йортына түгел, шәһәргә дә бара алмадылар. Пычракта, тирес арасында, аякларына резина итек киеп үткән гомерләрен Ирек кызгана. Чиргә сабышып, вакытсыз бу дөньядан китеп бардылар. Шуңадырмы, Ирек бәләкәйдән укырга тырышты.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (2)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (2)

(Дәвамы.)

2

 

Картинасын саткач, Рәмил калганнарын тиз генә җыйды да өенә ашыкты. Нинди әйбәт көн булды, кулына өч мең акча килеп керде түгелме? Бу кадәр акчаны соңгы вакытта аның кулына тотып караганы да юк. Картиналарын сирәк булса да ала иделәр, ләкин берсе дә бу кадәр биргәне булмады. Киресенчә, сатулашып, сораган бәядән азракка алып китә торган иделәр. Ә бүген бу хатын сатулашу түгел, үзе теләп, көчләп дигәндәй акча биреп китте. Шундый сатып алучылар ешрак булсын иде дә бит!

Кесәсеннән чыгарып акчаны санап алды. Төп-төгәл өч мең! Менә сиңа мә! Юк-барга әрәм-шәрәм итмәскә кирәк, киндер, буяулар алырга, Рәмил акчаны ераграк алып куйды. Тагы картиналар эшләргә кирәк булыр, кем белә, бәлки бүгенге хатын тагын килер.

Рәссамның бер бүлмәле фатиры музейны хәтерләтә. Стенада да, идәндә дә картиналар, сызымнар, эскизлар. Тәү карашка тәртипсезлек күзгә чалынса да, картиналарны карый башлагач, бүлмәнең тәртипсезлеге онытыла.

Ул картиналарыннан шәхси күргәзмә оештырырга хыяллана. Хәзер ничә ел тик хыял булып кына кала бирә. Бер кайда да эшләмәгәч, акча юклыктан картиналарын базарга алып чыгып сата башлады. Берничә ел элек аның башына картиналар сатып көн күрермен, дигән уй килмәс тә иде. Ләкин тормыш барына да өйрәтә икән. Тамакны чөйгә элеп куеп булмый. Киемнәрнең элеккесе дә ярап тора әлегә.

Картинасын бүген уңышлы саткач, аның күңеле төбендә ниндидер өмет кабынды. Авыз эченнән яраткан көен көйләп алды. Димәк, әле ул бөтенләй бетмәгән, аның талантын аңлаучылар бар икән.

Картинасын сатып алган хатынны базарда бервакыта да күргәне булмады. Өс-башына караганда бик хәлле кешегә охшаган. Берәй “шишка”ның хатыныдыр күрәсең. Үзе чибәр! Ничек кенә булса да бүгенге хәл Рәмилне дәртләндереп җибәрде. Ул тагын картиналар язачак!

Ул ашыгып өен җыештыра башлады. Картиналарны бер урынга туплады. Кирәкмәгәннәрен ваннага кертеп куйды. Кем белә, картина сорап өенә килеп чыгулары бар. Тәртипсезлекне күреп гаҗәпләнеп китәрләр. Аның бер бүлмәле фатиры остаханә вазифасын да башкара, ничек кенә теләсә дә артык җыештыра алмый. Картина язганда, кирәк-яраклар кул астында булырга тиеш. Өен җыештыргач, ак җәймә күрмәгән диванына барып ятты. Базарда булган күренешне өр-яңадан күз алдыннан үткәрде. Уйлана торгач аның башына төрле уйлар килде. Бу хатын әллә мине күзәтәме? Акчаны да күп итеп биреп китте. Аның кызыксынуы картинадамы, әллә үземдәме? Шулай булса, мин нәрсәгә кирәк аларга? Кайсыбер уйларыннан куркып китте. Берничә көн базарга бармый торырга булды. Өендә картина язып ятачак.

Диваныннан торды да җәй көне эшләгән сызымнарын салган папкасын актара башлады. Ярты ватманга акварель, төсле каләмнәр белән эшләнгән сызымнарның иң матурын, уңышлысын эзләде. Берничәсен аерып куйганнан соң, яңа ватман алып, базарда күргән, картинасын сатып алган хатынның рәсемен эшли башлады. Баш формасы, авыз-борыны хәтерендә калган тик күзләренең ничек икәнен искә төшерә алмады. Күзләренә карамады шул, кыймады. Бераз сызгалагач, читкәрәк куеп озак итеп карап торды. Элек күргән кешегә охшамаган.

Рәмил төнге икегә чаклы картина язу белән шөгелләнде. Аның тагын да яхшырак, матуррак картина язасы килде. Хатыны белән аерылышканнан бирле бер генә картина язганы юк. Эшкә кулы бармады. Хатыны, өч бүлмәле фатирын бүлдереп, берсен Рәмилгә биргәннән бирле, тормышы үз агымы белән ага бирде. Үзгәртергә тырышмады да. Тәүге айларны ул бигрәк авыр кичерде. Башына төрле уйлар килеп йөдәтте. Кайгысын басар өчен аракыга якынайды. Тик нигәдер аракы аның кайгысын да, күңелендәге моңсулыкны да киметә алмады. Рәмил яшьтән аракы белән тәмәкене яратмады. Бервакытта да артыгын эчмәде, туктый белде.

Ул газаплы көннәр артта калды. Хәзер бераз тынычлана башлады. Язмышы белән килеште. Бүгенге көн хатыны белән аерылышканнан соң иң яктысы булды. Рәмил шулай дип саный. Адәм баласын күп кирәкми дигәннәре дөрестер инде. Кайгы-хәсрәткә бөгелеп төшкән, якты дөньядан китергә көч тапкан кеше, күңеле төбендә әз генә ялтыраган яктылыкка да кәефе күтәрелеп, әллә ниндәй эшләр башкара алырдай көч-куәткә ия була аладыр. Дөньяның матурлыгын күрә, яшәүнең мәгънәсен тоя, аңлый башлыйдыр. Караңгылыктагы энә очы кадәр генә яктылык аның бәхетенә әверелә. Рәмил бүген үзен шундыйлардан саный. Шулай булмаса дәртләнеп, бирелеп китеп эшләп утырыр идемени? Юк, алган яртысын түңкәреп куяр иде дә, диванга авар иде.

...Рәмил өч көн бер кая чыкмый картина язды. Дүртенче көнне күңеле никтер базарга тарттылды. Картинаны сатып алган хатынны да төшендә күреп калгандай булды. Соңгы вакытта аның яхшы гына төш тә күргәне булмады. Кара ямьсез төшләр генә күреп саташыр иде. Ә бүгенге төш якты, күңелле булды. Ерактан яктылык сибеп, картинасын сатып алган хатын аңа таба атлый, кулын аңа суза. Яктылыкка аның күзләре чагылды, түзә алмыйча, башын аска иде. Шул урында ул уянып китте. Йокыдан кәефе күтәрелеп уянды.

Диваныннан тиз генә сикереп торды, сакал-мыегын кайчы белән төзәткәләп алды. Чәче дә озынаеп киткән икән, юешләп тарап куйды. Чәй эчеп алгач, картиналарын күтәреп базарга ашыкты. Өч көн килмәгәч, аның урынын башкалар алган. Кайда барырга белми торды. Башка урынга күчәр иде, картина алучы хатын килсә, таба алмаячак. Беркая да бармаска булды, шунда кысылды. Төшкә чаклы беркем картинасын да алмады, хатын да күренмәде. Өши башлады. Берәр нәрсә капкалап алырга кирәк дип уйлап торганда, картина сатып алган хатын күренде. Рәмилгә ничектер күңелле булып китте. Якын кешесен күргәндәй булды. Йөзенә елмаю чыкты. Ләйсән дә аны шундук таныды.

– Мин сезнең янга килә идем, – диде, йөзенә бераз елмаю чыгарып.

– Рәхим итегез, – диде Рәмил, каушап калуын сиздермәскә тырышып, – картинам әллә ошап китте?

– Әйе, ошады. Тагын берне алырга иде. Ләйсән аның йөзенә ныграк карады. Олы яшьтәге кешедер дип уйлаган иде, бер дә олыга охшамаган.

– Сезгә нинди картина кирәк?

Рәмил дәртләнеп картиналарын күрсәтә башлады.

Ләйсән картина алырмын дип тә уйламаган иде, рәссамның җанланып картиналарын күрсәтә башлагач, алырга булды. Аның тагын базарда, кеше арасында йөреп кайтасы килгән иде. Рәссамны дә күрергә иде исәбе. Бу талантлы кешегә ничектер ярдәм итү теләге уянды. Тик ничек кенә ярдәм итә ала соң? Бу сорауга гына җавап билгесез. Картиналарын гына сатып алу бер хәл, ничектер башка төрле ярдәм итәсе иде, дип баш ватты. Талантлы кеше базарда картина сатып йөрергә тиеш түгел. Картиналары кешеләргә, хәтта илебезгә хезмәт итәргә тиештер.

– Шушысын алырмын, – диде Ләйсән, кышкы табигатьне чагылдырган картинага күрсәтеп.

– Яхшы, сездә вкус бар, – диде Рәмил картинаны сузып.

– Бу картинаның бәясе күпме?

– Кирәкми, монысын беркөн алган картинага кушып бирәм.

– Бушка алырга ярамый.

– Ә сез бушка алмыйсыз, беркөн түләп куйдыгыз инде. – Рәмил хатынның йөзенә, күзенә озаграк карарга тырышты. Рәссам күзлегеннән карап чыкты. Кайткач та башлаган рәсемен эшләп бетерәчәк.

– Картиналарыгыз кыйммәт торырга тиеш. Сез, аз бәя куеп, талантыгызның бәясен төшерәсез.

– Бүгенге көндә кем үз бәясен бирсен инде, – диде ир, уфтангандай итеп. – Ярый алайса, бер мең бирегез, – дип Рәмил хатын белән килешергә булды.

– Картиналар эшләвегезне ташламагыз, сезгә минем киңәш шул. Сау булыгыз!

– Рәхмәт, тагын килегез, көтәм сезне.

 

3

 

Ләйсән бүген алган картинасын стенага элмәде. Ак чүпрәккә төрде дә, кием шкафының эченә тыгып куйды. Аның колагында рәссамның сүзләре яңгырады: “Тагын килегез, көтәм сезне”. Ул көзгегә карап берничә тапкыр кабатлап алды. Бу сүзләр онытылыр да, башка искә төшерә алмам, дигәндәй, башына сеңдереп куйды. Рәссамның күзләре кемнедер хәтерләтте түгелме? Кемнең күзләре шулай янып, дәрт биреп тора әле? Ләйсәнгә кинәт кенә моңсу булып китте. Күзләренә яшь тыгылды. Әтисенең күзләре шулай иде бит. Авариягә очраганчы, әтисе эштән елмаеп кайтып керер дә, килегез әле, балакайларым, беләсезме мин сезгә нәрсә алып кайттым, дип ике кулын йомарлап алга суза иде. Апасы белән Ләйсән әтисенең кулына сикерәләр. Кулындагы кәнфитне биргәч, балаларын кочаклап ала. Әтисе биргән кәнфитне алар шундук ашамыйлар, кадерләп йөретеп, соңыннан гына ашап куялар иде.

Их, әтисе бүген исән булса! Күзләреннән яшьләр бәреп чыкты. Диванга ятып үксеп елап җибәрде. Әтисенең үлгәнен искә төшерде. Бүген исән булса, аякларына иң яхшы протез эшләтеп, гарипләр машинасы да алып бирер иделәр. Яшәмәде бит бераз. Их, әти!

Ләйсәннең моңа чаклы бер ирдә дә әтисенке кебек күзләр күргәне юк иде. Базардагы рәссамның күзләре әтисенекенә охшавы сәер тоелды. Менә ни өчен аның базарга барасы, рәссамны күрәсе килеп торды. Әтисе истәлегенә Ләйсән бу рәссамга ярдәм итәчәк. Шул чакта аның күңеленә тынычлык урнашыр, әтисенең рухы алдында әз генә булса да яхшылык эшләгәндәй итеп үзен тоячак.

Ни гаҗәп, ире Ирек бүген эштән иртәрәк кайтып төште. Ләйсән диваннан тормаган иде.

– Бер-бер хәл булды мәллә? – дип сорап куйды Ләйсән иреннән.

– Ник алай дисең?

– Болай иртә кайтканыңны хәтерләмим.

– Сине сагынып кайттым, әллә көтмәгән идең?

– Синең соңлап кайтуыңа өйрәнеп беткәнмен инде, – диде Ләйсән, үпкәсен белдергәндәй. Елаганын ире сизмәсен дип, аңа туры карамаска тырышты.

– Мин юынып чыгам, – дип, Ирек ваннага кереп китте. Ләйсән кофе әзерли башлады. Ваннадан чыккач Ирекнең кофе эчкәнен белә.

Бераздан сөлге белән чәчләрен корыта-корыта ваннадан ире чыкты.

– Кофе әзерме, Ләйсәнем? – дип сорады ул.

Соңгы вакытта Ләйсәнем дип эндәшкәне булмаганга Ләйсән гаҗәпләнеп куйды. Нәрсә булган иренә? Сагынуы шулай җиткәнме? Әллә базарда йөреп кайтканны белгәнме? Иртәрәк кайтуы да шуңамы? Ничек кенә булса да Ләйсәнгә сәер тоелды. Ирекнең кәефен төшереп сорарга кыймады. Бервакыт беленер әле, дигән уйга килде.

Ирек кофесын эчеп беттерде дә, Ләйсәнне кочаклап, күтәреп алып, диванга алып килде. Эштән арып кайтып тиз генә йоклап китүенә күнеккәнгәме, бу хәлгә Ләйсән сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Ирек үбә башлап, әкрен генә изүләрен ача башлагач, аның башындагы уйлары таралып юкка чыкты. Үзе дә ирен кочаклап алды. Күптән инде аның ире кочагында иркәләнгәне юк. Шуңамы, Ирек кочаклап алгач Ләйсәннең тәне җемердәп куйды, әйтерсең лә аның тәненә чит кеше кагыла. Иркәләнүгә сусаган булган икән шул, тәне буйлап рәхәтлек биреп кайнар кан йөгерде.

...Ирек, хатыны белән күптән бергә булмаганын аңлап, бөтен эшен ташлап иртәрәк кайтырга тырышты. Соңгы вакытта Ләйсәне белән сөйләшеп утырганы да юк. Элек аларның сөйләшеп сүзләре бетми иде. Соңгы тапкыр аның белән кайчан йоклаганында хәтерләми. Хатыныңа сирәгәйсәң, алар суына башлый, дип, эштәге ирләрнең сөйләшкәнен тыңлап торгач, ул өенә ашыкты. Эшкә чумып, Ләйсәнне дә оныта язган бит.

Бу эшкурлык дигән нәрсә бик мавыктыргыч икән. Күтәрелгән югарылыктан түбән төшмәс өчен, көн-төн эшләргә, эзләнергә кирәк. Кайда гына булсаң да башыңда шул эш. Дуслары белән җыелышып ял иткәндә дә телефон тынгылык бирми. Бу эшкә тотынгач Ирек шуны аңлады: гаиләңне кайгыртсаң, эшең артта кала, эшеңне кайгыртсаң гаиләң онытыла. Ләйсән белән аралашу, хәл белешү күпчелек телефон аша гына.

Ирек өйләнешкән елларын сагынып искә ала. Ләйсән белән төннәр буе сөешеп, сөйләшеп ята иделәр. Күңелле яшәлсә дә, акча җитмәү үзәккә үтә торган иде. Әле алар акчага мохтаҗлык кичермиләр, беркемгә буйсынмыйлар. Элек чит илләрне, яхшы ял йортларын күрә алмас иделәр. Әти-әнисе ничә ел колхозга бил бөгеп, ял йортына түгел, шәһәргә дә бара алмадылар. Пычракта, тирес арасында, аякларына резина итек киеп үткән гомерләрен Ирек кызгана. Чиргә сабышып, вакытсыз бу дөньядан китеп бардылар. Шуңадырмы, Ирек бәләкәйдән укырга тырышты. Әти-әнисе кебек аның да резина итек киеп яшисе килмәде. Урта белем алгач, нефть институтына укырга керергә китте. Беренче елны керә алмады, конкурс бик зур иде. Ел буе әзерләнеп тагын китте. Кабул итү комиссиясе бу тырыш егетне кире борып кайтармады, укырга алдылар. Шул көннән башлап аның тормышы шәһәрдә.

Ләйсән ирен ихлас күңелдән тыңлаган чакларын юксына. Күптән ачыктан-ачык сөйләшкәннәре юк. Ул сөйләшергә ярата торган хатын, сүзсез торуны җаны сөйми. Өйдә бер үзе яту, аның өчен җәза кебек. Үзен беркемгә дә кирәкмәгән кешедәй хис итә.

Ирекнең иртәрәк кайтып, иркәләве аңа булган бөтен үпкәсен оныттырды. Ике арадагы өзеклек ялганып калгандай булды. Бирелеп китеп, иренең куенына сыенды. Хатын-кыз чын күңелдән иркәләгән минутларга, аз гына сөю сүзенә риза булып, үзен бәхетле итеп тоя ала. Шул минутлар эчендә алынган көч-күәт байтак вакыт аңа яшәргә көч бирәчәк. Тик без, ирләр генә, үзебезнең кадерле кешеләребезгә шул минутларны бүләк итәргә ашкынып бармыйбыз. Янәсе, безнең эшебез күп, вакытыбыз юк.

Әнә Ләйсән Ирекнең кочагында ничек эреп бара. Хистән аерылмыйча гына Ирекнең колагына пышылдый.

– Минең белән үзеңне бәхетле тоясыңмы?

– Ник алай дип сорыйсың?

– Соңгы вакыт ерагая башлагандай булдың, бик сирәк очрашабыз.

– Аның каравы, ничек яшәп ятабыз. Мохтаҗлык кичермибез.

– Бәхет өчен ул гына аз түгелме?

– Миңа калса, аз түгел.

– Минем иркенләп сөйләшәсем килә. Янымда синең булуыңны телим. Минем дә бит җаным бар, бер үземә күңелсез.

– Авылыңа кайтарыйммы?

– Син мине аңламыйсың, Мин әниемне сагындым, димәдем.

Ирек бу сөйләшүне читләтергә теләп, Ләйсәнен үбә башлады. Аңа хистән аерылырга ирек бирмәде, сөйде, иркәләде. Сөешүнең иң югары ноктасына җитеп кенә барганда, бөтен хис-тойгыны юкка чыгарып, телефон шалтырады. Ирек уң кулы белән телефонга үрелде.

– Ярый, ярый, барырмын.

Ләйсәннең бу сүздән соң бөтен хисе, кайнарлыгы юкка чыкты да куйды. Якынлык Ләйсәнгә ләззәт бирмәде, киресенчә, иренә булган үпкә генә артты. Ирек торып китсә дә ул түбәгә карап ятуын белде. Ирекнең акланган сүзләре аның колагына кермәде.

– Көтеп кенә ят, озакламый кайтырмын, – дип, ул, хатынының битеннән үбеп чыгып та китте.

Тагын рәхәтләнеп сөешеп тә, сөйләшеп тә булмады, дип, Ләйсән гарлегеннән битен каплап елап җибәрде. Ничә ел инде шулай. Ирекнең бу тынгысыз эше, аларның тормышына үтеп кереп, үзара булган мөнәсәбәтне икенче планга калдыруы аны пошындыра башлады. Тиз арада бер-бер чара күрелмәсә, азагы начар тәмамлануы бар. Кирәкми миңа синең байлыгың, элекке, сөеп торган Ирек кирәк миңа, дип үксеп елап җибәрде. Үзен утрауда калган кешедәй хис итте...

(Дәвамы бар.)

Фото: freestockimages.ru

Автор стиле сакланды.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (2)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: