Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 июнь 2022, 16:14

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (1)

...Ләйсән, кеше гаиләсе кебек хәлле булып яшисе иде дип, хыяллана торган иде. Әтисе трактор астына эләгеп, ике аяксыз калгач, дөнья авырлыгы аларга төште. Әнисе эшләп алган акча гына иркен яшәргә ирек бирмәде. Өч баланы ашатырга да, киендерергә дә кирәк иде...

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (1)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (1)

Ирек артыннан ишек ябылгач та, Ләйсән сикереп торды. Күптән уянган иде, иренең кырынганын, юынганын, ашаганын, нинди күлмәк киим икән, дип сөйләнеп йөргәнен ишетсә дә, тормады, ничек яткан шулай ята бирде. Ире чыгып китәр алдыннан, битеннән үбеп алганда гына уянгандай итеп ыңгырашып куйган булды.

...Төнен уянып, Ләйсән озак йоклый алмый ятты. Балачагын, үсмер елларын исенә төшерде. Барында бер-бер артлы кино карагандай күз алдыннан үткәрде. Их, балачак! Нигә шулай сагындыра икән? Ачмы син, тукмы син, киемең бармы, юкмы ниндидер бер рәхәтлек биреп, күңелле мизгел булып йөрәк түрендә торасың. Иң күңелсез вакытларда искә төшеп күңелне юата.

Ләйсән үсеп килгәндә, кеше гаиләсе кебек хәлле булып яшисе иде дип, хыяллана торган иде. Әтисе трактор астында калып, ике аяксыз калгач, дөнья авырлыгы аларга калды. Әнисе эшләп алган акча гына иркен яшәргә ирек бирмәде. Өч баланы ашатырга да, киендерергә дә кирәк иде.

Әтисе гарип булып кеше күзенә карап утыруны авыр кичерде. Шуңамы аракы белән дуслаша башлады. Ә бер көнне иртән аны кровать белән стена арасында баш түбән кысылып үлгән килеш таптылар. Күрәсең төнен кроватьтан төшәргә маташкандыр. Үзенең бер нәрсәгә ярамый түмәр кебек утыруына түзә алмый, гомеренә чик куярга уйлагандыр. Шулай булмаса, тавыш бирер иде бит.

Дөньяның әчесен, төчесен яшь кенә көе татыган Ләйсән укыган иргә кияүгә чыгачакмын, кеше арасында ким-хур яшәргә тырышмамын, дип үз-үзенә сүз биргән иде. Үзе дә югары уку йортын тәмамлап, укытучы һөнәрен алды. Үз алдына куйган максатка иреште ул. Укыган, бәләкәй булса да хуҗа булып эшләгән иргә кияүгә чыкты. Дөньялар үзгәргәч, ире эшкуар булып китте. Кем әйтмешли, акчаны капчык белән йөртә. Сигез ел гына бергә яшәсәләр дә, өч фатир алмаштырдылар. Ирек машинаны ел саен диярлек яңадан-яңага алмаштырып тора. Иң яхшы ял йортларына, кыйммәтле рестораннарга гына йөриләр. Ләйсәннең киемнәре шул кадәр, аларны берәр мәртәбә дә кияргә өлгерә алмый. Үткән ел ире Ләйсәнгә туган көне белән машина бүләк иткән иде, йөретергә куркам дигәч, кайнешенә бирде дә куйды.

Кемдер аның шулай яшәп ятуына көнләшеп, сокланып карыйдыр. Их, шулай яшисе иде дип хыяллана торгандыр. Ә Ләйсәнгә бу тормыш туйдырды. Ул үзен тимер рәшәткә эченә җыелган байлык өстендә утыручы итеп хис итә. Аралашырга дуслары юк. Алай ук дип әйтү дөрестә булмас, бар дуслары, ләкин ул алар белән ачыктан-ачык сөйләшә, күңел серләрен ача алмый. Алары да байлар. Аларда хис-тойгы дигән нәрсә юк сымак. Сөйләшүләре дә ясалма.

Ул баштарак үзен иркен тотып, кычкырып көлеп шаяра торган иде. Шулчак барысы да аңа гаҗәпләнеп карап астан гына көлемсерәп куялар. Шул минутларда аны авыр хәлдән ире коткарып кала. Өйгә кайткач башкача алай кыйланмаска, үзен байбичә кебек һавалы, эре тотарга куша. Тик Ләйсән, минем шаярасым, көләсем килә, дип җавап бирә. Шулайда соңгы елларда шул тормышның эченә керә башладымы, килештеме, үзен “дуслары” кебек тотарга өйрәнә башлады.

Күңеле төбендә нәрсәдер янып, борчып торды. Бу тормышны өнәп бетмәде. Ирекнең акчаны көрәп алып кайтып бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичерми яшәп ятуларына сөенсә дә, соңгы вакытта аның күңелен зур фатир да, байлык та юата алмый. Иренең, син җаным эшләми генә өйдә утыр, акчаны үзем табам, дигән сүзенә риза булып эшен ташлады. Кеше арасында йөреп кайтса да бу кадәр үк күңелсез дә булмас иде. Ул үзен ялгыз калгандай итеп тоя. Ире иртән чыгып китә дә соң гына кайтып егыла. Ләйсән янына килүне дә сирәкләтә башлады. Барында эшнең күп булуы белән аңлата. Ләйсән, йөргән хатыны бардыр инде, дигән уйга килә башлады. Югыйсә, утыз бишкә дә җитмәгән ир ничек шулай хатын-кыз күрмичә тора алсын? Үзенең ул мәсьәләгә исе китми кебек, шулай да кайчак төшендә ире белән сөешкәнен, якынлык кылганын күреп саташа. Күрәсең, тәне сорый торгандыр.

Юынырга дип ваннага кергәч Ләйсән үзенең көзгедәге йөзенә озак итеп карап торды. Матурлыгымны югалта башладыммы, шуңа ирем миннән читләшәме? Күз төбендә сизелер-сизелмәс кенә бераз җыерчык күренгәндәй иткән итүен. Аның матур чыраен бу җыерчыклар гына боза, ямьсезли алмый. Утыз яштәге Ләйсән үз яшеннән байтакка яшь күренә. Буй-сыны да ярарлык, кияүгә чыкканда ничек булса, шулай саклана. Ләйсән эчке күлмәгенең җебен иңбашыннан ычкындырып җибәргән иде, күлмәк шома тәненән шуып төшеп китте. Алсу тәне көзгедә хасил булды. Түшләрен кулы белән тоткалап өскә күтәреп карады, әлегә артык асылынмаган икән, дип сөйләнеп алды. Аның түшләре кияүгә чыкмаган кызларныкы кебек тыгыз тулы булып торалар. Тегеләй-болай боргаланып, гәүдәсенә күз йөгертеп чыкты. Күз тимәсен тагын, дигәндәй тиз генә иелеп, эчке күлмәген күтәреп элеп куйды.

Ул гәүдәсенең ни өчен шулай яхшы сакланганын белә. Утыз яшькә җитеп кызлар кебек йөрисе килми дә бит аның. Сөекле, сөйкемле хатын, әни буласы килә. Ләкин ире, Ирек кенә, бала табарга иртәрәк, бераз үзебез өчен яшик, дип балага узарга рөхсәт бирми. Аның да бала табасы, бала сөясе, түшләрен чыгарып имезәсе килә. Хатын-кызга бирелгән иң бәхетле минутлар кичерәсе килә. Апасына кунакка барса, аның балаларына карап соклана, аларны сөя. Апасына карап сөенә. Ул нинди бәхетле, дип уйлый. Өенә кайткач шул турыда сүз кузгалта башласа, ире шундук сүзне икенчегә борырга теләп шаяра башлый. Син бит әле үзең бала гына, сиңа нәрсәгә бала, дип үчекли. Ләйсән үч итеп балага узарга уйлап та куйган иде, ләкин бу уйдан кире булды. Аның көчләп, иренең теләгенә каршы килеп бала табасы килми. Икесе дә көтеп алган, икесе өчендә шатлык китергән бала табасы килә. Иренә каршы килеп аның бер эштә эшләгәне булмады. Кияүгә чыкканнан бирле гел аныңча гына яшәп килә.

Сызгырган чәйнеген сүндерде дә Ләйсән тәрәзәгә капланды. Тышта дөньяны акка күмеп кар яуган. Быелгы беренче кар! Нәрсәнедер исенә төшергәндәй, кинәт кенә борылып, ашыгып чәй әзерли башлады.

Тышка чыккач тирән итеп саф һава сулап алды да, балалардай шатланып ак карны кулына алып йомарлый башлады. Балачактагыдай аның кар бәрешеп уйныйсы килеп китте. Үзе дә сизмәстән кулындагы карны атып бәрде. Исенә килеп, тиз генә тирә-ягына карады Берәйсе күреп калмасын, көләрләр. Бу йортта тик байлар гына яши. Карап торучы булса, аны аңламас. Ләйсән кулъяулыгын чыгарып кулларын сөртеп алгач, перчаткасын киеп алды. Кая барырга? Аның башыннан шундый уй үтте. Урамга чыкмаганга да бер атна чамасы узып киткән икән. Аның базарга барасы килеп китте. Кешенең иң күп җыелган урыны шунда бит. Аның кешеләр белән аралашасы, күңелен юатасы килде. Бер ел чамасы базарга барганы юк аның.Ирек, безнең кебекләр базарга йөреми, дип аңлатты. Ә бүген Ләйсәннең күңеле ни өчендер базарга тартыла.

Базар – халыкның мәҗ килгән урыны. Кемдер сата, кемдер ала, кемдер алдый, кемдер алдана. Кесә бурларының да уңышлы эшли торган урыны. Ләйсән генә ни өчен килгәнен белми. Шуңа базарның әле бер очына, әле икенче очына йөреде. Өстенә кыйммәтле кием кигән Ләйсәнгә барда игътибар итеп, юл биреп калды. Базар эчендә ул барысыннан да аерыла.

Базарны урап чыккач, беръяк читтә, койма буенда картиналар сатып торган, сакал-мыек баскан ир янына килде. Ир кеше бу хатынның үзе янына килеп картиналарын караган өчен уңайсызланды. Бераз алга иелә бирде. Ләйсән картиналарны зур игътибар белән карап чыкты. Ул картиналар ярата. Аның ике туган абыйсы рәссам иде. Балачагында гел аның янында буталды. Абыйсы берничә мәртәбә аның рәсемендә эшләп караган иде. Шуңамы ул рәсем-картиналарга битараф түгел. Рәссамнәрне күрсә шул абыйсын күргәндәй була. Абыйсының гына гомере кыска булды. Каты чирләп яшь кенә көе үлеп китте.

Ләйсән картиналарны караганда, рәссам бер сүз кушмый аны күзәтте. Бераздан гына телгә килеп:

– Картиналар белән кызыксынасызмы? – дип сорады.

– Әйе, – диде дә, – сез үзегез эшләдегезме? – дип сорады Ләйсән.

Рәссамнең бу сорауга төсе үзгәреп китте.

– Үзем эшләдем, – диде үпкәләгән тавыш белән.

– Әйбәт, бик яхшы, – диде Ләйсән, рәссамга карамый гына.

Рәссамнең йөзенә елмаю чыкты. Ниндәйдер бер бай хатын синең картиналарыңны мактап торсын әле.

Картиналарны карап беткәч Ләйсән рәссамгә борылды. Аның алдында таушала башлаган польто кигән ир тора. Сакал-мыегы, озын чәч арасыннан бары ике күзе генә ялтырый. Ләйсәнгә бу ир кызганыч булып китте. Бер картинасын сатып алып аны сөендермәкче булды.                

– Картиналарыгыз күпме тора?

– Билгеле генә бәясе юк, күпме бирә аласыз, – диде рәссам, эчтән сөенеп.

– Ниндидер бер бәясе булырга тиеш бит. Картиналарыгыз әйбәт, талант барлыгы күренә.

– Сезнең өчен бер мең.

– Мин шушысын алыр идем, – диде Ләйсән язгы табигатьне сүрәтләгән картинага төртеп.

Рәссам аңа шатланып алып бирде. Ләйсән өч мең сум акча сузды.

– Юк, юк миңа артыгы кирәкми, бер мең җиткән, – рәссамнең акча тоткан куллары калтырап китте.  

– Алыгыз бу сезнең талантыгызның бәясе, бындай картиналар кибетләрдә тагын кыйбатырак тора.

– Шулайдыр да бит, базарда алып бармыйлар. Халыкта картина кайгысы юк, – диде рәссам кулындагы акчаны кая куярга белмичә.

– Тагын картиналар языгыз, уңышлар сезгә.

– Рәхмәт, зур рәхмәт. Тагын килегез.

Ләйсән бер киоскка барып алган картинасын кәгазьгә төрдереп алды. Урам буйлап күтәреп кайтасы бар. Талантлы кешеләрнең базарда картина сатып көн күрүләренә аптырап та, гаҗәпләнеп тә куйды.

Өенә кайткач картинаны үзенең йокы бүлмәсенә элде. Базарда кеше арасында йөреп кайткангамы, картина сатып алгангамы Ләйсәннең күңеле бераз тынычлангандай булды, кәефе күтәрелде. Музыка куеп җибәрде. Бер бокал шәраб салып эчте, анысы йокысын китерде. Хатын йомшак түшәгенә ятып, йылмайган килеш тәмле йокыга талды.

(Дәвамы бар.)

(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)

***

Автор турында

Риф Хаҗиәхмәт улы Йөзлекбаев Кырмыскалы районы Яңа Кыешкы авылында туган, бүгенге көндә дә шунда яши. 1991 елда Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Туган авылында урта белем ала. Комсомол оешмасы секретары, рәссам-бизәүче, мәдәният йорты директоры, Кырмыскалы районы гәзите хәбәрчесе булып эшли.

Проза, поэзия, сатира-юмор жанрларында актив иҗат итә. Башкортстан “Китап” нәшриятында “Кайту” исемле беренче китабы 2003 елда басылып чыга. 2004 елда “Илһам чишмәләре” фестивалендә катнашып, “Елмаю” номинациясендә җиңүче була. Бүгенге көндә ул  – дистәдән артык үзнәшер китап авторы. Аның сүзләренә егермегә якын җыр иҗат ителгән. 2015 елда район “Илһам” әдәби берләшмәсен оештыра һәм аның рәисе итеп сайлана. Русия һәм Башкортстан Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Тарих, рәсем һәм фото сәнгате белән кызыксына. Яңа Кыешкы авылы һәм “Урал” колхозы тарихын язды. Картиналары ил күләмендә үткәрелгән күргәзмәләр лауреаты булды.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (1)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: