Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 июнь 2022, 15:43

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть. (Ахыры)

Шул мизгелдә куллар кулга тоташты, хисләр хискә бәйләнде, аяклар үзеннән-үзе төнбоеклы күл буендагы тугайлыкка табан атлады.

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть. (Ахыры)
Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть. (Ахыры)

10

Нәфес килсә, сабыр качар. Айсылу, күңел дөньясы кителеп, атна-ун көн йөрде. Табигать тарафыннан бирелгән ана хисләре тәүдә күзләрдән яшь агызды, күкрәкләргә тулып ташкан сөт күлмәк аша саркып чыкты. Бер карасаң, кылган адымына тәүбә итте. Икенче карасаң, йөрәк түренә кереп оялаган шайтан:

– Теләгеңә ирештең – мәхәббәткә керештең. Гомер бит ул бер генә – ләззәт кичер гел генә, – дип, азгынлыкка әйдәде.

Кителгән күңел, тән яраларын яшьлек дәрте юшкындай юып төшерде. “Тәүбәң тукран тәүбәсе булмасын”, – дип, юкка гына әйтмидер халык. Айсылу, бизәнеп-төзәнеп, кичләрен янә яшьләр җыела торган урынга – авыл клубына сукмак ярды. Биредә сарафан радиосы яхшы эшли, һәр яңалыкны сәгате-минуты белән колактан-колакка чыш-пыш җиткереп кенә тора. Су һәрнәсәне ак итәр, бары тик йөз карасын гына ак итмәс. Һәркемнең чиләген беләләр. Шуңа карап, чиләгенә күрә капкачы да табылып тора. Колач җәеп каршы алалар, култыклап өенә кадәр озатып та куялар – гадәттә, гаилә корып, баш-күз алган ирләр була алар. Ләкин Айсылуның уй-хыяллары башкачарак. Ул завод капкасыннан чыккан өр-яңа машина шикелле саф егет белән чәчне-чәчкә бәйләп, ныклы гаилә корырга тели. Ә вак-төяк хата хан кызында да була. Буласы булган, буявы уңган. Саф егет бар-барын – юаш Мәснәви. Дөрес, соңгы вакытта күзгә бик чалынып бармый.

Шундый уйларга чумып, Айсылу, гадәттәгечә, кичке эңгер төшкәч, ахирәте Әкълимәне ияртеп, көнбагыш чертләтә-чертләтә, урам буйлап клубка атлады. Шулчак көтмәгәндә борылыштан каршыларына актан-ак, пакьтан-пакь киенгән Мәснәви килеп чыкмасынмы! Менә бит, бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына! Җитмәсә, нидер әйтергә чамалый. Ни икәне билгеле инде: “Айсылу, мин сине дә, син мине...” “Ярар, авызым бер пеште инде, бу юлы тыңлаучан уҗым бозавын кулымнан ычкындырмам. Дөнья көтү өчен аннан да әйбәтрәк ир-атны табып булмастыр. Айт дигәнгә тайт тора ләбаса”, – дип уйлады “кыз”.

Әмма ул көткәнчә килеп чыкмады. “Алыйм дисә колыннан, тартып алыр кулыннан” мәкален дә онытмыйк.

– Әкълимә ! – Мәснәвинең тавышында бераз каушау да, бер үк вакытта сүз белән әйтеп аңлатып булмаслык наз да бар иде. – Мин теге чакта юлда төшеп калган күзләремне, ниһаять, эзләп таптым. Ул күзләр аша дөньяны искиткеч сихри, гүзәл итеп күрәм. Шушы гүзәллек уртасында салават күпередәй соклангыч булып, йөрәгемә җылы нур сибеп син генә яшисең.

– Бәрәкалла, машалла! – дип әйтүен сизми дә калды электән бу егеткә күңеле битараф булмаган кыз. Гаҗәпләнерсең дә: йомыкый Мәснәвинең бүген теле телгә йокмый:

– Күзләрем Җир йөзендә Әкълимәдән дә акыллырак, чибәррәк кыз юк, диләр. Акыллы ирнең эчендә алтын иярле ат ятар, акыллы хатын эчендә алтын бишекле ул ятар. Синең белән шул акыллы улны табып үстерәсе килә. Йөрәгемне тәкъдим итсәм, кире какмассыңмы? Кошлар да пар канатлы була бит?..

Егетнең ихлас күңелдән әйтелгән сүзләрен тыңлаганда, күзләр белән күзләр аңлашты, йөрәк белән йөрәк серләште.

– Маңгайга язган язмыштыр. Әйе, сыңар канат белән очып булмый. Пар канатлы булып, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшик!

Шул мизгелдә куллар кулга тоташты, хисләр хискә бәйләнде, аяклар үзеннән-үзе төнбоеклы күл буендагы тугайлыкка табан атлады. Төнге күктән елмаеп күзәтүче йолдызлар аларны гомерлек бәхетле мәхәббәт теләп, ялт-йолт күз кысышып озатып калдылар...

Фото: stihi.ru

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть. (Ахыры)
Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть. (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: