Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 июнь 2022, 09:27

Айдар ЗӘКИЕВ. Без югалткан көннәр (Повестьтан өзек)

...Менә Альмир кыймылдап куйды. Кулы аска шуышты. Учыннан бер кәгазь кисәге килеп килеп төште.  Уң якта телефон номерлары язылган, сул якта – исемлек. Һәр исем каршына икешәр исем язылган. Ир-атныкы һәм хатын-кызныкы. Ни өчендер хатын-кызларныкы җәя эчендә. Рената уйга калды. Нәрсә булырга мөмкин бу?...

Айдар ЗӘКИЕВ. Без югалткан көннәр (Повестьтан өзек)
Айдар ЗӘКИЕВ. Без югалткан көннәр (Повестьтан өзек)

...Рената ишекне сак кына ачып керде. Альмирның ташлануы, йодрык уйнатуы бар. Эчкән баштан танымаска мөмкин. Хәзер өйрәнелде инде. Диана да мондый тормышка яраклашты. Адәм баласы яхшыга тиз күнегә. Авырлыкларга да түзәргә өйрәнә. Башта авырлык күреп, мул тормышта яши башлагач, кадерен белеп, шатланып яшисең. Рената белән Альмирныкы киресенчә килеп чыкты. Алар, иңгә иң терәшеп, тулай торакны да, коммуналь фатирны да үттеләр. Тулай торакта күршедә ир белән хатын, төннәр дәвамында талашып, йокы бирмә иде. Коммуналь фатирда, бер кат аста яшәүче ялгыз ир яндырып үтерә язды. Шундый сикәлтәле тормыш юлы үтеп, тормышың җайга салынганда гына, бәхетеңә көя төшсен инде! Рената бүген дә үз фатирына партизан сыман, тавыш-тынсыз, аяк очына басып кына керде. Кая инде ул романтик кинолардагы сыман: “Матурым! Син кайттыңмы? Мин сине үлеп сагындым!” – дип, кочаклашып үбешүләр. Ялт иттереп җыештырган өйнең яме киткән. Идәндә оекбашлар, буш сыра шешәләре тәгәрәп ята. Мамай явы үткән диярсең. Өстәлне кара! Әйтерсең лә бер көтү дуңгыз ашап киткән. Ламинатта икмәк валчыкары. Ярты тәлинкә аш, эчелмәгән салкын чәй, башланган аракы. Утырып елыйсылар килә.

Залга үтте. Диварга беркетелгән “Самсунг” телевизоры эшли. Дөнья яңалыкларын сөйлиләр. Африкада халык ачтан интегә. АКШта яңа прездент сайларга җыеналар. Кытайда моңарчы беркайда да теркәлмәгән вирустан халык кырылып үлә башлаган. Тау өстендәге Карабахта тыныч түгел. Бер күңелле яңалык юк. Сугыш, үтереш, коточкыч авырулар, афәтләр. Бигрәк авыр заманда яшибез. Ахырзаман килә, ахры. Бәлки, Җир йөзендәге кешеләрнең гөнаһлары бик күп җыелып киткәндер. Алар ничектер юылырга тиеш бит. Иртәгәсе көнгә бер ышаныч юк.

Уйлап карасаң, умарталармыни тезелгән күпкатлы соры йортлардагы һәр гаиләне минут саен телевизорда күрсәтелгәннәрдән дә хәтәррәк драма, трагедияләр тетрәндерә. Ир белән хатын арасында кайнаган хисләр Везувий вулканыннан да дәһшәтлерәк. Мәхәббәт уты дөрләп янарга, яңгыр астында калган учак сыман пыскып сүнәргә дә мөмкин...

Альмир бер кулына – пульт, бер кулына телефон тоткан килеш кәнәфидә утырып йоклаган. Идәндә ярты шешә виски. Рюмка күренми. Авызыннан гына чөмергән. Барып җиткән. Бүлмәдә түзеп тормаслык сасы ис.

Рената йөгереп барып тәрәзәне ачты. Диана кайтканчы җилләсен. Эштән кайтканына атнадан артык вакыт үтте. Көн дә шундый хәл. Ярый, бер, ике, хәтта өч көн эчкәненә түзәргә мөмкин. Вахтада эшләүчеләр шулай ял итәләр, ай дәвамында ал-ялсыз эшләүләрен чыгаралар. Ләкин атна, ай дәвамында бәйрәм итү – башка сыймаслык хәл, эчкечелек билгеседер. Ләкин Альмир үзен эчкечегә санамый. Айнык чагында аңардан акыллы кеше юк. Сүзеңне бәреп төшереп, үзенекен тукы:. “Мин эчкече түгел”, – ди. Ай дәвамында шешәдән арынмавын ял итүгә кайтарып калдыра. Әйтергә сүз юк. Аңларга баш җитми. Рената ошамыймы аңа? Әллә Уфадан бизгәнме? Айнытып, күзгә күз карашып сөйләшмичә булмас.

Менә Альмир кыймылдап куйды. Кулы аска шуышты. Учыннан бер кәгазь кисәге килеп килеп төште. Рената бөгәрләнгән кәгазьне алды. Уң якта телефон номерлары язылган, сул якта – исемлек. Ләкин бу гади исемлек түгел иде. Һәр исем каршына икешәр исем язылган. Ир-атныкы һәм хатын-кызныкы. Ни өчендер хатын-кызларныкы җәя эчендә.

Рената уйга калды. Нәрсә булырга мөмкин бу? Ильмир (Светлана), Вадим (Наталья), Николай (Вәсилә), Радим (Камилла)... Биш исем. Биш телефон номеры. Аларны бер-берсе белән нәрсә бәйләргә мөмкин? Җавапны номерларга шалтыратып кына белергә була.

Рената Альмирның телефонын алды. Карыны ачканын да онытып, аш бүлмәсенә чыгып утырды. Йөрәге дөп-дөп типте. Күңеле нидер сизенде. Альмир номерларга сөяркәләрен яшергәнме? Вадим дигәненә шалтыратты. Телефонны бер хатын-кыз алды.

– Алло, Альмирчик! Что, еще неделя не прошла, а уже успел по мне соскучиться?!

Рената сөйләшергә көч таптмады. Телефонны басып куйды. Бераздан СМС хәбәр килде. “Хөрмәтле абонент! Ике йөз сум акчагызны алдык. Русия төбәкләрендәге абонентлар белән сөйләшәсегез килсә, вакытлыча башка трафикка күчә аласыз”. Ренатаның кан басымы күтәрелеп, чигәләре кысып, башы авыртырга тотынды. Димәк, исемлектә Альмирның сөяркәләре. Нәрсә тапты икән Альмир шуларда? Тукта, аларны ватсаптан күрергә мөмкин. Әгәр фотоларын куйсалар. Тик хәшәрәтләрнең йөзенә карар өчен кыюлык кирәк иде. Залга чыгып, теге вискины алып керде. Стакан тутырып берне эчте. Косасы килеп китте. Фу-у-у-у! Нәрсәсен табалар икән бу сасы сыекчаның! Байлар эчемлеге имеш. Абау! Ташка үлчим. Өшеп җиткәч, эче авыртырга кереште. Ут кебек сыекча ашказанын тишеп, агып чыгар төсле иде. Ничәмә мең сум акчага сәламәтлегеңнең кирәген биргән шайтан суы ал инде. Рената мондый каты нәрсәләрне авызына якын да китерми. Юк-юкта, зур бәйрәмнәрдә ахирәтләре белән кафеда шәраб уртлап утыралар. Анысы да фужерда килеш өстәлдә кала. Ниһаять, ватсапны ачты.

Вадим (Наталья).

– Че звонил? Скучно в Уфе? Мне в Мурманске тебя тоже не хватает.

Кызыл йөрәк һәм эчке киемнәр сурәте.

Рената үзе дә сизмәстән җавап бирде.

– Больше не пиши. Между нами все кончено.

Йодрык сурәте. Ачуланган йөзле смайлик.

Иреннәреннән зәһәр елмаю йөгерде. Фотосы гына юк. Мөгаен, Альмир кисәткәндер.

Рената юкка интегә. Иренең бер сөяркәсенең дә фотосын күрә алмаячак. Карыйсы, чагыштырасы килде. Рената алардан кай җире белән ким микән? Ничек Альмирны үзләренә карата алганнар? Тагын бер стакан салып эчте. Ләкин бу юлы вискиның ачылыгын, бугазын өткәнен дә сизмәде. Йөрәк әрнүе вискидан да үткеррәк иде. Ул Альмирның сөяркәләре белән язышты да язышты.

Исерә төшкән Ренатаның хисләре гүя үлгән иде. Ул ватсап аша һәр сөяркә белән Альмир исеменнән саубуллашты. Менә Уфа кәнтәйләренә чират җитте. Бәлки, башка бер хатын шушы кадәр сөяркәләре булган ире белән горурланыр, мактаныр иде. “Карагыз, минеке ничә хатынны үзенә карата алган. Мачо. Нәсел үгезе. Күрәсезме, минем ирем нинди хәтәр!” – дияр иде. Ләкин Рената түгел. Исерек башына бер уй да килмәде. Уфадагы соңгы сөяркәгә язды һәм утырган җирдән егылып китә язды. Телефон номеры таныш иде. Таныш кына түгел, ул аны яттан белә. Мегафон. Илле җиде белән тәмамлана. Калтыранган бармаклары белән номерны үзенең айфонында җыярга кереште.

Анда май кояшыдай балкып, ак тешләре күренерлек елмаеп Алсу тора иде. Мөмкин түгел. Булырга мөмкин түгел! Альмир аны ялгыш кына, Ренатага үч итеп кенә телефонына керткәндер. Рената ахирәтен таныды. Җан дустын, Алсуны нишләп танымасын! Алар бит... Иңгә-иң терәшеп күпме авырлыкны үттеләр. Алсу! Нишләдең син? Син бит безнең туйда шаһит булдың! Безнең мәхәббәтне җил-давылдан сакларга вәгъдә бирдең! Ә син?! Алсуны бер баласы белән ире ташлап китте. Рената аның баласын карашты. Альмир аны төнен эшеннән каршы алгалады. Мин бит сиңа ярдәм кулы суздым! Ә син? Рената аңа җанында кайнаган бөтен булган әшәке сүзләрне язарга теләгән иде, туктап калды. Бик гади үч була. Җиңел котылачак. Алай ярамый. Сабак алырлык итеп акылга утыртырга кирәк. Эчкән башка катлаулырак, ләкин, мәзәгрәк уй килде. Ватсапка кереп, Альмир исеменнән Алсу белән языша башлады.

Альмир:

– Матурым. Сагындым. Иртәгә “Рава Найт” кунакханәсендә кичке сигездә көтәм. Елмаюлы смайлик.

Алсу:

Уп-пс! Әйдә без күнеккән урында. Рената шунда гына эшли бит. Күреп калса... Аптыраган кыяфәт чыгарган смайлик.

Альмир:

Ничә ел күрмәгәнне, иртәгә генә күрмәс әле.

Алсу:

“Шәп!” дигән кул символы.

Ренатаның ачуы купты. “Кәнтәй!” дип язасы килде. Чак түзеп калды. Аның урынына башка кызыграк уй килде.

Альмир:

Бүген кибеткә барып, иң кыйммәтле эчке күлмәк сатып ал. Чәчеңне яңача кистер. Акчасын артыгы белән кайтарырмын. Кунакханәдә ресепшенда бүлмә номерын әйтерләр. Ишек ачык булыр. Музыка уйнар. Керү белән, чишен. Мин сине киң караватта көтәрмен. Дәшмичә генә яныма килеп ятарсың. Кып-кызыл йөрәк сурәтләре.

Алсу:

Аптыраган кыяфәт чыгарган смайлик. Кып-кызыл иреннәр.

Рената юкка гына “Рава Найт” кунакханәсен сайламады. Алтын алырга килгән бер ир аңа ел дәвамында тынгы бирмәде. Матур сүзләр әйтте. Кулларын тотып, мәхәббәт утында януын җиткерде. Инде дә килеп чыкмагач, телефон номерын һәм кызыл йөрәк төшерелгән пластик карта калдырып китте. Соңрак Рената бу картаның кунакханәгә керү өчен кулланылганлыгын белде. Карта хуҗасы “Рава Найт”ка барып, үзе янына бер кунакны чакыра ала. Куллану вакыты чиксез. Менә бит, кирәге чыкты.

Йөрәк әрнүләрен виски да баса алмады. Рената башын өстәлгә салып еларга тотынды. Елаган килеш йоклап киткән.

Ул арада төш күрде.

Җәй. Болын. Альмир, бер чибәркәйне җитәкләп, яланаяк чаба. Икесенең бәхете чиктән ашкан. Аяклары җиргә тими. Чак очмыйлар гына. Иңнәренә канат үскән диярсең. Алтындай толымнары иңенә төшкән хатын энжедәй тешләре күренерлек итеп көлә. Ә нишләп... Нишләп Альмир минем белән түгел? Нишләп без бергә түгел? Нишләп?

– Альмир! Альмир!

Күпме генә йөгерсә дә, Рената аны куып җитә алмый. Аяк табаннарына чәнечкеле үләннәр кадала. Тешен кысып түзеп, эзләренә басып килә. Ниһаять, хәле бетеп, җиргә тезләнә. Башын күтәрсә, каршында теге чәчбикә басып тора.

– Альмир минеке! Бәхетеңне тартып алдым. Көрәшергә омтылма. Ул барыбер синеке булмаячак. Син аны мәңгелеккә югалттың!

Рената сикереп торган арада тирә-як дөм караңгы булды. Колагында “Син аны мәңгелеккә югалттың! Югалттың! Югалттың!” дигән тавышлар гына яңгырады. Учлары белән колакларын каплады. Тавышлар бетмәде. Гүя, алар тыштан түгел, каяндыр эчтән, йөрәк түреннән килә иде. Рената бу тавышны җиңәргә тырышты.

– Ыш

Рената ишекне сак кына ачып керде. Альмирның ташлануы, йодрык уйнатуы бар. Эчкән баштан танымаска мөмкин. Хәзер өйрәнелде инде. Диана да мондый тормышка яраклашты. Адәм баласы яхшыга тиз күнегә. Авырлыкларга да түзәргә өйрәнә. Башта авырлык күреп, мул тормышта яши башлагач, кадерен белеп, шатланып яшисең. Рената белән Альмирныкы киресенчә килеп чыкты. Алар, иңгә иң терәшеп, тулай торакны да, коммуналь фатирны да үттеләр. Тулай торакта күршедә ир белән хатын, төннәр дәвамында талашып, йокы бирмә иде. Коммуналь фатирда, бер кат аста яшәүче ялгыз ир яндырып үтерә язды. Шундый сикәлтәле тормыш юлы үтеп, тормышың җайга салынганда гына, бәхетеңә көя төшсен инде! Рената бүген дә үз фатирына партизан сыман, тавыш-тынсыз, аяк очына басып кына керде. Кая инде ул романтик кинолардагы сыман: “Матурым! Син кайттыңмы? Мин сине үлеп сагындым!” – дип, кочаклашып үбешүләр. Ялт иттереп җыештырган өйнең яме киткән. Идәндә оекбашлар, буш сыра шешәләре тәгәрәп ята. Мамай явы үткән диярсең. Өстәлне кара! Әйтерсең лә бер көтү дуңгыз ашап киткән. Ламинатта икмәк валчыкары. Ярты тәлинкә аш, эчелмәгән салкын чәй, башланган аракы. Утырып елыйсылар килә.

Залга үтте. Диварга беркетелгән “Самсунг” телевизоры эшли. Дөнья яңалыкларын сөйлиләр. Африкада халык ачтан интегә. АКШта яңа прездент сайларга җыеналар. Кытайда моңарчы беркайда да теркәлмәгән вирустан халык кырылып үлә башлаган. Тау өстендәге Карабахта тыныч түгел. Бер күңелле яңалык юк. Сугыш, үтереш, коточкыч авырулар, афәтләр. Бигрәк авыр заманда яшибез. Ахырзаман килә, ахры. Бәлки, Җир йөзендәге кешеләрнең гөнаһлары бик күп җыелып киткәндер. Алар ничектер юылырга тиеш бит. Иртәгәсе көнгә бер ышаныч юк.

Уйлап карасаң, умарталармыни тезелгән күпкатлы соры йортлардагы һәр гаиләне минут саен телевизорда күрсәтелгәннәрдән дә хәтәррәк драма, трагедияләр тетрәндерә. Ир белән хатын арасында кайнаган хисләр Везувий вулканыннан да дәһшәтлерәк. Мәхәббәт уты дөрләп янарга, яңгыр астында калган учак сыман пыскып сүнәргә дә мөмкин...

Альмир бер кулына – пульт, бер кулына телефон тоткан килеш кәнәфидә утырып йоклаган. Идәндә ярты шешә виски. Рюмка күренми. Авызыннан гына чөмергән. Барып җиткән. Бүлмәдә түзеп тормаслык сасы ис.

Рената йөгереп барып тәрәзәне ачты. Диана кайтканчы җилләсен. Эштән кайтканына атнадан артык вакыт үтте. Көн дә шундый хәл. Ярый, бер, ике, хәтта өч көн эчкәненә түзәргә мөмкин. Вахтада эшләүчеләр шулай ял итәләр, ай дәвамында ал-ялсыз эшләүләрен чыгаралар. Ләкин атна, ай дәвамында бәйрәм итү – башка сыймаслык хәл, эчкечелек билгеседер. Ләкин Альмир үзен эчкечегә санамый. Айнык чагында аңардан акыллы кеше юк. Сүзеңне бәреп төшереп, үзенекен тукы:. “Мин эчкече түгел”, – ди. Ай дәвамында шешәдән арынмавын ял итүгә кайтарып калдыра. Әйтергә сүз юк. Аңларга баш җитми. Рената ошамыймы аңа? Әллә Уфадан бизгәнме? Айнытып, күзгә күз карашып сөйләшмичә булмас.

Менә Альмир кыймылдап куйды. Кулы аска шуышты. Учыннан бер кәгазь кисәге килеп килеп төште. Рената бөгәрләнгән кәгазьне алды. Уң якта телефон номерлары язылган, сул якта – исемлек. Ләкин бу гади исемлек түгел иде. Һәр исемлекнең каршына икешәр исем язылган. Ир-атныкы һәм хатын-кызныкы. Ни өчендер хатын-кызларныкы җәя эчендә.

Рената уйга калды. Нәрсә булырга мөмкин бу? Ильмир (Светлана), Вадим (Наталья), Николай (Вәсилә), Радим (Камилла)... Биш исем. Биш телефон номеры. Аларны бер-берсе белән нәрсә бәйләргә мөмкин? Җавапны номерларга шалтыратып кына белергә була.

Рената Альмирның телефонын алды. Карыны ачканын да онытып, аш бүлмәсенә чыгып утырды. Йөрәге дөп-дөп типте. Күңеле нидер сизенде. Альмир номерларга сөяркәләрен яшергәнме? Вадим дигәненә шалтыратты. Телефонны бер хатын-кыз алды.

– Алло, Альмирчик! Что, еще неделя не прошла, а уже успел по мне соскучиться?!

Рената сөйләшергә көч таптмады. Телефонны басып куйды. Бераздан СМС хәбәр килде. “Хөрмәтле абонент! Ике йөз сум акчагызны алдык. Русия төбәкләрендәге абонентлар белән сөйләшәсегез килсә, вакытлыча башка трафикка күчә аласыз”. Ренатаның кан басымы күтәрелеп, чигәләре кысып, башы авыртырга тотынды. Димәк, исемлектә Альмирның сөяркәләре. Нәрсә тапты икән Альмир шуларда? Тукта, аларны ватсаптан күрергә мөмкин. Әгәр фотоларын куйсалар. Тик хәшәрәтләрнең йөзенә карар өчен кыюлык кирәк иде. Залга чыгып, теге вискины алып керде. Стакан тутырып берне эчте. Косасы килеп китте. Фу-у-у-у! Нәрсәсен табалар икән бу сасы сыекчаның! Байлар эчемлеге имеш. Абау! Ташка үлчим. Өшеп җиткәч, эче авыртырга кереште. Ут кебек сыекча ашказанын тишеп, агып чыгар төсле иде. Ничәмә мең сум акчага сәламәтлегеңнең кирәген биргән шайтан суы ал инде. Рената мондый каты нәрсәләрне авызына якын да китерми. Юк-юкта, зур бәйрәмнәрдә ахирәтләре белән кафеда шәраб уртлап утыралар. Анысы да фужерда килеш өстәлдә кала. Ниһаять, ватсапны ачты.

Вадим (Наталья).

– Че звонил? Скучно в Уфе? Мне в Мурманске тебя тоже не хватает.

Кызыл йөрәк һәм эчке киемнәр сурәте.

Рената үзе дә сизмәстән җавап бирде.

– Больше не пиши. Между нами все кончено.

Йодрык сурәте. Ачуланган йөзле смайлик.

Иреннәреннән зәһәр елмаю йөгерде. Фотосы гына юк. Мөгаен, Альмир кисәткәндер.

Рената юкка интегә. Иренең бер сөяркәсенең дә фотосын күрә алмаячак. Карыйсы, чагыштырасы килде. Рената алардан кай җире белән ким микән? Ничек Альмирны үзләренә карата алганнар? Тагын бер стакан салып эчте. Ләкин бу юлы вискиның ачылыгын, бугазын өткәнен дә сизмәде. Йөрәк әрнүе вискидан да үткеррәк иде. Ул Альмирның сөяркәләре белән язышты да язышты.

Исерә төшкән Ренатаның хисләре гүя үлгән иде. Ул ватсап аша һәр сөяркә белән Альмир исеменнән саубуллашты. Менә Уфа кәнтәйләренә чират җитте. Бәлки, башка бер хатын шушы кадәр сөяркәләре булган ире белән горурланыр, мактаныр иде. “Карагыз, минеке ничә хатынны үзенә карата алган. Мачо. Нәсел үгезе. Күрәсезме, минем ирем нинди хәтәр!” – дияр иде. Ләкин Рената түгел. Исерек башына бер уй да килмәде. Уфадагы соңгы сөяркәгә язды һәм утырган җирдән егылып китә язды. Телефон номеры таныш иде. Таныш кына түгел, ул аны яттан белә. Мегафон. Илле җиде белән тәмамлана. Калтыранган бармаклары белән номерны үзенең айфонында җыярга кереште.

Анда май кояшыдай балкып, ак тешләре күренерлек елмаеп Алсу тора иде. Мөмкин түгел. Булырга мөмкин түгел! Альмир аны ялгыш кына, Ренатага үч итеп кенә телефонына керткәндер. Рената ахирәтен таныды. Җан дустын, Алсуны нишләп танымасын! Алар бит... Иңгә-иң терәшеп күпме авырлыкны үттеләр. Алсу! Нишләдең син? Син бит безнең туйда шаһит булдың! Безнең мәхәббәтне җил-давылдан сакларга вәгъдә бирдең! Ә син?! Алсуны бер баласы белән ире ташлап китте. Рената аның баласын карашты. Альмир аны төнен эшеннән каршы алгалады. Мин бит сиңа ярдәм кулы суздым! Ә син? Рената аңа җанында кайнаган бөтен булган әшәке сүзләрне язарга теләгән иде, туктап калды. Бик гади үч була. Җиңел котылачак. Алай ярамый. Сабак алырлык итеп акылга утыртырга кирәк. Эчкән башка катлаулырак, ләкин, мәзәгрәк уй килде. Ватсапка кереп, Альмир исеменнән Алсу белән языша башлады.

Альмир:

– Матурым. Сагындым. Иртәгә “Рава Найт” кунакханәсендә кичке сигездә көтәм. Елмаюлы смайлик.

Алсу:

Уп-пс! Әйдә без күнеккән урында. Рената шунда гына эшли бит. Күреп калса... Аптыраган кыяфәт чыгарган смайлик.

Альмир:

Ничә ел күрмәгәнне, иртәгә генә күрмәс әле.

Алсу:

“Шәп!” дигән кул символы.

Ренатаның ачуы купты. “Кәнтәй!” дип язасы килде. Чак түзеп калды. Аның урынына башка кызыграк уй килде.

Альмир:

Бүген кибеткә барып, иң кыйммәтле эчке күлмәк сатып ал. Чәчеңне яңача кистер. Акчасын артыгы белән кайтарырмын. Кунакханәдә ресепшенда бүлмә номерын әйтерләр. Ишек ачык булыр. Музыка уйнар. Керү белән, чишен. Мин сине киң караватта көтәрмен. Дәшмичә генә яныма килеп ятарсың. Кып-кызыл йөрәк сурәтләре.

Алсу:

Аптыраган кыяфәт чыгарган смайлик. Кып-кызыл иреннәр.

Рената юкка гына “Рава Найт” кунакханәсен сайламады. Алтын алырга килгән бер ир аңа ел дәвамында тынгы бирмәде. Матур сүзләр әйтте. Кулларын тотып, мәхәббәт утында януын җиткерде. Инде дә килеп чыкмагач, телефон номерын һәм кызыл йөрәк төшерелгән пластик карта калдырып китте. Соңрак Рената бу картаның кунакханәгә керү өчен кулланылганлыгын белде. Карта хуҗасы “Рава Найт”ка барып, үзе янына бер кунакны чакыра ала. Куллану вакыты чиксез. Менә бит, кирәге чыкты.

Йөрәк әрнүләрен виски да баса алмады. Рената башын өстәлгә салып еларга тотынды. Елаган килеш йоклап киткән.

Ул арада төш күрде.

Җәй. Болын. Альмир, бер чибәркәйне җитәкләп, яланаяк чаба. Икесенең бәхете чиктән ашкан. Аяклары җиргә тими. Чак очмыйлар гына. Иңнәренә канат үскән диярсең. Алтындай толымнары иңенә төшкән хатын энжедәй тешләре күренерлек итеп көлә. Ә нишләп... Нишләп Альмир минем белән түгел? Нишләп без бергә түгел? Нишләп?

– Альмир! Альмир!

Күпме генә йөгерсә дә, Рената аны куып җитә алмый. Аяк табаннарына чәнечкеле үләннәр кадала. Тешен кысып түзеп, эзләренә басып килә. Ниһаять, хәле бетеп, җиргә тезләнә. Башын күтәрсә, каршында теге чәчбикә басып тора.

– Альмир минеке! Бәхетеңне тартып алдым. Көрәшергә омтылма. Ул барыбер синеке булмаячак. Син аны мәңгелеккә югалттың!

Рената сикереп торган арада тирә-як дөм караңгы булды. Колагында “Син аны мәңгелеккә югалттың! Югалттың! Югалттың!” дигән тавышлар гына яңгырады. Учлары белән колакларын каплады. Тавышлар бетмәде. Гүя, алар тыштан түгел, каяндыр эчтән, йөрәк түреннән килә иде. Рената бу тавышны җиңәргә тырышты.

– Ышанмыйм! Альмир мине генә ярата! Мин көрәшәчәкмен!

Ишек ачылып ябылуга уянып китте. Диана бию түгәрәгеннән кайткан.

– Мам! Нәрсә булды?

Шешенеп беткән, күз читләреннән каралары аккан Ренатаны танырлык түгел иде. Сандугачтай чибәр әнисе кара каргага охшап калган.

– Булмады, кызым, булмады. Әткәң башканы ярата. Дөньяда икәү генә бер-беребезгә терәк булып калдык, ахры, – дип, кызын кочаклап, үксеп-үксеп еларга кереште.

Диана телсез калды. Ә бит ул өйгә канатланып, очып кайткан иде. Аяклары җиргә тимәде. Тырышулар бушка китмәде. Аңа төп рольне бирделәр. Ул сәхнә түрендә бииячәк. Бөтенесенең игътибары аңарда булачак. Күз алдына китергән иде... Шыгрым тулы зал. Алма төшәрлек тә урын юк. Сәхнәгә аларның ансамбле чыга. Халык арасыннан елмаеп, кызлары өчен чиксез горурланып утыручы әти-әнисен эзләп таба. Нинди горурлык! Нинди шатлык! Диана тагын да тырышыбрак, җанын биреп бии. Тамаша тәмамлана. Алар бергәләп фотога төшәләр. Диана, сыйныфташлары сыман, “Инстаграмм”га яңа фотолар сала. Шуннан Кафега китәләр. Теләгән ризыкларын алып ашыйлар, көлешәләр.

Бер мизгелдә хыяллары челпәрәмә килде. Әйтерсең дә бәллүр савыт таш идәнгә төшеп мең кисәккә ярылды. Диананың күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Күрсәтмәскә тырышып, әнисен кысып кочаклады.

Рената аңлата алмаслык хәлдә иде. Үзе көлде, үзе елады. Күңелендә шатлык белән кайгылы хисләр укмашып, сәер бер халәткә керттеләр. “Җиңел генә котыла алмаячаксың, Алсу. Син миңа барысын да сөйләп бирәчәксең. Бөтен сөяркәләр өчен син җавап тотачаксың:

 Рената ут булып янган битен салкын су белән юып, көзгегә карады. Зәһәр елмайган йөзеннән үзе куркып китте. Анда мөлаем йөзле Рената түгел иде. Көзгедән корбанына ташланырга әзерләнгән, зәһәр елмайган, күзләреннән ут очкыннары чәчрәгән бер ерткыч карап тора иде. Рената янә битен юды. Чү! Артта бер шәүлә күренде. Юыну бүлмәсендә бер үзе түгел иде. Алар икәү иде. Кем кемне? Ул һәм төштәге хатын. Әнә, мут елмаеп, ваннада басып тора,әллә басып тора. Әллә канатлары белән җилпеп, күбәләктәй оча. Шул ук ак күлмәк. Чәчләре дә төштәге кебек, мүк сыман, иңнәренә сибелгән.

Рената кырт борылды. Беркем дә юк. Янә битен юды. Көзгедән тагын кемнедер шәйләде. Теш чистарткычлар торган савытны алып, көзгегә кизәнде. Бушлык. Күңелдәге сыман бушлык һәм тынлык. Киемнәрен чишеп ташлап, салкын су астына керде. Тәнне генә түгел, хисләрне дә суытырга кирәк. Салкын башка гына яхшы фикерләр килә. Хисләргә бирелеп, төзәтеп булмаслык хаталар ясамаса ярар иде...

Яшь каендай зифа тәне буенча салкын су тамчылары йөгерде...

Әсәрне тулы килеш "Тулпар" журналының 2022 елгы 3нче саныннан укырга була. 

Фото: unsplash.com.

Айдар ЗӘКИЕВ. Без югалткан көннәр (Повестьтан өзек)
Айдар ЗӘКИЕВ. Без югалткан көннәр (Повестьтан өзек)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: