Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 июнь 2022, 16:04

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (10)

Ә Бәшәрнең канатланган күңеле күкнең җиденче катында иде. Балалы булу бәхетенә ирештергән язмышына, илаһи көчләргә рәхмәт укыды ул.

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (10)
Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (10)

 

9  

Симез корсак белән бергә яңадан ике ияк үстереп өлгергән, инде ишеккә сыймаган Фираясын көч-хәл белән җиңел машинасына утыртып, Бәшәр бала табу йорты каршына килеп туктады. Дөрес шылтыраткан имче карчык. Көтеп каршы алдылар. Ике санитар ир-егет “авырлы” хатынны носилкага салып, көчкә күтәреп бинага кереп киттеләр.

– Ике центнер тартадыр бу, мөгаен, игезәкләр табар, – дип сөйләнде беренчесе.

Икенчесе дә, ах-вах килеп, иптәшенең сүзен куәтләде:

– Миңа калса, футбол командасыннан да ким булмас мондагы байлык. Бүсеремне чак чыгармады...

Бала табуга әзерләргә теләп, Фираяның күлмәк изүенә үрелүләре булды, “авырлы” кычкырып җибәрде:         

– Нишләвегез бу?!

– Чишендерәбез. – Егетләр, аптырашып, сузылган кулларын кире алдылар. Тавышка күрше бүлмәдән Суфия Сәйфулловна йөгереп керде:

– Сез нәрсә, тора-торгач?! Өйдә хатыннарыгызны чишендереп туймадыгызмыни?! Кайда да уегызда шул бер нәрсә...

 – Соң ни,.. Суфия Сәйфулловна, моңа чаклы без чишендерә идек бит... – Оялудан беренче санитар колак очларына кадәр кызарып чыкты. Икенчесе, телгә беткәне, киресенчә, күзләрен мут уйнатты:

– Тары боткасы янына дөгесен дә ашыйсы килгән иде...

– Барыгыз, бар, марш моннан! Үзем чишендерәм. Күрәсез бит, тәү тапкыр бәбәй таба. Ялгыш йә баласын төшерерсез. – Артларыннан ишекне ябып, санитарларны куып чыгару белән, акушер-гинеколог ашыгып-кабаланып дилбегәне үз кулларына алды:

– Фамилияң?

– Акъюлова булам, Фирая Мөкъмин кызы.

– Аңлашылды.

Табиб эшлекле тонга күчеп:

– Йә, тор! – диде. – Җитәр бака шикелле җәелеп ятарга. Бигрәк симергәнсең. Чынлап авырга калсаң, валлаһи газим, бәбәй түгел, чучка мае табар идең. Ярар, тәүдә, кеше-фәлән күргәләчәнче, билеңә ураган чүпрәгеңне сүтеп ат.

– Ышандырыр өчен чүпрәк эченә симез кабак та тыккан идем, – диде Фирая елмаеп.

– Дөрес эшләгәнсең.

Акушер ханым, җитез генә күрше бүлмәгә үтеп, сабыйлар салынган арба тартып чыгарды.

– Йә, күз сал әле, кайсы күңелеңә хуш килер икән...

Ике сабыйның берсе кисәү шикелле кап-кара, негр баласыдыр, мөгаен. Моны алып кайтып, Бәшәрдән күз төбенә “фонарь” чәпәтергәме?! Юк, бусы бармый. Икенчесенә килгәндә, коңгырт күзле, турсык битле. Тамчы да охшашлыгы юк. Күңеле төшкән Фирая икесен дә читкә этәрде. Суфия Сәйфулловна, хәйләкәр елмаеп, ул арада ак биләүгә төрелгән өченче сабыйны кулына китереп тоттырды. Монысын күрү белән Фираяның тәненә кинәт кызу йөгерде, гаҗәпләнүдән ул телсез калды. Бераз вакыт үткәч кенә:

– Охшагач та охшар икән, – дип әйтә алды. –  Бәшәрнең үзеннән туса да, болай ук булмас. Бөтен килеш-килбәте аныкы. Иреннәрендә генә чүт-чүт аерма бар. – Хатын роддом эчен яңгыратып бар көченә “ура!” кычкырганын абайламый да калды.

– Бигрә-әк җәфаланып таба, бахыркай... – Коридорның икенче башында тәмәке пыскытып торган санитарлар бу тавышны ишетеп, шундый нәтиҗә чыгарды.

– Аның каравы, берьюлы берничә бәбәй китерсә, миллионерга әйләнәчәк. Хөкүмәт юмарт хәзер: өч бүлмәле фатирын да, микроавтобусын да бирәчәк, кулына бер чемодан акча да тоттырачак.

Клиентының “товар”дан канәгать калуын күргән Суфия Сәйфулловна үзе дә “ура!” кычкырырлык шатлык кичерә иде, ләкин ролен азагына чаклы җиренә җиткереп башкарып чыгу кирәклеген аңлап, ул “пациентын” тынычландырырга ашыкты.

– Апа, җаным, тизрәк иремне чакыртыйк, күрсен! – диде Фирая, канатланып.

– Ашыкма, үзеңне тыныч тот. Итәгеңә ут капмагандыр. Әле генә бәбәй тапкан ана яшь боландай сикергәли алмый.

Гинеколог Фираяга киңәш капчыгын сүтте:

– Салмаграк кылан. Йәле, күз төпләреңә бераз сөрмә буйыйк. Бичара хатын гүр газаплары кичергән, дип уйласыннар. Хатын-кызның күпчелеге бәбәй тапканда ачы итеп кычкыра. Син дә алардан калышма. Йә!

– Эһе-һе-һе-ей!!!

– Ахмак! – Суфия Сәйфулловнаның ачуы кузгалды.

– Тән ярып сабый туганда рәхәтләнеп эһе-һе-һейләмиләр. Һич тә югы, ай, авырта, дип чәрелдә!

– А-ай, авырта!

Тавышка санитар егетләр йөгерешеп керде.

– Алай-болай бездән ярдәм кирәкмиме, Суфия Сайфулловна? – диештеләр, өстәлдә яткан Фираяга ишарәләп.

– Без авылда сыер бозаулатканда еш кына бозауны аркан  белән бәйләп тартып чыгара торган идек. Кирәксә, җәһәт кенә машина тросын алып керәм. – Белемлелеген күрсәткән икенче санитар йөгереп урамга чыгыйм дигәндә генә, гинеколог тынычландырды:

– Рәхмәт, егетләр! Ханым исән-имин котылды. Әле генә улы туды.

– Тиз котылгансың, сылукай, күз ачып йомган арада. – Санитарлар хәйран калып, баш чайкады:

– Сигаретларыбызны тартып бетерергә дә өлгермәдек. Котлыйбыз! Төкле аягың белән, Җир улы!

Егетләрнең чыгып китүен көтеп алган Фирая, кыбырсынып, урыныннан тормакчы булды:

– Ни, апа, баланы төреп, тизрәк алып китәргә иде...

– Баланы түгел, товарны, – дип төзәтте гинеколог. Ә товарны сатып алалар. – Иелеп сөйләшкәндә, аның түшеннән алтын муенсага тагылган тән сакчысы – күн букча шуып төште.

– Ярый, хәзер үк кассага барып түлим.

– Касса каршыңда.

Шулчак букча черт итеп борын төбендә генә ачылып китте. Гади букча түгел, җыйнак кына барсетка булып чыкты ул. Тиешле сумнарны эченә “йоткач”, каймак ашап туйган песидәй, телен ялап, янә гинекологның җылы күкрәк арасына кереп качты ул.

– Хәзер инде бәбәеңне алып китсәң дә була. Чакырыйк иреңне.

Фирая тәрәзә янына килеп, кояштай балкып, сабыйны баш очына күтәрде. Тәрәзәгә дүрт күз белән текәлеп, шуны гына көтеп торган Бәшәр бүлмәгә канатланып атылып керде һәм сабыйны нәфис бәллүр савыт тоткандай саклык белән генә кулларына алды. Аның сөялле учларында бәбәй шулчаклы җиңел, бәләкәй булып тоела иде ки, ялгыш төшереп җибәрмим, дип дулкынлануыннан ир шыбыр тиргә батты. Ярый әле ярдәмгә акушер бар, бәбәйне сак кына үз кулларына алды да, өстәлгә салып, биләүне чишеп җибәрде.

– Йә, танышсагыз да була, күз сал нәсел дәвамчыңа, – диде.

Сабыйны күрү белән Бәшәрнең күзләреннән шатлык яшьләре атылып чыкты, тәне кызышты, чөнки алдында үзенең нәни чагы ята иде. Сөенеченнән ул хатынын күтәреп алмакчы булды, тик центнерлы гәүдә кымшанмады да.

– Ай, имгәтәсең бит, төшер! – Хихылдап көлә-көлә, Фирая иренең кочагына тагын да ныграк елышты.

– Супер! Афәрин! Рәхмәт Сезгә! – Бәшәр шактый юкарып калган акча

янчыгыннан берничә купюра алып, Суфия Сәйфулловнаның учына кыстырды. – Дөресен әйткәндә, әлегә кадәр Фираяның көмәнле булуына да,

бәбәй таба алуына да шигем бар иде. Ике бөртек су тамчысыдый үземә охшаган шушы сабыйны күргәч, барча шөбһәләрем җилгә очты. Яшәсен Гайникамал апа!

– Анысы кем тагын? – Көтмәгәндә таныш исемне ишетеп, сискәнүдән Суфия Сәйфулловнаның бите тартышып куйды.

– Улмы? Ул – Җир шарының сигезенче могҗизасы! Шкафтан тумбочка тудыра алучы тылсым иясе. Менә кем ул!

– Бигрә-әк әкәмәт бәндә икән... – Гинеколог Бәшәрнең әлеге сүзләреннән кызык табып, тыела алмыйча көләргә кереште.

Фирая да, ерылган авызын җыя алмыйча, бәбәйне Бәшәргә тоттырды:

– Күтәр товарны, кайтырга вакыт.

– Нинди товар? – Аптырып калган ир тирә-ягына күз ташлады. Суфия Сәйфулловна, “эх, телеңне корт чаккыры!” дигәндәй, Фираяга астан гына йодрык күрсәтеп, сүз аешын җайга салу чарасын күрде:

– Аптырама. Яңа гына бәбәйдән котылган бичәләрдә еш очрый торган хәл бу. Медицина фәнендә термины да бар – “тиле-миленизм” дип атала, ягъни башлары буталып, булмас нәрсәне булды дип сөйләүчеләргә карата әйтелә ул. Шуны исеңнән чыгарма.

Ә Бәшәрнең канатланган күңеле күкнең җиденче катында иде. Балалы булу бәхетенә ирештергән язмышына, илаһи көчләргә рәхмәт укыды ул. Болытлардан югары күтәрелеп, берчә көләч кояш нурлары белән шаярды, берчә карлыгачлар белән җитезлектә ярышты, берчә елга өстендәге иркә талга кунган сандугачларга кушылып, Фираясына дан җырлады. Мәңге яшә, сөйгәнем! Әй, кешеләр, ишетәсезме? Минем нәсел җебемне киләчәккә сузучы дәвамчым – улым туды. Шатлык уртаклашырга безгә рәхим итегез! Нәсел җебе, буынны – буынга, җанны җанга тоташтырып, беркайчан да өзелмәсен!

Шулай да миенең әллә кайсы бер күзәнәгенә оялаган “кяфер” уй күңеленә һич тынгылык бирмәде: улының иреннәре укмашкан ике чия төсле, Айсылуныкы инде – суйган да каплаган! Мутлык тамгасы булып гомерлеккә каян, ничек ягылып калды икән?.. Әй бу сихерче карчыкны! Әй бу сигезенче могҗизаны!

(Азагы бар)

Фото:

Фото: sibmama.ru

 

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (10)
Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (10)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: