Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 июнь 2022, 22:23

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (9)

Айсылу дертләп китте, җаны сызланудан төсе үзгәрде, чырае агарды. Шактый гына өнсез торганнан соң башын читкә борды: – Әтисе юк аның...

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (9)
Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (9)

8

Айсылуны “Ашыгыч ярдәм” машинасы бала табу йортына төнлә алып килде. Эчен тотып бөрешкән кызларын кызганудан нишләргә белмәгән әти-әнисе бердәнбер иркә балаларының хәленә ничек тә керергә тырышты. Эшнең кая барганын эчтән тоемласалар да, тыштан белгертмәделәр:

– Берәр ярамаган азык ашап агуланмадың микән? – дип, борчылышкан булдылар.

Үзенә ничек уңайлы булса, безгә дә шул ярар, дигән принципка таянды алар. Айсылу да дөресен әйтергә кыймады:

– Штанга секциясенә йөрим бит. Авыр күтәргән идем...

Тулгак тота башлагач, хәле тагын да катлауланды. Авылдагы фельдшерны күптән оптимизация “йоткан”. Ярый әле, кесә телефоны бар. Шуның аша “ашыгыч ярдәм” чакырды да инде.

Суфия Сәйфулловна – оста гинеколог. Яңа пациентыннан анализлар алып тикшерергә вакыты җитмәсә дә, эшен оста башкарды. Айсылуны туры операция өстәленә салдылар. Бераздан дөнья ярып кычкырган яшь ана тавышына яңа туган сабыйныкы килеп кушылды.

– Йә, сеңлем, хәлең ничек? – Ак халатлы табиб Айсылуның кан тамырын капшап, пульсын тикшерде.

– Рәхмәт, апа! – Пациентның кипкән иреннәре, елмаерга тырышып, хәтта шаяртып та алдылар: – Хәлем яңа гына бәбәй тапкан хатыннарныкы шикелле, әйле-шәйле...

– Сызлануларың бераз басылдымы? Башың әйләнмиме?

– Әйләнми. Тизрәк баламны күрәсем килә.

Суфия Сәйфулловна учка сыярлык кечкенә сабыйны кулына китереп тоттыргач, яшь ананың йөзе болыт артыннан чыккан кояш шикелле балкып китте:

– Әте-кә-емм! Нинди бәләкәй! Табалганыма һич ышанасым килми. Апа, чынлап та, миннән кеше тудымыни?

Беркатлы пациентының эчкерсез сүзләреннән кәефләнеп, табиб рәхәтләнеп көлеп җибәрде:

– Әлбәттә. Балыктан – балык, сарыктан – сарык, кешедән кеше туа.

Яшь ананың күзләре сабыйны сөеп, рентген аша үткәргәндәй җентекләп күзәтте. Нарасыенда үзенә хас сыйфатларны күрәсе, тавышында үз чалымнарын ишетәсе килә иде аның.

– Кы-зы-ык... Колаклары алкалы – аныкы, танавы өскә чөелгән – аныкы, ә иреннәре – ике чия бергә ябышкан – минеке ләбаса! Астарак ничек икән: кыз затыннанмы бу, ир баламы?.. Дөрес фаразлаган, чукынмыш, малай тапканмын.

– Менә, ниһаять, таныштыгыз да... – Суфия Сәйфулловна бу соклангыч күренешкә читтән исе китеп карап торды.

– И-и, апа, инде тугыз ай таныш мин аның белән. Ашаган азыгыбыз гына түгел, серләребез дә уртак безнең. – Шушы сүзләр белән ул сабыеның авызына тулышкан күкрәген каптырырга тырышты, әмма нарасыеның имчәк кабу түгел, күз кабагын ачарга да хәле чамалы иде әле. Яшь ана сүз йомгагын сүтә бирде:

– Корсагымда чакта көне-төне гәпләшеп яшәдек. Теләгән азыгын ашасам, кәефләнеп, тыныч ята. Мәгәр ул өнәмәгән ризык капсам, тибенә башлый, көйсезләнә, хәтта сикерә дә.

Бәбәен исән-имин табып, сау-сәламәт котылган пациентыннан канәгать табибәнең күңеле күтәренке, шуңа күрә үзенең дә гәпләшәсе килә иде:

– Сикерә дә белгәч, мотлак, спортсменка булачак, – диде ул, елмаеп. – Кем белә, бәлки әле акробат Галимә Шугурова шикелле дөнья чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелер. Өметле киләчәк телик үзенә. Телефоннан шылтырат та, якыннарыңа сөенечле хәбәр җиткер. Әтисе түземсезләнеп көтәдер. Биләү чүпрәкләре алып килсен.

Әлеге сүзләрне ишетү белән Айсылу барган җиреннән абынып ташка бәрелгәндәй дертләп китте, җаны сызланудан төсе үзгәрде, чырае агарды. Шактый гына өнсез торганнан соң башын читкә борды:

– Әтисе юк аның...

Бу хәбәргә гинеколог бер көенсә, биш сөенде. Мизгел эчендә башыннан компьютер исәпләп өлгәшмәс тизлектә фикерләр өере очып үтте. Көенүе билгеле, күңеленә табигать тарафыннан салынган ана инстинкты әтисез үсәчәк баланы кызганды. Ә менә сөенеч дигәне, олы керем вәгъдә итеп, тау артыннан күтәрелеп килгән кояштай өмет чаткылары сибә иде. Шуңа ачыклык кертү өчен ханым сүз йомгагын сүтте:

– Ничек инде әтисе юк?! – Суфия Сайфулловна, кырын эш кылган баланы күргәндәй, шелтәле карашын пациентына төбәде. – Табигать канунына ярашлы барча җан ияләре дә әти-әниле. Гафу ит, сылу, турыдан ярам: сабыең җилдән тудымыни?

– Әйе. Шулай килеп чыга...

– Ашыккан ашка пешкән, ди, ашыккансың.

Айсылуның тамагына кинәт төер килеп тыгылды. Кайнар күз яшьләре бит алмалары буйлап тып та тып тәгәрәшеп, сабый өстенә тамдылар:

– Үзем гаепле, апа җаным. Үзем килеп муенына сарылдым. Уртак мәхәббәт җимешебез аша аны үземнеке итмәкче идем. Тәүдә өйләнәм дип вәгъдә бирде, май эчендәге бөер кебек рәхәт чигеп яшәрсең, диде. Азак... Юк, кирәкмәгән...

Сабые кечкенә йомшак иреннәре белән күкрәгенә кагылгач, яшь ана бар дөньясын онытты:

– Күрегез әле, имәргә итә, кытыкны китерә... Ой, рәхәтлеге!

– Сабый – ул, сеңлем, җаныңның бер өлеше. Сөйдерә дә, көйдерә дә. – Акушер әкренләп сүз аешын үз ягына каера башлады. – Менә әле дә күреп торам, көенәсең, чөнки сәбәбе бар.

– Көенәм, апа. Кылган эшемнән көенәм. Азагын уйламаганмын. Кеше күзенә күренергә оят. Уйнаштан бала тапкан дип, барысы да йөземә төкерер кебек. Гарьлеге ни тора!!!

 – Тукта, тукта... Син ни сөйлисең? Әллә шушы уч төбе зурлык кына сабыеңнан баш тартырга уйлыйсыңмы?! Ярамый, сылуым. Бала рәнҗеше гомерең буе эзәрлекләр. Рәнҗештән качып котылып булмый...

– И, апа җаным! Сабый дип киләчәк тормышымны, яшьлек язларымны, сөю назларымны челпәрәмә китериммени?! – Әле генә ятып, бәбәен имезгән Айсылу урыныннан торып ук утырды. – Гомер буе шушы нарасыйны тәрбияләп, бер ялгызым яшәргәме?! Дөнья тутырып көләсем, сөясем, сөеләсем, аккошлардай парлы буласым килә. Ә балалы хатынны кем кәләшкә алсын? Өченче сортлы көрпәле он кебек ул. Комы коелган, кесәсендә җил уйнаган ялгыз карт-коры гына кызыкмаса... Егет-җиләннең ике ятып бер төшенә дә кермәячәкмен...

– Әйткәнең хак. Әмма, ана – бөек исем! – дигән шагыйрь.

– Шулаен шулай да. Иргә кирәкмәгәч, миңа ник кирәк?! Әтиле бала үстерергә телим мин. Терәк булырдай. Апа, җаным, зинһар, бу бәладән коткара күр! Изгелек җирдә ятмас, эшләп баегач та, әҗерен кайтарырмын. Тапшырыгыз бу бәләкәчне мәрхәмәтле кулларга. Бала көтеп, ни чара кылырга белми аптыраган гаиләләр күп бит...

Суфия Сәйфулловна, мәсьәләне үз файдасына хәл иттем дип санаса да, үгет-нәсыйхәт бирүче ролен азагына кадәр уйнарга булды:

– Кабаланмаска киңәш итәм, – диде ул. – Җиде кат үлчәп, бер кат кис, сылуым. Соңыннан терсәгеңне тешләргә туры килмәсен. Бәгырь җимешеңнән, ачы булса да, мәңгегә баш тартасың, ләбаса. Бусын табиб буларак, вазыйфам кушуы буенча җиткерәм. Ә гади кеше буларак, шуны искәртәм: гомереңнең чәчкәдәй иң матур көннәрен ялгыз башың сабый биләве юып үткәрерсеңме?! Уйла. Балаң белән икегезне генә калдырып торам. – Табибә, ялтыравык туфлиләрен шакылдатып, гәүдәсен туры тотып чыгып китте.

Айсылу, баласын күкрәгенә кысып, янә үксеп елап җибәрде, кеше юклыктан файдаланып, хисләренә ирек бирде:

– И, язмыш! Нигә каһәрле син миңа карата? Синең алда ак кәгазьдәй чиста ич мин!? Ә кеше ирен ярату гаеп эшмени?! Үтермим бит, яратам мин аны! Гөнаһны да икәү бергә кылдык, көчләп түгел, теләп. Ләззәт диңгезендә пар аккошлардай бергәләп йөздек. Нигә соң гөнаһның җәзасын һәрвакыт хатын-кыз гына күтәрә? Сафлык имеш, кыз намусы. Намусыбызны ир-егетләр керле куллары белән тартып алып, сафлыгыбызны җиргә салып таптагач, бер бездә – хатын-кызларда гынамыни соң гаеп?! Алар өчен, кем әйтмешли, кыз да бул, буаз да бул.

Яшь хатын, акланырга теләгәндәй, кулындагы нарасыена мөрәҗәгать итте:

– Менә хәзер, иптәш, сине күтәреп, өйгә кайтып кердем, ди. Анда безне, әлбәттә, әти – әнием каршылар. Куып чыгаруын чыгармаслар, әмма төбенә тоз койганчы төпченерләр, кырын карап йөреп, йөрәк итен телерләр. Синең кечкенә күңелеңнең мыскыл, рәнҗеш ташлары белән яралануын теләмим. Урамга чыксам, авылдашлар ят күрер, әнә яшь кәнтәй, дип, артымнан битәрләп, үчекләп калырлар. Азгын ирләр адым саен итәгемнән тартып тынгы бирмәс, йозагы ачык кибет кебек күрерләр. Кибетемә кертсәм, анда син булырсың. Тумас борын порнофильм карап утырырсыңмыни?! Кичерә күр, балам, синнән баш тартам. Хафаланма, табиблар мәрхәмәтле, бер-бер чарасын табарлар, мөгаен.

Мөһим карарга килгән Айсылу табибны чакырды:

– Суфия апа! Керегез! Баламны Сезгә тапшырам. Үгетләмәгез, файдасы булмаячак...

Суфия Сәйфулловнаны гүя алыштырып куйдылар.

– Килештек, – диде ул коры гына. – Шушы минуттан бәбәеңне юк дип исәплә, оныт! – Гинеколог сабыйны хатынның кулыннан йолкып ук алды. – Кабат безгә килеп, бала таптырып йөрисе булма, кызый, ишеттеңме?! Моннан ары синең өчен мәңгегә юк ул!

Бая гына ягымлылыгы белән җанын яулаган акушерның зәһәр чәчкән металл тавышыннан курыккан Айсылу ничектер кечерәеп, бөршәеп калды, башын кагып, юк, дип кенә әйтә алды һәм, киемнәрен ашык-пошык эләктереп, бала табу йортыннан чыгып таю ягын карады.

Суфия Сәйфулловна нәкъ шуны гына көткән иде. Ул ноутбук төймәсенә басып, экранга Фирая белән Бәшәрнең фотоларын чыгарды, аннары кулындагы нарасыйга күз салып, әлеге фотолар белән чагыштырып карады һәм аптырашта калды. Җир шарын актарып эзләсәң дә, мондый охшашлык булмас! Кочагындагы сабый экрандагы ирдән туган диярсең, суйган да каплаган үзе. Иреннәрендә генә бераз аерма сизелә. Димәк, керем килә, табыш. Ул сөенеченнән кулларын ышкып, телефонга үрелде:

– Алло! Гайка? Гайникамал? Привет! Таныдыңмы? Бу – мин. Ни өчен шылтыратканны чамалыйсыңдыр. Товар кайтты. Сеп-свеженький. Конвейердан яңа чыккан. Тиз генә заказчигыңны җибәр. Хакы элеккечә. Ыһы. Көтәм.

Суфия Сәйфулловна алдын-артын чамалап, сак эш итә торган кеше. Иң курыкканы – закон сагында торучылар. Курыкмас җиреңнән куркырсың: кеше баласын кешегә сатып, керем ала. Алмас иде, нәфес куша. Дәрәҗә-статусларың да бүген акча белән билгеләнә. Икенче яктан уйлап карасаң, ник куркырга? Изүе эчендә төрле бәла-казалардан коткаручы, яклаучы җан сакчысы бар аның.  Ул да булса, алтын муенсага эленгән акча янчыгы. Кү-үп бәлаләрдән коткарды ул аны. Әнә шул коткаручысының “корсагы” һәрчак “тук” булырга тиеш. Өченчедән, төптән уйлап караганда, Суфия ханым бернинди дә җинаятьче түгел, киресенчә, фәрештәләр затыннан. Мәхәббәт юлында адашкан хатын-кызны ярлыкалап, башына төшкән кайгы-хәсрәттән коткара, чуалган тормыш йомгагын җайга салу мөмкинлеген бирә. Кысырларны – бәбәйле, бәбәйлеләрне, теләкләренә буйсынып, бәбәйсез итә. Тәүгеләре ана исемен күтәрә, икенчеләре кабат “кыз”га әйләнеп, егет-җилкенчәк белән чуала, җәһәннәмгә керсәләр дә йөзләре кызарырлык түгел. Нәтиҗәдә, баласыз гаиләләр таркалмый, ир белән хатын янә билне биштән буып, бергә дөнья көтә. Тома ятимне детдомга озатканчы, әти-әниле итү язык эшмени?!

(Дәвамы бар)

Фото: pediatrinfo.ru

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (9)
Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (9)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас