Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 июнь 2022, 11:32

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (8)

Иренең симез барсеткасындагы акчаларның шактыен үзенең кечкенә сары күн саквояжына күчергәч, “авырлы” хатынның күңеле тынычланып калды.

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (8)
Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (8)

7

Фираяның үз хәстәре – хәстәр. Себердән кайткан чакларында эчкегә сабышып, ярты төнгә кадәр кайлардадыр югалып йөри башлаган ирен ныклап тәртә арасына кертергә һәм йөгәнләргә кирәк. Йөгәне аның – бала. Кыйммәтле йөгән икән ул. Әнә күпме акча сорады теге убырлы карчык! Акча дигәнең сибирякның барсеткасында. Димәк, җаен туры китереп, “саварга” кирәк.

Төн уртасында, ишек бутап, күршеләрен йокыдан уятып йөргән Бәшәрне Миңзифа апа белән Габсаттар абзый икәүләшеп, ике ягыннан култыклап, өенә китереп куйдылар.

– Бар, мыштым гына кереп ят. Сине уйлап Фираяң ут йотадыр. Эх, мин сине-е! – Миңзифа ачуланып Бәшәрнең колагын борды.

– Иртән “баш төзәтергә” мине дә чакыр! – Габсаттар абзый тагын нидер әйтергә теләгән иде дә, карчыгы каккалап-суккалап аны алып кайтып китте.

Ишектән башын тыгу белән Бәшәр, Фираясының буран куптарасын тоеп, теле көрмәкләнсә дә, үзе беренче булып һөҗүмгә ташланды:

– Ай... Ай... Юк, Фир... Фир-гавен! Фирая! Син кайда? Нишләп ирне ир итмисең, ә? Ире кайткан, понимаешь, һык,.. ул өйдә юк, әллә кайда... Ирне ир иткән дә – хатын, чир иткән дә – хатын. Ир итмәдең мине, һык,.. чир иттең... Күрәсеңме, ничек арыганмын, аякта басып торырлык та хәл юк...

Кичтән бирле Бәшәрне көтеп, төн уртасында гына йокыга талган Фирая, тавышка уянып, күзләрен уа-уа, эчке күлмәктән генә йокы бүлмәсеннән килеп чыкты:

– А-ба-а! Әстәгъфирулла! Тәүбә! Тәүбә! Нишләвең бу? Яңа туган бозау хәленә төшкәнсең бит. Яле, дөресен әйт: кайда йөрдең болай ярты төнгә чаклы эт эчереп?

Туры сүзгә җавап юк. Әмма эченә кырык градуслы шайтан кереп оялаган ирнең керфек очы да селкенмәде:

– Һык... Не сметь мыскыл итәргә ап-айнык кешене! – Ул фикерен дәлилләү өчен йодрык төйнәп өстәлгә сукты. – Ай... Һык...

– Нәрсә, бертуктаусыз “ай” да “ай”? – Фирая иренең тигәнәк ябышкан чалбары белән итекләрен салдыра башлады. Ялганына абына язган Бәшәр айнып киткәндәй булды:

– Һык... Ай... Басу уртасында тезләнеп, төне буе Айдан безгә бәбәй бирүен ялвардым.

– Бәбәең каршыңда ләбаса! – Корсагын алга чыгарып, Фирая ике кулы белән бөеренә таянды. Шулчак иренең тигәнәк ябышкан киеменнән бер озын чәч бөртеге табып алды да, тегенең борын төбенә терәп, төпченергә кереште:

– Әл-ләл-ләл-лә... Бу кемнең чәче?

– Һык... Сыерныкы.

– Сыерда бер метрлы чәч булмый.

– Була... Һык... Койрыгында...

– Ә нигә сары ул? Безнең сөтлекәй кызыл төстә бит?! – Хатын Бәшәрнең киемнәрен иснәп чыгып, җентекләп күздән кичерде:

– Җитмәсә, үзеңнән хатын-кыз исе килә...

– Һык... Хатын белән яшәгәч, килер инде. Эх, шушы көнчеллегеңне! Кристально чистый ирне... һык... көнләп утыра. Сыерныкы булмаса,.. һык, эт йоныдыр, песинекедер, ничек килеп эләккәнен каян белим... Сыер ике бозау китергән елны син дә чәчеңне сарыга буяткан идең, мужыт шулдыр...

Соңгы вакытта Фирая корсагын зуррак үстерү өчен, бар көчен ашауга юнәлтте. Ашыйсы килсә дә ашады, килмәсә дә “авыз гармунын” уйнатты. Аеруча колбаса, әрмән шашлыгы, каклаган ит, майлы каз-үрдәкләр күңеленә хуш килде. Тиз арада үсеп, май бөргән корсак авырлы хатыннарныкыннан һич калышырлык түгел иде. Шуңа да хатын аяк терәп сөйләште:

– Карынымда яткан сабыең да көлә хәтта үзеңнән: әти өтәләнгән тавык кебек, дип.

– Каяле, һык.., улым белән бер чөкердәшеп алыйм, – дип, Бәшәр башын хатынының корсагына терәве булды, Фирая тегене шаяртып, эче белән этеп җибәрде. Идәнгә тәгәрәгән ир баш бармагын югары күтәрде:

– Молодец, улым! Үземнең нәсел әллә каян күренеп тора. Һык... Каты куллы... Бер сугудан нокаутка җибәрде. Мотлак боксёр булачак. Бокс перчаткалары белән тренажёр алып куйыйм әле...

– Туктаусыз ашарга таптыра ул. Әле менә пешкән шомырт сорый. –Хатын имче өйрәткән ялган тозагын үрә бирде.

– Алып кайтам барып... Һык... Ай... Фи... Фирая, синең өчен мин, җаным, шырпы кабыннан сикереп төшәргә дә әзер, чөнки... һык... яратам!

Җай чыкканга сөенеп, Алдар капчыгы тизрәк тозак корды:

– Яраткач, нишләп соң хәләлеңне бер тиен акчасыз йөртәсең?

Бәшәрнең барсеткасы гүя тәненә берегеп үскән. Ул – ирнең аерылгысыз тугры юлдашы. Менә әле дә шуны ачып, сөйләнә-сөйләнә, ашыкмый-кабаланмый купюраларны барларга тотынды:

– Әйе, ярты җаныңны акчасыз йөртү килешкән эш түгел. Гаеп миндә... Һык... Күпме кирәк? Әйт кенә, хәзер үк кулыңа тоттырам!

– Әлегә йөз илле мең җитеп торыр.

Бәшәргә диңгезнең тубыктан чагы. Йөз илле миллион сорасалар да, пажалысты, диячәк. Юкка гына көнбагышны – эш калдыргыч, аракыны –ыштан салдыргыч дип атамыйлар бит.

– Нишлисең, ай.., Фир.., ул кадәр акча белән? – Ир әлеге соравына җавапны тиз алды. Хатыны ихахайлап көлеп җибәрде:

– Нишлим икән?.. Ә-ә, менә тотам да күз алдыңда җилгә очырам. Минем өчен берни дә жәл түгел дидең ләбаса. Егет сүзе, белүемчә, бер була.

– Дөрес әйтәсең, җаным. Акча килә дә китә... Һык... Мин үзем – акча! Менә барсетка. Эченнән үзеңә кирәк кадәрен ал! Ләкин эчке бүлемдәге заначкага тимә!.. Һык.., әтү, ут өерәм... – Ул, сөйләнә-сөйләнә, әвен базарына китте. – Һык... Ярар, әлегә классик “Жигули”да йөрергә туры килер... “Тойота”.., һык.., көтеп торыр...

Иренең симез барсеткасындагы акчаларның шактыен үзенең кечкенә сары күн саквояжына күчергәч, “авырлы” хатынның күңеле тынычланып калды.

(Дәвамы бар)

Фото: clinica-opora.ru

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (8)
Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (8)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: