Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 июнь 2022, 16:15

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (7)

Бер йөрәккә беркайчан да ике мәхәббәт сыеша алмый. Табачак әле Айсылу үз ярын, табачак. Искиткеч чибәрлеге белән теләсә кемне ярыннан тартып алып, үзенә каратачак.

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (7)
Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (7)

6

Айсылу өчен күк капусы ачылган чак. Ачылыр да шул: сөйгәне – булачак ире – Бәшәренең җанын йөртә ләбаса ул эчендә. Мөнәсәбәтләрен ЗАГС аша ныгытасы гына бар. Буласы булган, буявы уңган инде. Әнә ничек тыпырчына сабые, утарга ябылган чабыш атыннан һич ким түгел. Кеше ирен тартып алу бик җиңел икән, кем әйтмешли, чепуха. Кенә сакламасын Фирая апасы. Үзе гаепле. Беренчедән, баласы юк, икенчедән, сине яраткан ир беркайчан да башка хатын-кызга күз салмый ул. Ә Бәшәр Айсылу өчен өзелеп тора. Себердән үткән кайтуында кышкы итек бүләк иткән иде. Италиянең үзеннән килгән. Чистый кожа. Моны күргәч, Әкълимәнең исе китте. “Каян алдың, кем бүләге? – дип йөдәтеп бетерде. Миңзифа апа, бездә дә бар андый гына импортный товар дип, Габсаттар абзыйның кәҗә тиресеннән тегеп биргән итеген киеп йөри башлады.

Бәшәр беркөнне кичкырын бакча артыннан килеп, ихаталарына үтәргә азапланганда, теге хәчтерүш Мәснәви, йодрыкларын төйнәп, юлына аркылы төшкән икән. “Айсылу минеке!” – дип әйтә ди, чукынмыш. Хәтта кизәнмәкче дә булган. Бәшәр үзен башы белән койма ярыгына тыгып киткән. Бу хакта көлә-көлә сөйләде. Әй бу ир-атларны! Әйтерсең, көзге әтәчләр, эләгешергә генә торалар.

Әти-әнисенең күрше авылга кунакка киткән чагы иде. Бүген дә кичке эңгер кояшның соңгы нурларын офык артына озаткан мәлдә тыштан сак кына өч тапкыр тәрәзәгә чирттеләр. Килешенгән сигнал бу. Айсылу, келәне күтәреп, Бәшәрнең кочагына атылды.

– Сагындым, түзәр тәкатем алмады! – Хуш исле алтын чәчләренә сөйгәнен төреп, ул мәхәббәт дәрьясына чумды.

Келәм астында барабан какмыйлар. Моны яхшы аңлый Бәшәр. Шуңа да бу кичтә сөяркәсенең кайнар сөю учагында чырагачтай дөрләп янды. Янып та бетте, үзенә баглаган олы өметләрне бер минутта көл дә итте.

– Сиңа мин бик мөһим яңалык алып килдем, – диде ул, чәч-башын төзәтеп утырган Айсылуның биленнән кочып.

– Тәүдә балаңның хәле белән кызыксын, – яшь хатын ирнең кулын корсагына күчерде. – Сизәсеңме, сине күрергә теләп ничек тыпырчына?

– Әйе шул. Малай икәне күренеп тора. – Бәшәр колагын корсакка куеп, тыңлагандай итте.

 – Каян беләсең?

– Белмәскә, кызыл кар яуган хәлдә дә Бәшәрдән кыз бала тумас, чөнки нәселебездә барысы да ир-атлар.

 – Көне килеп җиткән бугай, чыгарга атлыга.

– Шулаен шулайдыр да... – Бәшәр боеккан карашын читкә борды. – Тик ни бит... Юк, син, зинһар, мине дөрес аңла: Фирая да бәбәй көтә...

Көтелмәгән хәбәрдән Айсылу авып китә язды. Сөйләшү авыр булачагын аңлап килгән ир, куеныннан бер шешә “сүз ачкычын” тартып чыгарып, җайлап кына өстәлдәге чынаякларга койды. Күзен аска яшереп, берсен сүзсез генә бушаткач, Бәшәр, салпы ягына салам кыстырырга теләп, сөяркәсен үбеп алды:

– Иреннәрең бигрәк матур. Прәме, ябышып пешкән сутлы ике чия кебек.

– Бик яхшы. Тик киләчәктә дә шушы чияләрдән авыз итәргә сиңа насыйп булыр микән? – дип кеткелдәде тегесе. – Ә минем өчен колак алкаларыңның йозак шикелле салынып торуы кызык та, кәмит тә. Гомумән, беркатлы син. Җирдә яткан һәрнәрсә алтын түгел. Фирая апа сине төп башына утырта. Кысыр сыер бозаулаганын кайчан күргәнең бар?!

Икәүләп “тел ачкычы”ның төбенә төшкәч, күңеле күтәрелгән хатын мич артыннан, алъяпкычка төреп, тагын бер шешә алып чыкты. Хәмер парлары үзенекен итте – ирнең теле телгә йокмады:

– Син юк-барга хафаланма. – Ул Айсылуның чәчләрен назлап сыйпады. – Фирая балага узды, монысы көн кебек ачык. Экстра... имче... медицина әллә ниләр майтара хәзер. Кирәксә, шкафтан тумбочка тудыртыр кодрәткә ия. Ләкин мин сине дә ташламам. Аерым йорт салып бирермен. Икегез ике йортта яшәрсез. Ә мин ике арада, бер турыда йөрермен, хи-хи-хи... Бер дә эшләтмәм үзеңне. Сибирякта акча – бер букча. Киемгә дә, азыкка да кытлык кичермәссез. Бүре дә тук, сарыклар да исән. Шәп бит...        

Бу сүзләрне ишеткәч, Айсылу кып-кызыл булды, күз аллары караңгыланды.

– Ничек инде юк-барга? – дип кызып китте ул. – Бүген – юк, ә иртәгә –менә ул?

Хатын корсагына ишарәләде. Кызмас җиреңнән кызарсың. Ул корган барча планнар челпәрәмә килә ләбаса!

 – Сакаллы бозау син! Сапсыз сәнәк! – дип тезеп китте Айсылу кабарынып. – Инде ничә айлар буена мин әти-әниемнең күзенә чалынмаска тырышып, ут эчендә яшим. Эчтән тар, тыштан киң күлмәк киеп йөрим. Әллә сизмиләр, минем өчен хафаланмыйлар дисеңме син аларны. Кызым, кемгә охшап кабак кебек кабарасың дип әйтмәде түгел, әйтте әнием. Җир убылса, җир тишегенә кереп качардай булдым. Спортсменка буласым килә, штанга секциясенә йөрим, авыр күтәргәнгә, чемпион Жаботинскийныкы кебек, корсагым үсә дип алдадым. Штангаңның дискы төшеп китеп, имгәнеп куйма, дип көлде генә миннән.

Адәм чуарлыгы эчендә, хайван чуарлыгы тышында. Кеше карбыз түгел, эчен ярып карап булмый. Әнә бит ничек юкка чыгарды азгын нәрсә яшь хатынның яшерен максатын. Язмыштан узмыш юк, ди, ишәк, күзен дә йоммый! Сөяркә булып каласың килсә, рәхим ит, ди. Кемнеңдер “дочернее предприятиесе” булырга гарип-горабамыни Айсылу!

Мәхәббәт дигәнең электр лампасы белән бер икән. Теләсәң – кабына, күңелең кайттымы – сүнә. Күңеле кисәк кенә кайтты Айсылуның. Ул гына да түгел, Бәшәргә карата анда көчле нәфрәт уты кабынды! Нәфесе башына менеп утырган бу бәндәне тизрәк яныннан куып җибәрәсе килде. Менә нидән килеп чыга икән ул аерылышулар – җан җәрәхәтеннән! Җан җанга тартылдымы – кавышасың, җан җанны рәнҗеттеме – аерылышасың. Гомер буе җаннары җанга тартылып, бер-берсеннән башка яши алмаучылар өчен генә мәңгелек икән ул мәхәббәт тылсымы. Бер йөрәккә беркайчан да ике мәхәббәт сыеша алмый. Табачак әле Айсылу үз ярын, табачак. Искиткеч чибәрлеге белән теләсә кемне ярыннан тартып алып, үзенә каратачак. Әйтәчәк ул хәзер Бәшәргә әйтәсен:

– Фираяң бәбәй таба алгач, ни пычагыма куеныма атылдың? Менә нәрсә: түземлекнең дә чиге була. Карынымдагы балаңны, тугач та, роддомда калдырачакмын. Сиңа кирәкмәгәч, миңа да тансык түгел! Дәүләт тәрбияләсен. Бар, ычкын, нәсел үгезе, моннан ары бу йортка аяк басу түгел, төшемә дә кермә!

Хатын, төкерек чәчеп, Бәшәрне этә-төртә өйдән куып чыгарды һәм, озын саплы себерке тотып, артыннан эзен себереп ташлады. Башыннан очып төшкән кәпәчен эләктереп, ихатадан чыгып барганда, капка төбендә тәмәке көйрәтеп торган Мәснәви белән күзгә-күз очрашты. Тегенең көйдергеч усал карашын күреп, мыскыллы елмайды да:

– Нишләп йөрисең монда, сукыр эчәк? – дип төртеп, кыеш-мыеш адымнар белән өенә атлады.

Фото: rp-skazka.ru

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (7)
Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (7)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: