Чәчмә әсәр
8 Июня 2022, 05:37

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Сине көттем...

Бармак белән бармак арасына ит үсми дигәндәй, туганнар арасында да тип-тигез җирдә шулай мәңге берекмәс низаглар чыга икән шул.

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Сине көттем...Мәрьям ШӘМСИЕВА. Сине көттем...
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Сине көттем...

Зиннәтулла карт йоклый алмады бүген төнлә. Кичтән яхшы гына йоклап китсә дә, бер сәгать тә ятмагандыр, бастырылып, нәрсәдәндер куркып уянып китте. Кемдер аңа: “Эшлисе эшләрең бар, эшләп бетер, бетер” – дип, берничә тапкыр кычкыргандай тоелды. Шыбыр тиргә батып уянып китте ул. Торып утырды, аякларына кыска каталарын эләктереп, өй буйлап әрле-бирле йөрергә кереште. Бик озак урындыкта да уйланып утырды: нинди эшлисе эшләре булыр соң аның шулай кичекмәстән. Алайга китсә, кешенең үлгәннән соң да өч көнлек эше кала, диләр...

Таң атканын, яктырганын, тәрәзәдән карап, йөри-йөри көтеп алды. Бибинур бигрәк борчылды Зиннәтулласы өчен: “Кара әле син аны? Нәрсә булды соң сиңа бүген? Гомердә булмаганны?” – дип, картын төрлечә тынычландырып карады.

Төн уртасында, чәйләр кайнатып, чәйләп тә алган булдылар. Йокы кермәде күзгә дип, анысы, зарланып торып булмый инде. Вакыт күп, көндез ятар да йоклар, арттан куучы юк.

Офыктан кызарып кояш чыгуга, Зиннәтулла көрәген күтәреп, ихатага чыгып басты. Ходайга шөкер, матур гына кырпак кар яуган. Акрынлап кына көрисе булыр. Кар көрәргә ярата ул, тәртибен белеп, матурлап көри ул аны. Эшне иренеп эшләмәде ул бервакытта да. Аларны әтиләре Шәһит абзый: “Эшең сиңа карап, менә эшләде бу мине, дип көлеп торсын”, – дип өйрәтеп үстерде. Әтисе кебек, эшен эшләп бетергәч, бер читкә басып, үз эшенә үзе сокланып карап торырга яратты ул гомер буе.

Шундый уйлар белән урамга ук чыгып китте Зиннәтулла. Әһ-һә, башкалар да кыймылдый башлаган, сирәк-саяк өйләрдә дә утлар күренә башлаган икән инде...

 – Нихәлдә, Зиннәтулла абзый. Бик иртәләгәнсең, димме?

Зиннәтулла башын күтәреп караса, янында күршесе Заһитның басып тора. Хәл-әхвәл белештеләр, азрак авыл хәлләрен сөйләшеп тордылар. Заһитның каядыр ашыкканын сизенеп, Зиннәтулланың аны барасы юлыннан озаклап бүләсе килмәде.

 – Каядыр ашыгасың, димме, Заһит күрше?

 – Шулайрак иде шул, Зиннәтулла абзый. Әйтсәм әйтим инде, Газыйм абзый бик каты чирләп киткән бит әле. Төнен дә бер хәлен белеп кайткан идем, тагын бер барып килим әле димен. Ярый, күрше, юлымда булыйм әле мин.

Китте Заһит шәп-шәп атлап. Сөйләп китте ул хәбәрен күршесенә, ләкин Зиннәтулла агасының йөзенә никтер карап та аласы итмәде, югыйсә, аңларга тиеш иде бит ул күршесенең хәлен.

Агарып катты Зиннәтулла, кулларыннан көрәкләре төшеп китте. Менә бит әй.  Эшлисе эшләрең бар, эшләп бетер, бетер... Эшлисе эшләре барын Ходай Тәгалә белдерткән бит аңа. Инде берүк исән була күрсен Газыйм энесе. Әйе, Газыйм – Зиннәтулланың бертуган энесе. Бармак белән бармак арасына ит үсми дигәндәй, туганнар арасында да тип-тигез җирдә шулай мәңге берекмәс низаглар чыга икән шул.

Зиннәтулла нишләргә дә белмәде, әле көрәген ташлап, тиз-тиз генә Газыймнар яшәгән якка атламакчы була, әле кире капкасына уңайлый. Тукта, Бибинуры янына керсен әле ул, бирсә, ул бирер дөрес киңәшне.

Карчыгы да бу хәбәрне ишетүгә югалып калды бераз. Тавыш-тынсыз гына картына чиста киемнәр әзерләп бирде. И хатын-кыз, тиз аңлый бит ул хәлкәеңне, бигрәк тә аның Бибинуры. “Хәлен барып белергә кирәк Газыймның. Гомер буе шулай чирләп яшәде, үткенче булсын, Ходаем” – дип, капка төбенә чыгып озатып калды.

Зиннәтулла башта шәп-шәп атлаган булды. Соңрак адымнары акрынайды, бер-ике җирдә туктап-туктап, уйга чумып басып торды. Кире өйләренә табан уңайлап алды, тагын Газыймнарга таба шәп-шәп атлап китте. Авыр, бик авыр иде аңа шушы араны үтүе.

Ничек, кайчан ике туган арасына шундый салкынлык кереп урнашты – үзе дә ныклап хәтерләми. Газыйм, әллә нишләп, туганда ук бик чирләшкә булып туды. Һәрвакыт әнисенең кочагында шыңшыл елап утырганына балачактан ук ачуы килә иде абый кешенең. Әнисенең эше аны гына карап утырумы соң? Басуда иртә яздан кара көзгәчә эш тә эш, өйдә синең чирле балаң бардыр, дип торыш юк. Газыймны карау күбрәк апасы Гөлсем белән Зиннәтуллага төште инде. Алмаш-тилмәш әниләре янына ярдәмгә дә өлгерә иделәр әле. И кайчак энесенә ачуы чыга иде дә соң Зиннәтулланың. Урамга чирәмгә алып чыгып утырта, ат булып өстендә атландырып йөри, атынгыч ясап атындырган була, юк, бөтен белгәне – елау. Теге дә ярамый, бу да. Энесен карап үтте шул Зиннәтулланың балачагы.

Үзе алай үсә-үсә ныгып китте. Хәтта солдат хезмәтенә дә барып кайтты. Тик холкы үзгәрмәде. Балачактан килгән гадәтен гомер буе куды. Бар яхшы нәрсә аңа гына булсын, аны гына карасыннар, аңа гына ярдәм кирәк.

Йодрыкны төйнәп алудан Зиннәтулланы абый булуы гына тынычландыра иде кайвакыт. Өйләнешеп үзаллы яши башладылар ике туган, җыйнак кына өйләр салып чыктылар. Газыйм һаман элеккене куды: өй салышырга көн саен балта тотып әти дә, абый да килергә тиешләр. Ярдәм итмәделәр түгел, Газыймнарга күп ярдәмнәре тиде әти-әнинең, Зиннәтулланың.

Тик әткәй-әнкәй мәңгелек түгел, абыйның да үз дөньясы, үз эше. Менә шунда Газыйм сыртын кабарта башлады булса кирәк.

Малайларның икесен бергә чакырып, әтиләре беркөн шундый сүз башлады:

 – Зиннәтулла, ачулана күрмә  берүк, улым. Мал-туарга, өйгә Газыймнар хуҗа булыр инде, – диде.

Абый кеше бер сүз дә каршы әйтмәде бу васыятькә.

 – Әткәй, сүзем юк. Төсең итеп тотармын, чалгың белән кибән куйгыч өчаяк сәнәгеңне булса да бирерсең инде миңа!

 Шәһит абзый, көлемсерәп, синдә инде бар тотка, дигәндәй, олы улына җылы караш ташлады.

 Сыерны бер ел асрап карады Газыйм. Икенче елны, чатлама суыкта, аны җитәкләп, абыйларына килеп керде:

– Булмый миннән, мә, үзең кара. Аны карыйммы, үземнеме!

Нишләсен, берсүзсез алып калды малкайны Зиннәтулла. Ташлаткан булган икән сыер. Асрап чыгардылар малкайны, язын бозаулады. Тик өч-дүрт көн дә үтмәде, капкада кулына җеп тоткан Газыйм күренде:

 – Сыерны алырга килдем. Сезгә кирәк сөт-катык безгә дә кирәк! – дип, сыерны җитәкләп алып кайтып китте.

Нишләсен Зиннәтулла, бозауны җитәкләп, сыер артыннан иярде, өенә тиклем илтеп куешты. Эчендә буран котырса да, энесенә сиздермәде. “Кемнеке –синеке, улыкаем, ярдәм ит инде шуңа, кулыңнан килгәнчә!” – Әтисе шулай дип, ялварыплар әйтте бит олы улына.

Мондый хәл ел саен кабатланды, Зиннәтулла тешен кысып түзде.

Бер искә төшерә башласа-аң... Әтиләренең бер бик яхшы печәнлекләре бар иде. Газыйм чапмаса, үзем чабыйм әле шул печәнлекне, дип барса, каршысына энесе чалгы күтәреп килеп чыкты: “Килә күрмә монда, чабам үзеңне. Чалгысын гына алганың җитмәгән, инде печәнлеге дә кирәкме?” – дип кычкыра-кычкыра килмәсенме.

Сөйләшеп килешерлек тә түгел, ичмасам. Әтисенең әләф-тәләф итеп чабылып беткән печәнлегенә бик озак карап торды да Зиннәтулла, башын иеп кайтып китте. Ике туган арасында мондый чикәләшүләр сирәк-мирәк булса да чыгып торды.

Соңыннан инде ул, олы абый буларак, читкә китүне кулайрак тапты: “Акылсыз “җиңдем” дияр, акыллысы юл куяр”, диләр бит әле, әйдә шулай булсын. Тик алай да, “Туган туган булып кала, җан тармаса да кан тарта”, дип бер дә юкка җырламыйдыр халык, дип, энекәшен еш-еш искә ала, урамнан үтеп барганын күрсә, каршысына йөгереп чыга, җитәкләп алып, өенә чакырып караган була. Менә шулай ут эчендә, чаба-чаба еллар үтеп тә китте. Инде чигә чәчләре агара башлады кебек.  

Шуларны уйлый-уйлый килеп җитте энесенең өенә. Күптән аяк басмаган ихатага аяк басты, акрын гына күтәрмәдән менде. Һәр кагылган киртә, тактаны, әткәсе белән өчәүләшеп сөйләшә-сөйләшә эшләгән вакытларны искә төшереп, күзенә яшьләр килде. Һәрберсен куллары белән сыйпап-сыйпап, сөеп алды. Өйгә үтү белән карашы түрдәге караватта яткан энесенә төште.

И туганкайлар! Энесенең нинди  хәлдә икәнен күрүгә үк күзеннән яшьләре коела башлады. Йөгерә-атлый карават янына килде, тезләнде, балачактагы кебек, җитәкләп алып китәргә теләгәндәй, кулларыннан тотты. Энесенең күз кабаклары акрын гына дерелдәп тордылар да ачылдылар, үзе, елмайгандай, бу син бит, абый, таныдым, син бит, дигәндәй, Зиннәтуллага төбәлде. Шулай сагынып күрешер өчен, шултиклем елларны югалтырга кирәк булдымы икән?!

“Кулларың җылы, абый, бәләкәй чактагы кебек. Сине көттем”... – Тышта өшеп кергән абыйсының кулларын “җылы” дия-дия, кысып тотты Газыйм. Күпме еллар бер-берсенең җылысын тоймаган ике бертуган, бер-берсенә ничә еллар бирә алмаган җылылыкны биреп бетерергә теләгәндәй, куллардан кулларын ала алмыйча, бер-берсенә төбәлделәр. Бик күп еллар, бер-берсенә әйтә алмыйча, йөрәкләрендә җыйган сүзләрне, әйтә алмыйча соңга калмыйм, дигәндәй, тирә-яктагыларга игътибар да итмичә, акрын гына, күз яшьләре, карашлары аша аңлашалар иде...

Фото: Pexels.

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Сине көттем...
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Сине көттем...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас