Бәшәр ишеккә колагын куеп, эчтәге хәлләрне тыңлап, эш аешына төшенергә тырышты: “Тәртәңне аер. Курыкма. Тешләмим. И-и-и, хәлләр монда аврал. Күптән каралмаган. Нихәл итәргә дә белгән юк. Түзәргә тырыш. Стерильләнгән табагач кулланмыйча булмый.” Фираяның ачынып кычкыруын ишеткәч, Бәшәр, йөрәген тотып, урамга ук чыгып тайды. Манма тиргә батып, “һөнәри осталыгын” күрсәтә башлаган имче ул арада янә тел тегермәнен эшкә җикте:
– Дәвалауның иң җаваплы мәлендә, син нервы бозып, адашкан сарык бәрәне шикелле бакырасың. Һичьюгы менә шушы уклауны тешләрең белән кыс! Табагач белән генә әвәләп булмас ахры, – диде ул, кызыл сөлгегә тирен сөртеп. – Утлы кисәү кирәк.
Гайникамалның янган мич эченә үрелүен күреп, Фирая яткан җиреннән ничек сикереп торганын сизми дә калды.
– Нәрсә, теләгеңнән кайттың дамыни? – Сихерче “пациент” авызыннан уклауны каерып алды.
– Ужас! Шыта яздым! – кебек сүзләр очты тегесенең теленнән. – Башка бер җиңел юлын тап, апа, буш итмәм, – диде ул, ялварып. – Пажалысты?!
Гайникамалга шул гына кирәк иде. Әнә ничек оста гына итеп клиентын үз кармагына каптырды ул!
– Риза икәнсең, тыңла. Иреңне алдарга туры килер. Район үзәгендәге бала табу йортында танышым бар. Аның аша яңа туган сабый алып бирә алам сиңа. Гадәттә, аларны җилбәзәк үсмер кызлар калдырып китә. Акчаңны гына кызганма. Тик бу турыда ләм-мим, син бел дә, мин бел.
Бу вариант Фираяны канәгатьләндерде. Әмма бер четерекле ягы күңелен борчуга салды:
– Әгәр сабый Бәшәргә дә, миңа да тамчы да охшамаган булса? – дип шик белдерде ул.
– Кайгырма, охшаганын сайларбыз. Юкка гына фотога төшермәдем бит. Вакыт бар. Интернет аша адресатына барып ирешер. – Имче “пациентына” аңлату эшләрен дәвам итте:
– Соңыннан миңа бәбәй күчтәнәче итеп ун-унбиш баш какланган каз белән бер-ике феләк бал китерсәң, шул җитәр. Роддомдагы гинекологка да йөз илле мең сум “төртерсең”. Күреп торасың, илдәге хаклар күз ачып йомган арада үсеп тора. Шуңа күрә бала бәясе дә арта. Алдан хәбәр итеп куярмын табибка. Суфия Сәйфулловна аның исем-шәрифләре. Кирәкле “товар” базага керү белән барып алырсыз.
Бәшәрне кулдан ычкындырмас өчен Фирая шайтан әшнәсе булырга да риза иде. Шуңа да имче тәүдә аны ире алдында авырлы хатын ролен уйнарга өйрәтә башлады:
– Беренчедән, тышкы кыяфәтеңә игътибар ит, – дип төшендерде. – Корсак үстер. Күп аша, аз хәрәкәтлән. Эчеңне май бөрсен. Йөргәндә, корсагыңны алга чыгарып, кабартып атларга тырыш. Торган саен күңелең болгангандай ит, укшыта дип тышка йөгер. Көйләттер, каприз күрсәт: йә кара уылдык, йә аю боты, йә Себернең мүк җиләген ашыйсым килә дигән.
Шактый вакыт бүлмә буенча йөреп, авырлы хатын курсын үткәргәннән соң, Гайникамал “ассистентына”, ягъни тутыйкошка, Бәшәрне чакырырга кушты.
– Лох дур-рак! Лох дур-рак! – дип кычкырды тегесе.
– Ялгыштың, ахмак! Яле, ничек өйрәттем?
– Гафу,.. пардон, мадам! На приём! На приём!
Кыюсыз гына ишек шакып кергән ир каршында сихерченең теле телгә йокмады, әй куертты ботканы!
– Котлыйм! – диде ул, керә-керүгә ирнең кулын кысып.
– Нәрсә белән?
– Сорап торасың. Әлбәттә, балаң белән!
– Әстәгъфирулла! Шул арада? Кайда ул? Күрсәтегез тизрәк! – Бәшәр, алан-йолан каранып, бүлмә эчен күздән кичерде. Ниһаять, игътибарын буй-сыны үзгәреп өлгергән хатыны җәлеп итте.
– Мог-җиза-а-а! – дип тел шартлатты ул. – Яңа гына нечкә билле идең, инде күәс чиләгеннән артылган камыр шикелле кабаргансың да куйгансың. Гайникамал апа! Мондый бәхет бүләк иткән өчен, табан астыгызны да үбәргә әзермен.
Бәшәр иелеп, имченең капрон оеклы ботларына үрелде. Ләззәттән йөзләре кызарып чыккан сихерчегә карап, Фираяның күңелендә көнчеллек корты уянды һәм хатын Бәшәрнең арт шәрифенә тырнакларын батырды. Тегесе корт чаккандай сикереп торды.
– Шөпшә, – диде Фирая, ачык форточкага ишарәләп. – Тәрәзәдән чыгып шылды.
Тик авызы колагына җиткән аферист карчыктан тиз котылам димә.
– Тел белән таба пешми, сал учка, – диде ул күзләрен майландырып. Акчалар букчадан букчага күчкәч, сүзен дәвам итте:
– Балагызны фәрештәләр Ходай заводында ясап яталар. Әзер булгач та хәбәр бирермен, шуңа күрә бульниска барып күренеп йөрмәгез, файдасы юк.
Бәшәр ышанырга да, ышанмаска да белмичә, аптырап авыз ерды:
– Гайникамал апа, Сез – Каргалыда, без башка тарафта яшибез. Көне килеп җиткәнен ничек белерсез икән?
– Мин – имче-сихерче. Җиде кат җир астында нәрсә ятканын да беләм.
Мондый җавапны ишеткәч, Бәшәр сокланып, тел шартлатты:
– Җир шарындагы сигезенче могҗиза – ул синдер, Гайникамал апа. Мин үземне Галәмгә атлаучы тәүге космонавт кебек хис итә башладым.
“Ничәнче космонавтсыңдыр, анысы миңа караңгы”, – дип, авыз эченнән мыгырданды сихерче, әфсен-төфсен сүзләрен төкерекләп чәчә-чәчә. Ире алдында укшыган кыяфәттә корсагын кабартып йөрүче Фираяга көлемсерәп карап, бераз күзәтеп торгач, Гайникамал, визиткаларын һәм телефон саннарын алып, “кунак”ларны озату ягын карады:
– Вакытым тар, күктәгеләр белән киңәш корасым бар, – диде ул, Фираяга мәгънәле күз кысып. Ишектән чыгучыларга тутыйкош кат-кат тукыды:
– Всё будет о'кей. Бабки гони, бабки!
Тутыйкошы Гайникамалны юкка гына “шулер” дип атамый. Беркатлы ирләрен иярткән кысыр хатыннар күп килә аңа. Шуңа күрә керем дә зур була, натуралата да, акчалата да. Ялганның койрыгы кыска дип әйтү беләнмени, ялган капчыгы үз эшен эшли ул! Алданган ирләр, алданган хатыннарының “сихер көче” белән туган балаларын “әти” буларак күтәреп, бәхет-сәгадәттә тормыш кичерләр. Иң мөһиме – гаилә иминлеге ләбаса.
Әле дә чираттагы клиентларын озаткач, тутыйкошы белән гәп корып, самавырны екканчы чәйләп, килгән күчтәнәчләрдән мәйләп авыз итте:
– Шулай, кошкаем. Тик торганга шайтан ботын тоттырган. Без тик тә тормыйбыз, артык эш тә кырмыйбыз. Тел тегермәне генә тартсын.
Ул авызына капкан бавырсакны йота-йота, телефонга үрелде:
– Алло! Роддом? Суфия Сәйфулловна?! Бу мин – Гайка, – диде телен чәпелдәтеп. – Калҗа бар! Срочно товар кирәк. Хакы прежниймы? Ә-ә-ә, прейскурант буенча... Прейскуранты үзебезнең отечественный булсын. Әлегә зарубежный гынамыни? Чурка? Алай икә-ән... Юк, аны ошатмаслар, чөнки ире дә, хатыны да – үзебезнең милләт кешеләре... Төс-кыяфәтләреме? Компьютер аша минем сайтка кереп, фотоларын карагыз әле. Әйе, әйе... Ирле-бичәле Акъюловлар. Ире – Бәшәр исемле, бичәсе – Фирая... Күрдегезме? Бераз гына сабыр итсеннәрме? Ярар. Пока, пока, пока... Сездән шатлыклы хәбәр көтәм!
Трубканы куйгач, Гайникамал әле генә катлаулы операция башкарган хирургтай, битенә бәреп чыккан тир тамчыларын чуклы сөлгегә сөртеп алды. Әйе, Гайникамал – шулер. Башкарган хезмәте өчен Суфия Сәйфулловна йөз илле мең сумлык кеременең илле меңен, ягъни өчтән берен, аның кулына тоттырачак. Бу – икесе арасындагы килешү шарты. Кашпировский белән Чумакның исемнәре илгә киң танылган. Имче Гайникамалга да “пациентлар” чиратка тезелеп тора. Әлеге “тылсым” иясенең “сихер” үзенчәлеге менә шуннан гыйбарәт тә инде.
Фото: zoo-galereya.ru