Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 июнь 2022, 10:02

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (11)

Киткәннәрнең күбесе кире кайтмады. Алар Җир-анабыз күкрәгендә мәңгелек йокыга талды. Бөек Ватан сугышы яугирләренең үле гәүдәләре бөтен Европага сибелгән. Ә кайберәүләрнең каберләре дә юк — алар “хәбәрсез югалган”! Моңа һич ышанасы килми: ничек инде кешеләр билгесезлектә югалырга тиеш?!

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (11)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (11)

(Дәвамы. Башы сайтта.)

Өченче бүлек

(1941 — 1945 еллар)

Кеше кыру дәвам итә...

Илгә зур бәла килде... Сугыш башланды. Бу юлы кемнең кем булуы һәркемгә бик яхшы аңлашылды. Гражданнар сугышында абыйсы бер якта, энесе — икенче якта булып сугышсалар, монда ил белән ил сугыша, ике яктан да  зур көчләр сугыш  машинасын хәрәкәт иттерә иде.

Советлар Союзының алдан ук көчсезләндерелгән армиясен тиз арада юк итү һәм чиксез байлыкларын кулга төшерү нияте белән ачылган бу мәкерле басып керүнең чын максатларын, шулай ук алда булачак көрәшнең кем файдасына бетәчәген беркем дә белә алмый иде әле.

Репрессияләр белән юк ителгәннәр яки политик тоткынлыкта иза чигүче ватандашларыбыз Туган илне сакларга басучылар рәтен тулыландыра алмады. Ләкин фашистларның Мәскәүгә бик тиз якынлашуы — халкыбызны шок хәленнән бик тиз айнытты. Кулларына корал алып, сугышка китәргә теләүчеләр дә бермә-бер артты. Столыпин башлаган аграр реформага җәлеп ителгән халыкның төгәл санын чит ил разведкасы да, үзебезнекеләр дә билгели алмаганга күрә, дошман Мәскәүне изеп китә дигәндә, 2 миллион себер егетләренең “калкып чыгуы” сугышучы ике як өчен дә көтелмәгән хәл булды! Бу “резерв” агрессорның “блиц криг”ын юкка чыгарды, ә безнең сугышчыларның хәрби рухын бермә-бер күтәрергә ярдәм итте.

1418 тәүлек дәвам иткән сугыш — бертуктаусыз кеше кыру машинасы — илебез икътисадын уннарча елларга кирегә алып ташлады, “совет халкы” дип аталган генофондның дистәләрчә миллион вәкилләрен җир куенына салды!

 

Абый китте...

Баянны солдатка чакыру турында авыл Советының йомышчысы кереп әйтте. Ике атна элек кенә 18 яше тулган Баян бу хәбәрне көн дә көтте. Һәм менә ул — язмышыңны үзең хәл итми торган мәл — килеп тә җитте.

Рәхимсез сугыш машинасына кереп китәсе чираттагы корбанны чакыру кәгазе иде бу! Менә бүген Баянның чираты. Кибеткә төшеп, бер шешә “чәки” алып менде дә күршесе Дәүлиләргә керде.

— Дустым, — диде Баян, — миңа повестка бар. Әйдә, хушлашыйк әтиемнең наратлары белән...

Күршесе сүз төбен аңлады. Бергәләп, наратлар арасына Баян үзе ясап куйган өстәл янына чыктылар. Кардан ачылган агачларның төпләрендә чирәм күренә башлаган. Көн ярыйсы гына җылы. Түмәр-утыргычка утырып, Баян алып кайткан аракысын ишегалдында йөргән Нуриядән чыгарткан аяклы рюмкаларга салды. Эчеп куйдылар. Тын калдылар... Сүзләрсез дә аңлашылган котылгысыз сайланыш алдында көчләре ташып торган егетләр көчсез иде. Атылып чыккан яшьләр яңактан кайнар лава булып актылар. Кырларына кишер пирүге алып чыккан Нурия дә абыйсының ап-ак йөзен һәм яшь тулы күзләрен күрде.

— Апай, минем теге МТС ка йөрткән капчыгыма бераз сохари салып, котелок, сабын, тастымал кебек тиешле нәрсәләрне, повесткада язганча, тутырып куй әле, яме, — диде абыйсы.

— Ике капчыкны да ал, абый!.. — Баян елмаеп куйды, ләкин җавап кайтармады.

Елашып-җырлашып утырган абыйлары өчен бу минутларда күгәрчен сөте алып килергә дә риза иде кыз. Тиз генә кушканын үтәде дә, иртәгә җигәсе атны сорап алып кайтырга дип, бригадир өенә китте.

Атны җигәргә әле өйрәнә башлаган Нурия бүген колхоз эшендә файдаланылмаган, бер көн ял иткән атны сорап алды. Җигеп бирделәр.

Бер пот солы, ике сәнәк печән салып, өстен салам белән каплап куеп, арба җигелгән аты белән капка алларына кайтып туктады. Җитәкләп, ишек алдына алып керде.

Абыйсы йоклаган иде. Инәсе, уртагыннан суелган сарыкның бар булган итләрен салып, аш пешереп булаша. Нуриянең: “Каян ит алдың?” — дип соравы җавапсыз калды. Сугыш исәбенә җыела торган мәҗбүри ит тапшыру йөкләмәсен Кифая бер атнага соңрак түләргә рөхсәт алган иде. Китүче солдат гаиләсенә генә тиешле льгота иде бу.

— Кызым, абыеңа кәгазьләр дә сал. Хат язарга, — диде, кайтып кергән Нуриясе үзе кырына килеп утыргач.

— Бигрәк явыз сугыш башланган икән бит. Бомбы төшсә, бөтен авыл юкка чыга, ди бит. Ай, Аллам... Озакка булыр микән бу?

— Инәй, күпкә бармас әле. Молотов көчле кеше, диләр. Килешеп, туктатырлар әле сугышны.

— Сталин түгелме ни безнең башлык?

— Белмәссең, аларның кайсы баш икәнлекне...

— Улым, тор әйдә, аш пеште! — дип Баянны уятты.

Аш ашаганда, Баян күптән күргән төшен сөйләде.

— Инәй, 18 көн буе күрдем шул бер төшне. Оярадан самолётка утырып очып китәбез дә, таулар өстеннән, урман-сулар аша очып, таң атканда барып төшәбез. Икенче кабат тагын шуннан күтәрелеп китәбез һәм тагын очабыз... Шулай көн саен. Менә бүген кайтып төштек, — дип тәмамлады. — Инәй, нәрсәгә юрарга икән?

— Яхшыга, балам, яхшыга, — диде ана, улының кире кайтып керәсен күзалларга тырышкандай.

Ай, белгән булса, бу — соңгы кич утырулары булуын!..

1942 нче елның 8 нче апрель иртәсендә, үзен озатырга җыелган дуслары белән саубуллашып, арбага дилбегә тотып утырган сеңлесенә Баян кузгалырга кушты.

Капкадан чыгып барганда, ул инәкәенең колагына пышылдап әйтте:

— Лотфия апаларга ашлыгымның бер бөртеген дә ашатмагыз, риза түгелмен! — диде. Ә җизнәсе җәй айларында гына сугыш хезмәтләренә чакырылды.

Кифая улына бер сүз дә кайтармады. Ана күңеле киң бит ул: балаларының барлык төр хилафлыкларын да кичерә, бармакларның кайсын гына тешләсәң дә авырта, дигән кебек!

Көн дә авыл эченнән яңгыраган җырлашу-елашу тавышлары бүген ишетелмәде. Тыныч кына еладылар... Ике урамнан ике ятим китә иде, алар өчен кем еласын?!.

Озатырга Яңавылга Нурия үзе генә китте. Кифая, башка озатучылар белән басу капкасы янында басып калды. Ниләр уйлагандыр, ир кеше көченнән тагын мәхрүм ителгән хатын. Баламны соңгы күрүем, дип кенә уйлый алмагандыр...

Чана юлы өзелгән вакыт булганга, иртәләгән арбага җигелгән атлар көч-хәл белән юлчыларны сөйри, күп вакыт җәяү атлыйлар. Җир чыккан урыннарны гына сайлап бара-бара, юл бик озынайды. Суы күтәрелгән елгалар да юлчылар өчен зур киртә булып торалар. Икенче ат Галимҗан дустыныкы. Аны озатып әнисе һәм йөргән кызы Мәгания бара. Җәяү атлаган аякларга карлы юеш балчык сылаша...

Район үзәгенә көн кичкә авышкач кына барып керделәр. Атларын Галимә җиңгәләрендә калдырдылар.

Военкомат алды атлар, кешеләр белән шыгрым тулы. Кемнәрдер җырлый, кемнәре бии, елаучылар да күп. Гармун тавышлары да сагышлы яңгырап ишетелә...

Галимҗанның иртәгә китмәячәге билгеле булды. Тагын бераз хушлашу минутларын кичереп тордылар да атлар калган йортка киттеләр. Кунып калганнар, ләкин алып килгән солыны атларга салмаганнар, ач атлар арбаны кимереп төн чыкканнар. Нинди башка эшләре булгандыр? Абыйсын озатып килгәч, Нурия шак катты...

Башкалардан торып калган Нурия белән Баян военкомат эченә кереп төн үткәрделәр. Капчыктагы бер кисәк сохарины, үзенә кирәгрәк булса да, апаена тоттырды. Сохари кимереп, утырган урыннарында алмашлап “черем иттеләр”.

Яңа гына йоклап киткән кебекләр иде — иртәнге 5 ләр җиткән. Чиратта торып, вокзал артындагы бәдрәфне кереп күрделәр. Ә сәгать алтыларда китүчеләрне, икешәр кеше бастырып, стройга тезделәр.

Урам буйлап станция ягына атлаганда, абыйсының агарып киткән йөзен күреп, Нурия елый башлады. Моны ишетеп абыйсы:

— Елама! Еласаң, торып кал! — диде.

Агарган йөзләре күз алдыннан китмәсме инде?..

Кичә күрше Дәүли абзыйлары белән китүне “юып” утырганда да абыйсының йөзе мәетнеке төсле иде. Бүген дә шундый! “Инде бүтән алсуланмас микән ни?” — дип уйлап куйды кыз.

Станциядә илнең сугыш резервы булган 18 яшьлек егетләрне товар поездына төяделәр. Бераздан поезд көнбатышка таба акрын гына кузгалды. Кая барып җитәселәрен дә белмәгән, вагонга яңа кереп утырган иллегә якын пассажирны бераздан язгы күккә таралган соры паровоз төтене йотты...

Киткәннәрнең күбесе кире кайтмады. Алар Җир-анабыз күкрәгендә мәңгелек йокыга талды. Бөек Ватан сугышы яугирләренең үле гәүдәләре бөтен Европага сибелгән. Ә кайберәүләрнең каберләре дә юк — алар “хәбәрсез югалган”! Моңа һич ышанасы килми: ничек инде кешеләр билгесезлектә югалырга тиеш?! 

(Дәвамы бар.)

Фото: https: pexels.

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (11)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (11)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: