5
Эшләмәгән кешедән күкәй салган тавык яхшы диләр. Бәшәр – эш аты. Бер ай – Себердә, бер ай – өендә. Нефтьче булгач, акчаны мул түлиләр. Шуңа да йорт-курасы төзек, түбәләр, коймалар профнастилдан коелган, Тольятти автозаводыннан чыккан урта хәлле “Приора”сы да бар. Фираясы янына атлыгып, һәрчак сагынып кайта. Бүләкләрнең кәттәләре белән сөендерә сөйгәнен. Кышын – затлы бүрек, кеш туны дисеңме, җәен – ачык төстәге аллы-гөлле күлмәк-яулыклар, затлы джинсылар... Хәер, санап бетерерлек тә түгел. Әнә шулай, мәхәббәт – сөю белән дә, бүләк белән дә ныгытылырга тиешле әкәмәт нәрсә ул.
Күрше тавыгы күркә булып күренә диюләре дөрес икән. Моңа Бәшәр Айсылуның “җәннәт шулпасын” татыгач төшенде. Купшы күркә кабат гади тавык хәлендә торып калды. Айсылу ничек кенә яшь һәм чибәр булмасын, Бәшәрнең йөрәге Фираясына колмактай уралып үскән икән лә! Бәбәй дә табып бирсә, чит-ятлар белән чуалыр идемени ул! Шуңа да Миңзифа күршесе биргән “төпле” киңәшләрне хатыны бер тында түкми-чәчми сөйләп җиткергәч, Бәшәр аларны сөенеп, хуплап ук күтәреп алды:
– Бәбәйле итүенә ышаныйк. Чөнки имче дә, сихерче дә бит ул! Эх, беләсе иде: сихерчеләр шайтан белән эш итәләр микән, әллә күктәге фәрештәләр беләнме?
Фирая да акыл сандыгын эшкә җикте:
– Шайтан белән эш итсә, сабый урынына утын пәләне тоттырып кайтарыр иде. Ишетеп белүемчә, шайтаннар җиде кат җир астында яши икән. Ә моның күрәзә кылучы кошы бар ди. Кошлар кайда көн күрә?
– Һавада.
– Менә сиңа җавабы. Күктәге фәрештәләр белән эш итә ул.
Сузмыйк сүзне озакка,
Биклик өйне йозакка
Имчене күрү кирәк,
Сихерче – безнең терәк!
...Бәшәр белән Фирая юлга чыкканда, имче карчык Гайникамал өстәл артында хатын-кызны өшкерә торган “эш коралы” – тонык шәм яктысында, бармак очларын төкерекләп, акча исәпләп утыра иде:
– Бүген дә адәм балаларын “дәвалап”, күп кенә сумнар эшләп алдык, әйеме, гүзәл кошкаем? – дип эндәште ул түшәмгә эленгән җиз читлек эчендәге зәңгәр түшле тутыйкошка. Җыелган им-том акчасына Кырымга барып ял иткәндә, пляжда тамаша күрсәтүче бер кәмитчедән зур хакка сатып алган иде ул аны. Һәм һич үкенмәде. Өендә бизнес-салон ачып җибәрде дә, син бел дә мин бел, ничек акча сукканын! Олы таләпләр куеп, туктаусыз үгет-нәсыйхәтләп тутыйкошны үз файдасына эшләргә өйрәтте. Канатбае зирәк укучыдай белемне йотып алды, дөрес, кайчакларда хата да җибәргәләде. Менә әле дә җавап итеп аваз салды:
– Лох дур-рак! Лох дур-рак!
Гайникамал янә сабыр гына өйрәтергә кереште:
– Я не о том. Табыш алгач, Гайникамал кем була?
– Гайникамал – шулер! Гайникамал – шулер! Шулер!..
Бу юлы имче кызып китте:
– Әйт, мине мыскыл итәргә сине кем өйрәтте? Килгән-киткән җыен хәчтерүш лохлармы?
– Лох дур-рак! Лох...
– Җитте, димен! – Гайникамал тутыйкошка йодрык күрсәтте. – Үзеңнең изге кош булуыңны онытма! Әллә им-том савытыннан спирт чүмердеңме, күрәм аны чыраең шәфәкъ төсле кызарып чыккан?! Тәртәдән чыга калсаң, хәзер үзеңне ачлык белән дәвалый башлармын. Исеңә төшер әле, мин авыруларны кабул иткәндә нәрсә дияргә тиешсең?
Җәнлек белән кош-кортлар да кеше телен яхшы аңлый, җәмәгать. Холыксыз адәмнең тәртәсе кыска булуын әллә каян тоя алар. Шуны сизгән тутыйкош та, түбәнчелек белән канатларын җыеп, мескен кыяфәттә башын иде.
– Пардон, мадам, пардон. Всё будет о’кей! О’кей! – дип, хуҗасы алдында тәлинкә тотарга кереште.
– То-то оно. Знай своё место! – Гайникамал, акчаларны исәпләп, букчасына тутырды. Аннары “пациентлары” калдырган пакетларны ачып, эчендәге нигъмәтләрне барлый башлады. Берсендә – ат казылыгы, икенчесендә – ысланган дуңгыз ите, өченчесендә – бер тартма шоколад белән кызыл шәраб.
– Сараннар, – дип мыгырданды канәгатьсезлек белдереп. – Теге пакетта нәрсә икән... Әһә, яңа аерткан бал. Эх, исенең тәмлелеге, исереп үлмәле. Менә бусы шә-әп!
Кулларына әлеге дә баягы пакетлар күтәргән Бәшәр белән Фирая нәкъ шушы мизгелдә кызыл профнастил түбәле өйнең калын тимер ишеген шакыдылар. Эчтән тутыйкош тавыш бирде:
– Кто там? Боль-ной? Боль-ной?
– Бу бит күктән төшкән фәрештә кош! – дип шаккаттылар ир белән хатын һәм ашыгып җавап кайтардылар:
– Әйе, әйе, больной. Сәпсим больной.
Тутыйкош имче хатын белән киңәш корды ахры, ыхым-кыхым тамак кыргач, өйгә чакырды:
– На приём! На при-ём! Гай-гай-гайка...
Эчкә үтеп, хәл-әхвәл сорашкач та, Бәшәр белән Фирая күчтәнәчләрен хуҗабикәгә тапшырды. Тегесе пакет эченә күз салгач, азсынып, йөзенә канәгатьсезлек билгесе чыгарды:
– Бала чаклы бала өмет иткән кеше өчен сыңар каз күтәреп килү, әлбәттә, тавык көлкесе. Минем бер өшкерүем – сыңар сеансым бер еллык энергиямне суыра. Ә бер еллык хезмәт хакы күпме икәнлеген чамалыйсызмы?
Читлек эченә кунаклаган тутыйкош шунда ук имченең сүзләрен күтәреп алды:
– По-зор! По-зор!
– Безнең ни өчен килгәнне Сезгә кем алдан хәбәр итте? – дип аптырашты Акъюловлар.
– Кем булсын, күктән төшкән фәрештәм! – Гайникамал, тутыйкошны сыйпап, учыннан җим ашатты.
Имченең барысын да алдан белүенә шаккаткан Бәшәр ничек тә дилбегәне үз кулларына алырга тырышты:
– Ни, Гайникамал апа, берүк кире борма безне. Бәбәйле генә итә күр, – дип, барсеткасын ачып, тегеңә мул гына акча сузды.
– О-о, кияү бай икән лә! – Гайникамал, авыз ерып, күз иярмәс тизлектә акчаларны санап, түшенә кыстырды. – Сибиряксыңмыни?
– Әйе, Себердә эшлим, чит ил компаниясендә. Тәк ышту, акча проблема түгел.
Канәгатьләнүдән имче хәтта кулларын уып алды:
– Акчагыз бар икән, бала булды дип исәпләгез. Әйткәндәй, кемне телисез – малаймы, кызмы?
Фирая сөенеп “кыз” дип әйтүгә, Бәшәр “малай!” дип өзә сукты.
– Ярый, игезәк булсыннар: кыз һәм ул, – дип килеште имче карчык. – Тик белегез: хаклар бермә-бер арта.
Бусын ишеткән Фирая теләгеннән кире кайтты:
– Арткач, юк, игезәк теләмим. Малай икән, малай. Киләчәктә тагын күз күрер.
Гадәттә, кайда майлы – шунда җайлы була. Биш меңлекләр тулы калын барсетканы күргән имче симез калҗаны кулыннан ычкындырмас өчен ата-анасын сатарга да риза иде:
– Килештек! – дип, Бәшәрнең кулын кысты ул. – Ләкин бер хикмәтне онытмагыз: мин – сихерче! Сихер кодрәте аша бәбәй төрле вакытта туарга мөмкин. Тугыз ай да, ел буе көткән чаклар да булгалады, ә кайбер балалар, өшкергәннән соң, сәгате-минуты эчендә дөньяга аваз салды.
– Син могҗиза иясе икәнсең, Гайникамал апа! – Хатын да, ир дә имченең кодрәтенә тел шартлаттылар. Тегесенең исә кулы үзенә табан кәкре, сүз саен тозак корды. Баш бармагы белән күккә ишарәләде дә:
– Әнә шул вакытыннан алда туучылар өчен хаклар икелетә арта, – диде. – Нилектәнме? Чөнки күкнең җиденче катында утыручыларга да “төртергә” кирәк. Үзегез беләсез: майламыйча табадагы коймак та купмый. Сезнең хакка кемнеңдер өлешенә кереп, минем знакум фәрештәм конвейердан чәлдереп алып чыга ләбаса ул бәбәйне.
“Бу кортка безнең күзгә төтен җибәрми микән?” дип шикләнгән Фирая имчегә сорау бирергә мәҗбүр булды:
– Ул фәрештә белән, Гайникамал апа, ничек аралашасыз соң?
– Почтальоным каршыгызда тора. – Имче тутыйкошның башыннан сыйпады. – Фәлән данә бәбәй кирәк дип, породасын да күрсәтеп, гариза язып томшыгына кыстыруым була, күз ачып йомган арада җиһанны гизеп тә кайта. Хәзер инде төгәл генә җавап бирегез: олы чыгымнарны күтәрергә хәлегездән киләме?
– Авызыңа бал да май! – дип җаваплады Бәшәр. Эш хакын бармак арасыннан сыгып бирсәләр дә, борчак сипте. – Акчаны көрәп алабыз.
– Онытып торам. Тәүдә сезне бергә кушарга кирәк бит әле. – Сихерче шкафтан нидер эзләргә кереште.
– Прәме шушындамыни? – дип гаҗәпләнде Бәшәр һәм чалбар каешын ычкындыра да башлады.
– Мин оялам. – Фирая, кызарып, битен каплады.
– Ул кадәресе мотлак түгел. – Гайникамал икесен янәшә утыртып фотога төшерде. Тәүдә фас, аннары профильгә борылырга кушкач, Бәшәр түзмәде:
– Без төрмәдә утыручы тоткыннар түгел ич, анысы ник кирәк?
Әмма Гайникамалның җавабы әзер иде:
– Ник тә ник?! Фәрештәләрнең компьютерына кертер өчен! Ялгыш берәр негр баласын китереп тоттырсалар, нишләрсез? Заказ биреп эшләтәбез ләбаса.
Ул икесенең дә чәч бөртекләрен өзеп алып бергә төйнәде һәм һавага чөйгәндәй итте, аннары ике учын янәшә куеп:
– Чәчләрегез чәчкә бәйләнде. Бу – сезнең буыныгызны дәвам итүче нәсел җебе. Хәзер Күкләр кодрәте белән шушы җептән җан әвәлибез. Амин! – дип битен сыпырды. Аннары өсләренә төкерә-төкерә бии-бии такмакларга кереште:
Бәбәегез ак булыр,
Хезмәт аңа ят булыр.
Ике дөньяны бер итеп,
Яшәр сезне биетеп.
– Икебезне дә биергә өйрәткәч, эшләмичә генә биеп йөргәч, димәк, улыбыз артист булачак. Ярабби! – дип сөенеште ир белән хатын.
Имче гөлбәч арасыннан уклау, табагач, чиләк һәм, ни өчендер, кисәү агачы тартып чыгарды да, Фираяга караватка ятарга кушты, ә Бәшәрне өйдән куып чыгарып, ишек келәсен эчтән бикләп үк күйды.
– Хәзер, кызым, тәүге сеансны башлыйбыз, – диде ул.
(Дәвамы бар)
Фото: telegra.ph