Ноябрь башлары. Төнге сәгать уникеләр. Полиция бүлегенә өстенә юка гына кара куртка, гади генә бүрек кигән уртачадан калкурак буйлы, ябык гәүдәле бер ирне алып килделәр. Ул исерек иде. Лейтенант Йосыпов усал карашларын керүчегә төбәде һәм гадәттәгечә «тоткын»ның каушап коелып төшүен көтте. Тик исерек селкенеп тә карамады. Ул үзен өендәгечә хис итеп, түрә алдындагы урындыкка килеп утырды. Моңа ачуы килгән лейтенант каты тавыш белән:
— Син кем?
Җавап та та шул ук тонда булды:
— Кеше.
— Хайван түгеллегеңне күреп торабыз, — читтә утырган бер милиционер телгә килде.
Бөтен игътибарын исереккә юнәлтеп шым калган тәртип сакчылары дәррәү көлеп җибәрде.
— Берәр түрәме әллә? — булды чираттагы сорау.
— Мин — чын кеше!
— Исем-фамилияң бардыр бит?
— Әлбәттә!
Хәзер таныштыра башлар, дип көтсәләр дә, исерек башка бер сүз дә эндәшмәде.
— Исемеңне әйтергә ярыйдыр бит?
— Әлбәттә! Кәнфит суырган төсле бертуктаусыз кабатлап йөрсәгез дә була.
Янә көлү тавышлары яңгырады. Дөресен генә әйткәндә, тәртип сакчылары, күңел ачуга каршы түгел иде. Бу — бик сирәк бәхет. Ә, гадәттә, полиция хезмәткәрләрен җан өшеткеч хәбәр көтә. Иң яхшы дигәне дә — күңелсез бертөрлелек. Шунлыктанмы, бу сәер абзый аларга сөйкемле булып күренде. Почмакта утырган дүртәү сәгатьләренә карап алды да, теләмичә генә чыгып киттеләр.
Бер мизгелгә бүлмәдә тынлык урнашты. Йосыпов, мөмкин тиклем кырыс булырга тырышып, исереккә кәгазь сузды:
— Мә, тутыр!
— Ничек? Нәрсә язарга соң монда?
— Шуны да белмисеңмени?
— Әлбәттә! Мин бит әле монда тәүге тапкыр гына. Икенчегә эләккәч мотлак үзем язармын.
— Кайда эчтең? Кем белән эчтең? Нигә? Барысын да яз.
— Шушы кәгазьгәме? Бу бит нәрсәләр эчкәнне санап чыгуга да җитми. Ә сез...
— Безгә ни булган! — Йосыповның каты тавышы бүлдерде.
Исерек мөлдерәмә карашлары белән бүлмәне айкап чыкты да, авыр көрсенеп:
— Мин дә шуңа аптырыйм шул... — диде.
Бер яшь егетнең төпченергә исәбе бар иде дә Йосыпов ирек бирмәде:
— Яз!
— Үзең яз, мин сөйлим генә.
Килештеләр шикелле. Лейтенант сораулар бирә башлады.
— Исемең ничек?
— Кеше!
— Кем белән эчтең?
— Ил белән... Миңа күбрәк эләкте.
— Нәрсә эчтең?
— Тәүдә тир йоттым. Исермәдем. Исерекләргә каршы чыктым. Тик мин ялгыз идем, шунлыктан күп кенә күз яше чөмерергә туры килде.
— Бәлки җитәр, ә?— дип акайды лейтенант.
Бөтен булмышы, мәсхәрәле сүзләре белән ничек кенә күңел кайтаргыч тоелмасын, бу бәндә Йосыповка якын иде. Нигә? Моны ул аңламады. Шушы адәмне кайдадыр күргәне дә бар түгелме? Бар, әлбәттә. Кинәт хәтеренә әтисе килеп басты. Сагыш белән чорналган йөзе, гөнаһсыз караган төпсез кара күзләре... Ничектер шушы агай белән охшашлык бар иде аларда. Ирексездән: «Авыр туфрагы җиңел булсын», — дип куйды лейтенант.
— Әйе... Авыр туфрагы җиңел булсын, — дип көрсенде исерек тә.
Йосыпов дертләп китте. Әллә уйларын сизеп торамы бу? Бәлки, очраклылыктыр?
— Кемнең? — дип сорамый булдыра алмады.
— Дөреслекнең... Җирләделәр аны. Гүргә төртеп төшерделәр дә, чүп-чар белән күмеп куйдылар. Тик бер чыгачак әле ул... Чыгачак әле...
Йосыпов шаккатудан капыл башын тотты. Нигә исләмәгән? Бу бит Фәрит. Әтисенең дусты. Заманында колхоз рәисе булып эшләгән иде. Райком җитәкчеләренең кырын тамырларын кыркырга йөрде дә... дөреслекне таба алмыйча, җиңелеп, районнан куылды. Ул да бер мәлне шушы сүзләрне әйткән иде...
— Абзый, әйдәгез әле минем бүлмәгә.
Бүлмәгә уздылар.
— Сезнең исемегез Фәритме? — дип сорады лейтенант икәүдән генә алгач.
Исерек үзенә яңа исем тагучыга гаҗәпләнгән караш ташлады:
— Юк, энекәш, син ялгышасың, — бераз торгач, бөтенләй икенче тонда өстәп куйды, — Хата юлда син.
— Нигә?
— Мин нинди гөнаһ кылдым? Ни өчен утырам монда?
Йосыпов нәрсә әйтергә дә белмәде, чынлап та, бер зыян да китермәде бит.
— Эндәшмисеңме? — диде абзый битараф кыяфәт белән, — Хатаң шул: син исерекләрне түгел, ә аракы эчүчеләрне тотасың.
— Нинди аерма?
— Аерма зур.
— Ничек? Аңламыйм...
— Аңламавың хәерлерәктер, юкса син дә минем хәлгә калыр идең.
— Ничек?
— Сине дә аңламаслар иде.
Исерек акырын гына урыныннан торды да, хушлашмый да чыгып китте. Йосыпов ни әйтергә белми катып калды. Лейтенант үзенең җиңелүен тойды. Җиңде! Җиңде бит каһәр суккан абзый! Аңа һава җитми иде. Урамга чыкты. Аһ, монда да шул ук тынчулык! “Кем булды соң әле бу? Нинди таныш абзый?!.”
Колагында исерекнең тавышы яңгырап киткәндәй булды:
— Мин кеше, чын кеше.
— Мин кем соң, алайса?
Йосыповның кулына салкын тап килеп бәрелде. Ул дертләп китте... Һәм елмаеп куйды. “Яңгыр тамчысы... Яңгыр?!” Күккә күз салды. Болыт күренми иде...
Фото: krimpravo.ru