Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 июнь 2022, 13:17

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (4)

Экстрасенска күренгән идек, гаеп миндә, диде. Имеш, сөюем җитми. Җаның, тәнең бергә кушылгач, тагын да ничек сөешмәк кирәк?!

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (4)
Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (4)

4  

 Өйдәге хәлләрне бөтен урам белгәнне, яныңда яшәгән хатыныңнан яшереп буламы соң! Сизә Фирая, җаны-тәне белән тоя. Ләкин иренеңне канатканчы тешләп булса да түзәргә туры килә. Беркөн кичен көтүдән кайтмаган кәҗәсен эзләүче Миңзифа апаны урамда туктатып, бәбәй табу серләрен төпченеп карады.

– Утырып кит, күрше, – диде ул, эскәмиядән урын биреп. – Сакалбаең кайтмадымыни?

Ире дә, кәҗәсе дә сакал йөрткәнгә, Миңзифа анык җавап кайтарды:

– Ике аяклысы өйдә, дүрт аяклысы – ак кәҗәм күренми.

Мөгаен, уҗымга кергәндер. Габсаттарым белән бер. Тегесен торган саен кычыткан арасыннан мәлҗегән килеш сөйрәп алып кайтырга кирәк. Монысының, күбенеп, эче шартламаса ярар иде.

– Ни, Миңзифа апа! Прәме сорарга да оят инде, – дип, суз бавын сузды Фирая. – Сорашмый да булмый. Сез Габсаттар абзый белән ни рәвешле унбер бала таптыгыз? Серен чишеп бирмәссеңме? – Төпле җавап көткән хатын күршесенең кулына бер кап һинд чәе белән кәнфит тартмасын да тоттырып өлгерде.

– Куй, кирәкмәс иде,– диде күршесе итәгать саклап. – Шөкер кылыйк. Ходай насыйп иткәндер. Тик менә ничек җавап бирим микән? Ничек икәнен үзең беләсең бит, кияүдәсең!

– Кияүдәмен дә, ләкин балага узып булмый...

 Бу хәбәрдән Миңзифа да аптырашта калды:

– Гаеп кайсыгызда соң? – дип сорады бераздан.

 Фираяның күңеле тулышып, хисләре күз яшенә әверелде:

– Белмим инде. Экстрасенска күренгән идек, гаеп миндә, диде. Имеш, сөюем җитми. Җаның, тәнең бергә кушылгач, тагын да ничек сөешмәк кирәк?! Бәлки, ирем белән без – ике дивана белеп беткермәгән берәр хикмәте бардыр, ә? Мин, югыйсә, төннәрен авызымны киң ачып йокларга тырышам.

– Ни өчен?

– Йоклаганда туа калса, балама җиңел булсын дип. Авыз эченнән үрмәләп чыгадыр бит инде ул?

Миңзифа бот чабып көләргә кереште:

– Чын-чынлап, кызым, дивана икәнсең. Кайда казып күзәнәк салалар, шуннан алалар бәбәйне, нәкъ менә бакчадагы бәрәңге кебек. Орлыгын утыртасың да, өч айдан шул урыннан бәрәңге чокып аласың. Максат куеп яшәгез. Максат куйсаң, юлы табылыр. Тик шуны да онытма! Һәр казыган җирдән су чыкмый.

Фирая өчен бу олы ачыш иде. Кызыксынуы көчле булганга ул, оятын җыеп, кызарынып төпченүен дәвам итте:

– Аңладым шикелле, Миңзифа апа. Шулай да уңдырышлы мәхәббәтегезнең берәр сере бардыр бит? Сөю кодрәтендәме әллә?

Миңзифа, халат кесәсеннән бер уч көнбагыш чыгарып, Фирая белән бүлеште дә, берничәсен авызында чертләтеп яргач, фәйләсүфләрчә бик җентекләп аңлатырга кереште:

– Бернинди дә мәхәббәт юк ул. Сөю дигәнең дә мал белән бер. Без Габсаттар белән кеше туенда кавыштык. Озын муен Ибрай белән Чулак Хәтимәгә “ачы” кычкырганда “авыл коньягы”ннан авыз иткән идем, әллә унбиш йолдызлы булган? Күземә йолдызлардан башка берни дә күренмәде. Әтәч тавышына Чулак Хәтимәнең тишек түбәле абзар башында Габсаттар куенында уяндым. Ирем – алкаш тәре. Аны эчкедән биздерәм дип тырыша торгач, үзем алкашка әйләндем. Мәҗлесләрдә стахановчы кебек ике кеше өчен рюмка күтәрдем, аныкын да, үземнекен дә. Файдасы гына суга балта белән чапкандай. Эчкән баштан сөешәбез, айнып алгач, “төешәбез”. Ул “төя” бер гаепсезгә. Берчак, буталып, иртә белән моның алдына – бер табак тавык болгавын, тавыклар алдына моның тары боткасын куйганмын. Менә купты җәнҗал! И-и, ул холыксыздан күргәннәрнең барысын да язсаң, китапка сыймас. Тавыклар, әнә, акыллы булгач, тыныч кына ботканы ашап туйдылар да, кетәклеккә менеп кунакладылар.

– Шаккатмалы, – дип тел шартлатты Фирая. – Мәхәббәтсез дә бала туа икән.

– Сизми дә каласың, туа да куя.

Сүзен җөпләп Миңзифа дәвам итте:

 – Ә киңәшем сиңа шул: Каргалы авылына бар. Анда бик көчле имче-сихерче карчык яши. Гайникамал исемле. Төкерсә, төкерегеннән ут кабына. Теле белән дә өшкерә, махсус җиһазлары да бар. Бик пөхтә хатын. Янган мичкә тыгып, стерилизацияләп ала үзләрен, организмга микроблар кермәсен дип. Башкача бала кирәкми, юкса инкубатор чебешләре кебек ишәйделәр дип, уникенче балага узгач барган идем.

– Йә, йә, нишләтте ул сине?

– Нишләткәнен үзем дә төгәл белмим. Процедура вакытында түшәмгә кадәр сикергәнемне генә хәтерлим. Наркуз биргәндер. Һушыма килгәндә йортының түбәсенә үк менеп атланган идем. Шөкер, шуннан бирле авырга узганым юк. Ул кортканың сөйләшә торган кошы барлыгын әйтмәдем бит әле. Күкнең җиденче катыннан, фәрештәләр затыннан икән ул. Киңәш биреп тора, белмәгән нәрсәсе юк, ди. Курыкма, кызым, бар син шунда. Ул җен корткасы таш курчакка да җан өрә ала. Кысыр хатыннар аның янына баргач, кайчак икешәр бәбәй алып кайталар.

Фирая үзен көмәнле итеп күз алдына китерде. Шуңа да карынында сабый йөрткән ананың хис-кичерешләрен беләсе килде. Аның бу соравына да Миңзифа бирелеп җавап кайтарды:

– Хи-хи-хи... Авырлы бичәнең кәефе нәкъ минем Габсаттарныкы шикелле инде ул. Бер карасаң, җиңелчә шәраб белән сыйланган кешенеке кебек күтәренке була. Ни дисәң дә, эчендә үз җаның яши бит. Җан белән җан сөйләшә. Әллә кайсы җирләреңне кытыклап, тибенеп тә ала ул, тавышын да ишеткәндәй буласың. Безгә – йөкле хатыннарга гына бирелгән мондый бәхет. Ир-атларның җиде ятып бер төшенә дә керәчәге юк ул тылсымның. Ә кайвакыт кәеф – ташка үлчим. Аеруча иртәнге якларда. Нәкъ менә махмырдан уянган Габсаттарымныкы шикелле. Туктаусыз күңел болгана, укшыткандай итә. Хикмәтле дә, михнәтле дә йөкле хатынның язмышы. Йә, ярар, күп тарттык тел тегермәнен, сакалбайны эзләргә кирәк.

Миңзифа эскәмиядән торып, такмаклый-такмаклый басу ягына кузгалды:

Кайт, сакалбай, эзләтмә,

Аякларың талдырып.

Юкса, бүреләр алырлар

Кожанкаңны салдырып...

Фото: душевный.рф

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (4)
Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (4)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: