(Ахыры.)
Тәвәкәлләп юлга чыкты, ярый бераз мая акчасын эчке күлмәгенә тегеп куйган иде. Ун көн кайтты үз иленә, күп уйланды, күп кичерде: беркайчан да кешегә, бигрәк тә ир-атка ышанмаска кирәк икәнен миенә салып куйды ул. Ак атка атланып алып китүче әкият егете юк икәнен аңлады инде ул.
Ул кайтуга әткәсе авыр чиргә тарыган, ябыккан, картайган иде. ”Терсәк якын да, тешләп булмый, исән булса әнкәңнең кадерен белер идем”, – дип елый-елый гафу сорады. Колхоз рәисе Мәдинәне завсклад итеп эшкә чакырды. Әткәсен күмгәннән соң япа- ялгыз калды ул.
Ишеген кагучылар булды аның, булмады түгел, тик югалтулар, хыянәтләр белән җәрәхәтләнеп беткән күңеле таш кебек каткан иде аның. Ир-атка шикле караш күңел түренә кереп оялаган кара кошның хәвефле күләгәсе шикелле яктылыкны каплап торды. Ирдән аерылган хатыннарның, бигрәк тә чибәр hәм яшь булсалар, авыл өстендә тоткан урыны ике мәгьнәлерәк: ирле хатыннар күңел төпләрендә аларны – ихтимал-көндәш, азгын ир-атлар ихтимал-сөяркә итеп караугарак корылган. Мәдинә, бер гаебе булмаса да, кайберәүләр өчен шундыйрак итеп кабул ителә иде.
Шуңа да ул усаллашты, ир-атны дошман итеп күрде. Тик көннәрнең бер көнендә Мәдинәнең күңелен бетмәс-төкәнмәс яңгырдан соң күкне болытлардан аралап төшкән алтын кояш нурлары шикелле гаҗәп хис биләп алды. Колхозга яшь агроном Булат килде. Ир-ат ягына әйләнеп тә карамам, дигән усал Мәдинә Булатны күрсә, балавыз кебек эри дә төшә, күзләре йолдыз кебек нур чәчә, ирен читләреннән серле елмаю эркелә, күңеле әйтерсең күкләргә аша иде. Булат та Мәдинәне бер күрү белән ошатты. Ил өстендә йөргән имеш-мимешләргә дә ышанмады ул. Күңел сизгерлеге белән Мәдинәнең намуслы, үзеннән тормаган тормыш шартлары аркасында уңышсызлыкларга тарыган кеше икәнен сиземләде егет. Алар арасында икесе генә тоя торган тылсымлы җеп сузылды. Колхоз рәисе Булатка “Восход” матае беркетте.
***
Шамил hаман аңламады, hаман Мәдинә дип авыз суын корытты. Булатның: ”Үзем сөйләшимме ирләрчә?” –дигәненә Мәдинә: “Мин үзем!” – дип җавап бирде.
“Ничек “укытырга”, ничек урынына утыртырга бу кешене? – дип баш ватты Мәдинә, – шул ук вакытта үзен ачмаска да, күләгәдә калырга да тиеш иде.
...Җәй гөрләп канат җәйде, бодай баш җибәрә, басу өстендә талгын томан булып арыш серкә очыра, көнбагышның “тиздән ачылып җитәчәкмен” дигәндәй көләчләнергә әзер торган уч төбе кебек йөзе кояш артыннан йөгереп китәрдәй булып талпына, кукуруз чәкәннәре дә тулыша бара, бу матур музыкага аккорд биргән шикелле яфрагын “чырт” ярып алтын түбә чәчен нурда чайкый.
Ә чөгендер басуын, өченче ел корылык булу аркасында, колхоз малларына Беларуссиядән ташыган саламга ияреп кайткан бик әрсез чүп үләне – кара солы каплый башлаган иде. Шул сәбәптән колхоз идәрәсенең гадәттән тыш утырышында hич кичекмәстән чөгендер басуына бөтен мир белән десант төшерергә дигән карар кабул ителде. Хәтта колхозның партком секретаре мәктәпнең рәсем укытучысына “Бөтен көчне – чөгендергә!” дигән лозунг язып, басу капкасына элеп куярга боерык бирде.
– Чөгендер – стратегик план, аны коткару – колхоз намусы, ә җанында колхоз нумусы булган hәр кеше – укучылар, укытучылар, почта, клуб, китапханә эшчеләре, сатучылар, җыештыручылар, шул исәптән колхозниклар да (сыер савучылар, фельдшер Әкълимә, колхоз бухалтериясе эшчеләре – бу эштән азат ителә). Һәммәгез дә басуга! Төшкә итле аш кырда әзерләнәчәк.
Бу белдерүне колхоз радиосыннан кичтән hәм иртән бер-ничә тапкыр кабатладылар. Ике көн элек тоягы зыянлаган, бүген таңнан чалынган сыер итен алып килеп, склад үлчәвенең өстәл зурлыгы тактасына бушатырга Шамил үзе ярдәм итте.
“Зур казанны пешекчеләр алып бара, итне минем ат арбасына салабыз, – диде ул Мәдинәгә, – башына кигән салам эшләпәсен кәттә генә маңгаене төшеребрәк, – син дә утырырсың, чөгендер басуы ерак кына”.
– Җитте, Шамил абый, уен түгел бу, Әкълимә апага әйтәм, тукта, бәйләнмә миңа.
– Ул бүген эштә, бер генә булса да очрашыйк инде, аулакта сөйләшик, аңлашыйк, бер генә!
– Ялкыттың син мине. Ярый, сөйләшик, тик бүтән бәйләнмисең.
– Кайда?
– Бүген, утау вакытында, чөгендер басуы кырындагы кукуруз арасында.
– Түгәрәк күл буендамы, кайчан?
– Шартлы сигнал бирерсең.
– Ничек итеп?
– Вакыт-вакыт кукуруз арасыннан эт булып өреп алырсың, мин кешегә сиздерми генә үз җаем белән синең кырыңа барырмын.
– Ярый, көтәм, сый алып барам, табын әзерлим.
...Һәр кешегә берәр гектар исәбеннән чутлап чөгендер рәтен бүлеп бирделәр, басу тулы халык, эш кыза бара.
“Овсюгны тамыры белән йолыкмасаң, тагын да көчлерәк котырып үсәчәк, китмән кулланмаска, кул белән йолкырга”, – дигән фәрман җиткерделәр. Халык туңкаеп, тезләнеп, үрмәләп, чүп үләнен йолку эшенә ябышты. Кояш күтәрелә барган саен, маңгайдан аккан тир күзгә, биткә, муенга агып төшеп изү аша күкрәккә чаклы үтә, күлмәккә кунган тузан белән кушылып тәнне кытыклый, чеметә, әчеттерә иде. Җитмәсә, кукуруз басуы артында урнашкан сыер фермасыннан килгән ис тынга каплана.
Рәт-рәт булып тезелешеп утаган халык сусынын кандыру өчен шешә белән алган суларын уртлап куялар да, тагын эшкә ябышалар.
Әбәттә зур казанда пешкән ашны көлешә-шаярыша, төртмә телләнеп ашап, бераз ял иткәч, тагын эш башладылар. Кояш түзеп булалмас дәрәҗәдә кыздыра иде. Шактый ялкытты hәм арытты бу утау.
Шул вакыт ерак түгел кукуруз арасыннан: “Уау, уау, уау” дип эт өрде.
“Их, су коенып чыгарга иде”, – диде Мәдинәнең уң ягыннан утаган Шамилнең хатыны фельдшер Әкълимә.
“Сезне партком килмәсә дә ярый, – дигән иде бит, Әкълимә апа”, – диде Мәдинә. “Иртән карт-корыга уколларны кадап, эшне бетердем дә килергә булдым.
“Азгын ирен көнләшә ул, еракка җибәрми, тегесе барыбер кеше бакчасына кыярга төшә”, – дип пышылдап алды авыл хәбәрләрен иң беренче белүче Фәүзия, – сиңа сыланмыймы әле, сак бул, Әкълимә җаныңны алыр. ”
“Бераз күләгәдә ятып ял итеп алсаң да шәп булыр иде”, – диде сул яктан утаган Нәҗибә. Кукуруз арасыннан нәзәкатьле генә ”уау…уау” дигән тавыш тагын кабатланңы. Әкълимәдән ары рәт алып барган Рәсимә сүзгә кушылды:
– Көчек бугай!
Арыткан иде. Кәефләр түбән. Ул арада эт тавышы тагын ишетелде:
– Уау-уау-уау!
Иренә усал булса да, җанварларны җаны-тәне белән яраткан, жәлләгән ихатасында ун песи, эт асраган Әкълимә, борчылып, кукуруз басуына борылды.
– Кемнең эте икән ?
– Адашкан бугай, бахыр, – диде Рәсимә.
Кукуруз басуыннан тагын “уау, уау, уау, уау” дигән таләпчән өрү ишетелде.
– Ачыккан эт тавышы килә, – диде Нәҗибә.
– Кансыз хуҗалар була, – дип ут өстәде Мәдинә.
– Карый алмагач, нигә этләп эт асрыйлардыр инде, – дип сүзне дәвам итте Нәҗибә.
Беразга тынлык урынлашты, көн кичкә авышкан иде.
“Агроном Булат утаган җирне принимать итәргә килергә тиеш иде, күренми әле, – көтү кайтырга да вакыт җитә”, – диештеләр хатыннар. Ул арада кукуруз арасыннан тагын – бу юлы инде ялваруга охшаган: “Уау…уау…уау…” дигән үзәк өзгеч кызганыч тавыш ишетелде.
– Койрыгы капканга эләккәнгә охшаган, тавышы түгәрәк күл буеннан килә кебек, бахырның, күлгә аучылар кондызга дип ау салмадылар микән, тавышы сезнең эткә дә ошап тора, Әкълимә апа, – диде Мәдинә.
Бу сүзләр Әкълимәнең йөрәгенә ук булып кадалды, аңа эт тавышы чыннан да аларныкы кебек тоелды. “Әйттем Шамилгә: бәйлә этеңне яхшылап, уңайлы муенса кидер, чылбырын рәтлә, дип, пешмәгән, – дип кызды Әкълимә, – кайда бүген үзе, көн буе күренмәде, мине утауда, дип белми инде, доярка Гөлшатка күзен майландыра иде, дөрес икән, яталардыр су буенда, үтерәм, тотсам! Барып карамый булмый, түзмим, эт булса да җан иясе, кайбер кешеләрдән тугрырак әле алар”. Ул кукуруз, арасына кереп китте, бераз ял итеп алу теләге белән берничә хатын аңа иярде.
Ул арада кукуруз арасында давыл купты: сары чәчле чәкәннәр арасыннан чөгендер басуына иң беренче – Шамилнең салам эшләпәсе, аннары пинжәге, аның артыннан – чиләк, кабымлыклар, талчыбыктан үрелгән кәрзинкәдә тәлинкә-кашыклар, соңыннан – “Портвейн”дип язылган шешә hәм иң соңыннан чөгендер басуына чәче-башы тузган, битләре тырналган, эчке майкасы ертылган Шамил килеп төште. ”
Матай тавышы ишетелде:
– Утыр тизрәк, тайдык моннан!, – диде Мәдинәгә эшнең нидә икәнен аңлап алган Булат.
Мәдинә ялт итеп матайның арткы урындыгына “кунды”, тузан туздырып, ак ат булмаса да, шәп “Восход” матаенда әкият егете Булат Мәдинәне бәхет иленә җилдерә иде.
Шул көннән башлап Шамилнең кушаматы “Уау-уау Шамил” булып, аны очратканда авыл халкы, көлемсерәп, үзара “уау-уау” дигән сигнал белән аралашып алалар иде.