3
Мәхәббәтнең бар төрлесе:
Чыны – саф дип атала.
Ике йөрәк бер-берсенә
Мәңге сүнмәс ут сала.
Сөю атлы шушы уттан
Яңа тормыш ярала.
Чит–ят түгел, хәтта тузан
Үтә алмый арага.
Ике йөрәк пар аккоштай
Тормыштан ямь алачак.
Әҗәл беркөн аерса да,
Җаннар бергә калачак.
...Мәхәббәтнең бар чуары,
Кайгыларга салганы.
Исәп-хисапка корылган
Күз буяучы – ялганы.
Чакматаш булсын йөрәкләр
Икесе ут алганда.
Ялганның койрыгы кыска,
Гомерлеккә алданма!
Шырпы капмый үзе генә,
Кабызучы кабы бар.
Шырпы яна, кабы кала,
Янә шундый ягы бар...
Соңгы вакытта Бәшәр хәләл җефетенә карата артык нәзакәтлелек күрсәтми. Моның нигезендә күңелендә барган үзгәрешләр, көтелмәгән кичерешләр ята. Бер-берсенә тугрылыкка вәгъдә бирешкән ике яр арасына көтмәгәндә хыянәт дигән кара елан шуышып килеп керде. Әйткән сүз – каккан казык дип әйтү бар анысы. Сөттән – ак, судан пакь булып яшәүләре авыр икән җәмгыятьтә. Корьән Кәримдә хыянәт Аллаһ каршында кылынган иң зур гөнаһ дип аталган. Гөнаһ дигәнең исерткеч ләззәткә барып тоташа икән лә ул! Иблис аздыруымы бу, белсә, бер шайтан беләдер. Бәндә хатадан хали түгел. Җен кагылган сихерле мәхәббәткә – юха кызга килеп юлыксаң, нишләрсең?! Һа-ай, тиз генә ычкынам димә! Тәнеңә хуҗа булмасаң, ул сиңа баш булыр. Сөю ләззәтеннән акылыңны югалтсаң?..
Алтын чәчле, сирень чәчкәседәй ачык зәңгәр күзле Айсылуның назлы карашы белән очрашу белән үк Бәшәрнең күңеле җәйге күбәләк шикелле очынып талпына башлый. Соңгы вакытта әллә нишләп юллары еш кисешә аларның. Бәшәр су буена төшсә дә, кибеткә барса да, атын тугайлыкка илтсә дә – Айсылуны гүя чәчеп чыканнар. Бөтен Җир шары Айсылулардан гына тора кебек – каршыңа килә дә баса. Ә ягымлы, дәртле тавышы... Былбылларның бер читтә торсын.
– Исәнмесез, Бәшәр абый?! Сезне күрсәм, көннәрем яктырып китә, – дип әйтү гаеп сүзмени?! Итәгатьлелек билгесе ул.
– Ой, ялгыш кыек бастым. Биек үкчәле туфли кигән идем, аягым таеп чыкты ахры. Ничек кайтырмын инде? – дип чарасызлыктан уфтанган кызны күтәреп алып, кочагыңда өенә кайтарып кую сезнеңчә азгынлыкмы? Юк, әлбәттә. Киресенчә, шәфкатьлелек билгеле. Бәшәрнең муенына сарылып кайтуы да гаҗәп түгел. Канатларын як-якка җәеп, җиргә атылып төшкән коштай кулларын салындырып кайтсынмыни ул?! Кызның сирень чәчкәләредәй хуш исле куе чәчләренә исереп атлаучы ирнең тел белән сөйләп аңлатып булмаслык сихри халәт кичерүендә кем гаепле? Азгынлыкка әйдәүче шайтан коткысы – менә кем! Мәхәббәт өстенә мәхәббәтме бу? Катлы-катлы мәхәббәт тә була микәнни? Чурт белсен. Мәгәр ләззәтле дә, гыйззәтле дә, гыйбрәтле дә үзе. Бер үк вакытта сөйдерә дә, көйдерә дә, яндыра да, туңдыра да. Хатынлы ир булуыңны оныттыра, этикетны этикетка урынына да күрми, җиргә салып таптый, йөрәк ишегеңне тибеп ачып керә дә, хыянәт кочагына ташлый. Кара әле хыянәт чыганагы нишләп шулчаклы чибәр була икән ул??? Кызның тулышып пешкән сусыл чия төсле иреннәре “ялгыш” кына Бәшәрнең иреннәренә кагылуы булды, алар сумаладай бер-берсенә ябыштылар. Хисләр, язгы ташкындай ургылып, бу икәүне кире су буена – бөдрә таллар арасына илтеп салды, “тайган” аяк кай арада төзәлеп, ирнең биленә уралды, йөрәк йөрәккә кушылып могҗизалы сөю җырын җырлады.
Ул көнне Бәшәр тәүдә үзен күкнең җиденче катында канатланган аккош итеп, соңыннан тәмуг төбендәге утлы кисәүдәй хис итте. Бер яктан, чуалган мәхәббәт, икенче яктан, миенең әллә кайсы бер почмагыннан чыккан: “Кайда тугрылык, оят?” – дигән сорау җанын бимазалады.
– Мужик риясыз булмас дисәләр дә, бу кырын эшкә кичекмәстән нокта куярга кирәк! – дип боерды аңа акылы. – Ике хатын белән яшәмиләр! Үз чәчәгең чүлмәктә корыганда кешенекенә су сибәсең. Моны ничек аңларга?! Хәзер үк кайтып Фираяң алдында тезлән, гафу үтен!
– Әйе, шул гына калган иде, – дип пышылдады шайтан колагына. – Башта бәбәй табарга өйрәнсен, хи-хи-хи. Акыллы киңәшем шул: кибеткә кереп, минем “зәмзәм” суыннан авыз ит! Хыялый коммунизмның мораль кодекс төшенчәләре шунда ук юылып төшәр. Тазарынып калган башың дәлше нәрсә эшләргә кирәклеген үзе әйтеп бирер.
Гадәттә, берәр кырын эшкә юлыксак, моны шайтанга япсарабыз. Чыннан да, шулайдыр. Түбәтәй астын җылыткан Бәшәрне аяклары туры Айсылу яшәгән йортка алып китте.
Фото: simport.ru