Чәчмә әсәр
4 Июня 2022, 14:00

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (2)

Мәхәббәт тә мунчага охшаш. Аның кайнар ялкыны – сабый. Әнә шул ялкын җитми Акъюловларга.

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (2)Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (2)
Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (2)

2  

Яратып өйләнде Бәшәр Фираяга. Кыз да, дәрәҗәсен белеп, сөйгәненең мәхәббәтен, уй-кичерешләрен тоеп, гашыйк йөрәгенә ялкын өстәтү өчен артыннан аз йөгертмәде. Сихри шомырт күзләренең тылсымыннанмы, тыгыз куе кара чәчләренә хисләре уралыпмы әсирләнгән егет, мәхәббәттән исереп, өнендә дә, төшендә дә шушы урта буйлы, тулы зифа гәүдәле, елмаюлы карашы белән дөньяга нур өстәүче сылукайны уйлап яшәде. Никах корып җибәргәннән соң, төннең көн белән алмашынуын көмеш кыңгыравын чылтыратып, өстәлдәге будильник кына исләренә төшереп торды. Былбылдай чөкердәшеп, әҗе-гөҗе айларын үткәргәч, сәфәр аена күчәр вакытлар җитте. Бәшәр вахта ысулы белән Себер тарафларына эшкә юлланды, шулай итеп, фани дөнья ике яшь йөрәкне гашыйклар иленнән кабат үз кочагына тартып алды. Бергә тормыш коруларына да дүрт ел вакыт үтеп киткән ләбаса. Дүрт ел – дүрт көн түгел. Өй эченә шау-шулы күңелле ямь өстәп, күптән сабый тавышлары атылып чыгар вакыт. Ә менә Акъюловларда, киресенчә, ниндидер эчке бер шомлылык сизелә. Бәбәй юклыгы билгесе ул. Ир белән хатын кичен йорт алдында хуш искә төренгән шомырт куагы төбендәге эскәмиягә чыгып утырдылар.

– Күр әле, җаным, нинди гүзәллек! – дип сүз башлады Бәшәр, хәләлен биленнән кысып. – Ходайның бәндәгә бүләк иткән сөю-сәгадәт мизгелләре. Кара әле, күктә йолдызлар бер-берсе белән ничек серләшә! Иң яктысы – Чулпан йолдыз, ул – син, Фираям, чөнки ул да нәкъ синең кебек бит очларыннан сихри нур чәчә.

– Бигрәк мәхәббәтлесең дә инде, – дип, иркәләнеп хатын башын ирнең күкрәгенә куйды. – Син янымда булганга якты янам, Бәшәрем, назлы карашың миңа тылсым көче бирә. – Ул кулы белән күккә ишарәләде:

– Ә әнә теге йолдызлар тезмәсе кемнәр икән?

– Җиде йолдыздан торганымы? Җидегән йолдыз дип атала ул. Иң алдан әти-әнисе атлый, арттларыннан балалары тезелешкән.

– Бигрәк бәхетле икән болар! – дип тел шартлатты сөйгәне. – Берүзләренә күпме бала! Вәт байлык, ичмасам! Хөкүмәт биргән пособиегә әйләндерсәң – тел шартлатмалы. Ә без яшәгән Җир шарының баласы бар микән?

Бәшәр, баш кашып, бер тын уйланып торгандай итте дә:

– Бар, әлбәттә, – диде. – Күктәге Ай ләбаса! Җир ананың итәгенә ябышкан да, бер адым да читкә тайпылмый. Планеталар гомере белән исәпләгәндә, яңа гына тәпи киткән сабыйдыр әле ул. Бәлки, үрмәли генә башлагандыр. Әнә бит, сыртына ятып, аякларын өскә күтәргән.

– Кызы-ык. – Фирая, бохар песиедәй муенын сузып, Бәшәргә елышты. – Барча тереклекнең: суда йөзгән балыкларның да, күктә очкан кошларның да, хәтта йолдызларның да балалары була икән...

– Кемгәдер кызык, кемгәдер кызганыч. Аларның балалары бар, синең белән минеке юк!

Күз ачып йомган арада кәефе кителгән ир хатыныннан читкәрәк шуышты. Мәхәббәт үзе дә табигать тудырган могҗиза шул ул. Аның да үз кануннары бар. Көннәребез дә бит бер карасаң – кояшлы, икенче карасаң – болытлы. Бәшәр, чертләтеп төкереп, аяк очы белән җиргә ышкып алды:

– Типсә тимер өзәрлек ир башым белән Акъюловлар буынына балта чабам түгелме соң! Бер өер сабый үстерергә хыялланып, сине сайлаган юлым ак булмады, тупикка илтә бугай ул. Берчә сөям, берчә көям...

– Нишлим соң, Бәшәрем? Ходай насыйп итмәде, заман медицинасының да көче җитмәде. – Фирая, күзләреннән атылып чыккан кайнар яшь тамчыларын чәчкәле кулъяулыгына сөртеп, башын түбән иде.

Яңа яккан мунчаның да эссесе тора-бара сүрелә. Сүрелмәсен дисәң, утын өстәп торырга кирәк. Мәхәббәт тә мунчага охшаш. Аның кайнар ялкыны – сабый. Әнә шул ялкын җитми Акъюловларга. Җае чыккач, Бәшәр, уеннан-чынын бергә ялгап, Фираясына әйтәсен әйтеп салды:

– Баласыз хатын – атсыз арба ул. Бала тапмасаң, үзеңә үпкәлә. Көмәнгә калырдай бичә эзләячәкмен...

Бу сүзләр хәләленең башына күсәк белән тондыргандай тәэсир итте. Яратмасаң, юлыңа ак җәймә, дип, тыныч кына араларны өзәр иде дә бит, әлеге дә баягы, каһәрең, тылсымлы мәхәббәт көче аркылы төшә. Үз кул-аякларыңны, ихтыяр көчеңне сөю чылбырлары белән үзең бәйләп ташла инде! Әле кайчан гына кыз Бәшәрне мәхәббәт утында биетеп, артыннан йөгертә иде. Баксаң, рольләр үзгәреп бара икән. Шайтан коткысымы, инде Фирая Бәшәрсез яши алмый. Аны кулынан ычкындырмас өчен җанын-тәнен фида кылырга әзер. Хәер, теләге булса, чарасы табылыр.

Фото: smartik.ru

Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (2)
Камил ФАЗЛЫЙ. Сигезенче могҗиза. Сатирик повесть (2)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас