1
– Айсылу! Дөресен генә әйт әле: синең күз салып йөргән егетең бармы? Юкса, чибәрлегеңә масаеп, чәчкәдән чәчкәгә кунган күбәләк шикелле очынасың. – Клубтан кайтып килгәндә Әкълимә ахирәтенә шушы үгет-нәсыйхәтлерәк соравын бирде.
– Ә минем унсигез яшьлек, күбәләктәй чагым, – булды җавап. – Сөйгән кешем дә бар.
– Мәснәвиме?.. – Әкълимә арттан килүче егеткә ишараләде.
– Мәснәви – уҗым бозавы! – Җавап итеп тегесе урам яңгыратып, чылтырап аккан чишмә тавышы белән көлеп җибәрде. Аннары артына борылып:
– Мәснәви! Йокы калдырып урамда берүзең нишләп йөрисең? Бар кайт, караңгыда йә адашып куярсың, – диде. Мәснәви унбиш адым арада туктап, бер урында таптагандай итте:
– Ни бит... сине... мине... Әкълимәне...
– Нәрсә, Әкълимәгә дә күзең төштемени? – Айсылу үчекләп егеткә телен күрсәтте. Әкълимә дә сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел:
– Миңа карыйсы күзләре орбитасыннан кубып, юлда тәгәрәп төшеп калган аның.
– Ни бит... – Мәснәви, уфаллага төшеп, әйтәсе фикерен авыр йөк күтәргәндәй, манма тиргә батып җиткерергә тырышты. – Ни бит... йөрәккә боерып булмый, Айсылу. Син ни... син мине... Әйдә, мин сине... Уф, ничек аңлатырга икән...
– Яратасыңмыни? – Айсылу, канәгатьлек кичереп, янә урам яңгыратып көлеп җибәрде. Аннары Мәснәвинең каршына шып итеп килеп басты да, туры карап:
– Ә мин сине яратмыйм, ничә тапкыр әйтергә була?! Я-рат-мыйм! Башкача артымнан эт өрдереп, кеше көлдереп йөрмә! – дип, кырт борылып китеп тә барды. Инде ничәнче тапкыр егет күктәге йолдыздай буй җитмәс чибәркәйнең зифа сынына ымсынып, баскан урынында имәндәй катып карап калды.
– Терпеть не могу мәлҗегәннәрне! – диде Айсылу бераз киткәч. – Егет булса, ут булсын, ике күзе мут булсын.
– Миңа, киресенчә, оялчан, юашлар ошый. – Әкълимә ахирәтенең фикерен кире какты. – Юашлар кешелекле, итәгатьле була алар.
– Мәснәвигә гашыйк булдыңмы әллә?
– Вакыт күрсәтер, – дип, икеләнеп җавап кайтарды Әкълимә.
– Ә менә мин сөюемне беркемнән дә яшермим. Беләсеңме, кемне яратам? Бәшәр абыйны!!!
Теләсә нинди хәбәрне тыныч кабул итәргә өйрәнгән Әкълимә, бу кадәр үк тәртәгә сыймастай сүз ишеткәч, ачылган авызын ябарга онытты. Бераз тын торгач, көчкә телгә килде:
– Бәшәр абый Фирая апаның законлы ире ләбаса...
– Булса соң. Бүген – аныкы, иртәгә – минеке. Беләсеңме, Әкълимә! Минемчә, мәхәббәт – акчага охшаш нәрсә ул. Гадиләштереп аңлатканда, әйтик, мин мең сум торам ди. Димәк, яраткан кешем дә мең сумнан ким торырга тиеш түгел. Ә Мәснәви – минем өчен сукыр бер тиен. Нишләп әле мин мең сумлык мәхәббәтемне сукыр бер тиенгә алыштырырга тиеш?! Аннары, ул минем өчен гомер буе җан атканда, минем аны санга сукмавым икебезне дә бәхетле итә алырмы?
– Кызык фикердәсең... – Әкълимәнең йөзе уйчанланды. Ә Айсылуның, киресенчә, күңеле дә, теле дә чишелгән чагы иде:
– Бәшәр абый – минем өчен, бик беләсең килсә, мең сум ул. Мең генә дә түгел – алтын тавы. Йөрәген яулый алсам, мин аның сукыр бер тиене булырга да ризамын. Киң күкрәгенә сыенасым, зәңгәр күзләренә чумып, иркәләнәсем, шаярасым килә.
Аннары Әкълимәнең җиз бөдрә чәчләре арасындагы колагына учын куеп:
– Җылы кочагында бер генә кич кунып чыксам да, һич үкенмәс идем, – дип пышылдады.
– Аба-ау... Мондый гыйшкың белән акылдан язма тагын, – дип, аптыраган ахирәте бот чапты.
(Дәвамы бар)
Фото: https://i.ytimg.com