...Озак көтте ул көнне Мәдинә ирен. Төнге өчтә иңенә шәлен салып, аска тартып авырткан эчен ике кулы белән күтәрә биребрәк, клуб ягына юнәлде. Таңнан кояш батканчыга чаклы авыр эштән тәмам эт булып арыган авыл тирән йокыга талган. Тагын бер-ике сәгатьтән таң сызыла башлаячак, тагын нигездә кул эшенә корылган авыл тормышы үзенең гадәти мәшәкатьләренә уралачак. Авылда hәр өйдә дип әйтерлек бер үк яшәү рәвеше. Хуҗабикәгә йокыдан уяну белән, алдан баш ясап, кичтән туглап куйган күәс чиләгендәге камырны ишләп ипи басып куярга, мичкә ут төртәргә кирәк. Аннары сыер саварга, кош-кортка җим бирергә, көтү килгәнче озын саплы зелпе себерке белән ихата, өйалдын себереп алырга, шул арада күршеләр белән авыл гайбәтләрен чәйнәшеп алырга, бозауны муенчаклап бәрәңге бакчасы артындагы үләнлеккә илтеп җиргә кагылган агач чөйгә бәйләргә кирәк. Чиратта ипине мичкә тыккач, сепарат әйләндерергә, аннары инде табада пешереп алынган көлчә, самавыр эченә тезеп пешергән йомырка белән каймаклап рәхәтләнеп чәй эчергә дә була. Өйгә, яңа мичтән чыгарылган тәмле ипи исе тарала. Эшкә китәр алдыннан балаларны уятып, hәрберсенә бүген эшләнергә тиеш эшләрне бүлеп бирергә: бәрәңге бакчасын утарга, агач идәнне кәсир пычак белән кырып юарга, кош-кортка җимгә кушар өчен кырдан ат кузгалагы сыдырып алып кайтырга, мунчага су ташып куярга hәм башкалар, hәм башкалар…Менә ул авыл тормышы!
Ә хәзергә авыл рәхәт йокыда, хәтта этләр дә бу ләззәтле кадерле йокыдан хуҗаларын җәлләп, уятмаска тырышкан шикелле сирәк-мирәк акрын тавыш белән генә аралашып алалар иде.
Мәдинәнең генә күңелендә давыл: кайда ул, нигә аның янында түгел, нәрсә булды аларның мәхәббәтенә? Авыл өстендә йөргән чыш-пыш сүзләр дөрес булса? Юк, бу мөмкин түгел! Ул клубка якынлашты. Ут юк иде, бер нинди тавыш та, музыка да ишетелми. Ишеккә якын килде, тыштан бикле иде, бинаны урап арткы ишеккә китте, эчтә тыелып кына көлгән тавыш ишетелде.
– Ялкытты үзенең көнләшүе белән, туйдым, – диде Рөстәм тавышы.
– Ялыккач нигә аның белән яшисең, – диде хатын-кыз тавышы, – бу Зиләрә иде.
– Аерыр идем, бала булачак.
– Булса соң, яратмагач…
– Әйтүе җиңел, кешеләр ни дияр, парткомга барып җитәчәк, эштән куарлар.
– Чыгып китик бу авылдан, миңа да ошамый монда, мәктәп директорының хатыны кырын карый, иреннән көнләшә, күрше районда минем абзый райкомда инструктор булып эшли, икебезгә дә эш табылыр.
Мәдинә тавыш-тынсыз гына өй ягына юнәлде. ”Ир бирмәк – җан бирмәк! ”Таңга тиз ярдәм машинасы аны дәваханәгә алып китте, шул көнне ул баласын югалтты, башка Мәдинә Рөстәм йортына кайтмады,
Ата-ана йортында да рәт булмады аңа. Әнкәсе тиздән йөрәк авыруыннан вафат булды, эчкән әткәсе белән бер йортта яшәү мөмкин түгел иде. Хатыны үлеп тол калган Әмир сораткач, чыкты, тик тагын уңмады, сугышты Әмир, каты бәрелде, эчеп кайтып пычрак сүзләр белән рәнҗетте, тагын аерылып кайтты, тәмуг дәвам итте.
Яшлегендә хыялланган әкият егете күренмәде, юк иде ул.
Беркөнне күрше Галимә әбигә авыр заманнарда Үзбәкстанга бәхет эзләп чыгып киткән Наhар карчык кайтты. Карчык дип, карчык ук түгел иде әле ул. Көяз генә киенгән: чәчәкле-чуклы яулык, ялтыр-йолтыр үзбәк күлмәге өстеннән бәрхет камзул, ефәк озын ыштаннан, аягында, чигүле читек-кәвеш, кулын көмеш йөзек-беләзек бизәп тора, симез, шәмгә охшаган бармаклары гәрәбә дисбе тарта, йөзе-кыяфәтеннән илле белән алтмыш арасында гына икәненен чамалап була иде.
Гадәттәгечә исереп кайткан әткәсенең битәрләвен ишетмәс өчен Мәдинә Галимә әбисенә керде.
“Менә, шушы була инде күрше кызы, – дип сүз башлады Галимә, – таныш бул, Наhар түтиең, бергә уйнап үстек, бик хөрмәтле кеше ул авылда”.
“Үзбәкстанда да”, – дип өстәде алтын тешләрен күрсәтеп, киң елмаеп Наhар.
Китте сорашу, Мәдинәнең хәленә керү, ир-атны тиргәү-сүгү.
– Бу чибәрлегең белән нигә әрәм булып ятасың бу бүрәнә тишегендә? Яхшы эшкә урынлашырга кирәк сиңа, затлы киемнәр кирәк. Шәмнең яме шәмдәл белән. Чутка да башың эшли, диләр синең, Үзбәкстанда яхшы сатучылар алтын бәрабәренә. Үзбәкстанда ханбикә булырлык бит син!
Бер атна “әңгәзләделәр” Мәдинәне, ниhаять ул килеште, сумкага әйберләрен тутырды да, Наhарга ияреп юлга кузгалды. Киткәндә Наhар, беләгеннән салып, Галимә карчыкка көмеш беләзеген кидерде.
Яңа җирләр матур иде. Наhарның җыйнак кына өе бакча уртасында. Төрле-төрле җимеш агачлары астында аллы-гөлле бизәкле палас җәелгән сәке өстендә нигьмәтләр белән тулган дастархан әзерләнгән. Олы гына үзбәк хатыны Надирә йөгерә-йөгәрә табын әзерли. Үзе ярарга тырышып нидер сөйли, яңалыклар җиткерә. Ул бу өйдә хезмәтче исәбендә яшәгән хатын иде.
Наhaр Мәдинәгә ялт-йолт итеп торган үзбәкчә тегелгән ефәк күлмәк, озын ыштан, кәвеш бирде. Мәдинә каршы килеп караса да, монда гадәтләрнең шундый икәнен аңлатты. Эшкә урынлашу өчен паспорт сораячакларын сәбәп итеп Мәдинәнең паспортын алды. Өч көннән Наhар Надирәне ниндидер гаебе өчен эшеннән куып чыгарды. Ялынып-ялварып гафү сораса да, өйдә чирле улы ятканын, аны тәрбияләү өчен акча кирәклеген елый-елый сөйләсә дә, Наhар үз сүзеннән кайтмады. ”Кылган явыз гамәлләрең өчен Ходай суксын!” – дип каргады аны Надирә. Киткәндә Мәдинә сиздерми генә Надирәнең учына биш сум акча тыкты. Өй эшләре бөтенләе белән Мәдинә өстендә калды. Вакыт үтә торды, өйгә еш кына үзбәк хатыннары килде, кызыксынып, Мәдинәне күзәттеләр, ул чәй әзерләде, соңыннан алар Мәдинәсез генә Нahар белән ни хакындадыр кызып-кызып бәхәсләштеләр. “Эш кайчанрак табылыр икән”, – дип сорашса да, Наhaр ашыкмаска, түземле булырга, табышлы булырдай эш килеп чыгу ягын карарга кирәклеген тәкрарлады. Бу яклар җылы, матур булса да, йөрәгенә ятмады аның. Туган якның кырларын-болыннарын, урманнарын, чишмәләрен, авыдашларын сагынды ул.
Бер көнне еш килеп йөргән үзбәк хатыны урта яшьләрдәге бер үзбәк ире белән килеп керде. “Таныш бул, кызым, бу Гадәр әбиеңнең улы була, бик акыллы егет”, – дип таныштырды Наhар Мәдинәне. ”Без дога кылганчы өйдән нигьмәтләрне алып чыгыгыз, балалар, улым, ярдәм ит кызыма”, – дип, хатыннар дога кылырга утырыштылар. Егет нәрсәдер сөйләде, ул аны ачыктан-ачык, үтәдән-үтә күзәтә, бәяли кебек тоелды аңа. Кайбер сүзләрен аңласа да, Мәдинә аны аңламаганга сабышты, ниндидер күңелгә ятышсыз, шом, хәвеф-хәтәр хисе тойды ул.
Кич Наhар, Мәдинәне янына утыртып, сүз башлады: “Мәдинә, кызым, син миңа кызым кебек якынсың, бик үз иттем, бик яраттым үзеңне. Шуңа да мин сине бик бәхетле итәсем килә. Дөньяның әчесен-төчесен күргәнсең, бу чибәрлегең белән нигә сиңа эшкә кереп үз-үзеңне җәфалап өч тиен акчага яшәргә? Бер тәкьдимем бар сиңа: бик бай, бик тәртипле, бик хөрмәтле гаилә бик асыл, акыллы улларына кәләш эзли, сине ул егетнең анасы да, егет үзе дә бик ошатты. Бүген күрдең аларны. Егетнең беренче генә никахы түгел-түгелен, тик аерылышуда ул гаепле түгел, хатыны юнсез булган, аннары “hәркем үз буена карап тун тегә”, дигәндәй, синең дә беренче никах түгел.
Көтелмәгән тәкьдимнән Мәдинә аптырап китте.
– Мин кияүгә чыгар өчен килмәдем бу якларга, Наhар түти.
– Хатын-кызның бурычы гаилә кору, бала үстерү, кызым.
– Яратмаган кешегә кияүгә чыгып буламы соң, без бит борынгы заманда яшәмибез!
– Яратып чыгып карагансың бит инде, бер түгел, ике тапкыр.
Бу инде түбәнсетү иде.
Икенче көнне ашамлыклар алу нияте белән базарга чыктылар алар. Ит базары таңнан эшләсә дә, чират зур иде. Сайлана-сайлана, кирәк кисәген чаптырып алучы халык күп. Кемдер Мәдинәнең җиңеннән тартты. Борылып караса – Надирә. Ул алдарак торган Наhарга күренмәскә тырышып Мәдинәне читкәрәк, ышыккарак алып китте.
– Кач, кит бу карчыктан, сата ул сине, аның hөнәре шул, читтән кызлар алып килә дә, аналары белән сөйләшеп, калым түли алмаган я яманаты чыккан ирләргә кияүгә озата. Синең хакта озаграк сатулашалар, чөнки күпләрнең синдә өмете бар, син кыйммәтрәк торасың.
Мәдинәнең башы әйләнеп китте. Күңелендә туган шик-шөhбәнең урынлы булуын аңлады ул.
– Хәзерге замандамы? Мин милициягә барам.
– Милициядә барысы да аның кешеләре.
– Паспортым анда.
– Паспортың комодның аскы тартмасында, ачкычы сандык өстенә өелеп куелган юрганнар астында. Мине белдермә, яман кеше ул, син яхшы күңелле бала, хуш бул!
Бу хәлдән көн буе миңгерәп йөреде Мәдинә. Егерменче гасырда, совет чорында мондый хәлләр булыр дип башына да китермәгән иде ул.
Тизрәк китәргә, качарга кирәк иде моннан.