Ир күрмәгән хатын түгел Мәдинә, күргән, бик күргән дияргә була. Тик шул затлар аркасында нужасын да шактый татырга туры килде аңа.
Җитмәсә, монавы звеновод Шамил итәккә эләккән тигәнәк кебек теңкәгә тиеп бетте. Уңаймы, уңай түгелме, төрле сәбәпләр белән очрашып сүз катарга форсат эзли. ”Сихерләдең син мине, йокыдан яздым, ач ишегеңне, беркем дә белмәс”, – дип, аулак урында сүз кушып та, ишеген шакып та карады.
Мәдинә: “Бәйләнмә Шамил абый, күңелемдә дә, уемда да юксың, кеше сизәр, галәмгә сүз чыгар", – дип яхшылап та, "Хатыныңа әйтәм”, – дип куркытып та карады, тик аңламады ир.
Ничек котылырга, ничек чик куярга бу хәлгә?
***
Үскәндә бар булган яшь кызлар шикелле хыялланып үсте ул. Укып чыгып, кеше булырга, табибә яки укытучы хезмәтен сайларга ниятләде, акыллы, тәртипле, уңган егет белән тормыш кору турында хыялланды. Аның тормышы башкаларныкы кебек булмаячак! Ул бәхетле, уңышлы булачак!
Мәңге исерек атасының әнкәсен кыерсытканын күреп үсте Мәдинә. Эчмәгәндә аз сүзле, хәтта бераз тартынучан, күзгә кереп бармаучан, хатынына да, кызына да яхшы мөнәсәбәттә булган Хәтмулла, авызына шайтан суы керүгә, алмаштырып куялар мени, үзгәрә дә куя. Еш кына бер төркем механизатор дуслары белән, эштән кайтышлый, трактрларын МТМда калдыралар да, тыкрыктан гына үтеп, Хәтмуллалар өенә җыелышалар. Дүрт-биш ирнең өс киемен салганнан соң аңкыган тир исенә өйрәнелгән мазут исе белән бергә аракы сасысы да килеп кушыла.
– Әнкәсе, бер-бер кабымлык куй, ачыктырды, – дип, әткәсе иптәшләрен өстәл артына чакыра, – узыгыз, узыгыз, түгәрәк өйнең түре юк!
– Аштан олы булып булмас, – дип, башта кыенсынып кына, иптәшләре өстәл тирәли утырыша.
Бүген тышта яңгыр пыскаклый, чәчү тукталган иде. Читтәге сәкене каплап торган чыбылдык ярыгыннан Мәдинә аларны күзәтә. Әнкәсе өстәлгә олы табак белән ярып пешерелгән, булары күтәрелеп торган бәрәңге, тирән тустак белән кызыл катык, дистәләгән пешкән йомырка куя.
– Ипи кис, әнкәсе!
– Алдыңда, үзең киссәң дә була, – ди, кергәннәренә хуҗабикәдән гафу үтенгән кебегрәк “Беларус”та симәнә ташучы Мәдияр.
– Ипи кискәндә чыккан көч кире керми, – ди әткәсе аңа, – икмәк игү – ирләр эше, ипи кисү – хатыннарныкы, – дип өсти ул, үзенең хуҗа икәнлегенә басым ясап.
Акча салышып алынган аракының беренче ярты стаканы голт-голт итеп йотылып тамак буйлап төшеп китә. Итагать белән генә агач кашыклар катыкка тыгыла.
– Заманасына күрә – өе, өенә күрә-көе, – җитешегез, – ди әнкәсе.
– Тәнзилә түтинең кызыл катыгына җиткән катык юк, – дип сүзгә кушыла ДТ-54 тә йөргән Нәҗип, – минең хатынга да өйрәт әле, җиңги, шуның серен, – дип өсти ул, бәрәңгегә үрелеп.
– И-и, сере бармыни инде аның, кызыл чөгендер кушып озак итеп кайнатасың, – ди Тәнзилә.
– Кулдан ул, кулдан, – дип мактап җибәрә әнкәсен әткәсе.
– Җитешегез, җитеш, ди, – мактау кармагына эләккән әнкәсе, – капкалап утырыгыз!
Мәдинә өчен бу минутлар иң татуы, иң матуры, иң тынычы. Тик тиздән хәлнең кискенләшәсен белә инде ул, эчү озынга китсә, әткәсенең холкы "кыскара" бара.
Иненче ярты стакан телләрне бөтенләй ачып җибәрә.
– Чәчү башланганчы кайтаралмады яңа запчастьларны помпотех, – дип башлады сүзне Хәтмулла тракторына тагылган сеялкада йөргән напарнигы Рәшит.
– Әйтмә дә, шлангы өзелеп чыкты минем ДТның, ярый әле үземнең запас бар иде, утырыр идең эшсез, – диде йомырканы самавыр утырган паднус кырыена ватып, Хөснулла. Өченче бригада Зиннурның самосвалының радиаторы аккан, – дип өстәде ул.
– Радиаторга чүбек тыгып йөреп булмый, – дип сүзне дәвам итте Мәдияр, – тәртип юк калхузда.
– Симәнә агулаган хатыннарның респираторлары брак булып чыккан, йөткерәләр, төчкерәләр, ”тояк урам” Рузил хатынының авыры төшкән шул агудан.
– Тәртип юк, хуҗа йомшак!
– Әмрикәне әйтәм, үз башына котыра, чистый аздылар бит әй!
– Теге вакытта юкка Кубага куймадылар ракеталарны.
– Әле дә соң түгел, безнекеләр йоклап ятмас!
Эш Америкага ук барып җиткәч, шешәнең төбе ялтыраган, дигән сүз, эш җитди төс ала иде.
– Чыгар, Тәнзилә, теге тыгып куйганыңны, – дип каты гына дәште Хәтмулла хатынына.
– Каян алыйм, теге көнне “төпләп” куйдың бит үзең.
– Чыгар димен!
– Кызма-кызма, Хәтмулла абзый, бүгенгә җитәр, иртәгә ял түгел, яңгыр туктый, диделәр, – дип тынычландырырга тырышты “нәчәлниген” Рәшит, урыныннан кузгалып.
– Рәшит, кузгалма, ”утыр урыннан – сәке түреннән!” Ишеттеңме, Тәнзилә, чыгар!
Чара юк иде, әнкәсе мич артына тыгылгын яртыга калган шешәне алып өстәлгә куйды да, шәлен алып мыштым гына ишек ягына юнәлде, аңа Мәдинә иярде.
Гадәттәгечә алар күрше Галимә түтиләргә керделәр. Ихата уртасында күлмәгенең бер як читен үзе теккән буйлы-буйлы “эскәмия” ыштанының бөрмәсенә кыстыра биреберәк җимерек киртә-читәннәренә, кыйшайган иске алачык ишегенә, җиргә сеңгән күтәрмә идәненә карап зарланып каршы алды: ”Бөтен җиркәйләрем дә ир сорый шул, ир сорый, чукынчык, теге карт иртәрәк тайды “ялга”, бөтен дөнья мәшәкатен миңа салды, җаны җәннәттә булгыры! Биш ел була яренгә, ялгыз картаям менә, узыгыз. Тагын котырамы, кит аннан, нигә түзеп яшисең шуның белән, мин альяпкычымны сузып өйдән-өйгә хәер сорашып йөрсәм дә, яшәмәс идем мондый ир белән, – дип такмаклады Хәтмулланы җаны-тәне белән яратмаган күрше карчык. Чөнки кызып алган чагында, читән аша Хәтмулладан тозлы-борычлы сүзләр аңа да эләккәли иде.
– И Галимә түти, кая барыйм, кемгә сыйыйм, мине кем көтеп тора, Мәдинәмне үстерәсем, кеше итәсем бар. Хәтмулла да гел эчми, айный да, кызыма әткәй, миңа ир була.
– Әнкәңә ошап мәмәй булма, кызым, – дип дәвам итә күрше әби, – дөрес әйткәннәр: ”Унга бар, уңганчы бар! ”Гомер бер генә! ”Алай димә, күрше, төшкән җирендә таш булсын, ирдән-иргә йөрү бәхет түгел.
Бәхетле булырга тырышып карады Мәдинә. Мәктәпне тәмамлагач, шәhәргә барып педагогия институтына яхшы гына билгеләргә имтихан тапшырды, канатланып йөрде, үтәргә тиеш иде, тик соңгы көндә укырга керүчеләр исемлегендә ни өчендер ул юк иде. Кире авылына, тагын шул ук шартларга кайтып төште.
Тиздән Мәдинә күрше авыл егете завклуб Рөстәмгә гашыйк булды. Армиядән яңа гына кайткан, ыспай егет иде ул, җитмәсә шәп гармонист та үзе. Өйдәге мәхшәрдән котылу да кирәк иде аңа. Тиздән яңа гаилә туды. Рөстәмнең бер өздереп уйнап җибәрүе була, җан күкләргә чаклы җилкенә, йөрәк ярсый, яшь күңелләрдә моңарчы очкын булып көйрәп яткан, хәзергәчә аңлаешсыз хис-теләкләр давылы кузгала, әллә кайларга, әллә нинди яңа дөньяга тарта.
Рөстәм дә үлеп яратты аны. Озын кара бөдрә чәчләренә күмелеп, дөньясын онытып иркәләде. Чибәр иде Мәдинә, бик чибәр иде. Өзелеп торган нечкә билле, зифа буйлы, зур кара күзле, шома яңаклы, энҗе тешле, бер сүз белән әйткәндә -- коеп куйган әртис инде.
Ел ярым яңа гаилә көймәсе бәхет дәрьясында йөзде. Мәдинәнең чут эшенә башы эшли, алгебрадан гел бишлегә укыды, кибеттә декретка киткән хатын урынына эш тәкьдим иткәч, райпога барып бераз өйрәнчелектә йөреп алды да эшли башлады.
Тик көзгә мәктәпкә яңа укытучы кыз Зиләрә килгәч, гаилә кояшын болыт каплады. Матур җырлый иде Зиләрә, ул җырлый, Рөстәм уйный. Рөстәм эшеннән соңга калып, кайсы вакыт таң алдыннан гына кайта башлады, сәбәбен районда үтәчәк үзешмәкәр коллективларның конкурсына әзерләнү, репетицияләр белән аңлатып маташты. Алты айлык авырлы хатын үзен моңа ышандырырга тырышса да, авыл өстендә гайбәт йөри иде инде.
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында
Халисә Мөдәрисова (Янгирова) Ишембай шәhәрендә дөньяга килә. Бала чагы Иглин районы Үктәй авылында үтә. Сигезьеллык мәктәпне – Үктәйдә, урта мәктәпне күрше Нуриман районының Байгилде мәктәбендә тәмамлый. 1970-75 елларда Башкорт дәүләт университеты студенткасы. “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәген җитәкли.
Укуны тәмамлагач Илеш районында – укытучы, Уфада Башкорт дәүләт филармониясендә режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1981 елда гаилә Нуриман районының Сарва авылына күчә. Монда ул мәктәп директоры вазыйфасын башкара. 1985 елдан халык депутатларының Нуриман район советы башкарма комитетына эшкә чакырыла. Район советы секретаре, район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе, район мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкара.
Мәктәп елларыннан шигырьләр яза. Укучыларына ул тәүге тапкыр “Балан” җыры авторы буларак таныла. Шулай ук “Вакыт”, “Сагындым сөйгәнемне”, “Төнге урам” h. б. популяр җырлары аша да яхшы таныш. Татар hәм башкорт телләрендә басылган сигез китап авторы.
Әдибәнең пьесасы буенча куелган “Бәхет хакы” спектакле (режиссеры Айрат Әбушаһманов) ун ел инде М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәхнәсендә зур уңыш белән бара.
Шагыйрә, прозаик, драматург Халисә Мөдәрисова – Татарстан язучылар берлеге әгьзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Нуриман районының шәрәфле гражданины, Һ. Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, “Гәлсәр сандугач” бәйгесенең “Ел җыры” дипломанты, берничә тапкыр Татарстанның “Алтын барс” бүләге иясе, “Кызыл таң”, “Башкортстан кызы” басмалары лауреаты. 2019 елда Төркиянең Эдирне шәhәрендә үткәрелгән 13 нче халыкара төрки шигьрият фестивалендә уңышлы чыгыш ясады.
Тормыш иптәше белән кыз hәм ул, дүрт онык үстерәләр.