Каты эссе. Хәтта ки бөркү. Шагыйрь әйтмешли, җил исми аз гына да. Иртәдән үк кыздыра башлаган кояш астында барча үсемлекләр – агач-куаклар, чәчәк-үләннәр йокымсырый. Урамда хет исем өчен берәр кеше-фәлән күренсә, көн сүрелә төшкәнче, күрәсең, өйдән чыгасылары килми. Кеше түгел, урам үзе, урам гынамы, тоташ авыл кояшта әлсерәп утыра.
Әминә апаның эсселеккә бер дә исе китми, киресенчә, көннәр шулай аяз гына торсын иде инде берүк кенәсе, урак өсте бит дип, теләкләрен тели-тели, бакчасында чия җыя. Куллары кызарып пешкән, мине өз, мине өз дип ымсындырып торган сусыл чияләрне өзә, ә үзе, Аллага шөкер, уракка төшкәннәр дип сөенеп, авыл читендәге арыш басуы ягыннан килгән комбайн тавышын йотлыгып тыңлап, рәхәт чигә. Бигрәк тансык, бигрәк сагындырган икән лә бу комбайн тавышы! Әллә көне буе “Юлдаш” радиосы тапшырган җырлардан да матуррак тагы. Матур шул, ул бит ни җитте җыр түгел, ә уракка төшкән бердәнбер комбайн гөрелтесе! Иген ура!.. Сары алтын тук башаклары җилдә тибрәләгән очсыз-кырыйсыз арыш басуын күз алдына китереп, Әминә апа үзалдына елмаеп куйды. Шушы комбайн тавышы тудырган шатлыгы, сагышы, үзе дә әйтеп аңлаталмаслык хис-тойгылары, хатирәләре, уйлары бергә үрелеп, күңелен нечкәртте. Элегрәк, колхоз чорында, берьюлы тугызар-унар басу корабының иртәдән кара төнгә кадәр хоры тынмаган, хәтта туктый белмәделәр инде тәмам дип, зарлана торган булганнардыр да бит, хәзер менә ялгыз каз бәпкәсе шикелле сыңар комбайн... Ә ашлык ташучы машиналарның тыз-быз чабышуы?! Ә ындыр табагыннан, борыннарны кытыклап, бөтен авыл өстенә таралган үзенә бертөрле хуш ис – муллык, яшәү, рәхәтлек исе... И-и, заманалар, хәзер боларның берсе дә юк... Әллә әйбәткә, әллә...
Туктале, чиясе качмас, басу-кырлар бушап калганчы бер урап кайтыйм, чәй генә эчеп чыгыйм да дип уйлап, ул өй ишеген ачты.
* * *
Гомер буе башлангыч классларда балалар укытты Әминә апа. Педучилище тәмамлагач, шушы авылга эшкә җибәрделәр дә монда, кем әйтмешли, таш булып ятты. Шушы авылда кияүгә чыкты, тугыз ел элек бакыйлыкка күчкән иптәше белән тату яшәделәр, ике кыз үстерделәр. Алар да инде күптәннән үз тормышлары белән шәһәрдә яши. Әминә ханым, хаклы ялда булса да, бөтен авылдашлары өчен яраткан укытучы апалары булып кала бирә. Оптимизация дигән булып, балалар бакчасын, гомере үткән мәктәпне ябуларын авыр, бик авыр кичерде ул. Шулай да үзе кебек авылның сүнүенә юл куярга теләмәгән фикердәшләре, авыл кешеләренең тырышлыгы белән, әлләни зур булмаса да, әнә, мәчет төзеп куйдылар. Сабырлыкка, изгелеккә өндәгән шул тыйнак кына мәчет ягына бер карап алсаң да, күңел яктырып китә, тынычланып кала.
Арыш басуын тизрәк күрү теләге ашкындыргангамы, ак яулыгын уңган җиңгәйләр шикелле артка чөеп бәйләгән Әминә ханым җәлт-җәлт атлап килеп җиткәнен сизмәде дә. Арыш кыры, комбайн тавышы кебек үк, сагындыра бит ул, якты, матур тойгылар тудыра. Әнә бит Шәүкәт Галиев җиргә төшкән орлык турында ничек оста язган. Ничек дигән әле? “Орлыкның җирдә үреп-шытып тишелеп чыгуын кино тасмасына төшереп алганнар. Аккош муенын күтәреп, әкрен генә уяна башлаган сыман. Кара туфрак фонында бигрәк ачык күренә. Музыкасыз балет. Анысын ишетмибез генәдер”.
Әминә апа инде өлгергән башакларның музыкасыз балетын карарга теләгәндәй, басу юлы тузанында эз калдырып, башын әле бер, әле икенче якка боргалап, эчкәрәк атлады һәм... шып туктап калды. Нәрсә инде бу?!. Көләргәме әллә еларгамы?! Юл кап урталай бүлгән иксез-чиксез басуның бер ягына караса, көләргә-шатланырга кирәк: бакчада дәртле комбайн җырын тыңлый-тыңлый күз алдына китергәнчә, сары алтын башаклар бер-берләре белән сер сөйләшә, пешкән арыш исе шундый якын, шундый кадерле; ә икенче якка караса, үксеп елап җибәрүдән чак тыелып тора: монда – котырып, урман булып, чүп үләне үскән! Билләһи, чәчеп үстерсәң дә, бу кадәр уңмас: сабаклары беләк юанлыгы шайтан таяклары, кукыраеп, чәчкә атып утыралар; алабуталар какай баскан; әле тегендә, әле монда утрау-утрау билчән, әрем, сарут, эт эчәгесе, кычыткан...
Колхозлар бетеп, аерым хуҗалыклар, җаваплылыгы чикләнгән (җаваплылыкны ничек чикләп була, моңа һич төшенми Әминә) җәмгыятьләр төзелгәч һәм авыл кешесе эшсез калгач, элек гөрләп үсеп утырган басу-кырларның кысыр хатын шикелле буш ятуын белә иде югыйсә, әмма барыбер, һәлакәткә тарыган чүп үләне басуына карап, телсез-өнсез калды Әминә ханым, көтмәгәндә-уйламаганда башына китеп суктылармыни. Чайкалып китеп, юл кырыена утырган иде, каһәр суккыры, аягын зәһәр кычыткан чагып алды. Бу әрнүгә адәм баласы шундый коточкыч хәлгә төшергән иген кырының чак-чак тын алуы, сыкрау-сызланулары кушылды сыман: “Теге якта җәелеп яткан шат күңелле арыш басуына карыйм да кычкырып елыйсым килә. Кешеләр, нигә мине, минем бәрәкәтле кара җиремне исраф итәсез, мин дә бит сезгә күпме еллар хезмәт иттем, хәтта сугыш чорында икмәк үстердем. Хәзер котсызлыгымнан оялам, хурланам. Тургайлар да өстемдә очынып җырламый, күбәләкләр дә очып уйнамый... ”
* * *
Туган туфрак, туган җир, икмәк кадерен белмибез шул, белмибез. Ипинең җаның теләгәне – агы, карасы, сорысы; булка-калачы, кирпече, түгәрәге – барсы да кибетләрдә тулып ята, шуңа туеп сикерәбез.
Бер яктан берничә арыш башагы, ә икенче яктан әрәм булган басуның моңы булып боегып кына утырган берничә күкчәчәкне өзеп алып, кайтыр якка борылган Әминә апаның күңелсез уйлары ирексездән әнисе Рабигаттәй турында хатирәләренә барып тоташты. Урыны һичшиксез оҗмахтадыр мәрхүмемнең, ул бит өстәл өстендә калган берничә бөртек ипи валчыгын да сыпырып авызына каба иде, – шуны исенә төшереп, үзалдына моңсу гына елмаеп куйды ул.
Ипекәйдән дә олырак, ипекәйдән дә кадерлерәк нәрсә юк, дип өйрәтте балаларын кечкенәдән Рабигаттәй. Ә бервакыт, Әминә ул чакта бәләкәй, әле күп нәрсәне төбенә төшеп аңлап бетерми иде, кыз әнисенә каршы төште:
– Әни, ипи дә ипи дисең, ә матур-матур күлмәкләр, курчаклар, кыштырдавык кәгазьле кәнфитләр ипи ише генәмени!
– Әй балакаем, кәнфит белән генә тамак туйса икән ул, алтын тауларына утырып та ачтан үлүең бар, – диде әнисе, сабыр гына, көлемсерәп. Аннары, балаларын янына утыртып, башыннан кичергән бер вакыйганы сөйләгән иде.
... Дәһшәтле сугыш чоры була. Икмәккә туймаган хәлсез еллар. Бөтен иген, азык-төлек фронтка озатыла. Яшь кызлар Рабига белән ахирәте Әдияне кыш, чатнама суыкта авылдан еракка ат белән электр баганалары алып кайтырга җибәрәләр. Өйдә юньле ашар ризык юк, икмәк юк. Әнисе кызын ике пичункы бәрәңгесе белән эшкә озата.
Ул бәрәңгеләр салкында шыкыраеп ката. “Без аны җылытып ашамакчы булып, күфәйкебез эченә, күкрәгебезгә куеп тора идек,” – дип, әнисенең елап җибәрүен әле булса хәтерли Әминә. Нәрсә инде ул бүрәнә ташу кебек авыр эштәге ике кызга туңып беткән ике бәрәңге. И-х, хәл кертергә берәр кыерчык кара ипи булса, дип хыяллана ул чакта кызлар...
Башыннан күпне кичергән әнисе ипине Аллаһ урынына күргәнгә, икмәктән олы булмагыз дип гел генә колакларына тукып торгангадыр, Әминә дә, туганнары да тәртипле-тәрбияле булып үстеләр. Кырык ел буе икмәк, иген игүчеләр турында укучыларына ул үзе күпме сөйләде, күпме класс сәгатьләре үткәрде икән?..
Хатирәләргә бирелеп, якыная барган тансык комбайн тавышын тыңлый-тыңлый, Әминә апа әкрен генә атлый бирде. Юлның бу ягына да чыгып эшли алмаган комбайнның тавышы дәртле түгел, ничектер, моңсу тоелды аңа.
– Алтын тауларына утырып та ачтан үлүең бар, – дип, әнисенең сүзләрен кабатлады ул. Ходай күрсәтмәсен!..
Фото: tehnomir32.ru