Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
31 Май 2022, 22:14

Гүзәлия ТАРХАНОВА. Хикмәтле хикәяләр

Кемнең күңеле нәрсәгә бай булса, шуның белән бүлешә.

Гүзәлия ТАРХАНОВА.  Хикмәтле хикәяләр
Гүзәлия ТАРХАНОВА. Хикмәтле хикәяләр

Күңел байлыгы

 


Бер кеше зур гына йорт сатып алган, ди. Аның янында җиләк-җимеш бакчасы да булган. Бу кеше бик бәхетле яшәгән, тик күршесе генә көнче һәм бик тә юньсез булган, ди. Ул гел рәхәт яшәгән күршесен бимазалап торган: я капка төбенә чүп түгеп киткән, я җиләк-җимеш бакчасына зыян салырга тырышкан. Начарлык эшлисе килгән кешенең башына нинди генә уйлар килмәс.

Көннәрдән бер көнне бу юньсез күрше пычрак чүп тутырган чиләген моның баскыч төбенә китереп куйган. Яхшы күңеллесе бик шәп кәеф белән йокыдан торган булган, тик чүп чиләген күреп, бераз күңеле төшкән, ди. Ул чүпне түккән, чиләкне бик яхшылап юган да иң шәп пешкән алмаларын тутырып, күршесенә кергән. Ишеген шакыган тавышны ишеткәч, яман күрше, ниһаять, мин моның ачуын чыгардым, дип уйлап куйган, тавыш чыгарырга әзерләнеп торган. Күршесе ачуланмаган, киресенчә, аның алдына алма белән тулып торган чиләген куйган да: “Кемнең күңеле нәрсәгә бай булса, шуның белән бүлешә инде”, – дигән.

 

 

 

Күңелдәге бүре

 


(Бер урыс журналыннан укыган идем)

Бабасы белән оныгы сөйләшеп утыралар. Улым, шуны онытма, һәр кешенең дә күңелендә ике бүре утыра. Аның берсе усаллык, көнчелек, ялган булса, икенчесе яхшылык, миһербанлылык, өмет, игелек булыр. Алар гел сугышып торырлар, ди. Оныгы тыңлап-тыңлап торган да: “Ә кайсы җиңеп чыга?” – дип сораган. “Кайсын күбрәк туйдырсаң, шунысы өстен чыга”, – дигән бабасы.

 


Фото: pikabu.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: