Үзенең юашлыгы белән дан казанган Саттар абзый сугышның башыннан алып азагына кадәр колхоз келәтләрен каравыллады. Төнне уздыруның кыенлыкларын, михнәтләрен ул гына белә инде. Иң авыры шул: кырында арка терәп ятарга карчыгың булмау.
Көзге төн. Җир өсте әз генә туңып киткән. Ай яктысында энә күзләрлек. Саттар карт бу сафлыкка, бу яктылыкка сокланып карап торды да, әкрен генә аскы урамга төшеп китте. “Тукта әле, монавы Гөлчирә килен янына кереп, әзрәк сөйләшеп утырыйм”, – дип уйлады. Ишек шакуга, Гөлчирә торып, лампасына ут төртте. Саттар карт икәнен белгәч, ишеген ачты.
– Хәлеңне белим дип килдем әле, килен. Ялгызлыктан эчем пошып китте. Гәрәй энемнең хаты киләме икән, дип уйлап яттым да кереп чыгарга булдым.
– Рәхмәт, Саттар абзый, хәл белүеңә. Әллә нишләп монавы сугыш башлангач, төннәр бик озын бит, төннәр, – дип, сәке читенә килеп утырды.
Киленнән килгән ниндидер хуш ис, озын чәчләренең бөтен иңсәсенә таралып төшүе, йөзенең матурлыгы картны исертеп җибәрде. Киленнең сәкедә йоклап яткан ике баласына ымлап:
– Бу балалар тегене-моны төшенеп җиткермиләрдер әле, Гөлчирә килен?
– Бәләкәйләр бит әле, Саттар абзый.
– Булмаса, Ходайга тапшырыйк, килен...
– Сарыгымның җилене тулган иде, шуны гына карап керим. Олы кешенең теләгенә каршы киләлмим. Чишенә тор, – диде дә чыгып китте. Бераздан ул тәрәзәдән караса, Саттар карт, кызыл киндердән тегелгән озын ыштаныннан гына торып калып, идән уртасында басып тора иде.
Килен озын саплы себерке күтәреп керде дә:
– Әле син солдат хатыннарының битеннән көләргә, мыскыл итәргә уйладыңмы, карт чучка. Марш ишеккә, – дип, Саттарны тышка куып чыгарды. Шартлатып ишекне бикләп тә куйды.
Тик бераздан тешләре тешкә тиеп торган Саттар карт тәрәзәдән: “Ки-илен, ки-емнәремне ы-ы-ыргыт, – дип ялынды. – Мин бит сине сынар өчен генә сугылган идем”.
Фото: mobillegends.net